Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок по татарскому языку для 4 класса «Глагол»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Урок по татарскому языку для 4 класса «Глагол»

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

Муниципаль бюджеты гомуми белем бирү учреждениесе

Тәтеш татар урта гомуми белем мәктәбе “













ТЕМА: Фигыль.

(4 нче сыйныфта татар теле дәресе)




















Башлангыч сыйныф укытучысы

Кәримова Нәфисә Гани кызы

2013-2014 уку елы

Тема. Фигыль.

Максат.

1.Укучыларда фигыль сүз төркеме төшенчәсен формалаштыру өчен шартлар булдыру, предметларның эшен, хәрәкәтен һәм хәлен белдергән фигыльләр, сөйләмдәге роле белән таныштыру; күнегүләрдән фигыльләрне таный,төркемнәргә бүлә белү,сөйләмдә куллана белү күнекмәсен булдыру, өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү;

2. Сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен , язу күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау: ТСО: компьютер, проектор, экран,тема буенча презентация.

Материал: 4 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге(Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә. Асылгәрәева)

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр( йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп утыралар)

Метод һәм алымнар: проблемалы; өлешчә-эзләнү ; күрсәтмә, әңгәмә,

мөстәкыйль эш.

Структуралар: Модель Rally Table -РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

Mix Pair Share-МИКС ПЭА ШЭА

Timed Pair Share- ТАЙМД ПЭА ШЭА)

(Single Round Robin – СИНГЛ РАУНД РОБИН

Follow the Leader- ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР)




ДӘРЕС БАРЫШЫ

  1. Дәресне оештыру .

-Хәерле көн укучылар. Әйдәгез бер-беребезгә карап елмаеп алыйк та урыннарга утырыйк.


II. Өйрәнгән белемнәрне актуальләштерү. (Модель Rally Table -РЕЛЛИ ТЭЙБЛ)

-Алдагы дәресләрдә без нинди сүз төркемен өйрәнүне тәмамладык?. (балалар җавабы.)

- Әйе, бик дөрес. Бүген без “Исем” сүз төркемен кабатларбыз.

1. - Җилкәгә-җилкә куеп утырган партнерлар белән эшләячәксез. (Работаете с партнером по плечу.) Өстәлдәге ике кешегә бер кәгазь, шуңа сез чиратлашып исем нәрсә белдерә, сораулары, нинди 2 төркемгә бүленә, нәрсә белән төрләнгәнен язарга тиеш буласыз. Эшне башлапҗибәрә В хәрефе булган укучы.

( Һәр төркемнән беренче номерлы укучылар басып укый, калганнар тикшерәләр.)

- Укучылар исемнәр турында тагын нәрсәләр өсти аласыз?


2. (Mix Pair Share-МИКС ПЭА ШЭА)музыка уйный, укучылар кабинет буенча хәрәкәт итә, кушылалар яки катнашалар, пар табалар, фикер алышалар

- Ә хәзер урыннардан торабыз урындыкларны урынына куябыз. Музыка туктагач, үзегезгә якын булган укучыны сайлап пар булдырасыз һәм һавада кулны кулга аласыз (“дать пять”) . Шуннан соң мин сорау бирәм, 10 секунд җавап уйлыйсыз.

(Встаньте, задвиньте стульчики. Когда музыка остановится, вы должны образовать пару с ближайшими к вам учениками и (“дать пять”), затем я задаю вопрос и даю 10 секунд на размышление)

Музыка уйный.

1 сорау. Татар телендә ничә килеш бар? Сорауларын әйтергә? (Кемнең аягы зуррак шул башлый. Начинает тот, у кого нога больше)

Timed Pair Share- ТАЙМД ПЭА ШЭА

(Укучылар үзләренең партнерлары белән 30 секунд дәвамында фикерләрен бүлешә.)

- Бу сорауга чәче ачыграк төстә укучы җавап бирә.( Начинает тот, у кого волосы светлее)

Укучыларның җавабы тыңланыла.

-Партнерларыгызга рәхмәт белдерегез. (Поблагодарите своего партнера.)


Музыка уйный, туктагач пар табалар.

2 сорау. Н хәрефенә беткән исем уйларга һәм килеш белән төрләндерергә.

-10 секунд уйлагыз.

- Бу сорауга буе озынрак укучы җавап бирә.

( Укучылар 30 секунд үзләренең партнерлары белән фикер алыша.)

Укучыларның җавабы тыңланыла

  • Партнерларыгызга рәхмәт белдерегез. .(Поблагодарите своего партнера.)


III. Төп өлеш. Презентация.


1. Матур язу.(1 слайд) Аланга чыклар төшкән,

Чыкларны кошлар эчкән. Сибгат Хәким.

2.Ребус чишү. (2слайд) Тактага бер укучы чыга, җавапны яза .

Фигыль. (3слайд)


3.- Фигыль турында нәрсә беләсез? (4 слайд)

(Single Round Robin – СИНГЛ РАУНД РОБИН- укучылар бирелгән сорауга түгәрәк буенча бер мәртәбә җавап әйтәләр.)

Укучыларның җавабы тыңланыла


4. Матур язудан баш кисәкләрне табарга, сүз төркемен билгеләргә. Димәк, фигы игыль җөмләдә нинди кисәк булып килә? Фигыльнең заманын билгеләргә

5. 5 слайд. Артык сүзне табарга

Исем, сыйфат, фигыль, хәбәр.


Ия, хәбәр, фигыль.

Уйный, эшли ясый, биергә.

5. 6 слайд. Рәсемнәрне карагыз. Кем, нәрсә ничек хәрәкәт итә? Җөмләләр төзегез.

(7- 9 слайдлар).Тактада язу.

IV. Follow the Leader- ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР) (музыка уйный, алдагы лидер күнегүләрр ясата, музыка туктагач , лидерлар алышына.

V. Белемнәрне ныгыту.

Дәреслек белән эш. 176 ны күнегү. Өзекне укырга. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләргә сораулар куярга.

VI. Мөстәкыйль эш.

1. Өзектә фигыльнең кайсы заманнары кулланылган? Аларны төркемләп язарга.

Баскыч” уенында карабыз. Монда нинди замандагы фигыльләр язылган?

2. Үрнәктәгечә язарга.:

Үткән заман: 1 номерлы өстәлдәге укучылар

Киләчәк заман: 2 номерлы өстәлдәге укучылар

3. Тикшерү. 1 нче өстәлдән үткән заман фигыльләрен А партнерлары чиратлап укый , 2 нче өстәлдән киләчәк заман фигыльләрен В партнерлары чиратлап укый укый.


VII. Йомгаклау.

Димәк, укучылар бүген нинди сүз төркеме турында сөйләштек? Фигыль турында нәрсәләр белдек? (Single Round Robin- СИНГЛ РАУНД РОБИН) ( түгәрәк буенча 1 мәртәбә үзләренең фикерләрен әйтәләр)


Укучыларның җавабы тыңланыла. (1 номерлы укучы җавап бирә.)


  1. Өй эше бирү. 178 нче күнегү. Күчереп язарга. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләргә.

  2. Парковка. (Билет на выход)

Дәресебезнең ахырына якынлашабыз. Укучылар сезнең алдыгызда конвертлар тора. Конверт эчендә түгәрәкләр. Түгәрәкләр сары, яшел һәм кызыл төстә. Шул түгәрәкләр белән сез үзегезнең эшегезне бәяләргә тиеш буласыз.

Үзбәя.

Яшел түгәрәк - мин барсын да булдырдым (у меня все получилось);

Сары түгәрәкмин кыенлык кичерәм ( я испытываю затруднение)

Кызыл түгәрәк – бер нәрсә дә аңламадым (ничего не понял).

Тема буенча сорауларыгыз булса, биредә калдырыгыз, икенче дәрестә җавап бирермен.

  1. Укучыларга билгеләр кую.









Краткое описание документа:

Урок по татарскому языку в 4 классе по теме «Глагол». Цель урока: создание условий у учеников по формированию определения глагола. Развитие логического мышления и речи у детей. Научить детей использовать правила в практике. Этот урок составлен с использованием сингапурских структур. На уроке были использованы следующие методы: проблемный, исследовательский, показательный, беседа и самостоятельная работа. Урок прошел на высоком уровне. Дети были очень активны, выполняли все задания учителя. Использование сингапурских структур делает урок более насыщенным.
Автор
Дата добавления 09.04.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров424
Номер материала 64518040928
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх