Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сүзлекләрә аваз ияртемнәренең бирелеше.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Сүзлекләрә аваз ияртемнәренең бирелеше.

библиотека
материалов

20


Кереш


Ике телле кулъязма сүзлекләр XVII−XVIII гасырда ук дөнья күрә. Алар, татар телен өйрәнеп, рус һәм татар халыклары арасындагы сәүдә−икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгыту; рус дәүләтенең җирле идарәләрендә эшләү өчен татарча белгән чиновниклар әзерләүне тизләтү; Россия тарихын өйрәнгәндә татар телендә язылган тарихи чыганаклардан файдалана алу һ.б. күздә тотып төзелгән. Татар теленең тарихи мирасы буларак, бу сүзлекләрнең әһәмияте зур.

XIX гасырда унтугыз исемдә ике телле сүзлек басылып чыга. Шулар арасында уналтысы − татарча−русча. Өчесе − русча−татарча, ул, беренче чиратта, русларга татар теле өйрәтү йөзеннән төзелү хакында сөйли.

Беренче сүзлек 1801 нче елда басылган. Ул «Слова коренные, нужнейшие к сведению для обучения татарскому языку», (СПб., 1801. 75 с.) дип атала. Авторы И.Гиганов. Бу сүзлек тематик принципка нигезләнеп төзелгән. 1804 нче елда аның тагын бер сүзлеге: «Словарь российско−татарский» (СПб., 1804. − 680 с.) басылып чыга. И.Гиганов төзегән сүзлекләр диалекталогия фәне өчен мөһим чыганаклардан санала.

XIX гасырда Россиядә көнчыгыш телләрне, шулай ук татар телен укыту белән Оренбургтагы Неплюев кадет корпусы дан тоткан. Бу уку йортында М.Иванов, М.Бикчурин, С.Кукляшев кебек укытучы−галимнәр эшләгән. Аларның һәрберсе, үз тәҗрибәсеннән чыгып, дәреслекләр, сүзлекләр, үзөйрәткечләр, хрестоматияләр язып бастырган.

Педагог һәм сәясәтче Л.Будалов «Сравнительный словарь турецко−татарских наречий, со включением употребительнейших слов и персидских с переводом на русский язык» (Т., 1, СПб., 1869., − 810.; Т.2, СПб., 1871. − 415 с.) дигән сүзлек төзи. Бу сүзлектә лексик берәмлекләр ояларга туплап бирелгән.

Күренекле татар мәгърифәтчесе К.Насыйри да сүзлекләр төзү эше белән шөгельләнгән. Аның «Татарско−русский словарь» (Казань, 1878 120 с.) һәм «Полный русско−татарский словарь с дополнением из иностранных слов, употребляемых в русском языке как научные термины» дигән (Казань, 1892. − 263 с.) хезмәтләрендә татар теленең бай лексик мирасы тупланган. Чистай шәһәре мәдрәсәсенең рус теле укытучысы М.Юнысовның «Татарско−русский словарь наиболее употребительных слов и выражений» (Казань, 1900. − 115 с.) дигән хезмәте − XIX гасырда дөнья күргән иң яхшы сүзлекләрнең берсе. Сүзлектә теркәлгән берәмлекләр хәзерге татар телендә бернинди үзгәрешсез актив кулланыла.

XIX гасырда дөнья күргән ике телле (русча−татарча һәм татарча−русча) сүзлекләрдә лексик берәмлекләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләре шунда: аларда эквивалент юл (тиңдәш була алырдай) белән тәрҗемә итү өстенлек итә. Синонимнар һәм гарәп−фарсы, рус алынмалары кулланып тәрҗемә итү очраклары да бар. Тәрҗемәләр кайбер очракларда диалекталь берәмлекләр, аңлату юлы һәм иллюстрацияләр юлы белән дә бирелә. [8;14 б.]

Курс эшенең максаты. Сүзлекләрдә аваз ияртемнәренең бирелешен өйрәнү. Шул максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

сүзлекләрдә бирелгән аваз ияртемнәре белән танышып чыгу;

аваз ияртемнәренең ясалышларын тикшерү;

аваз ияртемнәренең мәгънәләрен ачыклау тора.

Фәнни яңалыгы. Безнең уйлавыбызча, курс эшенең фәнни яңалыгы булып, аваз ияртемнәренең сүзлекләрдә бирелешен тикшерүе тора.

Теманың актуальлеге. Безнеңчә, хәзерге вакытта аваз ияртемнәре актуаль тема итеп карала, чөнки алар өстендә эшләү, тикшерү зур әһәмияткә ия. Алар телебезнең сүзлек составында бай, үзенчәлекле лексик катлам тәшкил итә.

Курс эшенең төзелеше. Эшебез кереш, ике бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән тора. I бүлектә тел−ара һәм аңлатмалы сүзлекләрдә аваз ияртемнәренең бирелеше; I бүлектә тел−ара һәм аңлатмалы сүзлекләрдә аларның ясалышы тикшерелә. Йомгакта һәм эш барышында ясалган нәтиҗәләр гомумиләштерелеп бирелә. Эшебез ахырында файдаланган әдәбият исемлеге бирелә.




I бүлек

Тел−ара сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелеше.

Кеше бар нәрсәне дә, − үткән заманда һәм хәзер булып торган вакыйгалар, даталар, фактлар, саннар, атамалар, исемнәрне хәтерендә саклый алмый. Һәм менә нәрсәгәдер җавап табарга яисә берәр нәрсә турында белешмә кирәк булса, сүзлекләр ярдәмгә килә. Сүзлекләрдә сүзләр алфавит буенча урнашканнар. Сүзлекләрдә бик күп буыннар тарафыннан җыелган белемнәр тупланган. Ул китаплар безне өйрәтәләр, вакытыбызны һәм көчебезне экономиялиләр, теге яки бу эшне башкарганда ялгышудан саклыйлар. [2;50 б.]

Хәзер без карап үтәчәк сүзлек − тел−ара сүзлек. Без бу сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелешен карарбыз. Сүзлектә ун меңгә якын сүз бар. Бу сүзлек татар теле укытучыларының һәм шулай ук русларга татар телен өйрәнү өчен дә кулланма булып тора. Бу сүзлек профессор Ф.Ә.Ганиев редакциясендә Мәскәү «Рус теле» нәшриятында 1992 нче елда чыккан. Тел−ара сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелеше чикләнгән. Аваз ияртемнәренең тәрҗемәсе һәм курсив белән «ияртем» дип бирелә.

Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләр ияртем дип атала. Аваз ияртемнәре тавыш һәм яктылык күренешләрен тасвирлап кына калмыйлар, бәлки әйберләрнең тышкы кыяфәтен, торышын да күзалларга ярдәм итәләр, аларның предметлы образын тудырып, җанлы итеп күз алдына китереп бастыралар. [6;422 б.]

Семантик яктан аваз ияртемнәре ике зур төркемгә бүленәләр:

1. тавыш тасвирлары;

2. образ тасвирлары.

Тавыш тасвирлары үзләре биш группага аерылалар. Шулай итеп, бу сүзлектә

аларның ничек урнашуларын, аңлатмаларын карап үтәрбез.

1. Кешенең сөйләү әгъзаларында барлыкка килгән тавыш тасвирлары:

Мышыкмышык ияртем, ~ еларга всхлипывать; күрше бүлмәдә кемдер ~ елый, в соседней комнате кто−то всхлипывает.

Шулай ук, пышык─пышык (елау) аваз ияртеме дә мышык−мышык аваз ияртеме кебек бирелгән.

Пышы─пышы ияртем, пышпыш сөйләшү шептаться, разговаривать шёптом; пышпыш сөйләшә башлау зашушукаться, пышпыш сөйләү шептать, говорить шёпетом.

Бу аваз ияртемнәре, күргәнебезчә, ияртем1+ияртем1 моделе белән ясалганнар.

2. Кеше хәрәкәте тудырган тавышларның тасвирлары:

Шатыр─шотыр ияртем, треску грозового разряда.

Шак─шок ияртем, туктук ~ итәргә (килергә) стучать. Китерелгән кабатлаулы куш ияртемнәрнең икенче компоненты телдә аерым кулланылмый, шуңа күрә бу ияртемнәр мөстәкыйль лексик берәмлек булып торалар.

Чыптыр─чыптыр ияртем, шипению или звуку при шлёпанье по воде. Шулай ук, бу аваз ияртеме дә ияртем1+ияртем1 моделе белән ясалган.

3. Йорт хайваннары, ерткыч җәнлекләр, кош−корт, бөҗәк тавышларының тасвирлары:

Лап─лоп ияртем, топоту на обутых в большую и тяжёлую обувь.

Кыйгак─кыйгак ияртем, га−га; вау─вау ияртем, гав, гав−гав. Бу аваз ияртемнәре ияртем1+ияртем1 моделе белән ясалганнар.

4. Машиналар, механизмнар, эш, уен һәм сугыш кораллары тавышларының тасвирлары:

Тыр─тыр ияртем, итәргә трахтеть, трещать; ~ йөгерергә бегать (бежать).

Тык─тык ияртем, тук─тук; чеңгел─чеңгел ияртем, дзинь−дзинь ~ итәргә дзинькать, звязкать. Бу аваз ияртемнәре ияртем1+ияртем1 моделе белән ясалганнар. Бер компонент белән кулланылмыйлар, кулланылсалар да, аларның ике компонентлы вариант белән чагыштырганда яңа мәгънәле сүз булып торалар.

5. Табигать тавышларының тасвирлары:

Челтер─челтер ияртем, звукоподражание журчанию речки, лёгкому звяканию и т.п.

Шыгыр─шыгыр ияртем, скрику телеги и т.п.

Шатыр─шотыр ияртем, килеп с треском; ботаклар ~ килеп сучья горят с треском.

Карап кителгән ияртемнәр ияртем1+ияртем1 моделе белән ясалганнар.

Без тел−ара сүзлектә аваз ияртемнәренең ничек бирелүен, ясалышларын карадык. Күргәнебезчә, алар ияртем1+ияртем1 моделе белән ясалганнар.

Аваз ияртемнәренең ике зур семантик төркемен образ тасвирлары тәшкил итә. Образ тасвирлары шулай ук охшату принцибы буенча, ләкин акустик күренешләр өлкәсеннән кешенең хисси реакцияләре өлкәсенә күчерелгән охшату принцибы буенча ясалганнар. Шул рәвешчә, образ тасвирлары ишетелеп түгел, ә күреп яки тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерәләр.

Образ тасвирлары дүрт семантик группага бүленеп карала.

Морфологик яктан да аваз ияртемнәре биш типка бүленеп йөртеләләр. Аларны бу сүзлектә ничек бирелгәннәрен карыйк.

1. Ялгызак аваз ияртемнәре:

Выжж ияртем, свисту ветра, полёту самолёта и т.п.

Мыж ияртем, ~ килергә кишмя кишеть, халык анда ~ килә народ там кишмя кишеть.

Гөмберт ияртем, звукоподражание паданью с грохотом; гөмберт итү грохнуться.

Капылт ияртем, капыл; капылт кеше неуровнавешенный человек. Болар барсы да бер иҗекле ялгызак аваз ияртемнәренә карыйлар.

2. Бердәй ике коипонентлы аваз ияртемнәре:

Гыр─гыр ияртем, хрипу, храпу, гыр−гыр килү храпеть, издавать храп.

Гөр─гөр ияртем, гуль−гуль (возглас, которым скликают голубей).

Келт−келт ияртем, тик−так ~ итәргә.

3. Бердәй өч компонентлы аваз ияртемнәре. Әмма бу сүзлектә өч компонентлы ияртемнәрне очратмадык.

4. Парлы аваз ияртемнәре:

Гөп─гөп ияртем, ~ килү грохнуться; гөп−гөп сугу шлёпнуть, несколько раз сильно ударить.

Шапыр─шопыр ияртем, 1) подражание звуку сильно льющейся жидкости; 2) звукоподражание чавканью при еде.

5. Катлаулы аваз ияртемнәре. Бу сүзлектә алар күзәтелмәде.

Без тел−ара сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелешен карадык. Семантик яктан аларны биш типка бүленүен һәм аларның сүзлектә ничек бирелүләре белән таныштык. Шулай ук, морфологик яктан да тикшердек. Бердәй өч компонентлы һәм катлаулы аваз ияртемнәре күзәтелмәде. Бу сүзлектә аваз ияртемнәре бик чикле булсалар да, алар бик төгәл һәм ачык итеп бирелгәннәр.




















Тел─ара сүзлектә аваз ияртемнәреннән башка сүз төркемнәре ясалу.

Фәнни әдәбиятта бик еш, ымлыклар кебек үк, аваз ияртемнәре дә морфологик категорияләр белән төрләнмиләр: аларның грамматик мәгънәләре дә, грамматик формалары да юк, дигән фикер әйтелә. Әмма тел фактлары ымлыклардан үзгә буларак, аваз ияртемнәрендә дә, кушымчаларга охшаган −т, −к, −ек//−ык, −ыр//−ер, −ыл//−ел кебек элементларның булуы турында сөйлиләр. Аваз ияртемнәренә ялганып, бу элементлар тавыш яки яктылык күренешләрен куәтлек, тизлек, кинәтлек яки дәвамлылык ягыннан характерлауга хезмәт итәләр. Мәсәлән, дер−т, фыр−т, доң−к, лыч−к, чыр−ык һ.б. Тавыш яки яктылык күренешләренең төрле дәрәҗәләрен белдерергә кирәк булганда бер үк аваз ияртемнәренә бер−бер артлы берничә «кушымча» ялганып килә ала. Мәсәлән, дөб−ер−т, шыг−ыр−т, ялт−ыр−т һ.б.

Образлы мәгънәләрен югалта һәм акрынлап лексик символларга әверелә бару уңаенда аваз ияртемнәре я исем, я фигыль, я рәвеш булып китәләр,− ди Н.И.Ашмарин. Һәм, чыннан да, төрле тавышларның тасвирлары метафорик нигездә ияләренең үзләренә җанлы һәм җансыз предметларга күчерелеп, тора−бара аларның исемнәре хезмәтен үти башлаганнар. Мәсәлән, кәккүк, тартар, чаң, чың һ.б. [6;11 б.]

Хәзер без тел−ара сүзлектә морфологик юл белән исем сүзләр аваз ияртемнәренә кушымчалар ярдәмендә ялганып ясалуын карарбыз.

Күке (−гә; −се) и. кукушка // кукушкин, кукушечий; ~ йомыркалары кукушкины яицо.

Карга (−га; −ы) и. 1) ворона // вороний; ~ оясы воронье гнездо; 2) перен. галка, галочка (знак); 3) перен. разг. пики (масть в картах) ~ күзе бот. паслён чёрный; ~ миләше бот. бузина.

Торна (−га; −сы) и. журавль м // журавлиный; ~ кычкыруы журавлиный;

Чикерткә (−гә; −се) и. 1) стрекоза, 2) кузнечик; 3) сверчок (в доме); 4) перен. егоза, непоседа, стрекоза (о ребёнке).

Синтаксик функцияләре белән дә аваз ияртемнәре ымлыклардан кискен аерылалар. Аваз ияртемнәре җөмләдәге башка сүзләр белән синтаксик бәйләнешкә кереп, күбесенчә, рәвеш хәле булып киләләр, хәтта хәбәр һәм аергыч функцияләрендә дә кулланылалар. [6;11 б.]

Ияртемнәрдән кушымчалар ярдәмендә гади фигыльләр ясалу.

Хәзерге татар әдәби телендә бик күп фигыльләр ияртемнәр нигезендә ясалганнар. Татар телендә кушымчалау ысулы белән фигыльләр ясалу иң продуктив ысулларның берсе булып тора.

Ияртем+ла/лә кушымчасы. Бу кушымча барлык төрки грамматикаларда һәм хезмәтләрдә күрсәтелә. Мәгълүм булганча, -ла/-лә мсем, сыйфат, рәвеш сүз төркемнәренә кергән сүзләрдән фигыль ясауда актив катнаша. −Ла/−лә кушымчаларының нигезе булып ияртемнәр дә килә:

Шаула (−ый; −а) ф. 1) шуметь, галдеть; сориться; шауламагыз! не шумите! юк нәрсә өчен ~ шуметь из−за пустяков; 2) шуметь, гудеть; самовар шаулый, самовар шумит; урман шаулый, шумит лес.

Безлә (−и; −ә) ф. жужжать; черкиләр безелдиләр, комары жужжат.

Мыжла (−ый; −а) ф. кишеть; озынборыннар тундрада мыжлап тора, тундра кишет комарами.

Бу кушымча барлык төрки грамматикаларда һәм хезмәтләрдә күрсәтелә (А.Г.Голәмев, Н.К.Дмитриев һ.б.)

Ияртем +лат/ләт кушымчасы.

Шартлат ф. 1) взрывать / взорвать; подрывать / подорвать; күперне ~ подорвать мост; 2) щёлкнуть, прищёлкивать / прищёлкнуть чем; тел ~ прищёлкнуть языком; чыбыркы ~ щёлкнуть кнутом.

Шулай ук шертләт һәм гыжлат аваз ияртемнәре дә килә. Әмма бу сүзлектә аларны очрата алмадык. Тюркологиядә бары кайбер тикшеренүчеләр генә аны сүзьясагыч кушымча дип карыйлар. −Лат кушымчасы үзенең тышкы күренеше белән −ла кушымчасы фигыльләрдән −т кушымчасы белән ясалган йөкләтү юнәлеше − −ла+т комплексын хәтерләтә.

Ияртем + да/─дә (─та/─тә) кушымчасы.

Лыгырда (−ый; −а) болтать (лишнее).

Дыңгырда (−ый; −а) ф. громыхать, греметь; арба дыңгырдый, телега громыхает.

Күпчелек галимнәр (Н.К.Дмитриев, А.Н.Кононов) бу кушымчаны генетик яктан -ла кушымчасы белән бәйләнгән дип саныйлар.

Ияртем + гы/─ге (─кы/─ке) кушымчасы.

Пыскы (−и) ф. прям., перен. тиеть; кисәүләр пыскып ята, головешки тлеют; күңелдә өмет пыскый, в душе тлеет надежда.

Аваз ияртеменә ялганып ясалган бу кушымча эш−хәрәкәт башкаруны белдерә. Әмма аларны без бик аз очраттык.

Ияртем + ─ы/е кушымчасы.

Балкы (−й) ф. сиять, светить, излучать свет; кояш бик нык балкый, солнце ярко сияет.

Тукы (−й) ф. 1) ткать / соткать что; киндер ~ ткать лён; 2) плести / сплести что; чабата ~ плести лапти.

Чүке (−и; −е) ф. 1) ковать что; сандалда тимерне чүкиләр, железо куют по наковальне; 2) отбивать / отбить (косу) ~ чүкеп ябыштырырга, клепать / склепать, приклёпывать / приклепать. Бу кушымчаның килеп чыгышы турында каршылыклы фикерләр яши. Кайбер тикшеренүчеләр аны -а кушымчасыннан килеп чыккан диләр. Н.А.Баскаков аны -ык кушымчасыннан килеп чыккан дп саный. Татар теле фактлары бу фикерне раслый. Э.В.Севортян әйтеп үткәнчә, күпчелек яңа хезмәтләрдә бу кушымча бөтенләй төшереп калдырыла.

Шулай итеп, без ияртемнәрдән кушымчалар ярдәмендә гади фигыльләр ясалуны карадык. Алда әйтеп киткәнчә, бу иң продуктив ысуллардан санала. Һәрбер ияртемнән гади фигыль ясалу әдәби әсәргә, аның эчтәлегенә җанландыру өсти кебек.

Ияртемнәрдән кушма фигыльләр ясалуны да карап үтү кирәктер.

Татар телендә тезүле һәм ияртүле бәйләнештә булган компонентлар кушылып кушма фигыль ясала. Ияртүле бәйләнештә булган компонентлар кушылып кушма фигыль ясалганда ияртемнәр мөһим урын алып торалар. Компонентлары ияртүле бәйләнеш нигезендә ясалган һәм аларның беренче компонентлары булып ияртемнәр килгән кушма фигыль татар телендә бик күп. Татар телендә ияртемнәрдән кушма фигыльләр регуляр ясалганда итү, килү кебек ярдәмче фигыльләр ясала. [7;7 б.]

Аваз ияртеме + итү фигыле һәм килү фигыле. Әмма бу сүзлектә алар чикле санда гына.

Ияртемнәрдән исемнәр ясалу.

Ияртем + ─чык/─чек кушымчасы. Бу кушымча нигездә якынча белдергән тавышка бәйле кош исемнәре ясала.

Чыпчык (−кка; −гы) и. воробей // воробьиный; ~ оясы воробьиное гнездо;

Сыерчык (−кка; −гы) и. скворец ~ оясы скворечник.

Бу сүзләрдә генә беренче элементы аваз ияртеме булып тора: чыпчыклар.

Ияртем + ─дык/─дек (─тык/─тек) кушымчасы.

Лыгырдык (−кка; −гы) и. лыгырдавык.

Лыбырдык (−кка; −гы) и. бормотун, бормотунья.

Ияртем + ─га/─гә (─ка/─кә) кушымчасы.

Чәүкә (−гә; −се) и. галка ~ баласы галчонок.

Күркә I (−гә; −се) и. индюк // индюшачий; ~ йомыркалары индюшачьи яйцо ~ кебек кабарынырга, надуться как индюк.

Күркә I (−гә; −се) и. шишка; нарат күркәләре, сосновые шишки. Аваз ияртемнәре белдергән тавышка якын булган яисә шул тавыштан чыгып бирелгән исемне белдерәләр.

Без тел−ара сүзлектә ияртемнәрдән кушма фигыльләр һәм исемнәр ясалуын карадык. Ияртемнәрдән кушма фигыльләр ясалу бик чикле булганлыктан, бу сүзлектән мисаллар китерә алмадык, ә исемнәр ясалуны киресенчә бик еш очраттык.

Тел−ара сүзлектә фигыльләр һәм исемнәр ясалуын күзәттек. Хәзер нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, бу сүзлектә фигыльләргә караганда, исемнәр бик күп ясалганнар. Ләкин фигыльләр ясалуны юк дип әйтү түгел, ә алар бик чикле күләмдә генә. Аваз ияртемнәреннән фигыльләр һәм исемнәр ясалу татар телендә мөһим урынны алып торалар. Алар әдәби әсәрне җанландыралар, аңа табигыйлек өстиләр.



























II бүлек

Аңлатмалы сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелеше.

Теге яки бу телнең аңлатмалы сүзлеген төзеп дөньяга чыгару халыкның культура үсеше тарихында әһәмиятле вакыйга булып тора, чөнки мондый сүзлек шул халыкның иҗтимагый−политик тормышында, культура һәм тел өлкәсендә ирешкән уңышларын аермачык чагылдыра. Татар теле лексикографиясе традициясендә тәрҗемә сүзлекләр зур урын алып тора. Шуның белән бергә татар теленең аңлатмалы сүзлекләре төзелә башлый. Боларның беренчесе, татар халкының мәшһүр галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тарафыннан төзелеп, 1896 нчы елда «Ләһҗәи татари» исемендә басылып чыккан. Бу төрки телләр сүзлекләре арасында да иң беренче аңлатмалы сүзлек.

Бу аңлатмалы сүзлек киң катлау укучылары өчен чыгарыла. Ул өч томнан тора: I том − А−Й, II том − К−С, III том − Т−Һ хәрефләрен эченә ала.

Бу сүзлекнең төп бурычы − татар әдәби теленең XIX гасырның ахырыннан алып хәзерге гомумкулланылышта булган лексик һәм фразеологик байлыгын туплап бирү; сүзләрнең мәгънәләрен һәм мәгънә төсмерләрен ачу, аларга грамматик−стилистик характеристика бирү, кулланылыш үзенчәлекләрен күрсәтү.

Аңлатмалы сүзлекнең тел секторы гыйльми хезмәткәрләре тарафыннан Л.Т. Махмутованың фәнни җитәкчелегендә төзелгән.

Бу сүзлектә аваз ияртемнәре янында чынбарлыктагы предметларны яки күренешләрне белдерә торган сүзләрнең төп билгеләрен чагылдырган аңлатма бирелгән. Һәм кыскартылып аваз ияр. дип бирелгән. [3; 3 б.]

Хәзер без бу сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелешен карарбыз. Мәгълүм булганча, аваз ияртемнәре семантик яктан ике зур төркемгә бүленәләр.

Ә тавыш тасвирлары үзләре биш группага аерылалар:

1. Кешенең сөйләү әгъзаларында барлыкка килгән тавышларның тасвирлары:

Голт─голт аваз ияр. сыеклыкны зур йотымнар белән бүлеп−бүлеп эчү, йотуны белдерә. Ул күпме эчмәгәнлектән чамалый−чамалый голт−голт йотты. Г.Ибраһимов.

Быҗыр─быҗыр аваз ияр. 1. Нечкәрәк тавыш белән җиңелчә быгырдауны белдерә. [Суфи:] Гайрәте ничегрәк икән? Туйда байның гайрәтлесе күркәм була. [Айтуган:] Суфи абзый, быҗыр−быҗыр булып тора. К.Тинчурин.

2. Кеше хәрәкәте тудырган тавышларның тасвирлары:

Дөп─дөп аваз ияр. 1. Авыр әйбер бәрелгәндә, шапылдап куйганда һ.б.ш. ишетелгән тонык тавышларны белдерә. Ильяс, артта дөп−дөп аяк тавышы ишетеп, башын калкытып карады. Р.Төхфәтуллин.

Доңк─доңк аваз ияр. Шапылдап, кискен доңгылдап куюны белдерә. Барабан һаман тынмый: Доңк! Доңк! Ш.Маннур.

3. Йорт хайваннары, ерткыч җәнлекләр, кош−корт, бөҗәк тавышларының тасвирлары:

Га−га−га аваз ияр. Каз гаңгылдавына ияртеп ясалган сүз. − [Ата каз] ана казым янында «га−га−га» дип биеп кенә йөри. Г.Бәширов.

Чепер─чепер аваз ияр. Песинең сөт эчкәндә чыгарган тавышы һ.б.

4. Машиналар, механизмнар, эш, уен һәм сугыш кораллары тавышларының тасвирлары:

Зиң─зиң аваз ияр. Тимерне тимергә җиңелчә генә бәрүдән һ.б. белдерә. Сәгать җырлый: диң−диң! Мин бит туктый белими, моннан ары зиң−зиң! Миңа карап йөр син. М.Җәлил.

Гөп─гөп аваз ияр. Бер әйбер белән икенчесенә бәргәндә барлыкка килгән тавышны белдерә. Гыйльметдиннең аяк астында баскыч такталары гөп−гөп итеп калды. И.Гази. һ.б.

5. Табигать тавышларының тасвирлары:

Былт─былт аваз ияр. Калын тавышлы кискен «бүлт» не белдерә.

Чылтыр─чылтыр аваз ияр. Чишмәнең тавышын белдерә һ.б.

Шулай итеп, без аңлатмалы сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелешен тикшердек. Аларның һәрберсенең үз аңлатмалары һәм мәънәләре бар.

Шулай ук морфологик яктан аваз ияртемнәре биш типка бүленәләр.

  1. Ялгызак аваз ияртемнәре:

Вау аваз ияр. Эт өргәндә чыккан тавышны белдерә. «Вау!» да «вау!» бертуктаусыз этләр өрә. Г.Тукай.

Дер аваз ияр. Еш кына сузып (дерр) яки кабатлап әйтелә. Әйберләрнең төрле дулкыннар тәэсире белән калтыравыннан барлыкка килгән нечкә тавышларны белдерә. Һ.б.

  1. Бердәй ике компонентлы аваз ияртемнәре:

Гү─гү аваз ияр. 1. Механик приборлардан яки мотор, машинадан чыккан сузынкы түбән тавышны белдерә. Өй эченнән «гүү−гүү» итеп тонык кына шаулаган сепаратор тавышы һәм шуңа аралашып хатын−кызларның сөйләшкән, көлешкән тавышлары ишетелеп тора. Ә.Еники.

Би─биип аваз ияр. Машиналарның сигнал бирү тавышын белдерә. һ.б.

  1. Бердәй өч компонентлы аваз ияртемнәре:

Га─га─га аваз ияр. Каз гаңгылдавына ияртеп ясалган сүз.

Гый─гый─гый аваз ияр. Акчарлаклар һ.б. кошларның кычкыру тавышын белдерә. Гый−гый−гый килеп акчарлаклар оча. Һ.б.

  1. Парлы аваз ияртемнәре:

Выж─выж аваз ияр. Һава агымы бик зур тизлек белән кискен, ачы тавышны белдерә. Бер чакны күз алдымда җилләр уйный выж да выж. С.Рафиков.

  1. Катлаулы аваз ияртемнәре:

Аһа─һа─һа─һа аваз ияр. Адашып, югалып эзләгәндә тавыш бирүгә аваз ияртеме. Ул аргы яктан кабат «көймә» дигән тавышка, кулларын авыз кырыена куеп, аһа−һа−һа−һа−а! дип эндәште. Г.Гобәй. һ.б.

Шулай итеп, без аңлатмалы сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелешен тикшердек. Аңлатмалы сүзлектә аваз ияртемнәре бик киң кулланылган һәм аларның һәрберсенең мәгънәсе тулы итеп аңлатылган. Шунысында әйтеп китик, аңлатмалы сүзлектә ияртемнәр аваз ияртемнәренә һәм образ ияртемнәренә бүленеп бирелгән. Безнеңчә, сан ягыннан караганда аваз ияртемнәре күбрәк кулланылган.



Аңлатмалы сүзлектә аваз ияртемнәреннән башка сүз төркемнәре ясалу.

Аңлатмалы сүзлектә дә морфологик юл белән исем сүзләр аваз ияртемнәренә кушымчалар ярдәмендә кушылып ясалганнарын очратырга була.

Ияртемнәрдән кушымчалар ярдәмендә гади фигыльләр ясалу.

Ияртем + ─ыр/─ер, р (─ар/─әр) кушымчасы.

Бакыр ф. 1. Көчле, калын һәм тупас тавыш чыгару (гадәттә хайваннар турында) һ.б.

Ияртем + ─ылда/─елдә кушымчасы.

Бызылда ф. Пуля бызылдау. Тәрәзә пыяласында бәргәләнә торган шөпшәнең ярсый−ярсый бызылдавы да ул тынлыкны бозмый. Ә.Фәйзи. Безнең фикеребезчә, −ыл элементы да кушымчасы бер иҗекле сүзләргә ялганганда барлыкка килгән интерфикс булып тора. Һ.б.

Ияртем + ─ра/─рә (─ыра/─ерә) кушымчасы.

Иңрә ф. 1. Көчле авыртудан, зур кайгыдан һ.б.ш. Йөрәк әрнеткеч, үзәк өзгеч аваз чыгару; шулай ыңгырашу. Ияртемнәрдә бу кушымчалар ясаучы нигез булып тора.

Ияртем + ─гы/─ге (─кы/─ке) кушымчасы.

Быжгы ф. 1. быжгыру; 2. быжлау һ.б. –гы/−ге кушымчасы яңгырау сузыкларга тәмамланган нигездән соң килә. Бу кушымча ияртемнәргә ялганып фигыль ясалган һ.б.

Ияртемнәрдән кушма фигыльләр ясалу аңлатмалы сүзлектә дә күзәтелә.

Ияртем + итү фигыле.

Елт─елт итү 1. елтырау, елык−елык килү. Лампа [уты] елт−елт килә. Ә.Фәйзи; 2. хәрәкәт вакытында бик тиз генә бер−бер артлы күзгә чалынып китү. Ак күлмәкле яшел каеннар машинаның янында елт−елт итеп торалар. И.Гази. Итү ярдәмче фигыле борынгы ир − фигыленнән –те кушымчасы белән ясалган.

Быкыр─быкыр итү быкырдау [Өйрәтүче абзый] малайларның ботларыннан тотып, акырта−бакырта суга ыргыта. Тегеләр быкыр−быкыр киләләр, «туйганчы» су эчәләр, йөзәргә өйрәнәләр. Итү ярдәмче фигыле аваз ияртемнәреннән кушма фигыль ясый торган универсаль чара булып тора.

Аваз ияртеме + килү ярдәмче фигыле.

Гөж килү шаулау, шау−шу килү; кешеләр яки хайваннар һ.б.ш. күп җыелган урынның шаулап торуы. Чиксез зур куркыныч көткән кебек, Шәһәр шаулый, халык гөж килә. М.Гафури.

Ду килү (кубу, күтәрү, күчерү, тузу һ.б.). 1. көчле шау−гөр күтәрү, шау−шулы хәрәкәтләр ясау, ыгы−зыгы куптару һ.б. Өстәлләрне читкә этеп куйганнар да ду килеп бииеп куйганнар. Г.Сабитов һ.б. Аваз ияртемнәреннән күпчелеген килү ярдәмче фигыле белән куша фигыльләр ясала. Бер сүзе аның бер компонентлы да, ике компонентлы да, өч ике компонентлы да булырга мөмкиннәр. Бу төр кушма фигыльләр нигездә чагылган авазларга якынча охшаган дәвамлы яки кабатлаулы тавышны белдерә.

Ияртемнәрдән исемнәр ясалу.

Аваз ияртеме + ─ылты/─елте (─ылды/─елде) кушымчасы.

Гөрелте и. 1. гөрелдәп чыккан тавыш. Моторлар гөрелтесе әкренәя төште. Ф.Хөсни һ.б. Якынча нигез белдергән тавышның атамасын тәгъбир итәләр.

Аваз ияртеме +─а/─ә кушымчасы.

Бака и. 1. Арткы озын аяклары йөзәргә һәм сикерергә җайланган койрыксыз җир−су хайваны. Аулак күлгә бака хуҗа. Мәкаль һ.б. Якынча ясаучы нигез белдергән авазлар чыгара торган тереклек иясен тәгъбир итә.

Аваз ияртеме + ─ана/─әнә кушымчасы.

Бүдәнә и. 1. Бытбылдык. Ике аучы ауга чыкканнар. Икесенә өч үрдәк, бер бүдәнә атканнар. Г.Бәширов һ.б.

Шулай итеп, без аңлатмалы сүзлектән аваз ияртемнәренең кайберләренең ясалыш төрләрен карап үттек. Бу сүзлектә фигыльләр дә һәм исемнәр дә ясалуын күрдек, әмма фигыльләр күберәк ясалган дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Ә тел−ара сүзлектә аларның икесе дә чикле күләмдә генә.



Йомгаклау

Сүзлекләр безнең ярдәмчеләребез, алар безнең өчен бик мөһим. Менә бу курс эшебездә дә алар безгә ярдәмгә килделәр. Сүзлекләрдә аваз ияртемнәрен тикшергәндә дә алар эшебезгә зур өлеш керттеләр. Безгә куелган бурычларны, аваз ияртемнәре белән танышу, аларның ясалышларын тикшерү һәм мәгънәләрен ачыклауга ирештек.

I бүлектә безгә тел−ара сүзлектә аваз ияртемнәренең бирелеше иде. Семантик һәм морфологик яктан группаларга бүлеп без аларны тикшердек, мәгънәләрен ачыкладык. Шушы ук бүлектә аңлатмалы сүзлекне дә карадык. Аларны шушуы группаларга бүлдек. Шунысын әйтеп китү кирәктер, тел−ара сүзлектә аваз ияртемнәрен морфологик яктан тикшергәндә бердәй өч компонентлы һәм катлаулы аваз ияртемнәрен очратмадык. Бу сүзлектә аваз ияртемнәре бик чикле булсалар да, алар бик төгәл һәм ачык итеп бирелгәннәр. Аңлатмалы сүзлектә аваз ияртемнәре бик киң кулланылган һәм аларның һәрберсенең мәгънәсе, бирелеше тулы итеп аңлатылган.

II бүлектә аларның ясалышларын карадык. Тел−ара сүзлектә исемнәр һәм фигыльләр ясалышын карадык. Хәзер нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, бу сүзлектә фигыльләргә караганда, исемнәр бик күп ясалганнар. Ләкин фигыльләр ясалуны юк дип әйтү түгел, ә алар бик чикле күләмдә генә. Ә аңлатмалы сүзлектә фигыльләр күберәк ясалган дигән нәтиҗәгә килә алабыз.

Аваз ияртемнәре татар телендә бик зур урынны алып торалар. Алар әдәби әсәрләрне җанландыралар, табигыйлек өстиләр.









Фәнни әдәбият

  1. Ганиев Ф.Ә. Татарча−русча уку−укыту сүзлеге / Ф.Ә.Ганиев. − Мәскәү: «Рус теле» нәшр., 1992 − 416 б.

  2. Гайфуллина С.С., Хәкимов Г.М. Сүзлек / С.С. Гайфуллина, Г.М. Хәкимов. − Казан: Татарст.кит.нәшр., 1987 − 50 б.

  3. Зиляева Р.А., Абдрахманова Г.Г. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. − Т. III том. Казан: Татарст.кит.нәшр., 1997.

  4. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев. − Казан: Мәгариф, 2002 − 406 б.

  5. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш / Ф.С. Сафиуллина. − Казан: Татарст.кит.нәшр., 2001 − 383 б.

  6. Татар грамматикасы. − Т. II. М.: «Инсан», Казан: «Фикер», 2002. − 448 б.

  7. Шәрәфетдинова З. Аваз тасвир ияртеинәреннән ясалган сүз төркемнәре // Фән һәм тел. 2005. − №2. − Б. 7 − 12

  8. Юсупова Г. Сүзлекләр тарихыннан // Мәгариф. 2004. − №2. − Б. 96


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Кеше бар нәрсәне дә, − үткән заманда һәм хәзер булып торган вакыйгалар, даталар, фактлар, саннар, атамалар, исемнәрне хәтерендә саклый алмый. Һәм менә нәрсәгәдер җавап табарга яисә берәр нәрсә турында белешмә кирәк булса, сүзлекләр ярдәмгә килә. Сүзлекләрдә сүзләр алфавит буенча урнашканнар. Сүзлекләрдә бик күп буыннар тарафыннан җыелган белемнәр тупланган. Ул китаплар безне өйрәтәләр, вакытыбызны һәм көчебезне экономиялиләр, теге яки бу эшне башкарганда ялгышудан саклыйлар.Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләр ияртем дип атала. Аваз ияртемнәре тавыш һәм яктылык күренешләрен тасвирлап кына калмыйлар, бәлки әйберләрнең тышкы кыяфәтен, торышын да күзалларга ярдәм итәләр, аларның предметлы образын тудырып, җанлы итеп күз алдына китереп бастыралар.
Автор
Дата добавления 08.04.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров604
Номер материала 63351040847
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх