Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм иртәсе.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

библиотека
материалов


Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 17 нче «Аккош» балалар бакчасы



















И моңлы, нурлы Тукай !”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә Габдулла Тукайның туган көненә

багышланган бәйрәм иртәсе.

















Рус теле укытучысы,өлкән тәрбияче:


Аитова З.С.






25.04.2014 ел

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен өйрәтүне дәвам итү.

2. Иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү.

3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әсәрләренә иллюстрацияләр, урман күренеше өчен агачлар, куаклар, чәчәкләр, алтын тарак, бүре маскасы, капчык.

Катнашучылар: Алып баручы, Шүрәле, Су анасы, Малай, Кәҗә, Сарык, 3 бүре, балалар.

Балалар тезелеп басып тора,2 бала белән З.С. керә.

Г.Тукай сүзләренә А.Монасыйпов язган “Безнең авыл” җыры башкарыла

Тау башында салынгандыр безнең, авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Бу дөньяда бәлки күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем.

Кая барсам, кайда торсам ,нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем!


Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген, Нәрсәдәндер? Мин беләм! Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Апрель и Тукай не разделимы, ведь именно 26 апреля родился великий поэт татарского народа -Габдулла Тукай!

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм!

Сегодня в нашем детском  саду праздник, день рождение великого татарского поэта - Габдуллы Тукая!

2 бала балалар янына барып баса.

З.С.Күрәм, дусларым, ямьле язның матур бер көнендә сез бирегә бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алырга, аның туган көнен бәйрәм итәргә җыелгансыз. Тукай – халкыбызның сөекле шагыйре. Аның туган көнен бөтен татар халкы билгеләп үтә. Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга, туган җиребезне, туган телебезне яратырга чакыра. Без дә бүген шул шигырьләрне, әкиятләрне искә төшерербез.


Ямьле язлар белән бергә

Дөньяга килгән Тукай.

Ул һаман да безнең белән,

Ул һаман да яшь бугай.



Илдә кояш ,җирдә кояш,
Йөзде кояш,күздә кояш,
Көндәгечә көлә кояш ,
Әмма бүген үзгә кояш.


Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән,
Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,
Тукай көне –безнең бәйрәм.

(“Тукай абый”-җыры башкарыла.)


(“Тукай абый”-җыры башкарыла.)

Габдулла Тукай написал для детей много стихов, песен, сказок и загадок.

Габдулла Тукай очень любил свой родной язык, воспевал его красоту.


Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.

Каждый год в день рождения поэта у памятника в Казани собираются любители поэзии , поэты Татарстана.

Алып баручы: Иң матур җир кайда? - дисез,

Билгеле: Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

Җыелмас иде, Кырлай шул

Аларның туган җире.

Сәхнәләштерелгән өзек. Йөгерә-йөгерә малай килеп чыга. (Садриева И.М.-малай, Миргалиева Г.Д.- су анасы

Малай: И явыз карчык!

Тарагыңнан коры калдың!

Елап Су анасы килеп керә:

Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!

Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак.

Малай йөгереп чыгып китә. Су анасы тирә-ягына карана, балалар янына килеп сорый:

Синме минем таракны урладың? Синме? Кая соң ул?

Алып баручы: Тукта, тукта нәрсә эзлисең син? Кем соң син?

Су анасы: Су анасы мин. Алтын тарагымны бер малай урлады. Чәчләремне ни белән тарыйм инде хәзер? Сезнең арагызга качкандыр әле. Күрсәтегез миңа ул каракны!

Алып баручы: Тынычлан, Су анасы. Безнең балалар арасында караклар юк. Ул малай моннан узып китте, эзләп кара әле.

Су анасы” җырлы-биюле уенын уйнау. Балалар түгәрәккә басалар, Су анасы уртада кала. Аның күзләрен яулык белән бәйлиләр. Балалар җырлый-җырлый әйләнәләр. Җыр туктауга Су анасы бармагы белән кемгә төртеп күрсәтә, шуны танырга тиеш була.

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора,

Ялгышмыйча әйт әле.

Уен вакытында балалар арасына Карак малай килеп керә. Су анасы аны танып ала:

Менә ул! Минем тарагымны урлаучы карак шушы инде ул.

Алып баручы: Балалар, бу малай нинди начарлык эшләгән соң? Аны нишләтәбез инде, Су анасы?

Су анасы: Балаларның бәйрәмен бозып, кәефне бетереп йөрмәсен монда, куып җибәрергә кирәк аны.

Малай: Юк, юк, мин урламадым,

Мин андый малай түгел,

Кызыксам да тимәм башка,

Мин карак малай түгел.

Кичер мине, Су анасы, мин гаебемне аңладым. (Таракны Су анасына бирә)

Миңа бәйрәмдә калырга рөхсәт итегез әле, балалар! Рәхмәт сезгә! Яңадан кеше әйберсенә кызыкмам, сорамыйча алмаска сүз бирәм. (Балалар янына барып утыралар)

Алып баручы: Борыны – кәкре кармак,

Куллары – ботак-тармак.

Бу кем, кара, күр әле -

Бу килешсез –

Балалар: Шүрәле.


Пар ат” көе. Ат туктаган тавыш. Биленә балта кыстырган Былтыр керә, туктап кала, аннары балта белән агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.
Шур
әле-Марина , Былтыр-Галина Л.Ф.
Шүрәле. Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?

Былтыр. Мин – Былтыр. Ә син кем?

Шүрәле. Мин – Шүрәле. Әйдә кети-кети уйныйбыз.

Былтыр.Я, ярый, уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы. (Шүрәле кушканны эшли. Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып чыгара.)

Шүрәле.(елаган тавыш белән) Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез ярдәм итегез!

Тәрбияче. Балалар, бигрәк кызганыч бит Шүрәле, әллә аңа ярдәм итәбезме? (Балалар ярдәмгә килә.)
Шүрәле уены оештырыла. Балалар Шүрәлене уртага алып болай диләр:

Ачуланган, турсайган

Шүрәлене күр әле.

Онытырга вакыт инде

Былтырга үпкәләрне.


Әй, Шүрәле, Шүрәле

Безнең янга кил әле

Син яхшы бит,

Син әйбәт бит,

Бергәләп көлик әле.
Шүрәле. (җырлый).


Бигрәк озын кулларым,

Күзләрем йөреп тора.

Килеш-килбәтемне күргәч,

Көләсең килеп тора.

Мин Шүрәле,Шүрәле,

Чакыргач килдем әле.

Онытып үпкәләрне

Көлдереп алыйм әле.
.

Малай: (Җырлап сорый) Әй, шүрәле, шүрәле,

Син кайсы авыл җүләре?

Шүрәле: – Ха-ха-ха, мин җүләр түгел шул, мин акыллы. Имештер минем бабамны Былтыр алдап качкан. Ышанмагыз, әкият ул! Минем бабам иң акыллы, иң башлы Шүрәле булган. Мин үзем дә бик башлы. Курыкмагыз сез миннән, Усал түгел лә мин. Кытыклыйсым килсә дә, Түзәм, бүгенгә мин.

Балалар янына килеп, тагын яшеренеп кенә кытыкламакчы була.

Әйдәгез, кети-кети уйныйбыз.

Алып баручы: Син кети-кетидән башка берни белмисең икән. Ә безнең балалар беләләр. Әйдәгез әле, балалар, Шүрәле турында җыр җырлап күрсәтик әле.

Балалар башкаруында З.Хөснияр сүзләренә А.Имаев язган “Шүрәле” җыры яңгырый.

Шүрәле: Ай-яй, бигрәк матур җыр булды әле бу. Мин кешеләрне бүтән кытыкламам, гел җырлап кына йөрермен инде.

Әй, балалар, белсәгез,

Мин сезгә бик рәхмәтле,

Һәрчак шулай Шүрәлегә

Булыгыз мәрхәмәтле.

(Балалар янына барып утыра)


Шулвакыт, кулына печән тотып Кәҗә, аның артыннан капчык күтәреп Сарык килеп чыга. Сарык бер читкә барып ята. Сарык,кәҗә)-Айгул,Зиляра)

Алып баручы: Бу әкият геройлары безнең тавышны ишетеп килеп җиткәндер инде. Әйдәгез карыйк, дусларым, нишләргә җыеналар икән алар?

Кәҗә Килдек сезгә кунакка,

“Аккош” бакчасына.

Тукай китаплары алдык,

Галинең акчасына. (Күрсәтә)

Тәрбияче. Рәхмәт инде, Кәҗә дус!

Әйдә түргә үтегез!

Безнең белән бергә-бергә,

Бераз бәйрәм итегез.

Кәҗә: Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел тәмле печән генә ашатып тора. (Сарык янына килә)

Әй, сарыккаем, нишләп ятасың? Әйдә тор, печән ашыйбыз. (Печән ашаган булалар)

Гали белән Кәҗә” шигыре укыла.



Кәҗә: Әле ярый, Гали бар, ул булмаса нишләр идек, әбинең дә печәне бетте.

Сарык: Әйдә, урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

Юл буйлап барганда бүре башын табалар. Икесе дә курка, бер-берсенә: “Син тот, син тот” - диешәләр.

Кәҗә: Сарык абзый, син көчлерәк,

Сарык: Син, сакалбай, гайрәтлерәк.

Башны икәү тотып, капчыкка салалар. Урман эченнән ут күренә.

Сарык: Әйдә, Кәҗә, бүген шунда барып куныйк

Ут янына бүреләр дә килә алмас.

Кәҗә: Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде.

Учак янында бүреләр утырганны күрәләр, куркып калалар.

Икесе бергә: И-и-исәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!

1 бүре: Ашыйбыз бу икәүне тотабыз да.

2 бүре: Менә ничек ит таптык боткабызга.

Кәҗә: Кайгырмагыз, бездә ит күп. Тиз бул, Сарык, капчыктагы бүре башын алып бир.

Сарык капчыктан бүре башын ала. Бүреләр куркып калалар.

Кәҗә: (ачуланып) Микикики! Микикики! Капчыктагы бүре башы бит унике! Сарык яңадан шул ук башны алып килә.

1 бүре: Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?

2 бүре: Туктагыз, мин тиз генә су китерим. (Чыгып кача.)

3 бүре: Туктагыз, мин эзләп кайтыйм булмаса, бик озак торды бу. (Шулай ук чыгып кача)

Кәҗә белән Сарык: (җырлыйлар)

Сандугачның балалары

Өздереп сайрый усакта.

Бүреләр дә качып бетте,

Куркып Кәҗә-Сарыктан.

Икәүләшеп бүреләрнең боткасын ашыйлар.

Сарык: Тамак туйды, әйдә, дускаем, әби белән бабай югалтканнардыр, кайтыйк булмаса. (Чыгып китәләр.)

Алып баручы: Балалар, таныдыгызмы, бу кайсы әкият геройлары булды? Дөрес, Габдулла Тукайның балалар өчен язган “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле”әкиятләре геройлары безгә кунакка килгән.

Су анасы: Бүгенге бәйрәмегезгә,

Буш кул белән килмәдек.

Сезгә күп-күп кызыклы

Уеннар алып килдек.

Шүрәле белән Су анасы балаларга татар халкының “Түбәтәйле” уенын уйнаталар. Балалар түгәрәккә басалар. Бер балага түбәтәй кидерәләр. Татарча бию көе яңгырый. Балалар түбәтәйне чират буенча бер-берсенең башына кидерәләр. Көй туктаганда түбәтәй кемдә кала, шул бала Г.Тукайның шигырен сөйләргә тиеш була. шигырьләрен сөйләтү.

Пар ат”

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

“Безнең гаилә”

Әткәй- әнкәй, мин,

Апай, әби, бабай һәм бер песи.

Безнең өйдә без җидәү,

Безнең песи җиденчесе.


“Эшкә өндәү”

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.


Музыка яңгырый. Ике кыз керә. Берсе күбәләк булып киенгән.

"Бала белән күбәләк" җырын башкаралар

Бала. Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаласыңмы ризык?

Күбәләк. Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә —

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

“Кызыклы шәкерт”


Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.
Маэмай. Ник газаплыйсың болай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.
Малай. Ах җүләр маэмай!

Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уңайсыз ул!
БАЛА
Глупый песик! Нужно к делу

Приучаться с малых лет,

Ремеслом не овладеешь

Если будешь стар и сед!


“Бишек җыры”

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тыршып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

“Карлыгач”

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Алып баручы: Кадерле балалар, сөекле шагыйребезнең гомере бик кыска булса да, ул безгә күпме матур шигырьләр, кызыклы әкият-поэмалар язып калдырган. Ә Г.Тукайга багышлап, шагыйрәбез Зәкия Туфайлова “Тукай абый” дигән менә мондый шигырь язган. Әйдәгез, тыңлап карыйк әле.

Әле укый белмәсәк тә,

Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкиятләр сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Шурале: Мне понравилось у вас

                 Все хорошее я вижу.

                  Приходите в гости в лес.

                  Я вас не обижу.

 А теперь мне в лес пора

До свидания, друзья!

Су анасы :  мина китәргә вакыт,сау булыгыз балалар!

Сарык,кәҗә :Нам  было с вами  весело и интересно. В следующем году мы обязательно придем снова на праздник посвященный Габдулле Тукаю! До следующего года. Сау булыгыз!

Дети прощаются с героями.

1 бала: Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай.

2 бала:Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай! (М.Разов шигыре)

Хөрмәтле тәрбиячеләр, кадерле балалар! Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәбезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.









































Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халкынын бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен өйрәтүне дәвам итү,туган телебезне хормэт  булдыру.2. Иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү. 3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү бурычлары куела.Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әсәрләренә иллюстрацияләр, урман күренеше өчен агачлар, куаклар, чәчәкләр, алтын тарак, бүре маскасы, капчык. Катнашучылар: Алып баручы, Шүрәле, Су анасы, Малай, Кәҗә, Сарык, 3 бүре, мэктэпкэ хэзерлек торкеме балалары   катнаша.  
Автор
Дата добавления 08.04.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров892
Номер материала 64049040821
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх