Инфоурок Математика КонспектыГабдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте» аша математика өйрәнәбез.

Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте» аша математика өйрәнәбез.

Скачать материал

Тема: Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык әкияте” аша математика өйрәнәбез.

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Максат: Әкият аша балаларны тапкырлыкка,  гади юллар белән тапкырлау алымнарын өйрәтү, белемле кешенең барлык авырлыкларны җиңә алуын төшендерү.

 

Җиһазлау:  агачлар, 5 чиләк, бүре киемнәре, маскалар.

Дәрес баырышы:

 Урман күренеше, уртада учак ясала, аңа казан асыла, 5 бала бүре киеменнән кулларына агач кашыклар тотып, казан янында утыралар.

Тәрбияче: Балалар, бу кайсы әкият геройлары?

Әйе, балалар “Кәҗә белән сарык әкияте” нән.

Тәрбияче:Ә бу әкиятне кем язган? Дөрес балалар, татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай язган. Балалар сез бу әкиятне кечкенәдән үк беләсез, әйдәгез әле тагын бер кат кәҗә белән сарыкның тапкырлыгын, зирәклеген кечкенәләргә күрсәтик.

/ бер бала әкиятнең эчтәлеген сөйләп тора, шөгыльгә башка төркем балаларыда чакырыла/.

Алып баручы: Кәҗә белән сарыкны  хуҗалары куып чыгаргач, капчык асып урман буйлап киткәннәр. /Кәҗә белән сарык киеменнән капчык тотып ике бала керә/.

Кәҗә:  Ми-ки-ки, ми-ки-ки, сарык кайда барыйк, кайда куныйк икән?

Сарык: Бә-ә-ә, бә-ә-ә, әнә тегендә бер ут күренә кәҗә дус, шунда барыйк булмасаа.

Алып баручы: Кәҗә белән сарык капчыкларын асып, ут күренгән якка киткәннәр, барып җитсәләр, ни күрсеннәр,  учак янында бүреләр тезелеп утыра икән.

Тәрбияче: Балалар санагыз әле, ничә бүре күрәсез?

Дөрес  балалар, биш бүре.

Алып баручы: Кәҗә белән сарыкның бүреләрне күргәч котлары алынган.

Бүреләр: (куанышып бергә) О-о-о, менә боткабызга ит!

Карт бүре: Менә боткабыз итсез пешә, дип кайгырган идегез, үзләре килеп керделәр.

Алып баручы: Кәҗә белән сарык үзләренең курыкканнарын сиздермәгәннәр.

Кәҗә: (башын иеп)

 Исәнмесез, урман дуслар!

Күчтәнәч безнең зурдан,

Тулы капчык итебез бар

Табын булыр бик мулдан.

 

Бар син сарык тиз арада

Бүре башын алып кер.

Салыйк аны без казанга

Боткабызга тәм керер.

 

Алып баручы: Сарык та кәҗәнең хәйләсен бик тиз аңлап алган, чыгып китеп әлеге бүре башын алып кергән.

 

Кәҗә:

Әй аңгыра сарык, тинтәк сарык

Һәр бүрегә икешәр,

Кунак кеше тыйнак була

Безгә булыр берешәр.

 

Тәрбияче:

Балалар, һәр бүрегә икешәр бүре башы туры килгәч, аларга  барысы ничә бүре башы кирәк була инде?

Дөрес  балалар, 10.

Ә кәҗә белән сарыкка берешәр булгач, аларга ничә бүре башы кирәк?

Әйе 2.

 Кәҗә әйтүенчә барсы ничә бүре башы кирәк булыр иде?

12 ке.

  Балалар капчыкта чыннанда, ничә бүре башы бар иде әле ул?

Әйе, берәү генә иде.

Алып баручы:Шулай итеп, бүре башын күргән бүреләр куркудан калтырый башлыйлар, бар да ярдәм сораган караш ташлап карт бүрегә карыйлар, аның артына качалар.

Карт бүре:

Кадерле кунакларыбыз

Узыгыз түребезгә,

Боткабызның суы беткән

Йөгерим әле суга.

Алып баручы: Карт бүре чиләк алган да суга йөгергән. “Башлыклары” киткәч калган бүреләр бөтенләй калтырый башлаганнар.

Икенче бүре:

Безнең “башлык” әллә инде

Адашып йөри икән,

Боткабыз көя ахыры

Бөтенләй суы беткән.

Алып баручы: Шулай итеп, икенче бүре дә  чиләк алып, суга дип, чыгып качкан.

Өченче бүре:

Без дә сиңа иярсәк

Тиз табарбыз хуҗаны,

Кадерле кунакларыбыз

Карап торыр ботканы.

/Бүреләр кулларына чиләк тотып, чыгып йөгерәлә/.

Алып баручы: Кәҗә белән сарык бүреләр качып беткәч, көлешә-көлешә аякларын бөкләп,  ботка ашарга учак янына утырганна да һәм сезне күреп үзләре янына чакыралар ди.

Кәҗә: -Балалар, килегез безнең янга, бергәләп ботка ашыйбыз!

/Карап утыручы балалар, учак янына  чүгәләп, ботка ашарга утыралар/.

Кәҗә:

Башы барның-ашы бар, дип

Юкка әйтмиләр аны,

Тотыгыз зур кашыкны

Ашыйк бергә ботканы.

 

                              

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте» аша математика өйрәнәбез."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Спортивный психолог

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык әкияте” аша математика өйрәнәбез. (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен) Максат: Әкият аша балаларны тапкырлыкка,  гади юллар белән тапкырлау алымнарын өйрәтү, белемле кешенең барлык авырлыкларны җиңә алуын төшендерү.   Җиһазлау:  агачлар, 5 чиләк, бүре киемнәре, маскалар. Дәрес баырышы:  Урман күренеше, уртада учак ясала, аңа казан асыла, 5 бала бүре киеменнән кулларына агач кашыклар тотып, казан янында утыралар. Тәрбияче: Балалар, бу кайсы әкият геройлары? Әйе, балалар “Кәҗә белән сарык әкияте” нән. Тәрбияче:Ә бу әкиятне кем язган? Дөрес балалар, татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай язган. Балалар сез бу әкиятне кечкенәдән үк беләсез, әйдәгез әле тагын бер кат кәҗә белән сарыкның тапкырлыгын, зирәклеген кечкенәләргә күрсәтик. / бер бала әкиятнең эчтәлеген сөйләп тора, шөгыльгә башка төркем балаларыда чакырыла/. Алып баручы: Кәҗә белән сарыкны  хуҗалары куып чыгаргач, капчык асып урман буйлап киткәннәр. /Кәҗә белән сарык киеменнән капчык тотып ике бала керә/. Кәҗә:  Ми-ки-ки, ми-ки-ки, сарык кайда барыйк, кайда куныйк икән? Сарык: Бә-ә-ә, бә-ә-ә, әнә тегендә бер ут күренә кәҗә дус, шунда барыйк булмасаа. Алып баручы: Кәҗә белән сарык капчыкларын асып, ут күренгән якка киткәннәр, барып җитсәләр, ни күрсеннәр,  учак янында бүреләр тезелеп утыра икән. Тәрбияче: Балалар санагыз әле, ничә бүре күрәсез? Дөрес  балалар, биш бүре. Алып баручы: Кәҗә белән сарыкның бүреләрне күргәч котлары алынган. Бүреләр: (куанышып бергә) О-о-о, менә боткабызга ит! Карт бүре: Менә боткабыз итсез пешә, дип кайгырган идегез, үзләре килеп керделәр. Алып баручы: Кәҗә белән сарык үзләренең курыкканнарын сиздермәгәннәр. Кәҗә: (башын иеп)  Исәнмесез, урман дуслар! Күчтәнәч безнең зурдан, Тулы капчык итебез бар Табын булыр бик мулдан.   Бар син сарык тиз арада Бүре башын алып кер. Салыйк аны без казанга Боткабызга тәм керер.   Алып баручы: Сарык та кәҗәнең хәйләсен бик тиз аңлап алган, чыгып китеп әлеге бүре башын алып кергән.   Кәҗә: Әй аңгыра сарык, тинтәк сарык Һәр бүрегә икешәр, Кунак кеше тыйнак була Безгә булыр берешәр.   Тәрбияче: Балалар, һәр бүрегә икешәр бүре башы туры килгәч, аларга  барысы ничә бүре башы кирәк була инде? Дөрес  балалар, 10. Ә кәҗә белән сарыкка берешәр булгач, аларга ничә бүре башы кирәк? Әйе 2.  Кәҗә әйтүенчә барсы ничә бүре башы кирәк булыр иде? 12 ке.   Балалар капчыкта чыннанда, ничә бүре башы бар иде әле ул? Әйе, берәү генә иде. Алып баручы:Шулай итеп, бүре башын күргән бүреләр куркудан калтырый башлыйлар, бар да ярдәм сораган караш ташлап карт бүрегә карыйлар, аның артына качалар. Карт бүре: Кадерле кунакларыбыз Узыгыз түребезгә, Боткабызның суы беткән Йөгерим әле суга. Алып баручы: Карт бүре чиләк алган да суга йөгергән. “Башлыклары” киткәч калган бүреләр бөтенләй калтырый башлаганнар. Икенче бүре: Безнең “башлык” әллә инде Адашып йөри икән, Боткабыз көя ахыры Бөтенләй суы беткән. Алып баручы: Шулай итеп, икенче бүре дә  чиләк алып, суга дип, чыгып качкан. Өченче бүре: Без дә сиңа иярсәк Тиз табарбыз хуҗаны, Кадерле кунакларыбыз Карап торыр ботканы. /Бүреләр кулларына чиләк тотып, чыгып йөгерәлә/. Алып баручы: Кәҗә белән сарык бүреләр качып беткәч, көлешә-көлешә аякларын бөкләп,  ботка ашарга учак янына утырганна да һәм сезне күреп үзләре янына чакыралар ди. Кәҗә: -Балалар, килегез безнең янга, бергәләп ботка ашыйбыз! /Карап утыручы балалар, учак янына  чүгәләп, ботка ашарга утыралар/. Кәҗә: Башы барның-ашы бар, дип Юкка әйтмиләр аны, Тотыгыз зур кашыкны Ашыйк бергә ботканы.  

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 946 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.04.2014 1464
    • DOCX 32.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайфиева Алсу Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайфиева Алсу Зуфаровна
    Гайфиева Алсу Зуфаровна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12734
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика обучения математике в основной и средней школе в условиях реализации ФГОС ОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 432 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 5 548 человек

Курс профессиональной переподготовки

Математика и информатика: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель математики и информатики

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4150 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Математика и информатика")

Учитель математики и информатики

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

Инклюзивное образование: нормативное регулирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: эффективное общение и решение конфликтов

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 841 человек из 78 регионов
  • Этот курс уже прошли 383 человека

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 134 человека из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 81 человек