Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Антонимнар темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Антонимнар темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

библиотека
материалов

Яңа теманы аңлату дәресе (5 сыйныф)



Тема: Антонимнар

Максат: 1. Антонимнар белән таныштыру, төшенчә бирү;

2. Антонимнарны гамәлдә куллана белергә өйрәтү;

3. Укучыларга патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина дәреслеге, таблица, Ф.С.Сафиуллина «Татар теленең лексикасы IV − VIII кл. өчен»,Ф.С.Саттаров «Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы».


Дәрес барышы


I. Оештыру

Исәнмесез, укучылар!

Күңелле үтсен дәрес.

Сезнең белән яңа белем

Эзләр өчен әзер без.

Дежур укучының рапорты, дәрескә әзерлекне тикшерү. Укучылар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә омонимнар һәм синонимнар турында төшенчә алдык. Бүген без сезнең белән алган белемнәрне ныгытырбыз һәм яңа тема өстендә эш алып барырбыз.

II. Актуальләштерү

I. Өй эшләрен тикшерү өстендә эшләү. 179 нчы күнегү язмача.

Бирем. Күчереп языгыз, синонимнарның астына сызыгыз.

1. Халкым күргән хәсрәтләрне, кайгыларны, михнәтләрне йөрәгемә җыеп барам. 2. Җанымны бер сызлану, әрнү, хурлану басты. 3. Төн иде, тавыш−тын юк, дөнья авыр, куе, тирән караңгылык эчендә иде. 4. Нур сибелә, нур чәчелә, нур бөркелә алардан. 5. Тәрәзәләргә, икмәк шүрлекләренә ефәк чаршаулар, пәрдәләр эленгән. 6. Таныш авыл исемнәрен ишеткәндә, кодагый әби куана, сөенә. 7. Кунаклар килсә генә булыша, ярдәм итә.

Берничә укучыдан өй эшенең ничек эшләнүе аңлатыла.

II. Омонимнарны һәм синонимнарны кабатлау өчен тактага ике рәт сүзләр языла.

Беренче рәт Икенче рәт

туп − туп матур − чибәр

йөз − йөз әшәке − ямьсез

төш − төш батыр − кыю

саз − саз әдәпле − тәртипле

Беренче рәт сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз? (мәгънәләрен аңлаттырабыз).

Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләр, аваздаш сүзләр (омоним) дип йөртеләләр. Алар ике төшенчәгә генә түгел, бәлки, өч, дүрт һәм хәтта аннан да күбрәк төшенчәгә атама булып йөрүе татар телендә еш очрый.

  1. туп (уенчык) − туп (ату коралы);

  2. йөз (бит, кеше йөзе) − йөз (санау берәмлеге);

  3. төш (көн уртасы) − төш (җимеш орлыгы);

  4. саз (баткаклык) − саз (уен коралы).

Икенче рәттәге сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз һәм мәгънәләре турында да.

Болар − уртак мәгънәле сүзләр, бер − берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары, стилистик бизәкләре белән генә аерылалар.

Нинди сүзләр соң болар? Мәгънәләре белән бер үк төрле булган яки

бер−берсеннән мәгънә төсмерләре белән генә аерыла торган сүзләр

синонимнар була.

Телебездә бу синонимнар ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

Телебездә синонимнар бик зур урынны алып тора дип әйтә алабыз.

Сүзләрнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә, сөйләме образлы, кабатлаулары аз, җөмләсе кыска, җыйнак була.


III. Яңа дәрес

Тактада язылган шигырь юлларыннан һәм мәкальләрдән капма−каршы мәгънәле сүзләрне таптыру һәм капма−каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуын төшендерү.

Укытучы: Укучылар, тактага игътибар белән карагыз әле, бу кайсы шагыйрьнең шигырь юллары?

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Укучы: М.Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Укучылар, М.Җәлилнең туган көне кайчан

әле?

Укучы: 15 февраль − М.Җәлилнең туган көне.

Укытучы: Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

Укучы: М.Җәлил үз илен, үз халкын хөрмәт иткән. Кешелеклелекне өстен күргән зат.

Укытучы: Әйе, М.Җәлил − гражданлык батырлыгы өчен дә, иҗади уңышлар өчен дә югары бәяләнгән тарихи шәхес. М.Җәлил әсәрләре ныклык рухы белән сугарылганнар. Аларда туган иленә ахыргача бирелгән солдат − шагыйрьнең эчке кичерешләре тулы чагыла. Укучылар, бу шигырь юлларыннан капма−каршы мәгънәле сүзләрне табыгыз әле?

Укучы: Бу шигырь юлларында капма−каршы мәгънәле сүзләр, яшәргә−үләргә, үлсәгез−яшәсәгез.

Укытучы: Әйе, укучылар, бик дөрес. Димәк, капма−каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала. Ә хәзер укучылар мәкальләргә игътибар итегез әле?

Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә;

Кыю кеше ут булыр, куркак кеше юк булыр;

Куркак эшсезлектә батыр, кыю эштә батыр.

Бу мәкальләрдән антонимнарны табыйк әле?

Укучы: Беренчесендә батыр−куркак, икенчесендә кыю−куркак, ә өченчесендә куркак−кыю сүзләре.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Укучылар, төшенчәләр капма−каршы булып икесе ике чиктә торсалар гына, антоним сүзләр барлыкка килә. Шунысын да әйтик, укучылар, антонимнар да сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә. Сөйләмдә аларны капма−каршы куеп, чагыштырып карап бирү өчен дә кулланалар. Грамматик яктан караганда, антонимнар бер сүз төркеменә керәләр: ал−арт, әйбәт−начар, дус−дошман, керү−чыгу. Шунысын да әйтик: антонимик мөнәсәбәткә керә торган сүзләр арасында күп мәгънәле сүзләр дә байтак.

Болар барсыда тактага язып аңлатыла. Соңыннан дәреслектән кагыйдәләр укытыла.


Физкультминут үткәрелә.

Кояш елмая күктә (ишкәк ишү хәрәкәтләре ясау)

Иделләргә җитмәкче (ике кулны да алга сузу, сузылу),

Агымсуга каршы барып (аякларны аерып басып, як−якка чайкалу хәрәкәтләрк ясау),

Дулкыннарны җиңмәкче (аякларны тездән бөгеп, бер турайтып, дулкынга охшаш хәрәкәтләр ясау),

Кояш елмая күктә (кулларны югарыга күтәрү),

Су өсте җем−җем итә (кулларны алга сузган хәлдә, кул чукларын дүрт тапкыр әле аска, әле өскә әйләндерү),

Ишкәк ишү, суда йөзү (ишкәк ишү, йөзү хәрәкәтләре ясау),

Беләкне көчле итә (кулларны як−якка сузып, иҗек санынча терсәктән бөгү һәм кире сузу).

IV. Ныгыту

Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле белемнәрегезне ныгыту өчен күнегүләр эшләп китик. 188 нче күнегү телдән. Шигырьләрне укыгыз, антонимнарны табыгыз. Алар ни өчен кулланылган?

Тапты һәм югалтты.

Берәү юлдан алтын тапты,

Йөгерә−йөгерә өенә кайтты,

Яшерде дә сандыгына −

Тынычлыгын ул югалтты.

(Ф.Яруллин)


Көннәрем.

Уйнаган көннәрем бар,

Уйланган көннәрем бар,

Татлы йокымнан сискәнеп

Уянган көннәрем бар.

Җырлаган көннәрем бар,

Елаган көннәрем бар.

Бозлы яңгырлар астында

Чыланган көннәрем бар,

Сөенгән көннәрем бар,

Көенгән көннәрем бар.

Чәчәк булып күңелләргә

Сибелгән көннәрем бар.

(Г.Гәрәй)

Укучы: Бу шигырьләрдә антонимнар булып, тапты−югалтты, җырлаган−елаган, сөенгән−көенгән.

Укытучы: Әйе, алар капма−каршы мәгънәле сүзләрнең антонимнар була. Уйлап карагыз әле, алар ни өчен кулланылганнар?

Укучы: Беренчедән, алар сүзлек хәзинәсен баета, сөйләм сәнгатьлелеген көчәйтә. Тагын аларны капма−каршы куеп, чагыштырып карау өчен дә кулланылганнар.

Укытучы: Әйе, укучылар. Хәзер китаптагы 190 нчы күнегүне карагыз әле. Без бу күнегүне язмача эшләрбез. Беренче төркемдәге сүзләрнең антонимнарын, икенче төркемнән сайлап алып, сызык аша языгыз.

Бу күнегү укучылар белән берлектә тактада һәм дәфтәрдә эшләнелә.

Укучы: Елау−көлү, эшләү−ял итү, былтыр−быел, караңгы−якты, аяз−болытлы, тирән−сай, әкрен−тиз, киң−тар, үлү−туу, җимерү−төзү.

Укытучы: Әйе, укучылар, бик дөрес эшләдегез. Ә хәзер укучылар, 186 нчы күнегүне телдән карап китик. Антонимнарны табыгыз.

Укучы: Арзан−кыйммәт, яхшы−начар, чиста−пычрак, дөрес−ялган, зур−кечкенә, эссе−суык, сөю−ярату, кыенлык−рәхәтлек, тоткын−азат.

Укытучы: Әйе, укучылар, димәк, капма−каршы мәгънәле сүзләр антонимнар була. Бу теманы аңлагансыз, мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын һәм антонимнарны табарга тиеш буласыз.

1. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?

Укучы: Яз белән көз з хәрефе белән тәмамлана. Монда антонимнар яз−көз сүзләре.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Икенче табышмакны карыйк. Синдә бар, миндә юк.

Укучы: Табышмакның җавабы с хәрефе, антонимнар бар−юк.

Укытучы: Әйе. Нинди санны уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бертөрле чыга.

Укучы: Антонимнар уңнан−сулдан сүзләре. Табышмакның җавабы кырык була.

Укытучы: Әйе, укучылар, бик дөрес. Теманы үзләштергәнегезне күрсәттегез.

V. Рефлексия

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән нинди теманы карадык әле? Нинди күнегүләр эшләдек? Нәрсәләргә күберәк басым ясалды? (укучылар үзләре дәрескә нәтиҗә ясыйлар).

VI. Өй эше

Өй эше аңлатылып бирелә.

П.40 ахырындагы сорауларга җавап әзерләргә.

1. Нинди сүзләр антоним дип атала?

2. Антонимнар ни өчен кулланыла? Әдәбиятта, сүрәтләү чарасы буларак, аларны ничек атыйлар?

3. Халык авыз иҗаты әсәрләренең кайсы төрләрендә антонимнар күп очрый?

187 нче күнегүне язмача эшләргә.

Антонимнарның астына сызыгыз. Алар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз?

1. Ялганга да яхшы була белдек. 2. Тыңлаучыга караганда сөйләүчеләр күбрәк. 3. Бер көн шатлыктан исердек, кайгыдан кара көйдек. 4. Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул. 5. Җылыны да, салкынны да бик тиз сизә җаным. 7. Аның азрак эшләп, күбрәк эш хакы аласы килә. 8. Төн димәде әнкәй, көн димәде, гомер буе шулай яшәде. (безнең уйлавыбызча, бу антонимнар капма−каршы куеп чагыштырып карау өчен кулланылганнар).

VII. Йомгаклау

Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр куела.






Краткое описание документа:

Антонимнар темасы буенча дәрес эшкәртмәсе. Яңа теманы аңлату дәресе (5 сыйныф)     Тема: Антонимнар Максат: 1. Антонимнар белән таныштыру, төшенчә бирү;                  2. Антонимнарны гамәлдә куллана белергә өйрәтү;                  3. Укучыларга патриотик тәрбия бирү. Җиһазлау: Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина дәреслеге, таблица, Ф.С.Сафиуллина «Татар теленең лексикасы IV − VIII кл. өчен»,Ф.С.Саттаров «Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы».                                         Дәрес барышы   I. Оештыру − Исәнмесез, укучылар! − Күңелле үтсен дәрес. − Сезнең белән яңа белем − Эзләр өчен әзер без.     Дежур укучының рапорты, дәрескә әзерлекне тикшерү. Укучылар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә омонимнар һәм синонимнар турында төшенчә алдык. Бүген без сезнең белән алган белемнәрне ныгытырбыз һәм яңа тема өстендә эш алып барырбыз.  II. Актуальләштерү I. Өй эшләрен тикшерү өстендә эшләү. 179 нчы күнегү язмача. Бирем. Күчереп языгыз, синонимнарның астына сызыгыз. 1. Халкым күргән хәсрәтләрне, кайгыларны, михнәтләрне йөрәгемә җыеп барам. 2. Җанымны бер сызлану, әрнү, хурлану басты. 3. Төн иде, тавыш−тын юк, дөнья авыр, куе, тирән караңгылык эчендә иде. 4. Нур сибелә, нур чәчелә, нур бөркелә алардан. 5. Тәрәзәләргә, икмәк шүрлекләренә ефәк чаршаулар, пәрдәләр эленгән. 6. Таныш авыл исемнәрен ишеткәндә, кодагый әби куана, сөенә. 7. Кунаклар килсә генә булыша, ярдәм итә. Берничә укучыдан өй эшенең ничек эшләнүе аңлатыла. II. Омонимнарны һәм синонимнарны кабатлау өчен тактага ике рәт сүзләр языла.
Автор
Дата добавления 08.04.2014
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1203
Номер материала 63364040808
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх