Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Авыл тарихы.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Авыл тарихы.

библиотека
материалов

Югары Шашы авылының тарихы.

Риваятьләргә караганда, Югары Шашы авылына XIII-XIV гасырларда нигез салынган. Революциягә кадәр бу авыл Чар (Царевококшайск) өязенә кергән. Административ үзәк Царевококшайск (хәзерге Йошкар-Ола) шәһәрендә булган. Хәзерге көндә ул Әтнә районына керә. Бу җирләр Болгар ханнарының һәм сугышчыларының рухын саклый, чөнки Болгар ханлыгының төньяк чикләре безнең җирләр аша үтә. Халкым чукындыру елларында да үзенең диненә, мәдәниятенә булган тугрылыгын саклап калган. Безнең сәүдәгәрләрне Мәскәүдә генә түгел, Сәмәрканд, Бохарада да яхшы белгәннәр. Шуңа күрә дә Әби патша Әтнә сәүдәгәрләренең Таш мәчетләр төзү турындагы үтенечләрен кире какмый, аларга мәчетләр төзергә рөхсәт бирә.Тарихи чыганаклардан күренгәнчә: “Татар эшмәкәрләренең тукыма, комач, яулык җитештерү мануфактуралары базарга күп күләмдә продукция чыгаралар. Ул предприятиеләрнең барысы да диярлек Казан һәм Царевококшайск өязләрендә була”. (И.А.Гыйләҗев, В.И.Пискарев, Ф.Ш.Хуҗин “Татарстан һәм татар халкы тарихы”, 2008, 113 бит)

Г.Саттаров авылның барлыкка килүен түбәндәгечә аңлата: “Югары Шашы, Түбән Шашы авыллары Шаш (хәзергечә Шашы ) елгасы буена утырган. Удмуртча “Шаш” сүзе “кыяклы үлән” дигәнне аңлата”. Без яшәгән бу территориядә кайчандыр сазлык булган, авылның исеме дә шуннан килеп чыккан. “Югары Шашы, Түбән Шашы, Шаш елгасы буена утырган башка татар авыллары да тарихчыларның “борынгы заманнарда Арча тирәсендә ар кабиләләре берләшмәсе яшәгән булган” дигән фикерен раслый” (Г.Саттаров “Татарстан АССРның антротопонимикасы”).

Фирдәвес Гарипованың “Авыллар һәм калалар тарихы” китабында Югары Шашы авылы турында түбәндәге мәгълүматлар бар. “Югары Шашы авылы район үзәге Әтнәдән 11 чакрымда, авыл Совет үзәге Күңгәрдән – 3, тимер юл станциясе Арчадан – 46, Республика мәркәзе Казаннан – 80 чакрым ераклыкта урнашкан.

Д.А.Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) Югары Шашы авылында 100 ясаклы, 1 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә....66 йортта 206 ир-ат һәм 218 хатын-кыз яшәгән, 1 мәчетләре булган. Югары Шашы, Түбән Шашы, Күңгәр авыллары халкы, күршедәге ...авыллар белән берләшеп, июнь ахырында һәм июль башында Мукшы тавы җыены үткәргән. (Бурганова 1982, 31)”.

Ул гасырларда Югары Шашы авылында 400-420 хуҗалык булып, хәзер урнашкан җиреннән 2500 метр чамасы көнчыгышта - Ашыт елгасы буенда урнашкан булган. Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Урманнарны чистартып, чәчүлек җирләрен киңәйтү эшләре алып барылган. Барлык хуҗалыкларга җир җитмәү сәбәпле булса кирәк, авыл кешеләре төньяк, көнбатыш, төньяк-көнчыгыш юнәлешләрендә күчеп утырганнар. Шул рәвешле Кышлау, Күңгәр, Әхмәтхуҗа (Түбән Шашы), Яңа Шашы, Мамыш авыллары барлыкка килә. Күчеп урнашкан хуҗалыклар элеккеге авыллары белән элемтә-не өзеп бетермиләр. Югары Шашы һәм Күңгәр кешеләренең имана җирләре бергә аралашкан була. Югары Шашы кешесенең имана җире Күңгәр басуында яки киресенчә дә булырга мөмкин. Чәчүлек җирләре 1 нче басу, 2нче басу, 3нче басу диеп бүленгән.1 нче басуга уңдырышлы җирләр, 2 нче басуга уңдырыш- сызрак җирләр, 3 нче басуга эшкәртү өчен җайсыз, ташлы җирләр каралган. 1-2 нче басуларны барлык крестьяннар да эшкәртә алган, ә 3 нче басуны таза тор-мышлы крестьяннар гына эшкәрткән. Авылда яшәүчеләр ясак түләгәннәр. Без моның шулай икәнлеген ”Селения, составляющие Царевококшайский уезд” дигән документтан чыгып беләбез. Документ “ Известия общества археологии истории и этнографии при императорском Казанском университете” (1908 ел, выпуск 4-6.) дигән чыганактан алынды. (кушымта №1)







Революциягә кадәрге авыл тормышы.

Авылның уң ягында, тау астында, “Бала кабере” дип аталган ялгыз каберлек бар. Кабер чардуган белән әйләндереп алынган, янында каен агачы үсә. Бу каберлекне карап, чистартып, чардуганын буяп торалар. Аның тарихын әбием болай дип сөйләгән иде: “Каберлек урынында авыл баеның тегермәне булган. 1 ятим бала, ачлыктан күрәсең, байның тегермәненә кереп, он ашаган. Комсыз бай шуның өчен баланы кыйный. Болай да хәлсезләнгән бала моны күтәрә алмый: үлә. Баланы шул тегермән янына җирлиләр. Тегермән үзе сүтелә. Бу байга нәфрәтләнеп караган халык каберне үз тәрбиясенә ала”. Әйе, авыл халкы бервакытта да башкаларны ярдәменнән ташламаган. Алар һәрчак бер-берсенә булышып, киңәшләшеп яшәгәннәр һәм яшиләр.

Авыл халкы, нигездә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.Урып-җыюны төгәлләгәннән соң, авыл ирләре акча эшләү өчен Әстерхан шәһәренә киткәннәр һәм язгы чәчүгә кадәр күпмедер акча эшләп кайта торган булганнар. Кайбер кешеләр шул шәһәрдә торып та калган (мәсәлән, Мәрдәнов Кәрим, Галимҗанов Газим). Хатын-кызлар кышкы айларда читек каеган.

Октябрь революциясенә кадәр балалар мәдрәсәдә белем ала. Беренче мөгаллим - авыл мулласы улы Мостафин Кәрим абый. 1913 елдан ул дин гый-леме укыта. 1915нче елдан мәдрәсәдә җәдитчә укытыла башлый. Әбиемнең: “Иң беренче итеп Г. Тукайның “Кисекбаш” әсәрен өйрәнә башладык”, - дип сөйләвен хәтерлим.

1917 нче елның февраль революциясе авыл тормышында үзгәрешләр ки-тереп чыгармый. Авылда яшәүче 642 кешенең йөрәгенә “Патшаны төшергән-нәр” дигән хәбәр генә шом сала. Бу вакытта авылда күпме кеше яшәвен кушым-та №2 дә бирелгән документтан укып беләбез.

Октябрь революциясе турындагы хәбәр килгәч, авыл укытучысы Мостафин Кәрим абый һәм без, балалар, кызыл әләм күтәреп, урамнан җыр җырлап уздык: ”Атты таң, нурлы таң...” (әбием сөйләгәннәрдән).

Революцияне кабул итмәүчеләр дә була. Кышлау волосте конторасында булган фаҗига моны ачык күрсәтә.1917 нче елның 14(27) ноябре кичендә Совет власте өчен актив көрәшүче Фәйзрахман һәм Муллагали Хәкимовларны кулак иярченнәре кыйныйлар. Аларны Югары Шашы белән Кышлау арасындагы ком базына үләр-үлмәс хәлдә күмгәннәр дә җир белән тигезләп куйганнр. Бу фаҗигале хәл турында якташыбыз Илдар Низамовның “Елларга тиң көннәр” дигән хезмәтендә язылган.





























5



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Кечкенә авылның гади тарихы белән танышу.Авыллар тарихы турында куп языла. Ә менә кечкенә генә районның гади генә авылы турында язмалар күп түгел.Авыл халкы,нигездә,игенчелек,терлекчелек белән шөгыльләнгән.Урып-җыюны төгәлләгәннән соң,авыл ирләре акча эшләүөчен Әстерхан шәһәренә киткәннәр һәм язгы чәчүгә кадәр күпмедер акча эшләп кайта торган булганнар.Кайбер кешеләр шул шәһәрдә торып та калганнар.Хатын-кызлар кышкы айларда ирләрен көтә-кәтә кул эшләре башкарганнар:шәл бәйләгәннә,читек каеганнар. 
Автор
Дата добавления 09.04.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров599
Номер материала 64985040928
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх