Инфоурок Классному руководителю КонспектыИнсценировка по сказкам А.Алиша «Буталып бетте башлар...»

Инсценировка по сказкам А.Алиша «Буталып бетте башлар...»

Скачать материал

 

Буталып бетте башлар...

(А. Алиш әсәрләренә нигезләнеп төзелгән театральләштерелгән тамаша)

Катнашалар :

Нияз- 4 сыйныф укучысы

2 саескан

3 колаксыз куян

Әнкә куян

Куянсылу

Сарык

 Әтәч

Үрдәк

Кәҗә

Тавыклар

Әтәчләр (Чукмар белән Тукмар)

Шөпшә

Пәрдә ачыла.

Өй күренеше. Өстәлдә -компьютер, китап өеме .Стенадагы сәгать кичке 7 не күрсәтә. Нияз китапларның әле берсен , әле икенчесен ачып яба , укырга теләмәве йөзенә чыккан.

 

Нияз.Тагын никадәр китап укырга кирәк! Шушы китаплары белән туйдырып бетерделәр  

          бит! Аның сорауларын гына күр инде:

         -Алишның кайсы әкиятендә нинди җәнлеккә койрык тимәгән ?

         -Сертотмас үрдәк нинди ялгышлык эшләгән ?

         -“Куян кызы ” әкиятендә куян кызы нинди бәлага тарган ?

        - Бертуктамый сугышучы әтәчләр турында Алиш нинди әкият язган , имеш ?!

         Шушы сорауларга җавап бирер өчен миңа бу китапларны ничә көн укырга

         кирәклеген аңлый микән безнең укытучы апа,ә ? Әй, хәзер ди менә , баргач Илгиздән

         сорармын әле , шокалад дигәндә үлеп китә ул. Ә мин дәү әни биргәнен ашарга

        өлгермәгән идем. Ашыкмау да кайчагында ярап куя – менә миңа да ярдәм итәчәк. Бүген әни икенче сменага эшкә китте , ә әтинең хоккее башланды . Шулай булгач , миңа

 камачаулаучы юк . Бүген компьютер минеке !!!!!!

 

Нияз компьютерда уйный башлый (компьютер уеннары тавышы). Шул арада сәгать циферблаты салмак кына 3 сәгатькә алга күчерелә.Малай авызын еш- еш ачып исни, үзе һаман уйный. Ишек артында әти кеше тавышы ишетелә:

 

        -Нияз, йокларга вакыт ! Иртән сәгать 6 да торасың барлыгын онытма !

Нияз. (кычкырып )Ятам инде , ятам. (үзалдына)Тагын өй эшләрен карап булмады !

 

Урынга барып ята, йоклап китә , ара- тирә куркыныч төш күргәндәге сыман боргаланып ала.Ул йоклаган арада Алиш әкияте геройлары сәхнәгә чыгалар.

 

1 саескан. Әй, сез , куе урманнарда , киң кырларда , яшел болыннарда , диңгез-        

                 океаннарда яшәүче ерткычлар !

2 саескан. Томан беткәч тә , кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз ,

                    колак өләшәчәкләр , килеп алыгыз !

 

3 колаксыз куян килеп керә.

Беренче куян. Бусы тагын нинди боерык ?!

Икенче куян. Элек өләшкәннәр иде койрык !

Беренче куян.Соңга калырга ярамас !!!

Өченче куян. Койрыкның да кыскасы  калган иде-

                         Бу юлы беренче барыйк ,

                       Колакның иң озынын алыйк !

Икенче куян. Тизрәк , тизрәк булыйк , эйдәгез !

 

Куяннар ашыга ашыга чыгып китәләр. Үрдәк , сарык , кәҗә,  әтәч,тавыклар керә.

 

Үрдәк. Барыгыз да бире килегез ! Ишегеалды җыены була! Бу кичне дә хуҗасыз һәм

            Актырнаксыз куну мөмкин түгел. Үткән төн Бүре тагын килгән , безнең абзар

            тирәсендә йөргән . Тизрәк  -тизрәк,  хуҗаны эзләргә безнең нәселдән акыллыракны

            җибәрергә кирәк!

 

Барысы да шау-гөр килешәләр . Әйе , кирәк !

                                                            -Бик кирәк!

                                                           - Тизрәк, тизрәк !

                                                            -Ләкин кемне ?

 

Сарык. Әтәчтән булмас: оча да , йөзә дә белми, ул тотылыр. Йөгерсә дә , тиз арыр –   

               хуҗаны барыбер табып кайта алмас.

 

Әтәч. Сарыктан да булмас, ул бигрәкләр дә аңгыра , ялгызы абзарда ятарга да курка !

 

Үрдәк. Таптым , таптым ! Бу җаваплы эшкә минем туганнан – туган сеңлем   күркә-

            үрдәкне җибәрик . Йөзә дә, оча да , йөгерә дә белә, минем кебек бакылдык та түгел,

           серне дә чәчмәс , әйтеп карыйк гозерне үзенә.

 

Сарык. Дөрес әйтәсен син , бакылдык !

             Яши- яши ,

             Бик нык җыйгансың , ахры , акылны !

 

Әтәч. Киттек, дусларым , аңлатыйк үзенә

           Төшсен ул хуҗабыз эзенә !

 

“Сертотмас үрдәк“ әкияте геройлары чыгып китә , Чукмар белән Тукмар керә.

 

Чукмар .Әйтегезче  , дусларым , кайсы җир бу ? Берни аңламыйбыз ! Сугышып ,

               әләкләшеп әбиебезне аптыраткач, ул бездән аш пешерергә теләмичә, зоопаркка

               бирде !

 Тукмар. Әбиебезне шундый нык сагындык ,

                Зоопарктан да качтык

                Юлны күрсәтсәгез ,

Чукмар .Бүтән чукышмабыз да ,

Тукмар.  Тукышмабыз да !

Бергә . Чын әгәр !

Чукмар. Ант итәбезме ?

Тукмар. Ант итәбез !    Китик ,Чукмар дус моннан , соры бүреләр , хәйләкәр төлкеләр

               тотып азык иткәнче   , эзләп табыйк өебезне , кадерле әбиебезне !      

 

                  Чукмар белән Тукмар кочаклашып  чыгып китәләр. Әнкә куян ,кулына киез итекләр тотып, килеп керә.

 

Әнкә куян. Әй  кызым, кызым , тагын салып аткан инде итекләрен. Кая туры килсә , шунда салып болгый. Яланаяк чыгып киткән , тагын аякларын шештерер инде ! Нишләргә соң синең белән , әй бала, бала ?!

 

Куяннар килеп керә .

Беренче куян. Исәнмесез , Йомшак апа !Куянсылуның хәлен белергә килгән идек ,

                            авырганлыгын ишеткән идек !

Икенче куян. Үзебез белән дару да алып килгән идек !

Өченче куян. Ә миңа әтием командировкадан чигүле итекләр алып кайткан иде

                          Кызганыч, үземә кечкенә булдылар ,

                           Әнием Куянсылуга җибәрде :

                           Бүләк булсын , аягында тузсын, диде !

Атылып яланаяклы Куянсылу керә , тиз генә иптәше кулындагы итекләрне алып кия , әнисе каршына килеп баса.

Куянсылу . Әнием , әнием , карасана , нинди матурлар , миңа таманнар. Рәхмәт сезгә ,

                     дусларым ! Яңадан һичкайчан яланаяк йөрмәм, әниемне бочуга төшермәм!

Әнкә куян. Әйдәгез , балакайлар , кишер пирогы пешергән идем , чәйләп алыйк ,

                     булмаса! 

 

Куяннар чыгып китә , куркыныч выжылдап шөпшә килеп керә.

 

Шөшә. Бу Нечкәбилне ничек тә узарга , балны күбрәк тупларга иде бит ! Чәчәкләрдә бал

            да калмады . Тик бу Чәчәкләр патшасын алдарга бал урынына баллы барча нәрсәне

            тутырыга кирәк ! Каяндыр шушы тирәдән баллы шокалад исе килә!!!!!!!!

 

Ул Нияз яткан карават тирәсендә бөтерелә , юрганын тарткалый ,ачарга тели. Нияз куркып сикереп тора, карават тирәли, юрганын ябынган килеш ,Шөпшә белән куышып берничә тапкыр әйләнәләр. Шөпшә күздән югала.

 

Нияз. Нәрсә булды бу ? Әллә төш кенә күрәм , әллә инде чыннан да шөпшә үзе

           выжылдады . Алай дисәң , каян килеп керде ул кыш уртасында .Үрдәкләр, әтәчләр ,

          куяннар төне буе тынгылык бирмәделәр . Бүген исән- сау гына “2”ле  алмыйча

          калсам, бу компьютер ягына бүтән борылып та карамас идем инде !

         Дусларым , сезнең арада да минем кебекләр юкмы ? Сак булыгыз , сез дә минем 

          көнгә кала күрмәгез ! Әни  Һәр нәрсәдә чама белергә кирәк , дип белмичә әйтми

         шул!

                           

Пәрдә ябыла .

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Инсценировка по сказкам А.Алиша «Буталып бетте башлар...»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Внеклассное мероприятие на татарском языке «Буталып бетте башлар…» разработано по сказкам татарского писателя Абдуллы Алиша с целью развития у детей актёрских способностей, пропаганды произведении великого татарского писателя – героя. Короткое описание : Ученик, получивший домашнее задание готовиться к внеклассному чтению по произведениям А.Алиша, никак не может оторваться от компьютера. Ложиться спать, не подготовившись… И тут ему начинают присниться герои сказок писателя. Только каждый из них говорит, делает не то ,как в самой сказке, а что –то другое . Мальчик просыпается от кошмара, и дает себе слово слушаться взрослых по отношению компьютера. Инсценировка рекомендуется классным руководителям, учителям начальных классов , татарского языка и литературы.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 650 909 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.03.2013 1594
    • DOCX 47.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кадырова Филиза Гилмегаяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кадырова Филиза Гилмегаяновна
    Кадырова Филиза Гилмегаяновна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3873
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 793 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 965 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 756 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 909 человек

Мини-курс

Аспекты эмоционального благополучия и влияния социальных ролей на психологическое состояние

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Культурное наследие России: язык и фольклор

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

After Effects: продвинутые техники

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе