Инфоурок Математика КонспектыМатематика 3 класс план-конспект

Математика 3 класс план-конспект

Скачать материал

Язды: ТР Арча районы Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Исмагилова Гөлсинә Камиловна.

1 нче класс укучылары еш кына хәрефләрне дөрес язмыйлар. Моның сәбәпләре күптөрле. Бәлки укучы пространствода дөрес ориентлаша алмыйдыр. Бу очракта ул хәрефләрне киресенчә, ягъни көзгедән күренгәнчә яза. Мондый очракта нишләргә соң? Мин үзем дидактик уеннардан, сызымнардан, графиклардан файдаланам. Шушындый бер дәрес үрнәге планы аша журнал укучылар белән уртаклашасы килә.

 

Тема: Хәрефләрне дөрес язу. Көзгедән күренгәнчә язуны кисәтү юллары.

Максат: хәрефләрне дөрес язарга өйрәтү, көзгедән күренгәнчә язуны кисәтү ,укучыларда әкиятләр аша әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: геометрик фигуралар, рәсемнәр ( ат, шар, кубик, һ. б.), һәр укучыга карточка, шакмакларга бүленгән альбом бите, ручка, фломастер, әкиятләр китабы .

                                             

Дәрес барышы.

 

I.                   Пространствода ориентлаша белүне ачыклау.

1) Исәнләшү.

–Исәнмесез! Әйдәгез әле исәнләшик. Син кайсы кулыңны бирдең? Тәрәзә синнән кайсы якта урнашкан? Ишек?

2) Тактадагы предметлар агачның кайсы ягында урнашканын ачыклау.

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

-Өй  агачның кайсы ягына урнашкан? Машина? Туп?? Чәчәк? Балалар?

II. 1)Укучыларның игътибарлылыгын үстерүгә күнегүләр. “Нәрсә үзгәргән?” уенын уйнау.

Эчтәлеге. Өстәл өстенә уенчыклар тезелә: куян, керпе, аю, курчак, кубик. Укучылар тезелү эзлеклелеген карыйлар. Укытучы укучыларга күзләрен капларга куша. Шул вакытта уенчыкларның урыннарын алыштырып куя. Укучылар күзләрен ачып карыйлар, кайсы уенчыкның урыны үзгәргәнен әйтәләр.

    2)“Кайда нәрсә?” уенын уйнау.

Эчтәлеге: Укучылар карандаш белән укытучы әйткән рәсемне ясыйлар. “Кайда нәрсә?” соравына җавап биреп баралар. Аларның яратып тыңлана торган әкиятләренә таянсаң, укучылар күзаллап, уйлап, кызыксынып эшлиләр.

Габдулла Тукайның “Сарык белән кәҗә” әкиятен куллану.

-Укучылар, сез Габдулла Тукайның “Сарык белән кәҗә” әкиятен бөтенегез дә беләсез. Хәзер шул әкиятне искә төшереп рәсем ясарбыз. Алан уртасында чыршы үсеп утыра иде. Аннан сулдарак бүреләр учак якканнар. Чыршының уң ягында капчык ята. Чыршыдан өстәрәк бүре утыра. Чыршыдан аста чәчәкләр үсеп утыра. Кояш чыккан, зшңгәрсу болытлар йөзеп йөри. (Ахырдан һәр укучы үзе  ясаган рәсем буенча сөйли. “Кайда нәрсә?” соравына җавап бирә.)

IV. Физкультминутка. Хәрәкәт координациясенә күнегүләр.

     Укытучы: Туры бас. Уң аягыңны күтәр. Урында бер аяк белән сулга, уңга сикер. Алга карап бас. Уң кулыңны билеңә куй, сул кулыңны билеңә куй, һ.б..

V. Пространстводагы хәрәкәтләргә диктант.

      Укытучы:

-Сезнең алда шакмакларга бүленгән альбом бите. Уртасында кубик тора. Кубикны уңга, сулга, өскә, аска шакмаклар буйлап хәрәкәт иттер. Мин сезгә хәрәкәт юлларын әйтермен, ә сез кубикны хәрәкәт иттерерсез. Игътибар! Башладык. 1 шакмак- өскә, 1 шакмак- аска, 2 шакмак –сулга, 5 шакмак- уңга. (Һәрбер күчерелгән саен нәтиҗә чыгарылып барыла. Укучыларның дөрес, ялгыш эшләнгәнлеге күзәтелә.)

VI. График диктант язу. Укытучы:

-          Хәзер сезнең белән сихри уенчык ясарбыз. Әгәр дә мине тыңлап, дөрес ориентлашып, ручканы дөрес тотып, туры сызсагыз, 6 хәрефтән торган һәм малайлар яратып уйный торган уенчык килеп чыга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нокта куелган җирдән команданы үти башлыйбыз. Ноктадан уң якка бер клетка китеп туры сызыгыз, тукталган җирдән өскә 1 клетка менегез, туктаган җирдән уңга таба 1 клетка китегез, тукталган җирдән бер клетка аска төшегез, туктаган җирдән 2 клетка уңга китегез, туктаган җирдән 1 клетка аска төшегез, туктаган җирдән  4 клетка сулга китегез, тукталган җирдән өскә 1 клетка менегез. Алдагы 1 нче шакмак астына түгәрәк сызыгыз. Аннан бер шакмак китеп тагын бер түгәрәк сызыгыз.

-Нәрсә килеп чыкты?

-Машина.

-Дөрес. Нинди төрдәге машиналарны беләсез? Алар ни өчен кирәк? Туктап торган машинаны ничек урап узарга? (Җаваплар тыңлана. Юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелә.)

VII. Көзгедән күренгәнчә язуны булдырмау ысуллары.

1)      “Хәрефләрне таны” уены.

 

Б

 

Аг

 

 

 

 

2)      “Бертөсле хәрефләрне тап” уены.

 

 

 

 

Укытучы:

-Бертөсле хәрефләрне туры сызык белән тоташтыр. Кайсылары артып калды? Ни өчен? Артып калган хәрефләрне дөресләп яз. (Ахырдан йомгак ясала.)

VIII. 1) “Кайда ялгыш” уенын уйнау.

-Укучылар, тактада хәрефләр язылган. Белмәмеш ашыккан, хаталар җибәргән. Сезнең бурыч :тиз арада аңа ярдәм итү, хаталарын төзәтергә булышу.

 

 

 

 

 

 

2)-Укучылар, Белмәмеш сүзләрне дә дөрес язмаган. Дөресләп язарга булышыйк инде.

 

 

 

 

 

3) Бу уенга барыбыз да катнаша. Һәрберегез тактада куелган  предметлар исемнәренең башланган хәрефен генә яза. ( Тактада алма, суган, елан, парта, рама, һ.б. рәсемнәр.)

 

 

 

 

 

IX. Укучылар күбесенчә З хәрефен, Е хәрефен, Ә хәрефенең язылышын “көзгедә” чагылышы белән бутыйлар. Андый очракта шигырь юллары ярдәмгә килә.

 

3ле цифры, 3 хәрефе                                                

Бертөсле языладыр.

Бутый күрмә, 3 ле –ул сан,

З хәреф саналадыр.

 

Ә хәрефен, 6 цифрын

Бутарга һич ярамый.

Ә хәрефе сулга карый,

6 саны карамый.   һ. б.

 

X. Дәфтәр битенә хәрефләр язылган. Язылышларын көзгедән карау.

 

 

 

 

-Дәфтәр битендәге хәрефләр дөрес язылганмы? Ни өчен көзгедән караганда дөрес язылган? ( Укучыларның җавапларын тыңлау.)

XI. Йомгак ясау.

- Хәрефләрне ни өчен дөрес язарга кирәк? Син дәрестә кайсы хәрефләрне бутамаска өйрәндең?

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Математика 3 класс план-конспект"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист сварочного производства

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

1 нче класс укучылары еш кына хәрефләрне дөрес язмыйлар. Моның сәбәпләре күптөрле. Бәлки укучы пространствода дөрес ориентлаша алмыйдыр. Бу очракта ул хәрефләрне киресенчә, ягъни көзгедән күренгәнчә яза. Мондый очракта нишләргә соң? Мин үзем дидактик уеннардан, сызымнардан, графиклардан файдаланам. Шушындый бер дәрес үрнәге планы аша журнал укучылар белән уртаклашасы килә.   Тема: Хәрефләрне дөрес язу. Көзгедән күренгәнчә язуны кисәтү юллары. Максат: хәрефләрне дөрес язарга өйрәтү, көзгедән күренгәнчә язуны кисәтү ,укучыларда әкиятләр аша әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү. Материал: геометрик фигуралар, рәсемнәр ( ат, шар, кубик, һ. б.), һәр укучыга карточка, шакмакларга бүленгән альбом бите, ручка, фломастер, әкиятләр китабы .                                               

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 713 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.04.2014 899
    • DOCX 94 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исмагилова Гульсина Камиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исмагилова Гульсина Камиловна
    Исмагилова Гульсина Камиловна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14586
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 179 человек из 45 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель математики

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 18 регионов

Курс повышения квалификации

Ментальная арифметика: умножение и деление

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 224 человека из 56 регионов

Мини-курс

Художественная гимнастика: диагностика и технические аспекты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективная самопрезентация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 28 регионов

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе