- 10.04.2014
- 1979
- 2
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Тема: Шалкан әкияте. Матур авыл көе уйный. Бакча күренеше. Якында гына өй, оясы янында эт йоклап ята. Катнашалар : Әкиятче Бабай Әби Кыз Акбай Мыраубай Тычкан Әкиятче: Шалкан чәчкән безнең бабай Майның нәкъ унбишендә Уңыш алырга уйлаган, Көзге көннең берсендә. Бабай: Ни хәл итим, көчем җитми, Әллә картлык килгәнме? Әллә инде шалканым соң Өлгереп җитмәгәнме? Чыкмады шул шалканым, Актарсам да балчыкны. Чыгарырбыз бәлки икәү Чакырыйм әле карчыкны. ( Әбине чакыра) Тот шушыннан арканны, Чыгарыйкчы шалканны. Әби: Каты тотсам арканны, Авырттырыр аркаңны. Бабай: Карчык хәйлә тапма әле, Тот шушын арканны! Әби: Җыелышка барасым бар, Кайткач сыер савасым бар, Ит бәлеше саласым бар. Тартсам тартырмын ярар, Синеңчә булсын, давай! Әкиятче: Әй тарталар, тарталар, Шыбыр тиргә баталар. Бабай: Юк шул, карчык көч җитми, Бигрәк хәлсез булдыкмы? Әллә шалкан бик ныкмы? Чакрыйк соң, оныкны. ( Җырлый-җырлый онык керә) Онык: Их тала, тала, тала Тала ике беләгем, Курчагымнан аералар Шуңа яна йөрәгем! Әби: Тот шушыннан арканны Өчәү тартыйк шалканны. Әкиятче: Әй тарталар, тарталар, Шыбыр тиргә баталар. Бик нык булса да аркан, Һаман чыкмый шул шалкан! Онык: Бәлки Акбай булышыр, Сөяк бирсәк тырышыр. Акбай, Акбай кил әле, Безнең хәлне күр әле. Акбай: Ничә ел өй саклыймын, Отпуска да бирмисез. Инде яшем дә шактый Пенсия түләмисез. Китәрмен бер көн качып, Калырсыз авыз ачып. Тартырмын бер сарык суйсаң, Алга майлы калҗа куйсаң! Бабай: Ярар инде, суярбыз, Алдыңа ук куярбыз. Булма бу кадәр үҗәт, Көчеңне күрсәт тизрәк! Тот шушыннан арканны, Дүртәү тартыйк шалканны. Әкиятче: Әй тарталар, тарталар, Лачма тиргә баталар. Акбай: Әллә кисенме икән, Песиебез Мыраубай? Барыбер тотмый өйдә күсе, Тамак тук, өсте бөтен Йоклый ул көнен - төнен. (Мыраубай керә култык астында мендәр) Мыраубай: Нигә шул кадәр шаулыйсыз? Йокларга ирек бирмисез! Мин тавышта йоклый алмыйм, Әллә инде белмисез? Мин бик матур Мыраубай Тырнакларым бораудай! Бабай: Тот шушыннан арканны, Бишәү тартыйк шалканны. Әкиятче: Әй тарталар, тарталар, Шыбыр тиргә баталар. Мыраубай: Сарай идән астында Яши таныш тычканым Әллә әйтеп карыйм микән, Шушы тычкан дуска мин? (Тычкан керә,күкрәгендә медаль) Тычкан: Хәлегез бик мөшкелме? Миңа ялыныч төштеме? Минем өчен шалкан тарту Ярты минутлык уен! Тычкан халкы арасында Мин беренче чемпион! Әкиятче: Әй тарталар, тарталар, Шыбыр тиргә баталар. Барысы бергә: Өзелде шунда аркан, Ниһаят чыкты шалкан!
6 656 356 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Ганиева Фарсия Мудассировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.