Инфоурок Начальные классы Конспекты«Иң якты йолдыз.» Тукайга багышланган кичә

«Иң якты йолдыз.» Тукайга багышланган кичә

Скачать материал

                  Татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Абитова Язилә Сәлим кызы                                                                                                                     

                             "Иң якты йолдыз."  Тукайга багышланган кичә.       

 Егет: Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар.

 Кыз: Бүген−бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур,күренекле  йолдызыбыз – бөек Тукаебыз туган көне, шигырь бәйрәме

   Егет     Тукай. Бер елга ярлары

               Аерылмас пар гомер - гомергә.

               Шигырь дисәк, Тукай искә төшә,

              Тукай дисәк, шигырь күңелдә.

Рәсилә:   Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз һәм дә  җырлыйбыз!

     “Туган авыл” җыры  (3 сыйныф)

Кыз: Бик еракта балкып яткан

                 Бер гүзәл апрель таңы,

                 Бирде сине бу җиһанга

                 Әй, шагыйрьлэр солтаны. 

         Егет     : Яз килә җиргә, яз килә,

                Җыр, шигырь булып.

                Тирә-юньне моңга кумеп,

                Тукайлы булып

          9б шигырь_ Г.Тукай _______________________

  

   Кыз:   Татар халкының горурлыгы булган Тукаебыз шаулап – гөрләп килгән яз  аенда , 1886 елның 26 апрелендә дөньяга килгән. Тормышта бик күп авырлыклар, югалтулар күргән ул. Бик яшьли ятим калган. Аның балачагы да төрле кешеләр кулында үтә. Ләкин зур сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә халкыбызның иң зур, иң бөек шагыйре, язучысы, журналисты һәм тәнкыйтьчесе дәрәҗәсенә күтәрелә.

     Егет     :  Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы «Туган тел»е, Җир шарының бөтен халыкларын сокландырган «Шүрәле»,әкиятләре  үзе генә дә ни тора?!

                      ___7а инсценировка   _____________________

    

          Егет     :   Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
                   Җылы яктан кошлар кайтканда,
                   Туган көнең синең, бөек Тукай,
                   Тугры халкың итә тантана.

Кыз:  Туган җирең, халкың турындагы 
                   Шигырьләрең мәңге яшь синең.
                  Син үзең дә безнең күңелләрдә 
                  Япь–яшь Тукай булып яшисең.

9нчы А сыйныф укучысы                                     Г.Тукай  шигыре “                         “

    Кыз:  Ил агыла Кырлай, Кушлавычка,
                    Күрер өчен моңлы якларны.
                   Шигъри бәйрәм ясый шәкертләрең
                   Тыңлыйсыңмы, Тукай аларны?

Кичәне үзе язган  шигыре белән ..........  дәвам итә.

     Егет     :   Юмарт җире, изге суы,
                   Һәркемгә дәрман, дәва
                   Нәкъ Тукайча җиле исә,
                   Вакытында яңгыр ява.

  Кыз:  Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

Халыкка бирде Тукай.

          5 сыйныф “Пар ат” җыры

    

Егет     :    Нинди генә кимсетүләргә дучар булмаган Тукай: ятимлек, фәкыйрьлек, ачлык, авылдан авылга сатылып йөрүләр, татар байларына хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр. Тукай кечкенә чакта ук бик күп җырлар белгән. Ул үзенең Газизә апасына: «Апай, минем белмәгән җырым юк бит»,— дип мактана торган булган. Тукай җыр, бәет, әкиятләр җыйган. Ул хисапсыз күп әкият белгән, аларны искиткеч оста итеп сөйләгән. Аның әкиятләрендә җырлар, бәетләр дә була.

              7бсыйныфы       Тукайның    ........       әкиятен сәхнәләштерә

  

   Кыз:  Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә               

              Аның шигырьләре дан алган.

              Шуңа күрә халкым күңелендә ул

              Мәңгелек булып калган.

              

    Егет     :   Ал кирәк, дип, пакъ кирәк, дип.

                    Җырлады, язды Тукай.      

                    Дәрт уятырга кешедә

                   Уянды, янды Тукай.

                   Халкына бәхет эзләде

                   Авыр заманда Тукай.

                   Өмет бәйләде туачак

                  Яңа көннәргә Тукай.

1 нче б сыйныф укучысы   __________________________________

 

 

       Кыз:   Телсез идек, Тукай безне телле итте,

              Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

              Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

              Кара төндә өстебезгә энҗе сипте

1нче  а сыйныф укучысы   __________________________________

    

    Егет     :   Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы озата килә. Сабый вакытта күңелләргә су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия.

6а,6 б инценировка

 

Кыз:   Иҗаты өчен илһам, рухи байлык
                Җан җылысы биргән Кырлай бу!
                Гомере буе үзенә тартып торган
                Хәтфә юрган япкан кырлар бу!

2 нче сыйныф Татар халык биюе

 

         Егет     :   Тукай исән, җыры күңелләрдә.
                    Яшәсәк тә үзен күрмичә.
                    Тукай килә моңлы сазын уйнап,
                    Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Кичәне 8нче сыйныф укучысы ............. үзе язган  шигыре белән дәвам итә                              

Кыз:  Халык моңы синең җырың булды,

                    Халык күңеле –синең күңелең.

                    Ил гомере, халык гомере кебек,

                    Озын булыр, шагыйрь гомерең!   

        Ә хәзер сүзне 4нче  сыйныфларга  бирәбез

Егет           Менә безнең бәйрәмебез дә тәмамланып килә. Кемгә багышланды бу бәйрәм? Кем соң ул Тукай? Әйе, безнең яраткан шагыйребез. Ошадымы сезгә бәйрәм? Чыннан да,  Тукай шигырьләре, әкиятләре һәркемгә дә ошый. Шуңа күрә дә ул безнең күңелләрдә. Без аны ихтирам итәбез, олылыйбыз. Әйдәгез, бик моңлы һәм без ярата торган җырны – “Туган тел” не җырлыйбыз.

 “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйлар

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Иң якты йолдыз.» Тукайга багышланган кичә"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по маркетингу (тур. агенства)

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

  «Иң якты йолдыз.»  дип аталган әлеге конспект татар халкының бөек улы ,күренекле язучысы Габдулла Тукайга багышлана.Кичәне барлык мәктәп укучылары катнашында үткәрергә була.Бәйрәмдә укучылар  шагыйрь әсәрләре  белән беррәттән үзләре иҗат иткән шигырьләре белән дә таныштыра алалар.Шигырь бәйрәмен дә бу инсценировка ярдәмендә рәхәтләнеп үткәреп була.Укучыларда  татар халкының  бөек шагыйре иҗатына мәхәббәт,аның белән горурлану хисләре уяту максатлары куелды.Гомумән алганда, Габдулла Тукайның иң якты йолдыз булуы укучылар күңелендә мәңге сакланыр.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 871 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.04.2014 1348
    • DOCX 51 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абитова Язиля Салимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абитова Язиля Салимовна
    Абитова Язиля Салимовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3009
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 299 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 274 человека из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 593 человека

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1472 человека из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 794 человека

Мини-курс

Эффективные стратегии текстовых коммуникаций в бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интерактивные материалы на печатной основе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 58 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 31 человек

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе