Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Күңел күрке-бәйрәм!
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Күңел күрке-бәйрәм!

библиотека
материалов




Эчтәлек

I.Кереш................................................................................................3

II.Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары............................6

1.Календарь йола уеннары...........................................................7

1.1 Нардуган уеннары...................................................................7

1.2. Нәүрүз бәйрәме уеннары.....................................................10

1.3. Келәү уеннары......................................................................14

1.4. Сабантуй уеннары................................................................16

2.Гаилә һәм көнкүреш йола уеннары........................................19

2.1. Бишек туе..............................................................................20

2.2. Никах туе уеннары...............................................................20

2.3.Өмә уеннары..........................................................................21

3.Яшьләрнең күңел ачу уеннары...............................................23

3.1.Аулак өй уеннары.................................................................24

3.2.Ачык һава, зал-мәйдан уеннары..........................................26

III. Йомгаклау...................................................................................29

Кулланылган әдәбият.......................................................................31





I. Кереш

Иҗтимагый - мәдәни тормышта билгеле бер йолалар үтәү, гореф - гадәтләр тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык халыкларга да хас булган гомуми күренеш ул. Ул мәдәниятнең мөһим бер элементы булып исәпләнә һәм аның аермачык этник төстә булуы, халыкның бик тирәндә яткан сыйфат - хасиятләренә бәйләнгәнлеге күзгә ташланып тора. Чыннан да, теге яки бу халыкның үзенчәлеген аерып күрсәтәселәре килгәндә, шул халыкка гына хас булган аерым йола һәм бәйрәмнәрне атап әйтмичә калмыйлар.

Татар халкының борынгы ышанулары, аграр-практик ихтыяҗлары, гаилә-көнкүреше, җыйнап әйткәндә, күпкырлы рухи культурасына караган төрле йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре уеннар белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Чөнки күп төрле нәүрүзләрнең, келәүләрнең, арбауларның һәм сыктауларның, такмазаларның һәм җырларның теге яки бу йола, уен барышында логик һәм эстетик бәйләнгән булуы, аларның шул бәйләнештән башка җанлы яшәештә бик сирәк очравы моның ачык дәлиле.

Үзенең “Адрессыз хатлар”1 дигән хезмәтендә В.Г.Плеханов, уеннарның килеп чыгуларына материалистик аңлатма биреп, “ уен – хезмәт баласы” дигән фикер әйтә һәм төрле халыклар арасында таралган уеннарның бик борынгы заманнарда утилитар, гамәли ихтыяҗларга буйсындырылган булуын, ә соңга табарак эстетик эчтәлек алуын дәлилли. Бу фикернең хаклыгын татар халык уеннары үткән юл да раслый. Әйтик, язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә торган “Сабантуй” бәйрәме күп кенә уеннарның барлыкка килүенә һәм таралуына җирлек булган. Күп кенә халыклар өчен хас кунак алу, аш-су мәҗлесе үткәрү гадәте татарлар көнкүрешендә дә элек-электән яшәп килгән. Мәгълүм булганча, бу йола-гадәтләр шулай ук уен-көлке, җыр белән аралашканнар.

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессларындагы яшәү рәвешләрен, социаль , иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләренә “сеңдереп”, саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.

Соңгы 20-25 ел дәвамында татар халкының уен фольклорын туплау буенча зур эш алып барылды. 1975 елда Казанда рус телендә Я.И.Ханбиков һәм Э.Галиевнең “Татар халык уеннары һәм бәйрәмнәре” дигән китабы басылды. И.Надировның “Татар халкының җырлы-биюле уеннары” дигән китапка язган сүз башы һәм татар халык иҗаты күптомлыгыгының “Йола һәм уен җырлары” дигән җыентыгы татар уеннарын өйрәнүдә зур казаныш булды. Халык уеннарын, йола уеннарын этнографик материал буларак өйрүәнү юнәлешендә дә җитди хезмәтләр язылды. Әйтик, Р.К.Уразманованың “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”, “Современные обряды татарского народа” дигән хезмәтләре, Ф.Баязитованың “Гомернең өч туе”, “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”, “Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йолалары” китаплары татар халык уеннарын өйрәнү буенча кыйммәтле чыганаклар булып китте.

Күпсанлы уеннар, уен фольклоры арасында буталып калмас өчен һәм материалларны тулысынча күзаллау, фәнни тикшерү, тәрбия практикасында куллануны җиңеләйтү өчен, аларны төркемләү зарури. Халыкның уен репертуарына гомумкараш ташлаганда, иң беренче аларның балалар һәм өлкәннәр-яшьләр тарафыннан уйнала торган уеннарга аерылулары ачык күренә, ягъни татар халык уеннары ике типологик төркемгә: “Балалар уеннары” һәм “Өлкәннәр уеннары” дигән төркемнәргә бүленә.

Балалар уеннары байтак өйрәнелгән, аларны төркемләү тәҗрибәсе дә шактый камилләшкән. Ә яшьләр һәм олылар тарафыннан уйнала торган уеннар эчтәлекләре белән беркадәр аерылып тора, чөнки аларның уеннары күңел ачуга гына түгел, ә еш кына йолалык мәгънәсенә ия була яки үз парыңны эзләү, яраткан кешең белән күрешү чарасы да булып тора. Зурларның уеннары тормыш-көнкүреш, кеше яшәеше белән тыгыз бәйләнгән һәм татар халкының календарь һәм көнкүреш йолалары халык уеннары белән үрелеп баралар. Түбәндәге курс эшендә дә татар халык уеннары календарь, көнкүреш йола һәм күңел ачу уеннарына бүлеп карала.

Курс эшенең максаты булып татар халкының тормышында бәйрәмнәрнең һәм уеннарның үзенчәлекле урын алып торуын, аларның тулы классификациясен, халыкның хезмәте, көнкүреше, күңел ачу традицияләре белән тыгыз бәйләнгән булуын ачыклау, аерым мисаллар белән дәлилләү тора.















II. Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары



Белгәнебезчә, татар халкының үзенә хас булган йолалар системасы бар. Аларның бер ишеләре халыкның ел әйләнәсендә уздырыла торган төрле бәйрәмнәре, игенчелек, терлекчелек, гомумән, хуҗалык итү традицияләренә бәйләнгән булса, икенчеләре кеше тормышының аеруча әһәмиятле моментларында гамәлгә керә торган традицион чаралар — йола һәм ритуаллар. Алар борын-борыннан халыкның эстетик, фәлсәфи һәм мифологик карашлары нигезендә бәйрәм, йола, ритуал булып формалашканнар. Аларны барлыкка китерүче состав өлешләренә җентекләбрәк күз салсаң, кызыклы бер күренешкә тап буласың. Халык тормышына бизәк, матурлык, ямь, мәгънә биреп торучы әлеге йолалар, бәйрәм цикллары чынлыкта кечкенә күзәнәкләрдән — халык уеннарыннан, халык тамашалары үрнәкләреннән «үрелеп» ясалганнар. Кыскасы, һәрбер йоланың эчтәлеге халыкның уены, җорлануы, күңел ачу чаралары белән бизәлгән. Шуның өчен йолаларны халыкның уен һәм тамашаларыннан кистереп аерып кую мөмкин түгел. Йола һәм ритуаллардагы уен үрнәге ул чиста күңел ачу, җорлану гына түгел, ә йолалык мәгънәсенә; символик яисә халык фәлсәфәсе, мифологиясе буенча башка бер мәгънәгә ияләр. Һәрбер йола яки йола циклының мәгънәви идеясе әнә щул кечкенә уен, тамаша кисәкләреннән формалаша.

Шуның өчен без татар халкының барлык төр йолаларында (календарь һәм көнкүреш йолаларында) чагылыш тапкан, йолаларның «төзү материалы» булган уен-тамаша элементларын да тишерүне темадан читтә калдыра алмыйбыз. Аерым алганда,Нардуган, Яңа ел, Нәүрүз, Сабантуй, төрле өмәләрнең состав өлешенә кергән; «Бишек туе», «Никах туе» һ. б. вакытында кулланылышка кергән уеннар да безнең тикшеренү объекты булып тора.



1.КАЛЕНДАРЬ ЙОЛА УЕННАРЫ

1.1.Нардуган уеннары

Григориян календаре буенча Яңа елны каршы алу йолаларында халык уеннары бигрәк тә күп кулланылышка керә. Билгеле булганча, Казан татарларында Яңа елны гыйнвар башында бәйрәм итү соңгы гасырларда гына гамәлгә кергән булса да, башка җирләрдә, әйтик, керәшен татарлары яшәгән төшләрдә (Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе һ. б.), мишәр-татарларда (Башкортстан, Пенза, Түбән Новгород һ. б.) бу йола шактый тулы булып сакланып калган һәм ул «Нардуган» исеме белән билгеле. «Нардуган» исеме «нар» һәм «туган» дигән сүзләрдән тора. «Нар» —монгол телендә «кояш» дигәнне белдерә, ягъни «Нардуган» «кояш туган» дигән мәгънәне аңлата. Бу исемдәге Яңа елны каршы алу бәйрәме Идел буе һәм Урал халыкларында (чувашларда, удмурт һәм мариларда) да популяр булуы, аның бик борыннан, мәҗүси чорлардан ук килә торган йола булуы турында сөйли кебек. Чөнки Казан татарларына Ислам дине кергәч (X гасырдан соң), мөселман йолалары өстенлек алу нәтиҗәсендә, алар берникадәр онытыла төшкән булырга мөмкин.

Бу йола бәйрәме 25 декабрьдән алып 5 гыйнварга кадәрге чорда булган һәм шул көннәрдә «Нардуган уеннары» үткәрелгән.

Нардуган көннәрендә “Нардуган булып йөрү” яки «Бабайлар нардуганы» дип аталган өлеше дә уйналган Уен-тамаша җәһәтеннән караганда бәйрәмнең бу өлеше бигрәк тә игътибарга лаек: бәйрәм вакытында яшьләр төрлесе төрле киемнәргә киенеп чыгалар һәм, төркем-төркем булып өй саен кереп йөриләр. Алар һәр йорт саен бию оештыралар импровизацияле тамашалар куялар. Киенеп йөрүләр арасында төп образ тотрыклы кала: Нардуган анасы һәм Нардуган ата Гадәттә, бу ике персонажны да ир-атлар уйный һәм алар авылны йөреп чыкканчы бәйрәмне алып баручылар, оештыручылар һәм төп мәзәкчеләр ролен үтиләр. Алар зур үлчәмле киемнәр (тун, пальто) кияләр. Нардуган атасы җитен яки тиредән сакал аса, тунын әйләндереп кия; ә Нардуган анасы зур яулык ябына, һәр икесе дә йөзләрен корым яки буяу белән буйыйлар.| Халык Нардуган йөрүчеләрне, шамакай һәм «Нардуган бабасы» һәм «Нардуган апасы»н өйгә бик теләп керткән. Алар керсә, еллар имин килә, игеннәр, җитен уңар дигән ышану булган.

Татар халкының йола биюләрен өйрәнүче К. М. Бикбулатовның Нардуган бәйрәмендә биелә торган биюләр һәм тамашалар турында кызыклы күзәтүләре бар. Ул «Нардуган йөрүчеләр» өйдән өйгә йөргәндә башларына ат башы сөяге «киеп» яки кулларына ат карачкысы тотып йөрүләре турында мәгълүмат бирә һәм моны борынгы бабаларыбызның атка изге итеп карау, аны хөрмәтләү муллык китерә дигән ышану ятканлыгын шәрехли. Ул моны Насыйри, Р. Даулей хезмәтләренә таянып исбат итәi.

«Нардуган йөрү» вакытында «Нардуган бабае» һәм «Нардуган әбие» башкара торган бер ритуал биюе бар. Ул «Нардуган биюе» дип атала. Бию өйдә башкарыла. «Бабай», йорт эченә кергәч, түргә таба биеп китә һәм хуҗалар тарафыннан өстәлгә салынган бер уч саламны ала һәм, шул ук рәвешле биеп, ишек янында торган «әби»гә аның яртысын бүлеп бирә. «Бабай» белән «әби» шул саламны тотып парлап биегәч, алар саламны хуҗага китереп тоттыралар. Хуҗа аларны сыра белән сыйлый. Нардуган йөрүчеләр хуҗаларга «Нардуган суы» бөрки.

Нардуганчыларның йорт эчендә күрсәткән ритуал бию һәм тамашаларыннан соң тагын бер кызыклы традицион уен уйналган. Ул - «Нардуган түгәрәк уены». Уенның тәртибе болай: нардуганчылар, кулга-кул тотынышып, бер рәткә басалар Һәм бию хәрәкәтләре белән ике яктан килеп, түгәрәк хасил итәләр һәм җырлап әйләнәләр:

Нардуганым нар булсын,

Эче тулы нур булсын;

Нардуган биюен кем бии -

Ул дәүләтле бай булсын.

Бу уен халык ышануларына караганда илгә-көнгә муллык килсенгә юралган.

Нардуган бәйрәменең тагын бер үзенчәлекле элементы бар. Ул - «Йөзек салышу» уены уйнау. Кызлар иртә белән, кояш туганчы ук, чишмәдән таң суы алып кайталар. Өйгә кайтып җиткәнче, суның тамчысы да җиргә төшәргә тиеш түгел. Юкса ул «бозыла» һәм нардуган уены өчен яраксыз була.

Кичен шул суны идән уртасына куеп, кызларның һәммәсе шуңа балдагын сала. Аннан чиләк тирәсенә тезелеп утыралар да Нардуган җырларын (күрәзә итү җырларын) башлыйлар. Бер җыр тәмам булгач, уенны алып баручы кыз, судан бер балдакны алып: «Бу кемнең балдагы?» - дип сорый. Кемнең балдагы чыга, җыр шул кызга багышланган була.

Йөзек салу уены (кайчакларда ул мунчада уйнала торган булган) төн уртасына кадәр дәвам иткән. Уен соңында, суны кыйбла якка таба түгеп, «патша йөзеге»нең ничек төшкәнен караганнар Әгәр «күн» төшсә барлык юраулар да дөрескә чыгар дип ышанганнар.

Нардуган бәйрәмендә уйнала торган (алар раштуа-рождество чорында да дәвам иткән) уеннар циклын күрсәтеп узарга кирәк. Ул - күрәзәлек итү уеннары. Бу уеннар башлыча яшь кызларның алдагы язмышлары, тормыш корулары турында фараз кылулары рәвешендә була.

Әйтик, Нардуган көннәрендә кызлар, йокларга ятканда, чырадан кое бурасы ише нәрсә ясап, баш очларына куялар. Шундый ышану булган: шулай итсәң, үзеңнең сөйгән егетең кое янына ат эчертергә килә, син аңа тиз көндә кияүгә чыгасың, имеш.

Юрау уеннарында кияүнең кай яктан, баймы-ярлымы, эшчәнме-ялкаумы, матурмы-ямьсезме (шадра), яхшымы-яманмы, картмы-яшьме буласы фараз ителә. Тавык-чебеш тотып юрау уены да бик кызыклы: кызлар кич кетәклектән тавык тотып алып чыгалар һәм карыйлар. Матур тавык булса — бай-чибәр егеткә кияүгә чыгасың, бетәшкән тавык булса — ярлы-ябагайга, ә әтәч тотып чыксаң - «нәчәльник»кә барасың, имеш. Юралыш уеннары тематик яктан тормыш кору, кияүнең нинди, кайдан булуы белән генә чикләнми. Елларның ничек килүе, игеннәрнең уңу-уңмавы, кешенең тормыш-көнкүрешендәге буласы үзгәрешләр, язмышны фаразлаулар да була.

Шулай итеп, Нардуган бәйрәме циклы уеннарын өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин: 1) Шамакай булып киенеп, өйдән-өйгә кереп ритуал-уеннар уйнау; 2) Йөзек салыш (юрау уены); 3) Өй эчендә һәм урамда юрау уеннары уйнау. Бу төр уеннарның күбесе керәшен татарларында раштуа (рождество) һәм крәшнә (крещение)- бәйрәмнәренә дә хас булган.

1.2.Нәүрүз бәйрәме уеннары

Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз бәйрәменең исеменә килгәндә, фарсыча «ноу» - яңа, «руз» көн дигән мәгънәне белдерә. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән һәм күп кенә җирләрдә, әйтик, фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә.

Татарларда исә бу бәйрәм онытыла язып калган иде. Соңгы елларда этнограф һәм фольклорчыларның тырышлыгы белән ул бәйрәм турында халыктан байтак мәгълүмат тупланды. Шулар нигезендә мәдәни учреждениеләребез аны милли йола бәйрәме буларак кабат тормыш-көнкүрешкә кайтару буенча нәтиҗәле эшләп киләләр. Хәзер инде ул шәһәр һәм авылларда, шул исәптән мәктәпләрдә, традицион бәйрәм буларак үткәрелә башлады.

Фәнни экспедицияләрдән алынган мәгълүматлар буенча, бу бәйрәмдә яшьләр өйдән өйгә кереп, нәүрүз әйтеп (махсус шигъри әсәрләр сөйләп), бүләк җыеп йөргәннәр. Хуҗаларны яз белән котлаганнар. Бу, өйдән өйгә кереп, сөрән йөрүләрдә төрле кызыклы такмаклар, такмазалар, бәетләр сөйләп күңел ачканнар, хуҗаларның күңелләрен күргәннәр.

Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау төп йолаларның берсе булган. Бу тормыш гел шулай баллы булсын, дигәнне аңлаткан. Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип, чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип, кешеләр бер-берсенә су сибешеп уйнаганнар. Шул ук көнне, буй-буй итеп, җиде җиргә җиде төрле кыяклы үсемлек утыртканнар. Аларның ничек үсүен карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр.

Ни өчен җиде төрле үсемлек? Җиде саны, дөресерәге; "җиде" сүзе эчендә, көнчыгыш халыклары аңлавынча, серлелек, тылсым яшеренгән. Һәм менә әле хәзергә кадәр Нәүрүз бәйрәме көннәрендә ризык әзерләүнең аерым бер йоласына зур игътибар бирелә. Өстәлдә ашамлыкның җиде төре булу мәҗбүри. Бу ризыкларның исеме "с" хәрефенә башланырга тиеш. Менә аларның исемнәре: "силанд-рута"- сәдәп уты (көньякта үсә торган сары чәчәкле, яфрагыннан эфир мае алына торган куак) орлыклары, "сиб" - алма, "сиях-дане" - кара (төшле) җимеш, "синд-ид" - кыргый зәйтүн җимеше, "сирке" - серкә (аш серкәсе), "сир" - сарымсак, "сәбзи" - тәлинкәдә шытып, үреп чыккан орлык. Бу ризыклардан тыш, "сумалак" дигән ризык аерата хөрмәт ителгән. Ул үргән бодайдан әзерләнгән. Ул да сихри "с" хәрефенә башлана. Бу ашамлык турында берничә риваять бар.

Шуларның берсендә тыныч шәһәрне дошман камап алуы турында сөйләнә. Алар җирле халыкны кырып бетергән, байлыгын талаган. Озакламый шәһәрдә бернинди азык та калмаган. Халык ачлыктан бөтенләй кырыла, үлә башлаган. Ләкин исән калган берничә хатын-кызның берсе үзен дә, балаларын да рәхимсез үлемнән саклап кала алган. Ул, очраклы рәвештә генә, үргән бодай орлыклары тапкан булган. Аларны бөртекләп җыеп алган да, өенә кайтып, ашарга әзерләгән һәм үз балаларына, туганнарына һәм башка ач кешеләргә ашаткан. Әнә шулай, үргән бодай орлыгы кешеләрне ач үлемнән алып калган.

hello_html_m25c49fc4.gifНәүрүз - хезмәт халкы, игенчеләр бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Табынга шәм, шәраб, сөт, шикәр, татлы ризыклар, яшелчәләр, алсу төстәге тәмле сулар куелган. Шәм - яктылык билгесе, ягъни яхшылыкның явызлыкны җиңүе, шәраб - күңел ачу, сөт - чисталык, тәмле ризыклар, сулар - яңа елда яхшы тормышка өметләнү билгесе булып саналган. Ә инде ислам дине кабул ителгәч, табынга шәм һәм шәраб кую рөхсәт ителмәгән.

Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи һәм дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора һәм ул ел саен яңа эчтәлек, бизәкләр белән байый. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә әзерлек дип кабул иткәннәр. Мәсәлән, Карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер күренеше. Аны икенче төрле "Дәрә" яки "Зәрә боткасы" дип йөртәләр.

Бәйрәм көнне иртән иртүк 8-10 кешелек балалар төркеме урамнарга чыкканнар һәм, йорттан-йортка кереп, "нәүрүз әйтеп", йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар, бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалардан соң урамнарга атларга атланган егетләр чыкканнар. Алар бәйрәмгә чакырып, аваз салып йөргәннәр. Бу күренеш "сөрән салу" дип аталган. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүзбикә итеп сайланган. Җыелган халык "нәүрүз" җырлаган, бәетләр әйткәннәр. Нәүрүз көнне кеше күңелендәге гел изгелек кенә булырга тиеш. Ул игелек булып, аның үзенә үк кире кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, дип уйлау күңелләрдә өмет уяткан. Кеше бу көнне бурычларыннан да котылырга тырышкан.

Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында без дә онытмыйк. Аның кешелекле традицияләрен саклыйк һәм баетыйк! Кешеләр, электәге кебек, бу вакытта барлык начар сыйфатларыннан аерылырга тырышсын иде. Бәйрәм вакытында уртак казанда пешерелгән аш белән барысын да сыйлау, бөтен кешенең дә тамашага уртак теләкләр белән килү гадәте үзе генә дә бик зур мәгънәгә ия бит! Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!Кыскасы, Нәүрүз бәйрәме татар халкының тамаша кору традицияләрен, уен-күңел ачу чараларын саклап, үстереп килүче бер йола бәйрәме буларак хәзер дә яшәп килә.

