Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / “История моей семьи в истории страны”
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

“История моей семьи в истории страны”

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

Бавлинский муниципальный район Республики Татарстан











Туган илем тарихында минем гаиләм тарихы”

История моей семьи в истории страны”






Язды: Баулы районы Исергәп урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

10-сыйныф укучысы

Ибраһимова Ләйсән Равил кызы

Укытучы: Нәгыймова Римма Илдус кызы


Написала: Ибрагимова Лейсан Равилевна

ученица10-класса

МБОУ “Исергаповская СОШ”

Учитель: Нагимова Римма Ильдусовна






Баулы, 2014





Ык буенда бер авыл бар

Исергәп исемнәре.

Табигате шундый матур,

Сөйкемле кешеләре.

Шат күңелле, ачык йөзле

Исергәпнең кызлары.

Иркен кырда иген игә

Алтын куллы уллары.


Минем туган авылымның барлыкка килү тарихы 18 нче гасырга барып тоташа. Тарих һәм әдәбият дәреслекләреннән укып белгән,1552 нче елда Иван Грозныйның Казан ханлыгын басып алуы белән безнең авылның бабалары да таныш булган. Шул канлы вакыйгалардан соң, безнең төбәктә күчмә тормышта яшәгән башкортларга җир рәсми рәвештә беркетелә. Чыгышы белән башкортларның бөрҗән вәкилләре белән 18 нче гасыр башында хәзерге Исергәп авылының мәктәптән түбән өлешендәге урам җирләренә килеп урнаша. Исергәп, авыл буларак, 1795 нче ел белән искә алына: авылда 77 кеше яшәгәнлеге әйтелә, ә инде 50 елдан соң 1863 елда авылда 331 кеше булуы турында шулай ук документлар бар. Башкортлардан авылның исеме Исергәп (төрки чыганакларда “кызгану” дигән мәгънәне аңлата). Бүгенге көндә Балтач урамы, балтач ягы кебек микротопонимнарда башкорт бабаларыбыздан калган атама һәм сүзләр сакланып калган. Элекке тарихи язмаларда башкорт фамилияләре дә булган: бу мәгълүматлар музей материалларында саклана. Авылның үткәнендә икенче вакыйга да бар. Казан якларыннан изелүгә, көчләп чукындырылуга дучар халык безнең төбәкләргә күчеш чорында 1750 нче елларда Арча районы Курсабаш авылыннан 8 гаилә хәзерге Казан урамында урнашып калган (бу урам халык телендә “Казан кешесе урамы” дип атала). Бүгенге көндә мин шушы урамда, Казан кешесе-Казан урамында яшим. Мин ирекле рәвештә минем бабаларым да Казан ягыннан килгән дип әйтә алам. Чөнки әбием дә, аның апалары, абыйлары –барысы да шушы урамга тупланган булганнар. Кызганычка каршы, әбием үзенең нәсел шәҗәрәсен төгәл генә белми. Шулай булса да, мин үземне чукындырылудан качып килгән татарларның оныкчыгы дип исәплим. Тарих буенча барласаң, урыс изүенә каршы чыга алган, үзенең иреге өчен көрәшкә күтәрелгән халык, ерак юллар үтеп булса да, бәхет эзләгән. Ә минем нәселемдә яңалыкка омтылыш, кемдер әзерне китереп биргәнне генә көтеп утырмаучылар хәтсез булган. Безнең белән бергә гомер итүче Ибәтова Фәүзия Шәфигулла кызы турында сөйләп китәсем килә. Минем әбием күп балалы гаиләдә үскән. Бүгенге көндә әбием үзе генә калды, ләкин көн саен диярлек үзенең туганнары белән матур, тату яшәгәннәрен искә төшереп тора. Ул мәктәпнең 7сыйныф белеме белән педагогия училищесына укырга кергән. Хезмәт юлын төрле мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда укытудан