Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / География / Конспекты / Разработка праздника
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • География

Разработка праздника

библиотека
материалов

hello_html_m763820c5.gifбәйрәменен эшкәртмәсе

Бүлмәдә кул эшләре күргәзмәсе оештырылган. Арткы планда нурларын сибеп торган зур кояш рәсеме эленгән.

Түрдә өстәлләр тезелгән һәм бәйрәмдә катнашучыларның һәрберсе өчен урындыклар

куелган. Сәхнәгә малайлар чыга.

1. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2. Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

3. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге илчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз!

  1. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

6. Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

7. Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез!

8. Матурлар безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белә.

9. Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Безнең кебек ирләрдән!

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Исәнмесез!Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!”

дип атала.

Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да язның беренче

бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч тормыш, шатлыклы,

бәхетле көннәр телибез.

Хәзер яңгыраячак җыр, кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе

булып ирешсен.

Җыр.

Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар, кул чабып, кызларыбызны чакырыйк. (Музыка астында класска кызлар керәләр. Аларның күкрәкләренә номерлар беркетелгән). Хәзер мин сезне кызлар белән таныштырып үтәм. (Кызлар белән таныштыру). Менә күрәсез, кызларның иң уңганнары, иң гүзәлләре генә.Ә хәзер кызларыбызга багышлап җыр башкарабыз.

Җыр.

Бәйгене башлаганчы, сезне бүгенге кичәдә исәп-хисап алып баручы жюри составы

белән таныштырып үтәбез..............................

Хөрмәтле жюри, билгеләнгән урыннарыгызны алыгыз . Жюрига безнең үтенечебез шул – кызларның берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.

Кызларыбызны иң элек тапкырлыкта сынап карыйк. Кызларның һәр кайсына бер табышмак бирәбез. Алар табышмакларның җавапларын әйтергә тиешләр.

1).Кечкенә генә абзарга

Ак тавыклар җыелган. (тешләр).

2). Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый көн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (мәче).

3).Җәен кия яшел тун,

Кышын ялангач яши ул. (Агач)

4).Кеп-кечкенә җил капка, ачыла да ябыла. (авыз).

5).Ука-ука тыш кына,

Су коена инештә,

Оча алса да җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (үрдәк)

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада безгә малайлар үзләренең бүләкләрен

күрсәтә торырлар.

Өй күренеше. Ишек шакыйлар. Балалар ишетми, чөнки барысы да эш белән мәшгуль. Берсе идән юа, икенчесе бәрәңге әрчи, ә өченчесе кер юа. Тагын ишек шакыйлар.

Әни. Балалар, бу мин, әниегез!

Зур кыз. Исәнме , әнием! Бәйрәм белән котлыйм сине!

Мин керләр юам, әни,

Сабынлап юам, әни! (кер юа-юа сөйли).

Әни. Рәхмәт, кызым!Үскәнсең,

Бигрәк матур иткәнсең!

Уртанчы кыз. (идәнне юа-юа, чүпрәген сыгып сөйли).

-Идәнне юдым, әни!

Сабынлап юдым, әни!

Әни. (гаҗәпләнеп). Ай, кызым, үскәнсең,

Бигрәк матур иткәнсез!

Кече кыз. (әрчегән бәрәңгесен сабынлап юа-юа сөйли).

-Бәрәңге юдым, әни!

Сабынлап юдым, әни!

Әни. Ай, кызым, үскәнсең!

Нишләдең?!..

Алып баручы. Кайчак әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләр дә чыгарабыз.

Бәрәңгене сабынлап юмыйлар” дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде.

Шигырьләр сөйләү.

Суган тураганда.

Ашка салырга суганның

Сайлап алдым олысын.

Әрчи башлагач еладым,

Килмәсә дә елыйсым.

Күзгә керә әчесе,

Ничек кенә әрчисе!

Әрчүен әрчедем инде,

Эшенең бетте зурысы.

Пычак белән вак-вак итеп

Калды аны турыйсы.

Ашка суган турыйм мин,

Көлә - көлә елыйм мин.

Мәрзия Фәйзуллина.

Мин әнигә булышам.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп;

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга.

Әзһәр Габиди.

Безнең әни.

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез,-безнең әни.

Фәүзия Рәхимголова.

*Бәйгебезнең бу өлешендә кызларны җитезлектә сынарбыз. Менә бу кечкенә

тупны чиләккә кертергә кирәк. Һәр кыз 5 әр тапкыр ыргыта. Ничә таgкыр кертсә, шулкадәр очко языла.

Уен . “Кем күбрәк туп кертә?”

Ә хәзер малайларыбыз белән уйнап алыйк. Менә бу ромашка чәчәге таҗларына сораулар язылган.(Тәрбияче укый) Балалар жавап бирә

1. Без яшәгән республика. (Татарстан)

2. Озын колаклы җәнлек. (куян).

3. Бал яратучы хайван. (аю).

4. Ул кыш көне ява. (кар).

5. Урманда үсә, эшләпәле. (гөмбә).

6. Әнинең әнисе. (әби).

7. Тельняшкалы ат. (зебра).

8. Татар егетенең милли баш киеме. (түбәтәй)

Алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Хәзер сезне бер уенга чакырабыз.

Уен уйнау. “Парлашу”. Уенчылар ике түгәрәктә биеп әйләнәләр. Җыр туктагач парлашалар. Парсыз калган әни өстәлдә яткан сорауларның берсен ала, сорауга җавап бирә.

Сораулар:

1. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш).

2. Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга).

3. Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга).

4. Кәҗә белән тату малайның исеме ничек? (Гали).

5. Бер анадан биш бала. (кул, бармаклар).

6. Сикерә ала, йөгерә алмый. (туп).

7. Алтын ачкычлы агач малай. (Буратино).

8. Почтальон Печкин нинди транспортта йөргән? (велосипед)

*Хөрмәтле кунакларыбыз! Бүгенге бәйгенең соңгы туры – үзешчән сәнгать туры.

Җырым бүләк итәм, әнием, сиңа,

Онытылмас гомер-гомергә.

Бу җырымны сиңа багышладым,

Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Җыр “Кояш гомере”

Әниләрнең бәйрәме ул-

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Татар халык биюе

Алып баручы. “Кем өлгер?” уены уйныйбыз.

Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала. Идәнгә уенчылар саныннан бергә ким шакмаклар куела. Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр. Музыка туктагач, һәр бала бер шакмак алып өлгерергә тиеш. Шакмаксыз калучы уеннан чыга бара.

Алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле кунакларыбыз, “Ягез әле, кызлар!” бәйгесенең

җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез.Кызларыбызның кайсысы уңганнардан уңганрак икән? “Иң уңган кыз”-......

“Иң тапкыр кыз”-.......

“Иң җитез кыз”-........

“Иң оста кыз”-........

“Иң зирәк кыз”- .........исемнәр бирелә.

Алып баручы. Кадерле кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга сәламәтлек, һәм бәхет телибез.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Шушының белән “Ягез әле кызлар!” бәйрәме тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.





5


Краткое описание документа:

Цели и задачи:  1.                      Создание положительного эмоционального настроя детей;2.                      Совершенствование знаний о празднике 8 марта;3.                      Закреплять умение выступать на сцене, чувствовать себя уверенно;4.                      Совершенствовать коммуникативные навыки.5.                      Развивать у детей эмоциональную отзывчивость на праздничное представление. Делать жизнь воспитанников наиболее интересной, содержательной, наполненной радостью сказки и музыки.Вся планета отмечает 8 Марта как день поклонения настоящей женщине, ее красоте, мудрости и женственности, которые спасают мир.
Автор
Дата добавления 08.04.2014
Раздел География
Подраздел Конспекты
Просмотров287
Номер материала 64027040843
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх