Инфоурок География Конспекты«Фигыль - иң бай сүз төркеме»

«Фигыль - иң бай сүз төркеме»

Скачать материал

         Тема: Фигыль – иң бай сүз төркеме

(«Фигыль” темасын кабатлауга аукцион – дәрес (6 нчы сыйныф))

 

Максатлар: 1.”Фигыль” бүлегендә өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.         

                        2.Укучыларның хәтер һәм фикерләү эшчәнлеген,алган белемнәрен гамәлдә куллану сәләтен, язма һәм сөйләм  телен үстерү.

                       3.Сыйныфта  дуслык һәм ярдәмләшү сыйфаты тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлар. Дәреслек, таблица, аңлатмалы сүзлек, перфокарталар, бирем карточкалары.

Дәрес тибы:гомумиләштерү

Төре: аукцион –дәрес

 

                                           Дәрес барышы

1.     Оештыру моменты.

                                             а) кизү торучы сүзе;

                                             ә) психологик халәт тудыру.

         Кереш сүз – укытучы сүзе.

       Укучылар, бүгенге дәресебезнең төре үзгәрәк, ул -  аукцион – дәрес дип атала. Җир йөзендә бар нәрсә хәрәкәттә. Кайберләрен без сезнең белән күрәбез, ә кайберләренең хәрәкәт иткәне безгә күренми дә. Көндәлек тормышта исә без һәрвакыт хәрәкәттә: эшлибез, уйланабыз, сөенәбез яки кайгырабыз. Эшне, хәрәкәтне һәм хәлне белдерә торган сүзләр фигыль   дип атала. Без сезнең белән әлеге зур бүлекне   тәмамладык. Бүген  гомумиләштерү дәресе, безгә, сезнең белән бергә,  төрле катлаулылыктагы биремнәрне үтәргә кирәк. Иң беренче дәреснең исеменә игътибар итик. “Аукцион” сүзе безгә танышмы? Таныш  булса, ул нәрсәне аңлата? Мәгънәләрен белмәгән сүзләргә аңлатманы без кайсы сүзлектән таба алабыз? (Укучылар җавабы: аңлатмалы сүзлек). Бер укучы укый:

 - Аукцион. Берәр мөлкәтне яки әйберне халык алдында иң югары бәя бирүчегә сату.

      Аукион – дәрескә таләпләр, эш барышы белән  таныштыру.

Бүгенге дәрестә , әлбәттә, мөлкәт  ул- укытучы сезгә куясы билге. Ә аны алыр өчен, дәрестә актив катнашырга кирәк булыр. Сезнең белемнәрегез йолдызчык – 5 сум, дүртпочмак – 4 сум, өчпочмак – 3 сум белән билгеләнәчәк.

Җыйган баллар суммасыннан чыгып, дәрес ахырында сезгә билге  куелачак.Дөресрәге, сез үзегезне үзегез бәяләячәксез.

2.Тема буенча эш.

   1. Укучылар төркемнәргә берләшә  һәм өйдән хәзерләп килгән сорауларны бер- берсенә бирәләр.Җавапны  сорау бирүче кабул итә, дөреслегенә карап фигуралар бирә.Укытучы аларны контрольдә тота, җавап кабул итүчедә хата булса кисәтә.

 2.Перфокарта белән эш. Картада фигыль төркемчәләре языла, ә аскы өлешендә тәртип саны белән номерланган фигыльләр бирелә. Әлеге фигыльләрнең төркемчәсен нокта белән билгеләп, нокталарны  тоташтырып  график төзергә.

 

Фигыль төркемчәләре

    1

   2

  3

  4

  5

  6

  7

Боерык

 

 

 

 

 

 

 

Хикәя

 

 

 

 

 

 

 

Шарт

 

 

 

 

 

 

 

Сыйфат

 

 

 

 

 

 

 

Хәл

 

 

 

 

 

 

 

Исем

 

 

 

 

 

 

 

Инфинитив

 

 

 

 

 

 

 

 

1)шатланды;

2)ышану;

3)китсә;

4)ерт;

5)беткән (эш);

6)җиткерергә;

7)елмаеп (керде).

3.Укучыларга фигыльләрнең башлангыч формалары бирелә, шуннан барлык төркемчә фигыльләрне дә ясарга.

1.Шатлан

2. Ела

3.Көл

4.Сөйлә.

 

***Ял минуты. Укучыларга исем фигыльләр әйтелә, алар аны хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.***

4. Магнит тактасына кире ягы белән кушымчалар язылган материал куела. Укучы  берсен сайлый һәм уң ягына әйләндерә. Анда фигыль төркемчәләре кушымчалары. Укучы шул кушымчаның кайсы төркемчәнеке икәнен һәм аңа хас грамматик категорияләрне санап чыгарга тиеш.

  1 нче карточка -     -са,-сә;   -у,-ү;

  2 нче карточка -       -а,-ә;  -ый,-и;

  3 нче карточка -        -учы, -үче; -а торган,  - ә торган;

  4 нче карточка -        -арга,-әргә, -рга,-ргә.

5. Һәрбер укучыга карточкалар таратыла.Карточкаларда җөмләләр Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан һәм Г.Камалның “Беренче театр” комедиясеннән алынды.

Укучы астына сызылган фигыльгә телдән морфологик анализ ясарга тиеш.

1 нче карточка .   Габдулла Җаек мәдрәсәсенә зур өметләр белән килә.

2 нче карточка.       – Габдулла акыллым, май бетереп утырма , - диде Гайниямал. 

3 нче карточка. Аның артыннан , әрләшә – әрләшә, букча таккан бүрексез малай чыгып йөгерде.

4 нче карточка. Бәйрәм булса, ишек төбе сакла.

6. Лабиринтта бирем. Лабиринтның ике ягында  да алфавит тәртибендә хәрефләр урнаштырылган. Ләкин “коридор” да  6 хәреф -  ә,ө,ү,җ,ң,һ адашкан. Бу хәрефләрне алфавитта үз урыннарына куярга кирәк. Аларны урнаштыру өчен, хәрефләрнең кире ягына язылган биремне үтәргә кирәк. Бирем түбәндәгедән гыйбарәт: бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләргә.

“Ә”  хәрефендә – чапты, чабынды;

“Җ” – өзгән, өздерде;

“Ң” – җиңде, җиңелде;

“Ө” – көләр, көлештеләр;

“Ү” – кисми, киселми;

“Һ” – юачак, юышты.

(Эш барышында, биремнәр буенча баллар куела, тиешле фигура таратыла)

4. Дәрескә йомгак ясау. Димәк, укучылар, фигыль  - грамматик категорияләргә иң бай сүз төркеме.Әйдәгез,  барыбыз бергә барлык фигыльләргә дә хас булган категорияләрне  барлап чыгыйк әле (җавап тыңланыла). Димәк, болар универсаль категорияләр дип атала.Ә зат –сан һәм заман категорияләре кайбер фигыльләргә  генә хас.

Үзбәя. Һәр укучы алган балларын үзе исәпли. Тактада язылган критерийлар буенча нәтиҗә ясый, билге куя.

                                         23-25  балл -  “5”

                                         18- 22 балл – “4”

                                        12-17 балл – “3”.

5. Өй эше. Иҗади бирем: барлык төр фигыль төркемчәләрен кертеп, бәйләнешле 10-15 җөмлә язып килергә. Тема ирекле.

 

 

 

 

 

2013-2014 елдан соңгы эш нәтиҗәләре

Кайда катнашкан?

Кем катнашкан?

нәтиҗә

 1

Муниципальный тур республиканской олимпиады по татар. языку

Мустафина З.-9 кл

2013ел(аттестациядән соң)17.12

2 урын

2.

“Ачык дәрес” газетасы

“Куылган кайгы”

 

3.

“Ш.Казан”

“Нигезем каеннары”

 

4.

Межрегиональная олимпиада по тат. языку

Мустафина З.

9. 01.2014.

1 урын

5.

Конкурс “Учитель года -2014”

Каримуллина И.И.

лауреат

6.

“Зирәк тиен”

оештыручы

 

7.

Район семинары(Олы Елга)

“Татар теленнән дәүләт йомгаклау тестына әзерлек”

участник

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

    Р. Фәйзуллин  иҗатында  туган як .

 

  Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз  фәкать ашатып – эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер,бәлки ашатып – эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә хайванидан чыгарып,  инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер...(К.Насыйри “Тәрбия китабы”)

Балаларга  туган якка, туган туфракка, кендек каны тамган нигезгә  мәхәббәт тәрбиясе  бирү күпкырлы эшчәнлекне үз эченә ала. Туган якка мәхәббәт дигән сүз  ярату дигәнне генә аңлатмый. Ул ярату, табигатенә соклану өстенә, аны саклау, үстерү юлларын табу, гамәлдә куллану һәм башкалардан да шуны таләп итү дигән сүз. Элек –электән, тәрбиянең төп өлеше булып, үзеңнең гамәлләрең ,ә тәэсир итү көче булып  сүз торган. Ә сүз ул  - язучы тудырган  әсәр. Р.Фәйзуллин иҗатында туган якка мәхәббәт темасы киң урын алып тора.

 

Бу – борынгы бабайларның

Туган үскән илләре.

Сылу Болгар кызларының

Су коенган җирләр...

Монда кемнәр яшәмәгән!

Монда кемнәр тормаган!

Кемнәр дөнья кумаган да,

Кемнәр шәһәр кормаган!

Заманында бу төбәктә

Шанлы тормыш тынмаган.

Сарай булып таулар күчкән,

тимер, чуен чыңлаган.

Шушы Кама ярларында

 

 

Туган йортта- балалыкта

Иртәдән кичкәчә йөрим

Болынлыкта, баланлыкта!

Тугайлыкта, аланлыкта...

Йөрим тоташ балалыкта!

 

Арышларга башны куям,

Күбәләкләр куып тотам...

Чыбык тотып , өреп чыккан

Ят көчекләрне куркытам.

Рәхәт тә соң балалыкта!

 

Күңелемдә бөртек кер юк,

Авыр гамьнәр юкка чыккан.

Шатлыгымның биеклеген

Үлчи күктә тургай – нокта.

Рәхәт тә соң балалыкта!

Арып кайтам. Чәй өлгергән,

Өйгә тәмле исләр чыккан...

Иң татлы төшләр керәчәк –

Кунам бүген туган йортта. ( 1976, Юлсубино)

 

Әй, Туган җир! Туган җир!

Барлыгыма сыйган кадәр

Бар яхшылык җыйган җир!

 

Әй, туган җир! Туенган җир!

Туеп –үскән илемә карап

Күз яшьләрем койган җир...

Әй, Туган җир! Туган җир!

 

Онытма син!

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар,нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот,аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

 

Һәр карыш җир сугарылган

Шәһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

 

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

 

Горур сүз әйт,сорасалар:

“Ни кавемнән?Нинди җирдән

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын  анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

 

 

 

Туган өйдә күргән төш

 

Шундый матур төш!

Бөтен җир  гел –

Чәчәк тә гөл!

 

Чишмә дә инеш !

Һәм шунда...

Мин, имеш!

...Айны урак итеп гөл кистем.

Чүмеч йолдыз белән су эчтем!

 

 

 

                                         Табигать  кочагында

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без

Куаклар сындырмадык.

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык!

Кояшка карап елмайдык

Җилләргә сәлам әйттек.

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек!

Авылда

Бала әйтә: төтенне әнә

Бәйләгәннәр морҗага!

 

...Тау читендә бәйсез- нисез

Кинәнеп тайлар чаба...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                  

 

 

 

 

 

 

Тема: Санның   серле дөньясы

        (“Сан” темасын гомумиләштерү дәресе.  6 нчы сыйныф)

Максатлар:  1.Саннарны гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне бер                 системага салу.

                        2.Укучыларның фикерләү һәм теоретик белемнәрен гамәлдә куллана белү сәләтен үстерү.     

                        3.Туган телебезгә һәм халык  авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: дәреслек, ноутбук, мультимедиа экран,  бирем карточкалары, перфокарта.

Дәрес тибы: гомумиләштерү

Методы: әңгәмә, иҗади эш, перфокартада һәм карточкаларда эш

 

                                  Дәрес барышы:

I.                  Оештыру өлеше

Хәерле көн дигән сәламемә

Ни диярсез,дусларым? (“Хәерле көн” җавабы ишетелә)

- Исәнмесез, укучылар,

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Сезгә киңәшем шул:    Уйла җитез, уйла тиз,

                                          Биш кат уйла, бер кат кис.

                                          Дәфтәрең чиста булсын,

                                          Китабың көлеп торсын.

Дәресне башлап җибәрергә барыбыз да әзерме?

Укытучы: Укучылар, хәзер мин сезгә тәкъдим итәсе җөмләне игътибар белән тыңлагыз әле. Егет дүрт полк тычкан солдатлары казыган юл белән җиде тәүлек барганнан соң барып җитә җиде  чуен капка янына...Таңбатыр бер көн, бер төн йоклаганнан соң, Дию пәриенең кайтыр вакыты җитә. Әлеге җөмләдә кайсы сүз төркеменә кергән сүзләр бик еш кулланылган һәм  җөмләләр сез өйрәнгән кайсы әсәрдән?

- Әйе, сез әйткән “Сан” сүз төркеме темасына без бүген йомгак ясарбыз.

 

 

II. Тема буенча эш.

- Укучылар, дәресне алып бару өчен , сезгә парларга берләшергә кирәк булыр, парларда фикер алышу, бер-береңә булышу рөхсәт ителә. Иң беренче теоретик сораулар буенча көч сынашыйк.

1.Санга билгеләмә бирергә .

2.Сан ачыклаган сүз ничек атала?

3.Саннарның мәгънәсе ягыннан төркемчәләрен санап чыгарга.

4.Биш төркемчә сан арасында кайсы төркемчә саны башкаларыннан аерылып тора?

5.Саннар ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүленә?

6.Саннар җөмләдә нинди җөмлә кисәкләре булалар?

2. Перфокартада эш. Һәрбер парга  перфокарта  һәм бирем таратыла.Җөмләдәге билгеләнгән  сан  мәгънәсе ягыннан  кайсы төркемчәгә  керә, шуны билгеләргә кирәк.Моның өчен җөмлә номеры белән төркемчә юлы кисешкән урынга йолдызчык ясарга кирәк. Тикшерү күмәк булачак.

Җөмлә саны

 

Сан төркемчәләре

    1

   2

  3

  4

  5

Микъдар саны

 

 

 

 

 

Тәртип саны

 

 

 

 

 

Бүлем саны

 

 

 

 

 

Чама саны

 

 

 

 

 

Җыю саны

 

 

 

 

 

 

1.     2014 нче ел “Мәдәният елы” дип игълан ителде .

2.     Гаиләдә без дүртәү: әнием  һәм әтием, апам һәм мин.

3.     Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр , сары, кара, яшел һәм кызыл төстәге биш боҗрадан тора.

4.     Алты- җиде кеше урман юлына таба борылдылыр.

5.     Бүгенге дәрестә без икешәр-икешәр итеп парларга бүлендек.

Физминут.

Күзләргә гимнастика

Укыдым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем: күп күрсен!

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына,

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

3.Карточкада лингвистик тигезләмә  тәкъдим ителә.Билгесезлек яки буш шакмак эченә тигезлекне канәгатьләндерә  торган кушымча куярга кирәк.

                                      Карточка №1

 


Биш  +                = бүлем саны - ?

 

 

                                        Карточка №2

 Алты+                   = тәртип саны - ?

 

                                        Карточка №3  

                 

 Ике  +                       = чама саны - ?

 

                                        Карточка №4

 


  Дүрт +                       =    җыю саны - ?

 

                                        Карточка №5

 


  Ун   +                 =   тәртип саны - ?

                  

                      Карточка №6

  Унбиш +   =   бүлем саны -?

 

4.Слайдтагы  рәсем  буенча ,саннар кертеп, җөмлә  төзергә   һәм дәфтәргә матур итеп язарга.

   III.Йомгаклау.Укучылар, без сезнең белән билгеле бер тәртип белән кабатлап гомумиләштереп чыктык. Бергәләп нәтиҗә ясыйк әле: башта җөмләдән сан сүз төркеменә кергән сүзләрне аердык; аннан аның төркемчәләрен карадык; теоретик  сорауда ясалышы һәм нинди җөмлә кисәге булуын  кабатладык.Димәк, без морфологик анализ тәртибен искә төшердек. Һәм сезгә өй эше – укучылар үзләре язган җөмләдәге саннарга морфологик анализ ясарга.  “Алтыда өйрәнгәнне алтмышта да онытмассың” ди халык мәкале . Мин ышанам: әлеге белемнәрегез сезгә алдагы укуыгызда ныклы нигез булып торыр.    

 

  Укучыларга билге кую. Үзбәя.

 

Дәрестә игътибарлы бул!

Кул күтәреп җавап бир!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

Иптәшләреңне бүлдермә!

 

 

Дәрескә үзанализ

Дәреснең темасы – “Санның серле дөньясы” .

Дәрескә түбәндәге максатлар куелды:

 1.Саннарны гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне бер  системага салу.

  2.Укучыларның фикерләү һәм теоретик белемнәрен гамәлдә куллана белү сәләтен үстерү.     

  3.Туган  телебезгә һәм халык  авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

        Тематик бүленештә әлеге гомумиләштерү дәресенең урыны мөһим, чөнки укучы тема буенча алган белемнәрне билгеле бер системага сала, теоретик белемнәрне гамәлдә куллана белү сәләтен үстерә. Куелган максатларны тормышка ашыру йөзеннән, түбәндәге метод һәм алымнарны кулландым: әңгәмә – укучы белән укытучы арасында билгеле бер күпер төзүдә катнаша, перфокарта белән эш – балалар бу методны ошаттылар кебек. Чөнки бу юл белән эшләгәндә, балалар биремнең авырлыгын билгеле бер уен формасында кабул итәләр; карточкада эш – эш төренең үзгә булуы белән  укучыны ялыктырмый. Иҗади эш исә, үз чиратында, сөйләм байлыгын арттыруга уңай йогынты ясый. Презентация куллану  дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә. Парларда эшләү сүлпәнрәк укучыларны читтә калдырмау максатыннан кулланылды. Гомумиләштерү дәресе 3 элементны – оештыру, төп өлеш – кабатлау, ныгыту, йомгаклау – үз эченә алды.    

      Сыйныфка карата фикерем: укучылар өлешчә актив катнаштылар, дәрескә кереп китә алмаучылар булмады кебек.Бигрәк тә  ....... җаваплары ошады. Дәресемнең уңышлы ягы - куелган максатларга ирештем дип уйлыйм. Укучылар белән уртак тел абылды.

 

 

 

 

 

 

 

“ДӘРЕС” поездында сәяхәт

- Хәерле  көн , дуслар, хәерле көн!

 Олыгызга һәм дә кечегә.

Исәнлек, бәхет,көләч йөз

Телимен һәммәгезгә!

 

Әй, аңлыйсы килә бу дөньяны,

Әй ачасы килә серләрен.

Сүз төркеме, җөмлә кисәгенең

Кемнәр белә икән серләрен?

Кемнәр белә икән телләрен?

Әлеге серләрне ачу өчен, без сезнең  белән “ДӘРЕС” поездында сәяхәткә кузгалырбыз.

 Поездның үтү юлы түбәндәгечә:

Беренче станция  -  “Эвристика” тукталышы.

Икенче станция – “Модельләштерү”

Өченче станция – “   “

 Поездыбызның туктау вакыты күп түгел, ләкин юлчыларыбыз шушы вакыт эчендә  билгеле бер биремнәрне үтәргә тиеш булалар, ә бу үз чиратында билет  хакы булып торыр.Игътибар!  Поезд юлга кузгала, хәерле юл сезгә,хөрмәтле мосафирлар!

 “Эвристика “ тукталышы. Безне Эвристик дигән укыту методы каршы алды. “Эвристика “   сүзе  “эзлим”, “табам” дигәнне аңлата. Методның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: укытучы эзләнүнең билгеле бер этапларын күрсәтә, биремне билгеле бер табышмак, ребус  формасында бирә һәм төп өлешкә басым ясый. Әлеге метод  мөстәкыйль  эш һәм әңгәмә формаларын  үз эченә ала. 

    (Бирем аңлатылып бирелә)

 Әлеге  методны “Сүз ясалышы” , Татар теленең сүзлек составын төрле яклап өйрәнү дәреләрендә  кулланырга була. Укучылар укытучы күрсәткән юлны үтеп, билгеле бер нәтиҗәгә ирешәләр.

“Модельләштерү” тукталышында  поездыбыз озаграк  туктала. “Модельләштерү”  - укыту методы буларак, билгеле бер элементлардан тулы объект төзү, ә татар телендә исә сүз төзү тора. Методның үзенчәлеге булып, турыдан – туры сүз аша аңлау өчен авыррак булган төшенчә һәм аңлатмаларны модель аша кабул итү тора. “Йөз кат ишеткәнче бер кат күрү хәерлерәк” дигән  халык  мәкале  дә моны дәлилли кебек. Балалар күңеленә хуш килгәне схема, графиклар ярдәмендә төзелгән модель.

(1 Бирем аңлатыла)

 2 бирем дә аңлатыла.

 Поездыбыз соңгы тукталышка кузгалды. “ Тест эшләү” станциясе мосафирларын көтә. Тест эшләү методы тиз арада укучыларның белемнәрен  үзләштерү  дәрәҗәсен  тикшерү өчен кулай. Төгәллеге, үтемлелеге, гадилеге белән аерылып тора. Әлеге метод үз эченә бик күп эш төрләрен, формаларын ала. Мәсәлән, сорау – җавап,  тәңгәлләштерү, тәмамланмаган диктант һәм башкалар...

1.Хәзерге заман хикәя фигыльләр эш-хәлнең

  - сөйләгән вакытта үтәлүен;

- сөйләгән вакытка кадәр үтәлүен;

- сөйләгән вакыттан соң үтәлүен.

2.[ о],  [ө ], [ы ], [э ] сузыклары кыскарак әйтелә торган сүзләрне билгеләгез.

1. Почта, вышка,электр;

2.Тотка, ылыс, элек;

3.Торт, посылка,этажерка.

3. Бирелгән сүзләрне иҗек калыплары белән тәңгәлләштер.

    Гөл    -       ТС-ТС

    Аваз –        ТСТ

    Нокта  -      С-ТСТ

    Юкә -          ТСТ-ТС

4.Нокталар урынына кирәкле сүзләрне куегыз.

1. Ике яки берничә иҗекле сүздә  ...... итеп әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип атала.

2.Татар телендә басым күпчелек очракта сүзнең ... иҗегендә була.3.Юклыктагы фигыльләрдә басым –ма,-мә кушымчасы ... алдыннан куела. 4.Сорау алмашлыкларында басым ... беренче иҗеккә куела.

 

 

 

 

 

Миңа сорау бирсәләр,

- Сөенечең ни? – дисәләр.

- Сөенечем – таңнан торып

Эшкә килгән иртәләр

Миңа сорау бирсәләр,

- Шатлыгың  ни? – дисәләр.

Шушы мәктәп юллары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр,

- Бәхетең ни? – дисәләр .

Бәхетем укучыларым

Кеше булып үссәләр.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Фигыль - иң бай сүз төркеме»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по охране окружающей среды

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Укучылар, бүгенге дәресебезнең төре үзгәрәк, ул аукцион дәрес дип атала. Кайберләрен без сезнең белән күрәбез, ә кайберләренең хәрәкәт иткәне безгә күренми дә. Көндәлек тормышта исә без һәрвакыт хәрәкәттә:: эшлибез, уйланабыз, сөенәбез яки кайгырабыз. Эшне, хәрәкәтне белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.Без сезнең белән әлеге бүлекне тәмамладык. Бүген гомумиләштерү дәресе,безгә, сезнең белән бергә, төрле катлаулылыктагы биремнәрне үтәргә кирәк. Иң беренче дәреснең исеменә ишгътибар итик. «Аукцион» сүзе безгә танышмы?

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 662 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.04.2014 1359
    • DOCX 56.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримуллина Айзира Фанисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Каримуллина Айзира Фанисовна
    Каримуллина Айзира Фанисовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1164
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии в преподавании географии детям с ОВЗ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 145 человек

Курс повышения квалификации

Педагогика и методика преподавания географии в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 728 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ЕГЭ по географии в условиях реализации ФГОС СОО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 294 человека

Мини-курс

Конкурентная разведка и маркетинговые исследования

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Инклюзивное образование: нормативное регулирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе