Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Авыллар тарихы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Авыллар тарихы

библиотека
материалов

hello_html_a0591bb.gifhello_html_568757fe.gifhello_html_712c5752.gifhello_html_m2fc7259c.gif

Кhello_html_m19789f93.gifазан арты үзенең борынгы авыллары, матур табигате, эшчән халкы белән дан тота. Бу төбәктәге Урта-Аты, Югары-Аты, Түбән-Аты, Утар-Аты, Субаш-Аты дигән авыллар Казансу кушылдыгы Аты суы ярына урнашкан.

Югары-Аты авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Бу авылның көньяк очындагы иске зиратта XVI гасырның беренче яртысына карый торган кабер ташы билгеләнгән. Ул археологлар тарафыннан да теркәлгән.

Н.Н.Вячеслав мәгълүматларына караганда, бу авылда 147 хуҗалыкта 466 ир-ат, 433 хатын-кыз яши. Авылда 1 агач мәчет, 4 су һәм җил тегермәне булган.

Югары-Аты авылы Аты суы ярына, себер элемтә юлының сул ягына урнашкан.

Износков хезмәтендә әйтелгәнчә, авылда 147 хуҗалык булып, аларда мөселман динен тотучы 502 ир-ат, 507 хатын-кыз яши. Халык кәсепләре: иген игү, киндер туку, умартачылык. (Список 1898, XIII, 2; 144, 145 б)

Авыл халкы күршедәге Аты авыллары белән бергә июнь ахырында - июль башларында Наласа җыены исемле бәйрәмнәр уздырганнар.

Атыларның һәрберсендә иске йорт, кирәмәт урыннары, чирмеш зиратлары бар.

Авыл халкының гомуми кушаматын да әйтик: нигәдер “кәҗә” дип йөртәләр аларны.

Югары-Аты авылы тирә-юнендә Сафа пәрәләгән, Каенлык, Кызыл Яр, Хәмеки, Ур,Солтан, Үзәк, Зирекле, усаклы, Әмин, Кече Ындыр, Нәртем һәм башка елга-инешләр, Әпәр, Каравай чишмә-кизләүләре, Гали, Каенлык тау, Югары тау башы һәм башка топонимнар теркәлде.

Болыннар һәм авыл эчендә кечкенә инешләр ага.

Авыл башында зират урнашкан. Аны әйбәтләп койма белән әйләндереп алганнар. Һәр елны яз көне авыл халкы өмә оештырып, зиратны тазарта, тәртипкә китерә. Мәетләрне хасиятләп күмә торган әсбаплар да әйбәтләп саклана.

Өлкәннәр балалары гаиләсендә хөрмәт күреп яшиләр. Караучысыз калган картларга күршеләре, әйләнә-тирәдәге миһербанлы кешеләр ярдәм итә.

Халык бер-берсенә төрле кушаматлар тага, әмма үзара тату яшиләр.Кушаматларның кызыклылары да юк түгел:Чәкәү, Саескан, Кәҗә, Карга, Урыс, Патша.

Югары-Аты “югары агачлык” дигән мәгънәне бирә.

Авыл халкы кышкы чорда урам ярышлары уздырып килә. Сабантуйларында хезмәт батырларын хөрмәтлиләр, төрле артистлар чакырып, халыкны ял иттерә беләләр.

hello_html_7f602a9e.gif

hello_html_m6b7f6f2f.gifЧишмәләр тарихы



Югары –Аты авылы чишмәләре тарихы.


Хаҗ чишмәсе.

Бу чишмә янында хаҗдан кайткан вакытта өлкән яшьтәге бер ир-ат су эчәргә туктый, ләкин шушы чишмә янында үлеп кала. Аны шушы чишмә янында ук җирләп тә куялар. Бүгенге көндә дә кабере һәм чардуганы сакланып калган. Исеме шушы вакыйгадан соң “Хаҗ чишмәсе” дип куелган.


Ахун чишмәсе.

Чишмә Ахун абзыйлар яныннан бәреп чыккан. Исеме дә шуңа күрә халыкта “Ахун чишмәсе” дип кушылган.


Үзәк чишмә.

Авыл уртасындагы мул сулы бу чишмәнең нигәдер исеме юк. Авыл уртасында булганга күрә, “Үзәк чишмә” дип йөртелә.


Каенлык чишмәләре.

Каенлыкка баручы юл өстендә бу чишмәләр бер-бер артлы тезелеп киткән. Сусамыйча каенлыкка барып җиткәнгә күрә, бу чишмәләрне “Каенлык чишмәләре” дип атыйлар.


Файзә чишмәсе.

Су буенда Файзә апалар янында мул сулы чишмә бар.Файзә апа бу чишмәне карап, чистартып тора. Шуңа күрә бу чишмәне “Файзә чишмәсе” дип йөртәләр.


Гайнивафа чишмәсе.

Бу чишмәнең башка чишмәләрдән аермалы ягы шунда, ул тавышланып шаулап ага. Бу чишмә җир астыннан агучы елга белән туры килә, шуңа күрә дә тавышланып ага дип аңлаталар. Су агымы көчле, мул сулы, суы бик тәмле һәм салкын.


Камилләр чишмәсе.

Зират яныннан колхоз артезиан коесы казыта. Бу су Камил абыйлар янына килеп чыга. Суы нәкъ “Гайнивафа чишмәсе”неке кебек салкын һәм тәмле. Халык телендә “Камил чишмәсе” дип йөртәләр.


ПЛАН:


  1. Арча районы Утар-Аты авылының килеп чыгышы.

  2. Авылым елгалары.

  3. Авылда диннең алып барылуы.

  4. Халыкның авыр тормышы.

  5. Колхозлашу еллары.

*hello_html_4ae2fa5d.gif** Өстәмә материал.

hello_html_m1440f679.gifТуган җирем, үскән җирем –

Гади генә бер авыл.

Гади булса да, яз җиткәч

Гөл бакчасы була ул.

Кемнең генә үзенең туган авылы турында иң яхшы сүзләр белән сөйлисе килми икән. Туган авылга карата мәхәббәтне язып та, әйтеп- аңлатып та бетереп булмый. Ул үзе эчке кичереш, аерым бер халәт. Үз авылы һәркем өчен иң матуры да, иң кадерлесе дә һәм һәрберебез аны үзенчә ярата.

Авылыбызда йөргән риваятьләргә караганда, Түбән-Аты, Урта-Аты, Югары-Аты авыллары Утар-Аты авылы барлыкка килгәнче үк яшәп килгәннәр. Урта –Аты авылы кешеләре терлек көтүен хәзерге Утар-Аты авылы урынына яткырганнар. Шуңа күрә, бу урынны Утар дип атаганнар. Моннан 700-800 еллар элек кешеләр килеп йортлар сала башлыйлар. Бу авылның исеме ничек?-дигәч “Утар-Аты” дип әйтәләр.

Монда иң элек чирмешләр килеп урнаша. Авылның Урта-Аты тау башын “Җуван тау башы” дип атыйлар. Чөнки анда Диван исемле чирмеш яшәгән. Урта-Аты белән Утар-Аты арасында Әрән елгасы бар. Шул елганың авызында Диван чирмешнең су тегермәне булган. Тегермәнгә агымнан керә торган су канавы әле дә яши. Утар-Аты авылының зираты артында Мәртем елгасы ага. Елганың югары башында чирмеш зираты булган.Аны канау белән әйләндереп алганнар.Кешеләрнең атлары, сыерлары авырса, шул зиратка алып менеп, әйләндереп алып төшкәннәр. Шуннан соң, авыру хайван сихәтләнә торган булган. Бу чирмешләрнең монда яшәгәннәрен раслаштырган факт.Гобәй Габдрахманнар, Исмәгыйлев Ибениләр шул токымнан булган дип әйтәләр иде.

Моннан 400-500 еллар элек авылга мәчет салалар. Бөтен җирен балта белән эшләгәннәр.30-35 см лы бүрәнәләрне дә балта белән чапканнар. Кисәргә пычкы (пила) булмаган. 1800-1860 елларда Әхмәт Хәсән мулла була.Аның кызлары: Фатыйма, Сәрвәрә, Өммегөлсем; уллары: Мөхәммәт, Йосыф була. Абыстай көн саен балаларга әлпи укыткан, әмма язарга өйрәтмәгән. Абыстайга укыткан өчен көн саен бер камин сәдака итеп биргәннәр. Әгәр аны бирмәсәң, әйбәтләп укытмаганнар.1880 елларда Хәсән мулла үлә. Аның нигезе Исмәгыйлева Камәр апа йорты урынында була.Аннан соң, Хәлил мулланы куялар. Хәлил мулла колмак эчеп исереп йөри башлагач, аны муллалыктан төшерәләр. 1890-1895 елларда Мәгъдиев Хәйрулла дигән кеше килә һәм аны мулла итеп куялар. Ләкин ул бер шарт куя: Югары як болынны миңа бирегез, бирмәсәгез китәм, дип Исхак абыйның әтисе Сафа абыйга әйтә. “Бездә мулланы сатып алмыйлар, китсәң китәрсең” дигәннәр җыелышта. Әгәр эшлисең икән, шул дәвердә печәнен чабарсың дигәннәр Шуннан соң, риза булып, бу мулла эшли башлый. 1900 елда беренче исемне Борханов Барыйга куша. 1930-1933 елларда муллаларны сөргенгә җибәрәләр. Мулланың өе-хәзерге балалар бакчасы урынында була. Аның өч өе була. Авыл халкы бер өен алып, Закиров Галимҗаннар янына күчереп салалар һәм мулланы шунда күчерәләр. Шулай итеп, аны сөргенгә җибәрми калалар. Абыстай 18 ләп бала таба, Каюм исемле малае 1938 елда Татарстан финанс министры булып эшләгәндә гаепсезгә кулга алынып юк ителә. 1955 елларда аны гаепсезгә кулга алынып юк ителә.1955 елларда аны гаепсез дип саныйлар. Хәмит исемле малае Свердловский ягында завод директоры булып эшләп, пенсиягә чыгып, Чаллыда яши дигән иделәр. Хәзер дә исәндерме, анысы билгесез. Кызлары укытучылар булалар. 1965 нче елда вафат була. 1970 нче елда мәзин Бәдри абзый була.Ул үлгәч, малае Исхак абзый була. (Загидова Асиянең бабасы, Саҗидә апаның әтисе).35-40 нчы елларда Загидов Газиз, Сабирҗанов Шакирләр мәчетнең манарасын төшергәннәр. 1952-53 нче елларда стенасын сүтеп, медпункт итеп эшлиләр. Бераз өлешеннән Ибраһимов Ситдыйк йорт сала.1900-1917 нче елга кадәр халыкның тормыш хәле ифрат начар була, ягарга керосин, утын булмаган. Ягу өчен сыер тизәкләре киптергәннәр, салам якканннар. Керосин урынына чыра телеп, чыра яндырып читек эшләгәннәр. Тәрәзә пыяласы итеп хайван карындыгын куйганнар.Кайвакыт карындыкны мәче кубарып китеп, өйләргә буран тутырган. 1917 нче елдан соң, Октябрь революциясеннән соң, халыкка бераз җиңеллек була.Җирләр кешеләргә бүленеп бирелә.1920-1925 нче елларда Садыйк абзый малае Закир абзый майт чишмәсе янына, Паровой тегермән салдырып, халык яхшы гына файдалана башлаган. Ләкин ул озакка бармаган. Дошманнар ут төртеп яндыралар. Шуннан соң, Закир абзыйның энесе Нигъмәт дигән кеше хәзерге автобус тукталышы янына Паровой тегермәне эшләтә. Машинисты Шәрипов Гарәфи була.Ул тегермән белән ашлык сугуга да файдаланыла. Шулай итеп гомер үтә.

1hello_html_16a2eb3d.gif930-1931 нче елларда колхозлашу башланды. Кулакларны сөргенгә җибәрәләр.Безнең авылдан да Шәяхмәт абый малае Хуҗиәхмәтне җибәрделәр. 1931 елларда авылда 200 хуҗалык, 100 баш ат була. Яз көне барлык хуҗалык гариза язып, колхозга керәләр. Дошманнар барлык хуҗалыкны котыртып гаризаларын кире алдыралар.Корбан абзый дигән кешене Кишет волостена җибәрәләр. Ул, аннан кайткач, барыбер колхозга керә.1933-1934 нче елларда 120 баш ат сыярлык ат абзары эшлиләр. Хуҗалыктан бозаулар җыеп, ферма оештыралар.1935-1936 нчы елларда колхозга тракторлар килә башлый. Беренче колхоз председателе Сафин Исхак,авыл советы председателе Исмәгыйлев Фәтхи була. Беренче тракторчылар: Абдуллин Гыйният, Саттаров Гомәр, Миңнуллин Хәмит, Сөләйманов Якуб, Йосыпов Барый, Мөхәммәтҗанов Мөбәрәк; хатын-кызлардан: Гыймадиева Рәхилә; бригадирлар: Абдуллин Лотфулла, Исмәгыйлев Якуб, Яһүдин Мөбәрәк, Ибраһимов Хуҗыйлар булган.

