Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / «Табышмак зиһен ачкычы» клуб сәгате
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

«Табышмак зиһен ачкычы» клуб сәгате

библиотека
материалов


Табышмак – зиһен ачкычы

Максат: Балаларның зирәклеген, күэөтүчвнлегөнүстерү.

Табышмакларның үзенчәлекләрен аңларга, тиз фикер йөртергә өйрәтү.

Балаларда үзара аралаша белү культурасы тәрбияләү. Җиһазлау. «Кем тапкыр, кем зирек - җавап таба тизрәк», «Тапкырларга, зирәкләргә бәздә урын түрдән», «Табышмак -зиһен ачкычы» дип язылган плакатлар, табышмаклар язылган карточкалар, төрле предмет рәсемнәре, уенчык яки кәрәзле телефон,

Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле иргә, балалар! Көннәрегез имин үтсен: ъез бүген табышмаклар дөньясына юл тотарбыз, Бу серле һәм мавыктыргыч дөньяда кемнең генәбуласы килмәс икән... Үзегез белән зиһен ачкычларыгызны алырга онытмагыз.

Уку мәсьәләсен кую.

- Табышмак сүзе нинди тамырдан ясалган икән?

- Тап тамырыннан,

Сез беләсезме, табышмак сүзен борынгылар табагач, тамысык дип тә йөргәннәр. Себер татарлары аны әле хәзер дә «тамарсык» дип йөртәләр. Э терки халыклар табышмакны «йо-1мак» дип атаганнар.

Ш. Уку мвсьмесен чишү.

- Бүген без табышмаклар ярышы уздырырбыз. Табышмакның җавабын таба алмаган кешегә җәза бирербез.
Сез беләсезме, Гавай утрауларында яшәүче кабиләләр табышмакның җавабын таба алмаган кешеләрне
утта яндырганнар. Ә Һиндстанда ан
дыйларны суга батырганнар. Эвенк дигән халыклар әле XX гасыр башындада үсмер егетләрне ирләр сафына кабул итү ритуалында табышмак әйтеп сынаганнар.

Ә табышмакның җавабын таба алмаган егетне татар халык әкиятләрендә нинди җәза көтә? Патша тарафыннан башы кистерелө. Ә без җавап таба аямаганнарга башка төрле җәза бирербез. Белә
сезме, Пушкин яшәгән заманда перчатка ыргыту нәрсәне аңлаткан?

Дуэльгә чакыруны аңлаткан.

  • Ә безнең татар яшьләре кич утыр ганда бияләй атышып уйнаганнар. Бияләйне аласың, менә шулай туп кебек итеп төрәсең дә, үзеңне кызык сындырган сорау биреп, кемгә дә булса ыргытасың. Сорау ничек кенә четерекле булмасын, бөтен халык ал дында тапкыр җавап әйтеп котылыр га кирәк. Менә хәзер мин бер кешегә табышмак әйтеп, бияләйне ыргытам. Ул җавабын талмаеа, берәр ейберсен алып баручыга бире. Үзе тагын бөр табышмак әйтеп, башка берер кешегә ыргыта.

IV. Рефлексия.

Үрнәк өчен табышмаклар.

1). Аягын алдым таякка,

Үзен алдым кочакка,

Колагын алдым түшәмгә,

Башын алдым буяуга. (Агач.)

2). Төне - тышта, күлмәге - эчтә, мөлихөсе - башында. (Шәм.)

3). Төпсез дәрья төбендә көмеш беләзегем ята. (Күк һем әй.)

4). .Аягы бар, кулы юк, аркасы бар, түше юк. (Урындык.)

5). Аягы аяклы, ике башлы, ике борынлы, дүрт колаклы, дүрт күзле, ул нәрсә? (Ат һәм җайдак.)

6). Бер өйдә җитмеш көше, барысы да чалмалы. (Шырпы.)

7). Кечкенә генә таш сандык, сандык эченә мал салдык, Ачкычын та-балмагач, капкачын ватып алдык. (Чикләвек ватып ашау күренешә.)

8). Армый - талмый ' .

Бер иярсә, калмый.

Ансыз эт тә йөрми,

Борыны гына сизми. (Купага.)

9). Дөньяда нәрсә тамырсыз үсә? (Таш.)

10). Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк. (Су.)

11). Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы.)

12). Агачтан биек, үләннән кечкенә. (Яфрак.)

13). Балтасыз - пычаксыз кечкенә генә өй эшләнгән. (Кошоясы.)

14). Ике йолдыз - караңгыда тыз да быз. {Мәче күзмрвЛ

15). Ике күрше бер - берсен күрергә теләсе дә., күрә алмый. (Ике күз.)

16). Сөйдергән де шул, биздергән дә шул.

Иң татлы да шул, иң ачы да шул. (Тел)

1.7). Атайдан калган иске тун,

Ябын да, җылысында кун. (Кара урман.)

18). Ялтыр - йолтыр итә,

Җир астыннан яшен үтә. (Печан чабу)

19)Әгьри бакта, бәгьри бакта.

Уртасында көмеш такта.

Җаны юк, каны юк,

Үлем, диеп җылый. (Гармун.)

20) Җил үтми, күз үтә. (Төрөэө.)

21) Үзе миңа көлә, үзе мине күрми. (Көзге.)

22) Ул кешедән калмас, көше дә аннан калмаска тырышыр. (Сөгат)

- Өмәләрдә киңдер тукып, тукмаклар белен тукмаклый торган булганнар. Эш беткәч, «тукмак өйләндерешле» уйнаганнар. Без дә шундый уен уйнап алыйк әле. Тукмак башы кемне күрсөт,ө, шул табышмак әйтергә тиеш.

(Өстәп уртасында уенчык телефон тора. Кәрәзле телефон да кулланырга мөмкин. Җавапны белмәгән очракта бала дустына, апасына, абыйсына шалтыра-тырга мөмкин.)

- Кичәбез ахырына якынлашып киле. Җавап таба ашаганнарны җәза көтә. Җыелган әйберләрне китерегез. Бер укучы әйберләргә арты белән баса. Алып баручы әйберне тамашачыга күрсәтеп: «Бу кешегә ни җәза?» -ди.

Җәза төрләре.

1.Ун елак баланың яшен сөртсен. (Тәрәзә парын сөртү.)

2.Аяк белән чигү чиксен. (Бию.)

3.Баздан багананы алып күрсәтсен. (Аяктан итекне салу.)

4.Кызыл мәче баласын агач өстендә уйнатсын. (Шырпы яндыру.)

5.Укый белмәгәнне яздырсын. (Ручка белән язу.)

6.Юлга чыксын, ике юл чатына җитсен, шул ике юл буйлап китсен. (Чалбар кию.)

7.Бер тишектән керсен, өч ти шектән чыксын. (Майка яки күлмәк кию.)

8.Сазда камыш аралаттырсын. (Чәч тарау.)

- Аптырамышлар җәзаларын алдылар, зирәклекләре дә арткандыр һәм барыбызның да башларыбыз исән калды. Шуның белән кичәбез дә тәмам булды.








Краткое описание документа:

Максат: Балаларның зирәклеген, күэөтүчвнлегөнүстерү.

Табышмакларның үзенчәлекләрен аңларга, тиз фикер

йөртергә өйрәтү.

Балаларда үзара аралаша белү культурасы

тәрбияләү. Җиһазлау. «Кем тапкыр, кем зирек - җавап таба тизрәк», «Тапкырларга, зирәкләргә бәздә

урын түрдән», «Табышмак -зиһен ачкычы» дип

язылган плакатлар, табышмаклар

язылган карточкалар, төрле предмет

рәсемнәре, уенчык яки кәрәзле телефон,

Уңай

психологик халәт тудыру.

- Хәерле иргә, балалар! Көннәрегез имин үтсен: ъез бүген

табышмак­лар дөньясына юл тотарбыз, Бу серле

һәм мавыктыргыч дөньяда кемнең генәбуласы килмәс икән... Үзегез белән зиһен ачкычларыгызны алырга онытмагыз.

Уку мәсьәләсен кую.

- Табышмак сүзе нинди тамырдан ясалган

икән?

- Тап тамырыннан,

Сез беләсезме, табышмак сүзен борынгылар табагач, тамысык дип тә йөргәннәр. Себер татарлары

аны әле хәзер дә «тамарсык» дип йөртәләр. Э терки халыклар табышмакны «йо-1мак» дип атаганнар.

Автор
Дата добавления 09.04.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров429
Номер материала 65099040938
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх