1624998
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
До повышения цен на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации осталось:
0 дней 0 часов 0 минут 0 секунд
Успейте подать заявку на курсы по минимальной цене!
ИнфоурокНачальные классыТестыВариант ОГЭ по татарскому языку

Вариант ОГЭ по татарскому языку

Лабиринт
библиотека
материалов

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.


Рәнжү

1) Алар әңгәмәне бәлки озынгарак та сузган булырлар иде, әмма кызлары каршы чыгып алгач, ул хакта кабат сөйләнмәделәр. 2) Карт белән карчык, өс-башларын чишенеп, эчкә үттеләр. 3) Өй бик матур итеп жыештырылган.4) Бөтен нәрсә өр-яңа, ялт итеп тора. 5) Ни арада һәммәсен үзгәртеп өлгергәннәрдер. 6) Иске квартирадагы бер нәрсә дә калмаган. 7) Кием шкафлары, кроватьлар, өстәл-урындыклар - бар да кара полировкалы. 8) Хәтта сервант та алып җибәргәннәр. 9) Сервантка тезеп куелган савыт-сабаларга төртеп:

- Кызым, әллә мин ясаган шкаф кына боларны сыйдыра алмадымы? - диде Зиннәтулла.

10) - Әй, әткәй, - диде Саҗидә бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, - син ясаган шкафны комиссионкага олактырдык без аны.

11) Бөтенесе дә бер иштән булсын дидек...

12) Кызының “комиссионкага олактырдык” дигән сүзләрен ишеткәч, ата кеше чак егылып китмәде. 13) Әйтерсең, артыннан берәү күсәк белән тондырды, шулай чайкалып китте ул. 14) Йөрәге кызган тимер кыршау белән кинәт китереп кыскандай авыртырга, сызларга тотынды. 15) Кызына каршы нидер әйтергә теләде, ләкин авызыннан сүзе чыкмады. 16) Бары тик иреннәре һәм ияге генә дерелдәде. 17) Әллә Саҗидә шаярып әйтәме дип, кухня ягына да чыгып карады, сүзе хак икән: шкаф кухняда юк иде.

18) Аның өчен кинәт өйнең яме китте. 19) Тезелешеп торган ялтыравыклы мебельләр өйне тыгынлар өчен генә куелган кебек күренделәр. 20) Әтисенең төсе киткәнен күреп, Саҗидә:

- Әткәй, юкка аптырама, синең шкафың шәп бәя белән китте ул. Менә бу сервантны үзеңнең бүләген дип исәпләрсең, яме, - дип карады.

21) Әмма атаның рәнҗегән күңеленә бу сүзләр таш кына булып яттылар... 22) Ул, кызларында чәй дә эчеп тормыйча, өйләренә кайтып китте. 23) Аның үз гомерендә әле беркемгә дә бу кадәрле хәтере калганы юк иде.


А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:

  1. әңгәмәне;

  2. озынгарак;

  3. жыештырылган;

  4. гомерендә.

А2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез:

  1. сузган;

  2. тезелешеп;

  3. әйтәме;

4) китте.

АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

1) шкафлары;

2) кызына;

3) ялтыравыклы;

4) беркемгә.

А4. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәле сүз бар?

1) Кызына нидер әйтергә теләде, сүзе чыкмады.

2) Йөрәге авыртырга тотынды.

3) Әтисе чайкалып китте.

4) Шкаф кухняда юк иде.

А5. Антонимнар рәтен билгеләгез:

1) хәтере калды, үпкәләде;

2) мебельләр, җиһазлар;

3) кабат,яңадан;

4) тыгын,иркен.

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне күрсәтегез.

Кызына каршы нидер әйтергә теләде, ләкин авызыннан сүзе чыкмады.

1) әйтергә;

2) теләде;

3) чыкмады;

4) авызыннан.

А7. Кайсы җөмләдә билгеләү алмашлыгы кулланылмаган?

1) Ни арада һәммәсен үзгәртеп өлгергәннәрдер.

2) Кием шкафлары, кроватьлар, өстәл-урындыклар - бар да кара полировкалы.

3) Бөтенесе дә бер иштән булсын дидек.

4) Аның өчен кинәт өйнең яме китте.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез.

В1. 13-15 нче җөмләләрдән юнәлеш килешендәге исемне табып языгыз.

Җавап: .

В2. 19-21 нче җөмләләрнең берсендә эндәш сүз янында нинди тыныш билгесе куелган?

Җавап: .


ВЗ. Сөйләмнең сәнгатьлелегенэ ирешү өчен, 17 нче җөмләдәге кайсы сүзне ялган антонимы белән алыштырып була?



В8. Иярчен җөмләдән соң куелган тыныш билгесенен номерын языгыз.

Алар әңгәмәне бәлки озынгарак та сузган булырлар иде, (I) әмма кызлары каршы чыгып алгач, (2) ул хакта кабат сөйләнмәделәр. (3)

Җавап: .

В9. Стилистик максаттан чыгып, 10-12 нче җөмләләрнең кайсысында кире сүз тәртибе кулланылган?


С2.

Аның өчен кинәт өйнең яме китте. Тезелешеп торган ялтыравыклы мебельләр өйне тыгынлар өчен генә куелган кебек күренделәр... Ул, кызларында чәй дә эчеп тормыйча, өйләренә кайтып китте. Аның үз гомерендә әле беркемгә дә бу кадәрле хәтере калганы юк иде” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.



Лабиринт
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
9 сыйныф укучылары өчен татар теленнән ОГЭ варианты. Бирелгән эшне тест тибына керттем.Ләкин эштә А1-А7, В1-В9 һәм С2 биремнәре бирелә. А1-А7 эшендә укучы бирелгән җаваптан бер генә дөрес җавапны сайлап ала. В1-В9 биремнәре укучылардан кыскача җавап язуны таләп итә. Укучылар җавапта сүз яки сүзтезмә куллана. С2 биремендә 70 сүздән ким булмаган текст язылырга тиеш. Текстка тема эшнең төп текстыннан алына. Текстның төп фикерен табып укучы үз фикерен белдерә,тексттан 2 дәлил китерә. Текст танырлык итеп,чиста һәм хатасыз языла.
Общая информация

Номер материала: 64809040913

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Актуальные проблемы обучения детей с нарушением слуха в образовательных организациях общего и среднего профессионального образования»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.