hello_html_16a2eb3d.gif

***

Утар-Аты авылында Совет власте төзелгә, башлангыч мәктәп эшли башлаган. 1922 нче елда, договорлы укытучы булып, Сафин Исхак абый эшләгән. Сафин Исхак абыйны 1925 нче елда авыл советы председателе итеп сайлаганнар. Утар-Аты авылында беренче пионер оешмасы 1927 нче елда төзелә. Беренчеләр булып, Габдрахманова Мәрьям, Ибниева Маһирә, Хөсәенова Хәдичә, Ягудина Зарифа, Минһаҗев Мәгъсүм, Мәрдәнов Мөхәммәтләр пионерга керәләр. Пионер оешмасы белән укытучы Кәримов Гыйльметдин җитәкчелек иткән. Кәримов Гыйльметдин Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Аның эшләре турында безгә аның белән бергә эшләгән Сафин Исхак абый һәм Садыйков Сәлих абыйлар сөйләде. 30 нчы еллардагы пионер отрядының кайбер членнары:

  1. Йосыпов Мәхмүт;

  2. Хәкимҗанов Мәхмүт;

  3. Хөсәенов Габделнур;

  4. Закиров Әхәт;

  5. Абдуллин Һидият;

  6. Ибраһимова Асия;

  7. Хөснетдинов Зариф.

Бу пионерларның кайберләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар.Бу еллардагы пионерлар белән дә Кәримов Гыйльметдин җитәкчелек иткән.

1936-37 нче елда Вәлиев Шакир дигән укытучы укыткан. Ул елда мәктәптә 33 пионер булган.Менә ул пионерларның кайберләре:

  1. Кадыйрова Суфия;

  2. Яhello_html_3dacaeaa.gifһүдин Муллагали;

  3. Әхтәмов Габдрахман;

  4. Моратова Майтап;

  5. Сөләйманов Мәхмүт;

  6. Хөснетдинов Хабил.

1971 нче елны “Байрак” колхозы төзеткән (рәисе Якуб абый) Утар-Аты урта мәктәбе эшли башлады. Бу мәктәп якын –тирәдә бердәнбер урта мәктәп иде.Наласа, Түбән-Аты, Орнашбаш һәм башка якын-тирә авыллардан килеп укыдылар.1956 нчы елда Субаш-Атыда капиталь ремонт үткәрелгән интернат Утар-Атыга 1971 нче елда күчереп салынды. Шушы ук елны интернат янына детдом складларын алып менеп урнаштырдылар. Субаш-Аты балалар йортының пионер бүлмәсе мастерской итеп салынды. Күрше авыллардан килгән балалар интернатта торып укыдылар.1971 нче елны котельный һәм су башнясы эшләп бетерелде. 1973 нче елда укытучылар көче белән алмагачлар утыртыла. Бакча эшләре белән биология укытучысы Гатауллина Венера Зиннәтовна шөгыльләнә. 1971 нче елда складларга терәп лапас салына һәм куяннар асрала башлый. Аларны график буенча балалар тәрбияли. Мәктәбебезгә 1995 нче елда газ кертелде. 1996 нчы елда мәктәпкә ремонт үткәрелде.1997-1998 нче елларда мәктәп бакчасы өр- яңадан киртә белән әйләндереп алынды.



Мәктәптән чыккан зур шәхесләр:



  1. Шәфигуллин Хак – райком секретаре булып эшләде;

  2. Таҗиев Фәйзулла – фәннәр кандидаты, “Востокгаз” управляющие;

  3. Шиһабиев Тәлгать – Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты;

  4. Сибгатуллин Нурзадә - Арча “Халык контроле” председателе;

  5. Шәфигуллин – авыл хуҗалыгы институты зам.деканы;

  6. Риман Гыйлемханов – журналист.





hello_html_5a13116c.gif

Субаш-Аты һәм Утар-Аты урта мәктәбе директорлары:



  1. Сафиуллин Сөнгать (1933-1948);

  2. Әхмәдиев Мөхәммәт (1948-1949);

  3. Галиев Галим (1949-1954);

  4. Гиниятуллин Нурулла (1954-1962);

  5. Попов (1962-1964);

  6. Йосыпов Равил (1964-1968);

  7. Гатауллин Илгизәр (1968-1979);

  8. Шәмсиев Фаил (1979-1981);

  9. Фатыхов Равил (1981-1984);

10.Нуриәхмәтов Мәгъсүмҗан (1984-1991);

11. Насыйбуллин Исрафил (1991-1996);

12.Сафин Булат (1996-2005); 2010 -

13. Файзуллин Илшат (2005-..2007)

14. Хәкимҗанов Әхтәм (2007- 2010)

Халык мәгарифе отличниклары:



1.Гайнуллин Ильяс Г.

2.Кабирова Дания К.

3.Садыков Илсум Х.

4.Гыйниятуллин Нурулла Г.

5.Гыйлемханов Солтан Г.



АТЫ.

Казан арты үзенең борынгы авыллары, матур табигате, эшчән халкы белән дан тота. Бу төбәктәге Урта-Аты, Югары-Аты, Түбән-Аты, Утар-Аты һәм Субаш-Аты дигән авыллар Казансу кушылдыгы Аты суы ярына урнашкан. Мәгълүм булганча, Урта-Аты һәм Югары-Аты авыллары Казан ханлыгы чорында ук булган. Урта-Аты авылының хәзерге зиратында алты борынгы кабер ташы табылган. Аның берсе 15 нче гасыр ахырына, калган бишесе 15 нче йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле. Урта-Аты һәм Югары-Аты авылының көньяк очындагы иске зиратта 16 нчы гасырның беренче яртысына карый торган кабер ташлары билгеләнгән.Әлеге авыллардагы кабер ташлары археологлар тарафыннан да теркәлә. (Археологическая 1981, № 201-202 )

Дhello_html_1c907ba1.gif.А.Корсаков төзегән тарихи чыганакта Кече Атыда 111 ясак түли торган, Яңа Атыда - 19, Урта-Атыда –67, Түбән-Атыда 108 йомышлы татар яшәве күрсәтелә.(Сборник 1908, 10-12 б. 247-248).

А.Артемьев хезмәтендә Аты суы янындагы Түбән-Аты авылында 62 хуҗалыкта 398 ир-ат һәм 429 хатын-кыз яшәгән гомер кичергән, мәчет булган. Кече Аты (Субаш-Аты) авылындагы 82 йортта 267 ир-ат һәм 276 хатын-кыз исәпләнгән, авылда мәчет эшләгән. Утар-Атының 100 хуҗалыгында 449 ир-ат һәм 429 хатын-кыз яшәгән.(список 1866, № 67-69, 180, 245,б.б.7,12,15).

Н.Н.Вячеслав мәгълүматларына караганда, Түбән-Аты авылындагы 107 хуҗалыкта 337 ир-ат һәм 294 хатын-кыз яшәгән. Халык Түбән-Аты авылы җәмгыятенә кергән. Авылда бер агач мәчет булган, җил тегермәне булган.Шул ук чыганакта Утар-Аты авылы турында да сүз бара. Андагы 151 хуҗалыкта 491 ир-ат һәм 468 хатын-кыз исәпләнгән. Авылда бер агач мәчет булган, тимерче алачыгы, әйбер мана торган Кярханә эшләгән. Утар-Аты авылы җәмгыятенә керә торган Мөхәммәт пүчинкәсендә бер хуҗалык билгеләнгән.(Список 1878, 104-105, 112-113, 162-163).

Югары-Аты, Урта-Аты, Түбән-Аты, Яңа-Аты халкы күршедәге Наласа кешеләре белән июнь ахырына - июль башларында; Наласа, Субаш-Аты авылы кешеләре Иске Кырлай, Чиканас халкы белән май ахырларында урман җыены яисә икенче төрле- Урман җигү, Утар-Аты авылы халкы июнь башында Утар җыены исемле бәйрәмнәр үткәргәннәр. (Бурганова, 1982, 34-35).



Утар-Атыда колхоз председательләре булып эшләделәр:



  1. Сафин Исхак 1932 нче еллар Утар-Аты;

  2. Гобәйдуллин 1935 нче еллар Арча;

  3. Кәлимуллин Гыйният 1937 нче еллар Яңа Кырлай;

  4. Валиев Әхәт 1939 нчы еллар Утар-Аты;

  5. Рахимов Фазыл 1940 нчы еллар Орнашбаш;

  6. Ибрагимов Мәсхүт 1941 нче еллар Утар-Аты;

  7. Шакир 1942 нче еллар Түбән Сәрдә;

  8. Шайхул 1943 нче еллар Иске Йорт;

  9. Аhello_html_5a13116c.gifксак Гаптри 1945 нче еллар Каз Иле;

  10. Исмагилов Фәтхи 1946 нчы еллар Утар-Аты;

  11. Галимов Габтри 1954 нчы еллар Арча;

  12. Рахимов Якуб 1957 нче еллар Орнашбаш;

  13. Гарифзянов Илгиз 1973 нче еллар Орнашбаш;

  14. Бакиров Рафаэль 1984 нче еллар Чүпрәле;

  15. Равилов Илшат 1989 нчы еллар Кукмара;

  16. Муратов Рәшит 1991-1994 нчы еллар Утар-Аты;

  17. Нурмиев Мидхәт 1994 нче еллар Кылачы;

  18. Галиев Әхәт 1995 нче еллар Әтнә;

  19. Җаббаров Рафис 1996-1999 нчы еллар Арча;

  20. Хусаинов Нурислам 1999-2004 нче еллар;

  21. Сулейманов Раил 2004-......нче еллар Утар-Аты.



Партия оешмасы секретарьлары:



  1. Муратов Гыйният 1949 нчы ел Утар-Аты;

  2. Сабирова Рауза 1965 нче ел Мәңгәр;

  3. Хакимзянов Габделфәрт 1970-71 нче ел Утар-Аты;

  4. Сафин Булат Утар-Аты.



Атыларның һәрберсендә Иске Йорт, Кирәмәт урыннары, Чирмеш зиратлары бар.

Аты” атамасы ни аңлата?

Бу турыда төрле фикерләр бар. Гомәр Саттаров аны мари телендә “кечкенә урман, урманчык, агачлык” мәгънәсендә кулланылган “ото” сүзе белән бәйләп карый. Ул түбәндәгеләрне яза: “Татарстан топонимиясендә мари субстраты булган аты (ото) географик номенклатура термины роща -“кечкенә урман, урманчык, агачлык”төшенчәсен белдерә дип караганда, Субаш-Аты ононимы “Су (елга) башындагы агачлык”, Югары-Аты -“Югары агачлык”, Түбән-Аты- “Түбән агачлык”, Кече- Аты- “Кече агачлык, урманчык” дигән мәгънә бирә булып чыга (Саттаров 1973, 58-59).





hello_html_5a5a5485.gifhello_html_7f602a9e.gif


Чишмәләр тарихы



Утар-Аты авылы чишмәләре.



Тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килә: берсе – чишмә, икенчесе - әлифба. Аларны бер генә кеше дә уйлап чыгара алмый, алар үзләреннән үзләре дөньяга туалар һәм шулай яшиләрдер кебек тоела. Өстәвенә алар икесе дә сусауны басу өчен яратылган: Чишмә - суга сусаганны, Әлифба – белемгә сусаганны.

Утар –Аты авылына бу сүзләр бигрәк тә туры килә, чөнки авыллар яныннан агып уза торган Аты суы элек бик тирән булган.Хәзер ул бөтенләй бетү алдында, тик шулай булса да авылның чишмәләре сакланып калган һәм алар бик күп. Шулай ук авылда 2 катлы зур урта мәктәп эшли.

Утар-Аты авыллары тирә-юнендә Сафа пәрәләгән, Каенлык, Кызыл Яр, Хәмеки, Ур, Солтан, Үзәк, Зирекле, Усаклы, Әмин, Кече Ындыр, Мәртем һәм башка елга-инешләр, Әпәр, Каравай чишмә-кизләүләре, Гали, Каенлык тау, Югары тау башы һәм башка топонимнар теркәлде.


Зирекле чишмәсе.

Бу чишмә бәреп чыккан урында бик күп зирек агачлары үсә. Ямьле яз көннәрендә зирек алкалары арасыннан челтерәп аккан Зирекле чишмәсе бигрәк тә матур ял урыны булып тора.Чишмәгә исем дә шушы зирек агачларына бәйле рәвештә кушылган.


Май чишмәсе. (Майт чишмәсе)

Бу чишмәнең исеме турында берничә вариант яшәп килә. Май чишмәсенең суы үзенең салкынлыгы белән данлыклы.Бик борынгы заманнардан ук, хәзерге кебек суыткычлар булмаган чакта, кешеләр бу чишмәгә сөт-майларны сакларга куя торган булганнар. Май чишмәсе дип шуннан кереп калган. Ә икенче варианты буенча, чишмә янындагы тау башында Майтап исемле кеше торган һәм ул чишмәне карап, саклап чистарткан. Шуңа да кайбер кешеләр чишмәнең ике исемен бергә кушып, Майт дип йөртәләр.

Изгеләр чишмәсе.

Иhello_html_5a5a5485.gifгътибар беләнрәк күзәтсәң, һәрбер авылның үзенең изгеләштерелгән урыны яисә чишмәсе бар. Утар-Аты авылындагы Изгеләр чишмәсе дә кешеләрнең адарынып, теләкләр теләп кайта торган урыны. Хәтта кайбер вакытта чишмәгә акча салып сәламәтлекләр теләп кайталар. Чишмә суы белән адарынып бит-кулларны юу да бик киң таралган. Шулай ук җәйге эссе көннәрдә яңгырлар яумыйча озаграк торса да кешеләр чишмәгә барып догалар укып, яңгыр теләп кайталар.


Паровой чишмәсе.

Бу чишмә бүгенге көндә асфальт юл буенда бик матур бурасы белән аерылып тора. Бура кечкенә генә мәчет рәвешендә эшләнгән.

Бу чишмәнең тарихы да бик кызыклы. 1920-1925 нче елларда Садыйк абзый малае Закир абзый Майт чишмәсе янына, Паровой тегермән салдырып, халык яхшы гына файдалана башлаган. Ләкин ул озакка бармаган. Дошманнар ут төртеп яндыралар. Шуннан соң, Закир абзыйның энесе Нигъмәт дигән кеше хәзерге автобус тукталышы янына Паровой тегермәне эшләтә. Машинисты Шәрипов Гарәфи була.Ул тегермән белән ашлык сугуга да файдаланыла. Тегермән урыны күчсә дә чишмәгә исеме гомерлеккә кушылып калына.


Үзәк чишмә.

Авыл уртасында үлчәп салган кебек бәреп чыккан бу чишмәгә дә халык бик үзенчәлекле исем кушкан. Бүгенге көндә һәрбер йортка су кертелгән булса да, суы бик тәмле булганга күрә халык Үзәк чишмәгә көянтә-чиләк асып суга йөри. Асфальт юлда тулы чиләк-көянтә аскан чибәр кызларга очраган юлчылар юлларының уң буласына чын күңелдән ышанып үтәләр.


Әрән чишмә.

Өлкән кешеләрдән никадәр генә сорашып карасак та, кечкенә генә тау астыннан бәреп чыккан бу чишмә исеме тарихын белүче булмады.Печән чабучы ир-егетләр үзләренең сусауларын шушы чишмә суы белән басалар. Өйләреннән алып килгән тәмле катыкларын да Әрән чишмәсе суы белән кушып әйрән ясап эчәләр. Ә бәлки ул әйрән дигән сүздән кыскартып ясалгандыр


Сhello_html_m19789f93.gifубаш-Аты авылы үзенең хезмәт сөючән халкы белән шөһрәт казанган икмәкле җир. Аның бай тарихы, әлеге җирлектә туган һәм буыннан- буынга туплана килгән рухи мирасы бар. Субаш-Аты авылының тарихы калын бер китап булырлык. Ә хәзер, без яшәгән бу болганчык дәвердә, шушы кыскача язма-тарих белән чикләнеп торабыз. Киләчәктә әле Субаш-Аты авылы тарихы аерым бер калын китап булып чыгар дип уйлыйм. Чөнки Арча районының төньяк –көнбатышына урнашкан урманлы-елгалы, чишмәләре белән тирә-якта аерылып торган бу авылның тарихы инде күп яктан язылган һәм аның тарихын китап итеп чыгару турында уйлаган кешеләр бар: авылның өлкән укытучысы, бүгенге көндә вафат, Гыйниятуллин Нурулла күп кенә тарихи язмалар калдырган. Ә укытучы методист, РСФСР мәктәпләренең Мәгариф отличнигы Исмәгыйлева Дания Субаш-Аты авылы тарихы турында диплом эше язган. Бүгенге көндә аның бу эше, Педагогия Университетының татар теле кафедрасында, инде бүгенге көндә шулай ук вафат, Садыйков Салихның сөйләме язылган кассета белән бергә саклана.

Субаш-Аты авылының 1901 нче елгы хуҗалык кенәгәсендә “Малые Аты” дип атаганнар. Бу чынында да шулай кечкенә Аты авылы булгандыр. Шул кенәгәгә барлыгы 73 нәсел-гаилә теркәлгән, исемлектә теркәлгән өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе 1830-1840 нчы еллар арасында туганнар. Аларның аталары һәм бабалары 60 шар яшькә җитеп үлгән булсалар, мәсәлән, Вәлитнең атасы Халит 1715-1720 нче елларда тугандыр дип исәпләсәк, авылның башлангычы 18 нче гасыр башына туры килә.Ә Халитның атасы Тунки 60 ел яшәгән булса, авылның башы 17 нче гасырга туры килә. Шулай итеп, 1650 нче еллар тирәсе дип уйласак, ялгышмабыз. Субаш-Аты авылының яши башлаган чоры 17 нче гасыр уртасына туры килә.

Субаш-Аты авылы урынына татарлар килеп урнашканчы, ягъни безнең бабайлар килеп урнашканчы, Субаш-Аты авылы аркылы агучы елганың бер тармагында марилар (чирмешләр) яшәгән булган. Алар, безнең бабайлар килеп урнашкач, кайберләре күчеп киткән, яки җирле халыклар белән аралашкан булырга тиеш.

Моны хуҗалык кенәгәсендә рус фамилияле, исемле кешеләрнең булуы да раслап тора: Владимир Петров, он же Галим Динмухамметов дип язылган. Аның энесе Мухаметкасим 1848 нче елда туган. Ә Владимир Петровның туган елы язылмаган.

Сhello_html_m19789f93.gifубаш-Аты авылының марилар белән янәшә яшәгән булуын тагын раслаучы фактлар бар.Субаш-Аты авылының бер урамын Чирмешән урамы дип атап йөрткәннәр, ә ул урамның төньягындагы иске зират Чирмеш зираты булган.

Марилар яшәгән елга (еланлы чишмә елгасы) бик тәмле сулы чишмәләргә бай.Безнең бабаларыбыз Субаш-Аты авылы аркылы агучы иң зур елга буена килеп урнашканнар. Алар урнашкан урын-җиргә җиткәнче Олы Су дип аталган елгада яңадан ике кечкенә елга, ә авылның көньяк кырыенда еланлы чишмә елгасы килеп кушыла. Шулай итеп, бабаларыбыз Урта-Аты, Югары-Атыдан килеп кергәндә, өч-дүрт елга арасындагы тигезлек урынны сайлаганнар. Иң борынгы йортларның күбесе елга буена салынган.

1862 нче елда Субаш-Аты авылы бөтенләй янып бетә. Күпчелек хуҗалыклар бик тыгыз урнашкан булганнар, өйләрнең күбесе салам түбәле булган. Такта түбәле йортлар булды микән әле?

Салам түбәле авылда һәр ел саен ике-өч янгын булып тора.

1862 нче елга кадәрге авылны күз алдына китерүе дә кыен. Чынлап ат-арба белән йөри торган урамнары да булмаган. Хәзерге урам булган җирләрнең кайбер урыннары аркылы үтә алмаслык сазлыклар, сай күлләр булган. Урамга әйләнгәч, ул урыннарга күпер түшәгәннәр.

Хәзерге вакытта Мөхәммәдиев Фаяз йорты урнашкан бәрәңге бакчасында авылның мәчете урнашкан булган. Ә Мөхәммәдиев Фаязлар йорты каршында мулла йорты урнашкан. Мулла үлгәч, ул йортта абыстай үзенең кызы Мөнәвәрә белән яшәгән. Утызынчы еллар башында, муллаларны кысырыклый башлагач, алар Казанга күчеп китәләр. Яшь муллалар 1931 нче елда шыпырт кына семьялары белән авылны ташлап китәләр.

1862 нче елга кадәрге авылның кырый йорты булып Әхмәтша Сафалары булган. Аларның йортларын басу капкасы төбе Сафалар дип йөрткәннәр.

Авыл, гомумән, бер урамнан торган дип санарлык булган, аның төньяк башы Сафа тавы белән төгәлләнгән, бу тау су буена төшә торган бик уңайсыз, текә тау белән шул вакыттагы кешеләргә шактый зур кыенлыклар тудырган.

Авылның төньягындагы елгаларны аркылып чыкканнан соң, әле 19 нчы гасыр урталарында урман булган. Елганы чыкканнан соң урмандагы юлларны качкын юллары дип йөрткәннәр. Андагы урманнарны кисеп, төпләп, чәчү-басуга әйләндергәннәр. Ә юлларның исеме ”качкын юлы” сакланып бик озакка кадәр яши.Ул су арасы елгасы үреннән Олы Су буе елгасының бөек тавына барып чыга.Шул таудан атлылар төшеп йөри торган булган.

Аhello_html_m19789f93.gifвыл халкының төп кәсебе игенчелек булган. Башка төрле һөнәрчелек белән шөгыльләнү булмаган.Шунлыктан һәрбер хуҗалыкта дистәләгән ирләр кыш көне эшсез ятканнар.Аларның күбесе өйләнгән, семьялы булган. Аерылып чыгып йорт салырга урыны да булмаган, мөмкинлекләре дә булмаган.

Өлкән кешеләрнең сөйләүләренә караганда, һәр елны уңышларны җыйнап бетергәч, кышкы чана юлы төшкәч, дүрт-биш хуҗалык җыйналып, Казанга ашлык сатарга барып кайтканнар.Бу акча налог түләү өчен киткән.

Казан белән аралашу кайбер кешеләрнең шәһәргә урнашып калуына китергән. Алар анда хезмәтчеләр, вакытлы эшчеләр булып әверелгәннәр.

1862 нче елгы пожардан соң, авылга җирле власть органнары землямер китереп, кешеләргә йорт урыны үлчәп биреп авылны яңача үзгәрткәннәр. Яңа урамнар барлыкка килгән, иске урамнар үзгәртелгән. Шулай итеп дистәләгән ирләрдән торган зур семьялар таркала. Алар үзләренә яңа урыннан йорт урыны алганнар, авыл бик күпкә зурайган. Йорт урыннарын нинди тәртиптә бүлгәннәрдер аны белүе кыен. Хуҗалыкларның урнашуы “Посемейный Список”тагы тәртипкә килеп бетми.

Авылның Олы Су буендагы, Туры елга арасындагы, Шәбәрдә елгасы буендагы урманнар Субаш-Аты авылы янганнан соң, авыл халкына яңа йорт урыны бүлеп биргәч, киселгән. Аның агачы йортлар төзү өчен киселсә, икенче яктан киселгән җирләре чәчүлек өчен кирәк булган. Шулай ук хәзерге урманның Субаш-Аты ягыннан сырт юлга кадәрге 3-4 йөз метр киңлектәге өлеше әле

20 нче гасыр башында киселә.

1862 нче елдан соң, авылда 4 урам барлыкка килә: Туры урам, Яңа урам, Тарлау, Чирмешән, Атау.Мәчет тирәсенә урнашкан 20 йорт бернинди урамга да керми.Шулай итеп, 20 нче гасыр башында авылда 180 хуҗалык була. Атауда өр-яңа бер урам, Чирмешән белән янәшәдә бер урам үсеп чыга. Бу инде авылның иң нык үскән соңгы чиге була. Авыл халкы арасында кулына балта, пычкы тотып плотник һөнәрен үзләштерүчеләр дә күбәя. Алар биш-алты бригада булып хәтта чит авылларга да чыгып эшләп йөргәннәр.

Аhello_html_m6b7f6f2f.gifвылның урталыгына бик матур итеп мәчет салып куйганнар. Мәчетне Мәңгәр бае салдырган булган. Безнең мәчет пожардан соң, иң соңгы стиль белән ике манаралы итеп эшләнгән; озын манарадан, көньякка матур гына кечкенә манара эшләнгән булган.

Мәчет манарасын 1936 нчы елда кисәләр. Аны кистерү өчен авыл советы, партия оешмасы активистларын районга чакырып шактый сүгәләр.Үзенә күрә борынгы тарихи истәлекне саклап калу өчен бер көрәш була бу. Авыл халкы, манара киселгәч, бик озакка кадәр тынычлана алмый. 1928-1929 нчы елларда муллалар үзләренең вазифаларын үтәүдән баш тартуларын белдереп, күбесе авылны ташлап чыгып китә.

Утар-Аты мулласы гына, Хәйрулла мулла, сугыштан соңгы елларга кадәр яши. Ул якын-тирәдәге иң белемле (политик яктан да, дини яктан да һәм рус телендә иркен сөйләшә) муллаларның берсе була. 1936 нчы елгы репрессиягә кадәр аның малае Татарстан финанс министры булып эшләгән.Шуннан соңгы язмышы билгеле булмый.

Субаш-Атыда официальный булмаса да, муллалык хезмәтен мәэзин Вафа алып бара. Аларның йортларын тартып алалар. Шуннан соң 3х4 метр зурлыгындагы бер йортта соңгы гомерләрен үткәрәләр. Шулай да Коръән уку, үлгәннәрне күмү эшен ташламый. Вафа абзый үлгәннән соң, муллалык хезмәтен Гыйззәтуллин Сибгатулла, ә аннан соң Сибгатуллин Шәкүр абзый алып бара. Шуннан соң Галимов Габделхак мулла булып эшләгән. Хәзер элеккеге мәэзин Вафа нигезендә бик матур итеп мәчет салып куйдылар. Мәчетне салдыручы АТП директоры Гараев Рүзәл Баязитович булды.

Алдагы биттә Субаш-Аты авылының 1930-1940 нчы еллар тирәсендә ничегрәк урнашуын чагылдырган карта-схема бирелде. Карта чама белән генә эшләнгән. Шулай булса да дөреслеккә бик якын тора.

Субаш-Аты авылы халкының тормыш хәле гражданнар сугышыннан соң, НЭП чорында күзгә күренеп яхшыра.Кайбер хуҗалыклар кара-каршы итеп йортлар сала башлыйлар. Икешәр ат һәм икешәр сыер асрыйлар.

1928 нче елда авылда кооператив сәүдә системасы барлыкка килгәч, вак-төяк сәүдәгәрләр үзләренең кәсепләрен ташлыйлар. Авылдагы магазинны бик озакка кадәр кооператив дип атыйлар. Анда кайтарылган товарларны, бигрәк тә, керосин, тоз, шырпы, сабын кебек хуҗалык товарларын кооперативта член булып торган кешеләргә генә саталар. Субаш-Атыда бик озакка кадәр Яңа Кишет кешесе Вәли сатучы булып эшли.

1hello_html_m6b7f6f2f.gif927-1928 нче елларда авылда таза тормышлы кешеләрне кысрыклау башлана.Аларга күтәренке ашлык зданиесе салалар. Түли алмаганнарын хайваннарын, ике йортның берсен сүтеп ала башлыйлар.

Шундый крестьян хуҗалыкларыннан беренче итеп, Мөхетдиннәрнең кара-каршы зур итеп салынган йортларын сүтеп,Яңа Иябашка алып китәләр.

НЭП чорында авылның крестьян хуҗалыклары тернәкләнә башлаган чорда авыл советларының роле бик нык үсә. Ул үз тирәсенә шактый активистлар туплый.

1927-1930 нчы елларда авыл советы председателе булып Югары-Аты авылыннан коммунист Шәрәфиев Зариф эшли. Аны район оешмалары билгеләп куя. Авыл советы секретаре булып бик озак еллар Сәгыйтов Гаптелхәй эшли.

1928 нче елдан соң, авылда коллективлашу, кооперативлашу башланып китә.Иң беренче Субаш-Аты авылының яшь семьялары, авылдан күчеп, Хәким бай җире дип аталган урман куышлыгында “Яңа тормыш” дип аталган колхоз оештыра. Колхозны оештыручы идарә советы председателе булып документларны язучы Садыков Салих булган.

Сафиуллин Сөнгать һәм Садыков Салихлар укытучылык эшенә күчкәч, Яңа тормыш авылына күчмәгәннәр. Кешеләрнең каралтыларын күчерү, яңа урында авыл төзү эше белән элеккеге шахтёр Гобәйдуллин Абдулла җитәкчелек иткән. Ул колхозның беренче председателе дә булган.

1930 нчы елдан Субаш-Аты авылында колхозга берләшү хәрәкәте башланып китә.Бер таралып алганнан соң, 1932 нче елда авыл халкының яртысы колхозларга берләшә. Авыл халкыннан колхозга берләшкән ,яңа оешкан колхозга иң яхшы тиресләнгән чәчүлек җирләрне кисеп бирәләр.Аннан соң Абдуллин Хөрмәт дигән кеше эшли, 1937 нче елда ул семьясы белән Казанга күчә. Шуннан соң Бикмөхәммәтов Шәяхмәт дигән кешене куялар. Ул сугыш башланганчы эшли.




Сhello_html_m19789f93.gifубаш-Атыда мәгариф, культура эше.


Октябрь революциясенә кадәр дә балаларга белем биргәннәр. Ир балаларны мулла абый мәдрәсәдә укыткан, кыз балалар абыстайга йөргәннәр.

1922 нче елдан соң малайлар белән кызлар бергә укый башлыйлар. Аларны Наласа авылыннан Гобәйдулла исемле кеше укыткан.Ул фән белән динне кушып укыткан.1926 нчы елдан башлап башлангыч белем бирү санала. Авыл кешеләреннән бу эшкә Сөнгатулла Сафиуллин яллана.

Субаш-Аты авылы якын-тирәдәге авыллар арасында мәгариф эшен тиз арада аякка бастырган авылларның берсе.Авыл кешеләре арасыннан иң беренче югары белемле кешеләр үсеп чыгалар. Чабаталы крестьян балаларыннан Ватан сугышына кадәр үк Гыйниятуллин Мансур, Гарипов Хәким, Җәмилев Әнвәрләр Казан Дәүләт Педагогия Институтын тәмамлаганнар.

Белемгә омтылуның көчле булуына авылда урта мәктәп булуның йогынтысы да бик зур булгандыр. Бу эштә, ягъни халыкны белемле итүдә, авылыбызның иң беренче укытучысы, һәр эштә энергиясе ташып торган, акыл белән эш итә белүче Сафиуллин Сөнгатулла абый тора. Аны авыл халкы да, район һәм республикада да Сафин Сөнгать дип беләләр.

Яңа мәктәпнең 14 класс бүлмәсе була. Аның бер бүлмәсе-чабата бүлмәсе, ә бер бүлмәсе- учительская.Башлангыч класслар икенче сменада укый.

1954 нче елның августыннан 1962 нче елның октябренә кадәр Гыйниятуллин Нурулла-мәктәп директоры.1960 нчы елның январенә кадәр Абдуллин Кадыйр завуч булып эшли.

Укыту-тәрбия өлкәсендә мәктәп районда алдынгы булып санала. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның шактый өлеше югары уку йортларына керәләр. Мәктәптә нигездә Субаш-Аты авылы кешеләре һәм шунда килеп нигезләнгән кешеләр укыта.

hello_html_4c719118.gifhello_html_7f602a9e.gif

Чишмәләр тарихы



Субаш – Аты авылы чишмәләре:



  1. Иннекле чишмәсе

  2. Хәкимулла чишмәсе

  3. Сөләймән чишмәсе

  4. Еланлы чишмә

  5. Мәэзин чишмәсе


Субаш-Аты –сулар башы.

(елгалары һәм чишмәләре тарихы)


Туган илем, туган җирем,

Тауларым һәм суларым.

Яратам шул сезне мин,

Сөя минем йөрәгем.


Чишмәсенең сулары

Шифалы да, татлы да.

Уч төбенә салып эчсәң,

Татлысы юк аннан да.


Иңнәренә чиләк асып

Җырлый-җырлый матур җыр.

Кызлар төшә бу чишмәгә

Су алырга көлешеп.


Монда көн дә кояш балкый

Нурларын сибә.

Ә болыннарда йөрү-

Сихри бер дөнья.

Әhello_html_10dad8c4.gifйе, Казан арты үзенең борынгы авыллары, матур табигате, эшчән халкы белән дан тота. Минем туган авылым, Субаш-Аты Казансу кушылдыгы Аты суы ярында урнашкан. “Аты” атамасы ни аңлата соң? Бу турыда төрле фикерләр бар.

Галим Гомәр Саттаров аны мари телендә калкулык мәгънәсен белдерә торган “ото” сүзе белән бәйләп карый.Бу фараз дөрескә якынрактыр, чөнки Субаш-Аты авылына беренче булып марилар килеп урнашкан дип уйланыла. Галимә Фирдәвес Гарипова фикеренчә, “аты” сүзе ул рус елъязмаларында еш кулланыла торган “Челматы” этнонимының “аты” өлешен тәшкил итә.

Болгар бабаларыбыз элек-электән йортларын елга ярлары, чишмә сулары мул булган урыннарга торгызганнар. Аты елгасының башына урнашканнар, авылны су башы - Субаш-Аты дип атаганнар дип уйлыйлар.

Субаш-Аты авылындагы Мәэзин елгасы билгеле. Элек болыннарны дин әһелләренә бүлеп биргәннәр.шуннан алар печән чабып алганнар. Мәэзин җире янындагы елга атамасы, шуннан килеп чыккан дип уйланыла. Шәбәрдә елгасы Олы су буе белән Туры елга янында урнашкан.Элек бу урыннарда урман булган. Елга урман эченнән агып чыккан.Ә урманның исеме Шәбәрдә булган. Бу урман Ә.Фәйзинең “Тукай” романында да искә алына.

Ә “Олы су буе” дигән атама ул безнең бабаларыбызның иң зур елга буена урнашуыннан кереп калган. Бу елганы Олы су буе дип йөртә башлаганнар. Һәрбер елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Алар төньяктан көньякка таба ага.Авылыбызның елгаларында күп төрле үсемлекләр очрый.Аларның кайберләре су өстендә йөзеп йөри, икенчеләре исә - суга күмелеп, ә өченчеләре су төбендә үсәләр. Иң күп очрый торган үсемлекләр булып суүсемнәр, бака тәңкәсе тора. Ә хайваннарга килгәндә иң күп таралганнары елга күбәләкләре, әкәм-төкәм, энә карагы һәм балыклар. Безнең якларда кызылканат, чуртан, зәңзелә, тәңкә балыкларны күрергә була. Суга якын урыннарда челәннәрне, кыр казларын, кыр үрдәкләрен, яр карлыгачын күрергә мөмкин. Авылыбызның елгаларында тагын бер кызык хайван яши. Аны “су күсесе” дип атыйлар.Бик матур хайван ул.

Авылыбызның бөтен яме, сихри гүзәллеге – челтер-челтер агучы көмеш сулы чишмәләрендә. Авыл табигатенә багышлап шигырь язган Субаш-Аты авылы шагыйре Солтан ага Гыйлемханов та:

Субаш-Аты сулар башы

Инешләр кочагында.

Көмеш чишмәләр чыңлыйлар

Аның һәр почмагында”-

дhello_html_m1440f679.gifигән юллар язган.

Авыл табигатендә туып-үскәнгәме, чишмәләрне, су буйларын бик яратам мин.Су буйларында йөреп, саф һава сулап, чиста чишмәләрдән бер уч тутырып эчүләр ни тора! Халык элек-электән үк чишмә суы эчкән, чишмәләрнең челтерәп аккан тавышын тыңлап җырлар, шигырьләр чыгарган. Су-изге саналган. Аны эчеп кешеләр төрле авырулардан сихәтләнгәннәр.

Субаш-Аты авылы чишмәләргә бай, суы тәмле. Алар- кеше өчен тереклек чыганагы, авылларның моңы, тарихы. Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламәт каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел, кемне генә сагындырмый, кемнең генә күңел кылларына тәэсир итми кала ала икән? Иннекле чишмә үзенең мул, шифалы сулары белән басуга уракка баручыларны, көтү көтүчеләрне сыйлый. Сөләйман чишмәсе урманнан җиләк, гөмбә, чикләвек җыеп кайтучы авылдашларыбызга хәл кертеп, сихәтләндереп җибәрә. Туры елга башындагы чишмә Хәкимулла атлы кеше исеме белән аталган.

Кеше барлык сулыкларның да чисталыгы турында кайгыртырга тиеш. Безнең авылда чишмәләрне карап, тәрбияләп тору иң саваплы эшләрдән саналган. Хәзерге көндә бу эш дәвам итә. 2001 нче елдан чишмәләрне чистартуны мәктәп укучылары үз өстенә алды. Укытучы Вәлиева Сәгыйдә Минихан кызы җитәкчелегендә алар чишмәләрнек чистарталар. Бөтен авыл халкы аларга рәхмәтле.

Субаш- Аты балкыйсың син

Пар инеш арасында.

Тирә-юнь бар матурлыкны

Тик синнән ала сыман.

(С.Гыйлемханов)


hello_html_5a5a5485.gif

Краткое описание документа:

Бу материал класс җитәкчеләренә кулланма буларак төзелде. Һәркем узенеңавылларының тарихын белергә тиеш. Үз авылы кешеләренең язмышын, аларның торган җирен, эш-шөгылен белергә тиеш. Бу кулланмага Арча районы Татарстан Республикасының  Орнашбаш авылы, Югары -Аты авылы, Субаш-Аты авылы, Утар-Аты авылы тарихлары кертелде.Авыллардан чыккан күренекле кешеләр, аларның язмышлары кертелгән. Бу материалны  дәресләрдә, класстан тыш чараларда кулланырга мөмкин. Һәр кеше уз авылы белән горурлансын. Аның тарихын белсен иде!
Автор
Дата добавления 08.04.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1213
Номер материала 63461040815
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх