Инфоурок Русский язык Другие методич. материалыСценарий праздника «8 Марта- праздник Мам»

Сценарий праздника «8 Марта- праздник Мам»

Скачать материал

II кечкенәләр төркемендә әниләр көненә багышланган

бәйрәм иртәсе.

Максат: Әниләренең, әбиләренең күңелләрен күтәрергә, аларда бәйрәм рухы тудырырга теләк уяту. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, олылар каршында матур итеп чыгыш ясарга өйрәтүне дәвам итү. Балаларда күтәренке кәеф, шатлыклы хисләр тудыру. Үзләренең әниләре, әбиләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Персонажлар: тычкан баласы Чи чи

Зал бизәлеше: зал шарлар, матур чәчәкләр белән бәйрәмчә бизәлә.

Балалар парлашып “Топ-топ” рус биюе биеп залга үтәләр һәм урындыкларга утыралар.

А.б.Хәерле көн кадерле әниләр, әбиләр, кызлар! Сезне барыгызны да бүгенге язның беренче бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Әниләрнең күңелләре

Кояштай якты булсын.

Әниләребез йөзендә

Елмаю балкып торсын.

Кадерле балалар, менә бүген бирегә күпме әни килгән. Нинди матур алар, нинди ягымлы, нинди гүзәл. Әниләребез янда булгач, сезгә дә шундый җылы, рәхәт. Бүген әниләрне хөрмәт итә торган, әниләргә рәхмәт әйтә торган назлы бәйрәм-әниләр, әбиләр, кызлар бәйрәме.Әйдәгез, аларга үзебезнең матур җырларыбызны, биюләребезне, шигырьләребезне бүләк итик.    

 

                                  1. Кояш көлә,мин елмаям

8 нче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

 

2. Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

 

3.Бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

 

4.Әниләрнең бәйрәме ул

Безнеңдә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән

 

                                         5.Март аенда,кар өстендә

Кояшнурларуйната

Язкилә,каршыалыгыз

                                            Дигәнхәбәртарата.

 

                                         6 Без беләбез,җылы язның

Иң беренче бәйрәме

Әниләр,әби-апалар

Хатын-кызлар бәйрәме.

 

А.б.Балалар, әниләр бәйрәмен яз алып килә. Урамда яз билгеләре күренә башлады инде. Көннәр җылытты, түбәдән тамчылар тама. Әйдәгез, яз турында җыр җырлап алыйк.

“Яз җитә” җыры

А.б. Яз  безнең бәйрәмгә чәчәкләр алып килгән. Ой,бу чәчәкләр нишләгән соң? Җил чыгып чәчәкләрнең таҗларын өздгән. Аларны ясарга кирәк.Ярдәмгә әниләребезне дә чакырырбыз.

Уен“Чәчәкләрне җый”(уенда 5 әни, 5 бала катнаша. Кәрҗиндә 5 төстәге чәчәкләрнең таҗлары, әниләрдә чәчәкләрнең уртасы.Һәр бала үзенең әнисенең кулындагы чәчәк төсенә туры килгән чәчәк таҗларын сайлап алып килә, әни белән бала чәчәк төзиләр).

А.б.Менә,  чәчәкләр әзер дә. Әниләребез кояштай озын гомерле булсыннар иде, чөнки әниләр булганда гына өебез ямьле, ашыбыз тәмле, йокыбыз тыныч була. Әниләребез дөньяда иң гүзәл затлар булу белән беррәттән, иң тырыш, бар эшне булдыра торган алтын куллы җан ияләре дә. Алар матур-матур носкилар, бияләйләр бәйлиләр, тәмле ашлар, өчпочмаклар,кабартмалар пешерәләр.

 

Песня-пляска «Приседай»

А.б.Әйдәгез,балалар,әниләребезгә үзебезнең матур шигырьләребезне бүләк итик.

 

 

    Әнием минем матур

Күзләре якты,көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Конфет та кирәк түгел,

Кирәктүгелкурчак та

Чөнки мин әниемне

Алдыминдекочаклап.

 

Кибеттәнсөталыпкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та

Малае бар бер дигән.

 

 

 

                                             Син әнием минем өчен

 Бу дөньяд бергенә.

 Елмайганда йөзләреңнән

 Бар өйгә нур бөркелә.

 

     Йөрәгемнең иң түрендә

 Иң кадерлем – әнием.

 Яхшылыкта,матурлыкта

 Үрнәк минем әнием.

 

     Дөньяда иң акыллы,

 Иң уңган минем әни.

 Менә шуңа аның яныннан

 Бердә китәсе килми.

 

 

А.б.На свете добрых слов живет немало,

       Но всех добрее и важней одно:

       Из двух слогов, простое слово «мама»

       И нет на свете слов дороже, чем оно.

       Без сна ночей прошло немало

       Забот, тревог, не перечесть.

       Большой поклон вам всем родные мамы,

       Зато, что вы на свете есть.

Презентация “Мама”

 

Залга тычкан баласы “Чи-чи” керә.

Чи: Ой, мин кая килеп эләктем, урамга саф һава суларга дип кенә чыккан идем.

А.б. Исәнме, тычкан дус.Син балалар бакчасына килеп чыккансың.Безнең балаларның матур җырларын ишетеп кергәнсеңдер әле. Бүген бездә бәйрәм, әниләребез, әбиләребез,  кызларыбыз бәйрәме.

Чи: Кунакларны күрми дә торам икән.Кадерле әниләр, әбиләр, кызлар! Сезне чын күңелемнән бүгенге бәйрәм белән котлыйм, сезгә нык сәламәтлек, ак бәхетләр телим.

А.б. Рәхмәт сиңа, тычкан дускай, матур теләкләреңә.

Чи: Танышыйк инде булмаса, мин Чи-чи була. Минем сезгә дигән бүләгем дә бар бит әле(тычкан конфетларларга күрсәтә). Бу гади конфетлар түгел, ә  тылсымлы.

А.б. Конфетлар гади конфетлар түгелдер.Бәлки анда шоколад конфетлардыр.

Чи: Юк.

А.б. Бәлки анда мармелад конфетлардыр.

        Чи: Юк.

А.б. Бәлки анда ирис.Чи-чи, безгә сер итеп кенә әйт инде, ул конфетларның эчендә нәрсә?

Чи: Бик беләсегез киләмени? Алайса, анда нәрсә икәнен үзегез алып карагыз, конфетларымның серен белерсез.

А.б. Кая, беренче конфетны алып карыйк әле.Бу конфет бик шук,шаян конфет икән. Ул балаларның  әниләренә багышлап бию биергә куша.

 

                              Танец « Манная каша»

 

        Чи: Балалар бик булдыралар икән.

А.б. Ә хәзер икенче конфетны шушы баланың әнисе алып карасын әле (бер баланың әнисе чыгарыла, ул конфетны ачып укый).

Әни: Бу конфет бик җырларга ярата икән, ул балалардан матур җыр җырлап бирүләрен сорый.

                                      Песня “Моя мама”

 

А.б.Җырладык та, биедек тә, балалар, әллә бер уйнап алабызмы?

 

                                           Уен

 

А.б. Чи-чи дус, ә син өйдә әниеңә булышасыңмы соң? Әниләребезнең өйдә дә эшләре бик күп бит.

Чи: Әлбәттә. Әниемә һәрвакыт булышам, аның сүзләрен тыңлыйм. Ә сез, балалар, әниләрегезгә булышасызмы соң? (балалар җавабы)

А.б. Чи-чи дус, тагын берәр конфет алып карыйк мәллә?

Чи: Әйдә, бу баланың әбисе алып карасын әле.

Әби:Бу конфетта безнең олы җанлы, киңкүңелле, тәмле телле, йомшак куллы  әбиләребезгә матур шигырьләр сөйләгез дип язылган.

А.б. Әйе, шул. Без кадерле кешеләребез – дәү әниләребезне, әбиләребезне дә онытмадык, аларга багышлап шигырьләр өйрәндек.

 

   Минем әби бик әйбәт

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем дип әйтеп

Сөеп иркәләп тора.

 

                                            Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә.

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

 

    Мин әбинеяратам

Ул да мине ярата.

Минем әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда.

 

  

    Әбием бәлеш пешерә

Бигрәкләр тәмле итеп.

Мин мич янында торамын

Кайчан пешкәнен көтеп.

 

                                             Тор бәбкәем,уян инде дип

Дәү әнием уята.

 Көләч йөзле әбиемне

 Һәммәбездә ярата.

 

    Әбиемнең җылы кулы

Чәчләремне сыйпады.

Бүгенге матур бәйрәмдә

Тәбриклибез без аны.

 

Җыр “Әбием,әбикәем”

 

А.б. Чи-чи дус, безнең бүген кызларыбызның да бәйрәме. Малайлар аларга бүләк итеп бию өйрәнделәр.

 

                                   Танец «Стирка» 

 

Чи: Агачыбызда конфетлар бетмәгән икән. Тагы бер әниебез алып карасын әле.

Әни: Бу конфет та биергә яратучы булып чыкты. Ул татар биюе башкаруыгызны сорый.

                                           Татар биюе

 

А.б. Кадерле әниләребез, әбиләребез. Сезнең өчен тырышып әзерләгән бәйрәмебез ахырына якынлашты. Килгәнегез өчен, алкышларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Чи-чи дус, сиңа да бик зур рәхмәт, безгә үзеңнең тылсымлы агачыңны алып килгәнең өчен.

Чи:Балалар, бүгенге бәйрәмдә бик матур җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез. Чын артистлар икәнсез.

А.б. Балалар, әниләребезне дә котлап, аларга үзебез ясаган бүләкләребезне тапшырыйк (бүләк тапшыру).

А.б. Кадерле балалар! Әниләребезгә һәрвакыт матур сүзләр әйтик, яратыйк аларны, эшләрендә булышыйк, ачуландырмыйк. Менә шул иң зур бүләк булыр аларга.Әйдәгез, бүлмәбезгә кайтыйк, Чи-чи дусны үзебез белән алыйк (балалар музыка астында залдан чыгалар).

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника «8 Марта- праздник Мам»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Садовод

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

  Вот и подходит к концу зима. Не за горами -первый месяц весны, а вместе с ним и самыйизвестный женский праздник - 8 Марта.Наверное, не сыщешь ни одного человека,который не знал бы о женском празднике -Всемирном Женском Дне!   Предлагаю разработку праздника для второймладшей группы, посвященной 8 Марта ,           « 8 Марта- праздник Мам«В сценарии много стихов , песен, танцев и игр,которые желают оставлять у детей и взрослыхэмоционально- положительную атмосферу,воспитывать уважительное отношение кокружающим.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 843 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.04.2014 974
    • DOCX 34.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Миргалиева Гузелия Дамировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Миргалиева Гузелия Дамировна
    Миргалиева Гузелия Дамировна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1275
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Преподавание русского языка как неродного в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 28 регионов

Курс повышения квалификации

Речевое развитие школьников на уроках родного (русского) языка в условиях реализации обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 23 регионов

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 24 регионов

Мини-курс

Психология аддиктивного поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов

Мини-курс

Психологическое консультирование семей: от неблагополучия к гармонии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 19 регионов

Мини-курс

Figma: основные принципы дизайна и композиции

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 34 регионов