Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Конспект урока



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


Тема. Сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре.

Максат:

1) дидактик: сыйфат турында укучыларның башлангыч  сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту, кабатлау ;

2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны    үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3) тәрбияви: кыргый һәм өй хайваннарына , үсемлекләргә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

 

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 78-79 нчы битләр, сыйфатның дәрәҗәләре таблицасы, компьютер, проектор, А4 форматтагы кәгазь.



Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

 

Дәрес барышы :

I. Мотивлаштыру-ориентлашу .

   1.      а)Психологик уңай халәт тудыру:

- Дәрес барышы 
I.Оештыру. 
Уңай психологик халәт тудыру. 
Укытучы: 
Исәнмесез ,укучылар! 
Хәерле көннәр сезгә! 
Зиһен һәм тел ачкычлары 
Телим мин һәммәгезгә! 
Елмая ,көлә кояш, 
Сез дә елмаегыз әле бераз. 

- Укучылар, бүген безнең дәрескә бик күп кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле. Тэйк оф – тач даун структурасы.

-Әйдәгез, үзебез турында сөйлик әле . Без нинди укучылар?( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур...)


- Күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик. Һәр дәрестә без куллана торган, бүген дә онытмаска тиешле нинди өч кагыйдә бар? (Слайдтан кагыйдәләрне укыйбыз).

-Тулы җөмләләр белән сөйлә.

 -Игътибар белән тыңла,бүлдермә.

-Кеше фикерен кабатлама,үз фикереңне әйт. 
Җавап биргәндә бу кагыйдәләрне онытмагыз, балалар. 


            ә) белемнәрне тигезләү.

Табышмакларны чишеп, хайваннарны тасвирлау.(Слайдта бүре, төлке , керпе һәм куян рәсемнәре).

-Укучылар, без сезнең белән тасвирлаганда нинди сүзләр кулландык? Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә? - Ә нәрсә соң ул сыйфат? (сыйфат предметның билгесен белдерүче сүз төркеме) (слайд)

- Нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?) (слайд)

- Предметның нинди билгеләрен белдерә алыр соң сыйфат? (төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен) (слайд)

Нәтиҗә: шулай итеп, сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә.

II. Уку мәсьәләсен чишү. Рус теле дәресләрендә сыйфат турында сез нәрсәләр өйрәндегез, укучылар? (изменение по родам, числам, падежам, степени сравнения, разряды имён прилагательных)

- Менә степени сравнения дидегез. Нәрсә соң ул степень? Укучылар, татар телендә ничә дәрәҗә бар, кабатлап үтик әле? (Таблица)

_ Укучылар кәҗә безнең зур, ә менә сыер зуррак.

-Тавык кечкенә , ә чеби кечкенәрәк.

- Төлке матур, ә тиен матуррак. Балалар без сыйфатларны ничек кулландык? Чагыштыру өчен нинди кушымчалар ялгадык?

Нәтиҗә: Чагыштыру дәрәҗәсен ясау өчен – рак/ - рәк кушымчалары кулланыла.

: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак,- рәк кушымчалары ялгау юлы белән ясала)

Искәрмә: Кагыйдәне карап китү.

Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү очрагы.

Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан [ы], [е] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, матур-рак.



.К саңгырау тартыгының Г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы.



- Тычкан песи янында нинди була?(куркак)

- Ә аккошның төсе ниндирәк? (аграк)

Куркак нинди тартыкка тәмамлана? (К), ә куркаграк сүзен ничек язарбыз? (г белән)

-Әйдәгез, нәтиҗә ясыйбыз.( слайд) (Төп дәрәҗәдә К тартыгына тәмамланган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда к саңгырау тартыгы г яңгырау тартыгы белән чиратлаша).

- Хәзер әйдәгез сыйфатларны тагында матурлап кулланыйк әле.Сыер бозау янында бик зур? Ничек итеп әйтербез? (Укучылар җавабы).

- Бик дөрес, балалар. (Мисаллар китерелә). Укучылар бу сүзләр нинди дәрәҗәне белдерәләр?

Нәтиҗә: Артыклык дәрәҗәсен ясау өчен иң, бик сүзләре кулланыла, я исә беренче иҗекне кабатлау формасында. Мәсәлән сап- салкын, ап –ак, кып- кызыл.

-Укучылар хәзер сезгә мин җөмләләр бирәм.Финк- райт – раунд робин структурасы. Сез үз төркемнәрегездә һәрберегез берәр җөмләне аласыз,аларны күчереп язасыз, аннан соң артыклык, чагыштыру дәрәҗәсенә куеп язасыз.Түгәрәк буенча үзегезнең җавапларыгызны укыйсыз. Калганнарыгыз биремнең дөреслеген тикшереп барасыз. Ләкин сезнең һәрберегезгә биремне үтәр өчен 1 минут кына вакыт бирелә. Биремне үтәп бетергәч иптәшегезгә комплимент әйтергә онытмагыз.

- Сез бик өлгер укучылар, алга таба без сезнең белән Тик- тэк- тоу структурасын крестики- нолики кулланып уен уйнап алабыз. Икенче төрле бу уен крестики – нолики дип атала. Сезнең өстәлләрегездә 9 кәгазь кисәге бар . Сезгә чират буенча берәр сыйфатны төрле дәрәҗәдә кулланып язарга кирәк була, барлыгы тугыз сүз буларга тиеш. Шул сүзләрне кулланып сезгә җөмләләр төзергә кирәк булачак. Һәр командада үзенең иң матур җөмләсен безгә укып күрсәтәчәк. Ләкин онытмагыз сезнең вакытыгыз чикләнгән.

- Укучылар инде без ардык, ял итеп алабыз

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис , назларын.



Слайдта бирелгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә, җавапларын табарга.

  1. Алгы тәпие кыска. 
    Чабарга ул бик оста. 
    Соры тунын сала да, 
    Ак тунын кия кышка.

  2. Җәен - соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак. 

3. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь- яшел.

4. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

5. Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак.

- Көзге табигатьне тасвирлап, сыйфатларны төрле дәрәҗәдә кулланып 3- 4 җөмлә язабыз..

-Китапларның 79 нчы битен ачабыз 3 нче күнегүне башкарабыз. (Раунд Тэйб структурасы )

- Хәзер “Иптәшеңне таны” уены уйнап алырбыз. Сыйфатлар кулланып иптәшеңне тасвирларга кирәк.

III. Рефлексия һәм бәяләү этабы.

- Әйдәгез, укучылар, сөйләгәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле. (кәгазь битләре таратыла, параларда укучылар сыйфат дәрәҗәләренең моделен төзиләр, уңышлы дип сайланганы тактада сызып күрсәтәләр)

Укытучы. 
-Хәзер алган белемнәрегезнең нәтиҗәләрен белер өчен һәм дәрескә билге алыр өчен тест эшләрбез . 

Сыйфат дәрәҗәләре буенча тест

Тест сорауларына җавап бирү. 
1. Сыйфат нәрсәне белдерә? 
а) предметның билгесен; 
б) предметны; 
в) предметның хәрәкәтен. 
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 
а) нишли? нишләгән? 
б) нинди? кайсы? 
в) кем? нәрсә? 
3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? 
а) 5; 
б) 6; 
в) 4. 
4.Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә? 
а) числительное; 
б) прилагательное; 
в) существительное. 
5.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны тап. 
а) гүзәл; 
б) кып – кызыл; 
в) зуррак. 


10. Шундый предметны тап. 
Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы. (карбыз). 
Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган. (шар). 
Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата. (песи). 
Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда куела. (чыршы). 
Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле. (чия). 
Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. (сыер). 
Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк – җимеш. (лимон).


-Сыйфат нинди сүз төркеме? Нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә ? Нинди дәрәҗәләре белән таныштык? Алар ничек ясала?

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 1. Чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләренең кагыйдәсен әйтә белү.

2.Йорт хайваннары белән кыргый хайваннарны чагыштырып язарга. 3. Артыклык дәрәҗәсендә генә сыйфатлар кулланып йорт , яки кыргый хайваннар турында хикәя төзергә.

Резерв. 1)Уен “Артыгын әйт”.



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

 Тема. Сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре. Максат: 1) дидактик: сыйфат турында укучыларның башлангыч  сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның дәрәҗәләре турында  белемнәрне ныгыту, кабатлау  2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны    үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; 3) тәрбияви: кыргый һәм өй хайваннарына , үсемлекләргә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.   Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 78-79 нчы битләр, сыйфатның дәрәҗәләре таблицасы, компьютер, проектор, А4 форматтагы кәгазь.   Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр. Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.   Дәрес барышы : I. Мотивлаштыру-ориентлашу .    1.      а)Психологик уңай халәт тудыру: - Дәрес барышы  I.Оештыру.  Уңай психологик халәт тудыру.  Укытучы:  Исәнмесез ,укучылар!  Хәерле көннәр сезгә!  Зиһен һәм тел ачкычлары  Телим мин һәммәгезгә!  Елмая ,көлә кояш,  Сез дә елмаегыз әле бераз.  - Укучылар, бүген безнең дәрескә бик күп кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле.  Тэйк оф – тач даун структурасы. -Әйдәгез, үзебез турында сөйлик әле . Без нинди укучылар?( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур...) - Күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик. Һәр дәрестә без куллана торган, бүген дә онытмаска тиешле нинди өч кагыйдә бар? (Слайдтан кагыйдәләрне укыйбыз). -Тулы җөмләләр белән сөйлә.  -Игътибар белән тыңла,бүлдермә.  -Кеше фикерен кабатлама,үз фикереңне әйт.  Җавап биргәндә бу кагыйдәләрне онытмагыз, балалар.              ә) белемнәрне тигезләү. Табышмакларны чишеп, хайваннарны тасвирлау.(Слайдта бүре, төлке , керпе һәм куян рәсемнәре). -Укучылар, без сезнең белән тасвирлаганда нинди сүзләр кулландык? Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә? - Ә нәрсә соң ул сыйфат? (сыйфат предметның билгесен белдерүче сүз төркеме)  (слайд) - Нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?) (слайд) - Предметның нинди билгеләрен белдерә алыр соң сыйфат?  (төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен) (слайд) Нәтиҗә: шулай итеп, сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә. II. Уку мәсьәләсен чишү. Рус теле дәресләрендә сыйфат турында сез нәрсәләр өйрәндегез, укучылар? (изменение по родам, числам, падежам, степени сравнения, разряды имён прилагательных) - Менә степени сравнения дидегез. Нәрсә соң ул степень? Укучылар, татар телендә ничә дәрәҗә бар, кабатлап үтик әле? (Таблица) _ Укучылар кәҗә безнең зур, ә менә сыер зуррак. -Тавык кечкенә , ә чеби кечкенәрәк. - Төлке матур, ә тиен матуррак. Балалар без сыйфатларны ничек кулландык? Чагыштыру өчен нинди кушымчалар ялгадык? Нәтиҗә: Чагыштыру дәрәҗәсен ясау өчен – рак/ - рәк кушымчалары кулланыла.  Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак,- рәк кушымчалары ялгау юлы белән ясала)  Искәрмә: Кагыйдәне карап китү.     Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү очрагы. Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан [ы], [е] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, матур-рак.     .К саңгырау тартыгының Г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы. - Тычкан песи янында нинди була?(куркак) - Ә аккошның төсе  ниндирәк? (аграк)          Куркак нинди тартыкка тәмамлана? (К), ә куркаграк сүзен ничек язарбыз? (г белән) -Әйдәгез, нәтиҗә ясыйбыз.( слайд) (Төп дәрәҗәдә К тартыгына тәмамланган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда к саңгырау тартыгы г яңгырау тартыгы белән чиратлаша). - Хәзер әйдәгез сыйфатларны тагында матурлап кулланыйк әле.Сыер бозау янында бик зур?  Ничек итеп әйтербез? (Укучылар җавабы). - Бик дөрес, балалар. (Мисаллар китерелә). Укучылар бу сүзләр нинди дәрәҗәне белдерәләр? Нәтиҗә: Артыклык  дәрәҗәсен ясау өчен иң, бик  сүзләре кулланыла, я исә беренче иҗекне кабатлау формасында. Мәсәлән сап- салкын, ап –ак, кып- кызыл. -Укучылар хәзер сезгә мин   җөмләләр бирәм.Финк- райт – раунд робин структурасы. Сез үз төркемнәрегездә һәрберегез берәр җөмләне  аласыз,аларны күчереп язасыз, аннан соң артыклык, чагыштыру дәрәҗәсенә  куеп язасыз.Түгәрәк буенча үзегезнең җавапларыгызны укыйсыз. Калганнарыгыз биремнең дөреслеген тикшереп барасыз. Ләкин сезнең һәрберегезгә биремне үтәр өчен 1 минут кына вакыт бирелә. Биремне үтәп бетергәч иптәшегезгә комплимент әйтергә онытмагыз. - Сез бик  өлгер укучылар, алга таба без сезнең белән Тик- тэк- тоу структурасын  крестики- нолики кулланып уен уйнап алабыз. Икенче төрле бу уен крестики – нолики дип атала.  Сезнең өстәлләрегездә 9 кәгазь кисәге бар . Сезгә чират буенча берәр сыйфатны төрле дәрәҗәдә кулланып язарга кирәк була, барлыгы тугыз сүз буларга тиеш. Шул сүзләрне кулланып сезгә җөмләләр төзергә кирәк булачак. Һәр командада үзенең иң матур җөмләсен безгә укып күрсәтәчәк. Ләкин онытмагыз сезнең вакытыгыз чикләнгән. - Укучылар инде без ардык, ял итеп алабыз Слайдта бирелгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә, җавапларын табарга. 1.      -  

Общая информация

Номер материала: 64837040928

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>