башлаган. Ул таләпчән укытучы булган. Әле кайчакларда роленә кереп алгалый. Без кечкенәдән әбием белән өй эшләрен бергә эшләп өйрәндек. Әбиемнән башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә, нәтиҗәле эшләргә, иренмәскә өйрәндек. Фәүзия әбиебез матур итеп гармунда уйный, яшь чагында мандолинада да уйнаган. Кечкенә чакта әбием гел безне гармун уйнап, җырлата, биетә иде. Әтиебез дә моңлы итеп җырлый, җор телле. Безнең сеңлем белән җырга-биюгә булган сәләтебез әбиебездән-әтиебездән килә. Әбиебезнең җизнәсе Исергәп урта мәктәбенең танылган директоры Зыяров Әүхәди Мөхәммәткарип улы булган. Ул Бөек Ватан сугышында танкист булып катнашкан, бик күп хәрби бүләк һәм дәрәҗәләргә ия булган. Әбиемнең апасы Сания апа да башлангыч сыйныф укучыларын укыткан. Әбием алар белән бер коллективта озак еллар эшләгән. Мәктәп гел беренче урыннарда барган, һәрвакыт тәртип, чисталык хөкем сөргән. Без бүгенге көндә Әүхәди абыйның энесе Җәмил абый өендә торабыз. Ә Җәмил абый “Урал” колхозының рәисе булып 80 нче елларга кадәр эшләгән. Мин шундый нәсел дәвамчысы булуым белән горурланам. Әлеге вакытта Баулы шәһәрендә яшәүче Зыяровлар һәм Ибәтовлар- күбесе минем туганнарым. Тагын бер мактанырлык кеше бар әле бездә. Әбиемнең кече апасы Тәзкирә апа, лаеклы ялга киткәнче, Исергәп авылы китапханәсендә бөтен җанын биреп эшләгән. Без бәләкәй чакта ул исән иде әле. Тәзкирә апа район китапханәләре арасында беренчелекне бирмәгән. Ул чыгарган газета, бюллетеньнәр бөтен кешегә дә үрнәк булган. Ә иң яраткан шөгыле -драмтүгәрәк оештыру һәм үзе спектакльләрдә уйнау. Якын-тирә авылларның берсе дә Тәзкирә апа оештырган спектакльләрне карамый калмаган. Аның белән бергә Зыяров Әмир абый да уйнаган. Мин әлеге иншаны язганда, Әмир абый язган китапның мәгълүматларын алдым. Ул Исергәп мәктәбендә эшләгәндә, авыл тарихын өйрәнгән, мәктәп музеен баетуда, авылның топонимикасын өйрәнүдә зур эш башкарган. Шигырь язмасам да, сәнгатьле итеп шигырьләр укырга яратам. Әбием Әмир абыйның мәдәният йорты сәхнәсеннән озын поэмаларны яттан сөйләвен, матур итеп җырлавын еш искә төшерә. Фотоальбомнарда Тәзкирә апа белән Әмир абыйның спектакльләрдә төшкән фотосурәтләре бик күп. Сәнгатькә тартылуыбыз белән без әбиемнең туганнарына рәхмәтлебез. Алардагы талант безнең каннарга да күчкән.

Яфракларны җил уйната

Җәйге матур көннәрдә.

Исергәптәй матур төбәк

Булмас башка җирләрдә.

Авылыбызның матурлыгын, халкының батырлыгын, тырышлыгын тарих битләре дә сөйли. Ык буена, урманнар, әрәмәләр арасында утырган урын өчен көрәшләр булып торган. “19 гасыр уртасында канлы вакыйгалар: 1863 нче елда авылга җәзалау отряды килә, 40 кеше камчылар белән суктырыла. Җир өчен тарткалаш-бәрелеш 20 нче гасырның башларында тынып тормый. Аның шаһите буларак “Даулы болыны” исеме 1773 елда кабынган Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелешендә Баулы әйләнәсе дә бәрелешләр чолганышында кала. Бу көрәштә исергәплеләр дә катнаша, аларның җитәкчесе бу изге көрәштә һәлак була, аны авылның Балтач очында тау башына күмәләр һәм 200 ел буе бу каберне халык изгеләштереп, “Әүлия кабере” дип, кадерләп карап тора.” Мәчеткә йөрүче мөселманнар һәр елны анда изгеләрне искә алу көнендә дога кылалар.

Исергәп авылы тарихын өйрәнеп, шигъри-документаль китап язучы Шәмсуаров Камил абыйның хезмәтен укып чыгып та бик күп мәгълүмат алдым мин. Ул китапта безнең Исергәп халкының элек-электән кушаматлы, җор телле булуы, ачлык елларында интегеп яшәсә дә, бер-берсенә хөрмәтле булуы языла. Шулай ук төрле елларда безнең авылда булган истәлекле вакыйгалар, фаҗигале хәллар сурәтләнә. Исергәпнең үткәнен белергә теләгән кешеләргә Шәмсуаров Камил абыйның һәм Зыяров Әмир абыйның хезмәтләрен өйрәнергә тәкъдим итәм.

Ә бөтен татар дөньясына Исергәп авылы, аның халкы турында авылдаш язучыбыз Миргазиян Юныс, аның энесе Вахит Юныс күп санлы китап һәм әдәби әсәрләрендә язып чыктылар. М.Юнысның Исергәпкә багышланган шигыре дә бар әле.

Әтәмбикәй, Чишмә башы, Ур, Балтач урамнары,

Их, кызларның каш сикертеп, елмая торганнары,

Их, буа, Алма бакчасы һәм Чаукалык таулары...

Кырлары һәм Ык буйлары һәм яшел урманнары,

Җилләре, яңгырлары һәм карлы бураннары...

...Мәктәпнең куян йортлары һәм биек баскычлары,

Гомерлеккә аннан алган белемнең ачкычлары,

Йөзләгән татар улларын укыткан мөгаллимнәр,

Шагалиев, Гобәев, Бакыев, Яруллиннар,

Сез үстергән яшь егетләр болытлардан биектә...

М.Юнысның кайсы гына әсәрен укысаң да, Исергәп халкының сугышка кадәрге, аннан соңгы еллардагы матур тормышы, хатын-кызларының уңганлыгы, ир-атларының 70 төрле һөнәргә ия булуы белеп китәсең. Әтәмби урамыннан чыгып, дөнья гизгән, күргән-белгәннәрен Исергәп авылы, аның халкы белән капма-каршы яки янәшә куеп караган. Соңгы еллардагы язмаларында авыл халкын үткән заман белән чагыштырып, элекке төп халык янына теләсә кайлардан килеп утырган башка милләт вәкилләре өчен борчыла. Элек-электән килгән гореф-гадәтләрнең кими баруын ассызыклый.

Иншага бирелгән күләм аз булу сәбәпле, мин авылыбыздан чыккан танылган династияләр, оста җитәкчеләр, югары дәрәҗәгә ия булган укытучылар турында да язарга урын җиткерә алмыйм. Шулай булса да, мин туган авылым тарихын белүем, үз халкым белән горурлануым, үз нәселем эшләреннән үрнәк алып яшәвем белән мактана һәм шатлана алам.














Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

   В сочинении учащейся 10 класса дана история села Исергапово и предков. Бабушка Лейсан из династии педагогов.    Село образовалось в конце 18 века, основал деревню  старик-башкирин по имени Исергаб со своими сыновьями. позже пришли переселенцы из Арского района Республики Татарстан. Народ был трудолюбивым и дружным. Занимались земледелием, животноводством.    Ученица гордится своими  предками, родными, потому что всю жизнь обучали детей, воспитывали их на татарских национальных достоинствах.  Бабушка преподавала в начальной школе со своими сестрами и братьями. Сама тоже уважает профессию педагога.

Общая информация

Номер материала: 65596041035

Похожие материалы