, 1.3.Келәү уеннары

Язгы чәчүләр тәмамлангач, бигрәк тә яңгырлар яумыйча, илдә-көндә корылык килүе сизелә башласа, татар авылларында яңгыр келәү йолалары үткәрелә.

Үзенең төп вазифасы ягыннан тәңредән (күктән) яңгыр сорау, игеннәрнең мул булып үсүен теләүгә багышланган бу йолаларны ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: яңгыр боткасы пешерү белән бәйле келәүләр һәм корбанлык чалу белән бәйле келәүләр.

Яңгыр боткасының үткәрелү тәртибе болай: авыл халкы өй борынча йөреп, азык-төлек: ярмалар, йомырка, май, сөт һ. б. ны җыялар, билгеләнгән җиргә барып, казан асып, «Яңгыр боткасы» пешерәләр һәм күмәкләп сыйланалар. Сыйланыр алдыннан, Аллаһ Тәгаләдән муллык теләп, намаз укыйлар. Балалар да үзләренчә болытка, яңгырга теләк теләп такмаклаганнар:

Яңгыр яу, яңгыр яу!

Без сорыйбыз Ходайдан,

Арыштан, бодайдан,

Пәрәмәчтән, күмәчтән.

Сыерларның сөтләре

Аз булмасын, күп булсын,

Игеннәрнең башлары

Ач булмасын, тук булсын!3

Сыйланып беткәч, калган ботканы кош-кортларга, җир-су иялренә дип, елга буйларына, болынга, елгага сибеп калдыра торган булганнар2.

Келәүләрнең икенче төре яңгыр яусынга, Күк тәңреләренә багышлап Корбан чалу һәм, аны табигать кочагында пешереп, корбан ите белән сыйлану рәвешендә уза. Корбан чалып келәүләр уздырганда, намаз укулардан тыш, Аллаһка, Тәңрегә мөрәҗәгать итүләр дә булган. Әйтик, Себер татарларында келәүләр вакытында:

Раббым, Тәңрем, Аллам,

Шифасы белән яңгырлар бир,

Яңгыр яусын, ашлыклар уңсын,

Хайваннарның сөте булсын,

Авырулар булмасын,

Нарасыйлар бәхетенә... -

дип, күккә ялварганнар.

Бу ритуаллар кайчакта күмәк бер йола тамашасы төсен алган. Шулай ук Корбан ашы ашаганда: «Ипсетмә, кипсетмә безне, Җиргә төшкән нәүбәтләреңне бир инде, Рәхмәтеңне яудыр!» -дип тә теләк теләгәннәр.

Корбанлык итен күмәкләшеп ашаганнан соң (ул ат, сыер, сарык ише терлекләрдән булырга мөмкин), сөякләрен җиргә күмеп калдыра торган булганнар.

Кайбер якларда ат, сыер, сарык башын казыкка кую, бауга бәйләп елгага, чишмәгә батыру йоласы да булган. Борынгы ышануларга караганда, болай итсәң җир-су ияләре илгә яңгыр җибәрә дип уйлаганнар. Әгәр дә яңгыр яву артыкка китсә, баш сөяген судан тартып алганнар3.

Келәү вакытында зиратка барып, шәригать кануннарын санламаган гүр иясе булган кешенең каберенә казык кагып, тишек ясап, су кою гадәте булган. (Халыкта андый кешенең өрәге чыгып, яңгыр явуны тоткарлап тора дигән ышану яши.) Бу йола ритуаллары, барлык халык бергә җыелып, күмәк рәвештә башкарылган. Келәү йолаларының барысы өчен дә уртак булган бер гамәл бар. Ул - күмәкләп бер-береңә су сибешү. Бу - келәү йолаларының кульминацион ноктасы. Су сибешү уены, гадәттә, келәү, Корбан үткән җирдә, су буенда гына булмыйча, гадәттә, бөтен авылга җәелә. Аягында йөри алган һәркем чиләк күтәреп буенда йөгерешә. Очраган һәр кеше, картмы-яшьме, танышмы түгелме - су белән коендырыша. Су буенда исә кешеләрне киеме-ние белән суга тотып ыргытулар башлана, авыл тулаем бер уен-көлке, су сибешү тамашасына әйләнә.

Кыскасы, келәү йолалары да халкыбызның уен-тамаша чаралары белән тыгыз рәвештә үрелгән, алар, бер яктан йола ритуаллары булса, икенче яктан, күңел ачу чаралары да булып яши.

1.4.Сабантуй уеннары

Татар халкының уеннарын, тамаша сәнгатен, аның табигатькә дөньяга карашын үзендә туплаган һәм, гомумән, әйтергә мөмкиндер, милләтне оештырып, туплап торучы дәрәҗәсенә күтәрелгән бер олы бәйрәм бар. Ул - Сабантуй.

«Халык күңелендә иң тирән тибрәнүләр кузгата торган бу туй бик борынгы заманнарда төрле ырым, табигатьнең төрле хәлләре тәэсире белән күп гасырлар дәвамында туган инанулар, табынулар, халыкның зар-моңнарын, курку вә имәнүләре, ялвару һәм ышанулары нәтиҗәсендә бер гореф-гадәт булып формалашкан да, халыкның күңелендә рәхәт һәм тынычлык бирә торган җәмгыять туе булып нык тамыр җәйгән милли йолага әверелгән. Сабантуйда, табигатьнең төрле үзгәрешләренә карап, кешенең куркынулары, куанычлары, шул куанулар китергән көч-кодрәткә - Тәңрегә - бәндәлеген изһар кылып табынуы, мактау-котлавы чагылыш таба.

Туй сүзе мәгънәсендә, гомумән, шатлык, өмет, теләк һәм шөкрана кылу, оптимизм бар. Сабантуй исә - җанны кинәндерә, шатлык бирә торган, алдагы көннәргә нурлы өметләр баглый торган зур бәйрәм3».

Гадәттә, «Сабантуй» дигәннән без, язгы чәчүләр беткәч, авыл халкының мәйдан оештырып, шунда Сабантуйга хас уеннар (көрәш, йөгереш, баганага менү һ. б.) уйнап, күңел ачуын күз алдында тотабыз. Әмма бу бәйрәмнең борын-борыннан көнкүрештә үтәп килгән вазифасы ул гына түгел. Аның төп вазифасы - язгы чәчүгә чыгар алдыннан, жир-суга хөрмәт күрсәтү. Б. Урманче сүзләрен дәвам итеп әйткәндә, «кеше, табигатьнең бер кисәге буларак, үзенең сәнгати көчен, дәртен табигать шаукымына кушарга, яшерен гыйбадәтен үтәргә тели. Сабантуйның эчке мәгънәсе — табигатьнең терелүенә шөкрана кылып, гыйбадәт тойгысы белән бәйрәм итүдән гыйбарәт, ул—«келәү» (кел” борынгы төрки телдә «гыйбадәт» дигән сүз)4

Кыскасы, ул, әйткәнебезчә, мәйдан ясау гына түгел, ә яз башланганда уздырыла торган олы мәгънәгә ия йолалар циклын тәшкил итә. Этнограф галим Р. Уразманова татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабантуйлар уздыру тәртибен өйрәнеп, аларның системасын ачкан. Аның фикеренчә, татар халкында Сабантуй циклы йолалары дүрт вариантта уздырыла.

Беренче вариант: 1) халыктан җыйган азык-төлектән балаларга ботка пешереп ашату («Карга боткасы», «Зәрә боткасы»); 2) балаларның манган йомырка җыюы; 3) ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны пешереп ашавы - сөрән сугу; 4) танымаслык булып (исәкәй булып) киенгән ирләрнең йомырка җыеп йөрүе (“җәяүле сөрән”); 5) мәйдан өчен бүләк җыю; 6) мәйдандагы ярыш-бәйгеләр; 7) яшьләрнең кичке уены.

Икенче вариант: 1) мәйданга атна-ун көн кала егетләрнең бизәлгән атларда чабышуы (ат аягы кыздыру); 2) балаларның манган йомырка җыюы; 3) бүләк җыю; 4) мәйдан; 5) яшьләрнең кичке уены.

Өченче вариант: 1) балаларның манган йомырка җыюы; 2) бүләк җыю; 3) мәйдан; 4) яшьләрнең кичке уены.

Дүртенче вариант: 1) бәйрәм алдыннан яки бәйрәм көнне картларның йомыркалар алып зиратка барулары һәм ата-бабалар. рухына дога укулары; 2) мәйдан.

Бу вариант буенча (ул күбрәк Глазов татарларына хас), Сабантуйның бүләк җыю йоласы башкарылмаган, бүләкләрне халык мәйданга үз ихтыяры белән алып төшкән5.

Күренгәнчә, Сабантуй бәйрәменең көнкүрештә бер төсле үрнәге юк. Ул төрле җирдә төрле вариантларда, төрле «төсмерләрдә» уздырыла, Ләкин аның барлык төр һәм вариантларына хас булган «классик» нигезен күзалларга була. Ул - бүләк җыю (сөрән сугу), мәйдан уеннарыннан һәм яшьләрнең кичке уеныннан гыйбарәт.

Уен, күңел ачу, йола тамашасы булу ягыннан безнең өчен Сабантуй циклының «Бүләк җыю» яки «Сөрән сугу» өлеше аеруча әһәмиятле.

Иртәгә Сабантуй дигән көнне иртә белән бер төркем авыл кешеләре җыелып «Сөрән сугу» өчен әйберләр хәстәрлиләр. Бер ир егет кеше юан булмаган юкә яки чыршы таягының бер башын икегә ярып (ул тастымал, кулъяулык һ. б. ны кыстырып кую өчен эшләнә), сөрән таяк ясап кулына тота. Ул баш сөрәнче була. Калган сөрәнчеләрдән: гармунчы яки скрипкачы, биюче, йомырка җыючылар билгеләнеп куела. Бу «команда» авыл (урам) башына чыга һәм баш сөрәнче яки аксакаллардан берәү, “Сөрән сугу” башланганын хәбәр итеп, мылтык ата. Шуннан соң “Сөрән сугу” башлана. Иң алдан баш сөрәнче, аннан соң гармунчы, аның артыннан башка сөрәнчеләр иярә. Җырлар җырлап, берәүнең капкасын барып кагалар. Хуҗа кеше: «Әйдә, рәхим итегез!»-дип, барлык капкаларын да каерып ачып куя. Ишегалдына савыт белән ачы бал чыгара. Иң беренче хуҗа йортына «Абыстайлар түтәйләр, чыгарыгыз күкәйләр! Кыт-кытыйк» -дип, баш сөрәнче йөгереп керә һәм, сөрән таягын айкап, түгәрәк буйлап биеп китә. Хуҗа хатын, йомыркалар алып чыгып, йомырка җыючы сөрәнченең савытына сала. Йортта яшь килен яисә буйга җиткән кыз булса, сөлге алып чыга, сөлгесен иңбашларына салып һәм чүпләмле башыннан куллары белән тотып селки-селки биеп китә. Аннан сөлгене берәр сөрәнчегә, биюче-сөрәнчегә бирә. Ул биеп туйгач, икенчесенә... Шул рәвешчә, бу хуҗада биеп, сыйланып туйгач, рәхмәтләр әйтеп, икенче йортка китәләр. Шулай бөтен авылны йөреп чыкканчы «Сөрән сугу» дәвам итә. Ул тәмам булгач, сөрән таягына мул булып җыелган бүләкләрне, чиләк-чиләк йомыркаларны иртәгесе Сабантуй мәйданында баш булачак аксакал өенә кертеп калдыралар.

Сабантуйны төп йоласы - мәйданда үткәрелә торган ярышлар һәм уеннарны да гомуми бер халык тамашасы итеп карарга кирәк. Сабантуй «театр»ының төп хәрәкәт итүче персонажлары - бәйрәм рухы белән рухланган; туган-тумача, дус-иш белән бергә булу, алар белән бер гамь белән яшәү бәхетенә тиенгән халык.

Сабантуй «театрын» иң беренче яшь балалар башлап җибәрә. Көрәш мәйданында иң беренче аларга сөлгене тоттыралар. Сабантуйның башка төрле уеннарын да, шул рәвешле, бәләкәйләрдән башлаттыралар. Бу гамәлнең олы мәгънәсе бар: әлеге гамәлдә «кешелек дөньясы иң беренче үзенең киләчәген кайгыртырга тиеш» дигән бөек фәлсәфә ята.

Бу урында Сабантуй мәйданында уйнала торган уеннарның эчтәлеге белән таныштырып торуның кирәге юктыр. Аларның барысы да киң билгеле булганлыктан, исемнәрен атап китү белән генә чикләнәбез: ат чабышы, көрәш, чүлмәк вату, туры баганага менү, авыш баганага менү, кашык белән йомырка йөгертеш, капчык киеп йөгереш, катыктан тәңкә эзләү, капчык белән сугыш һ. б. Шулар арасында Сабантуй дигән олы бер тамашаның төп аренасы ул - көрәш мәйданы. Монда Сабантуй тамашасының төп «персонажлары» хәрәкәт итә. Мәйданда батыр калган кеше билгеле булу белән, Сабантуй тамашасыныңтөп «конфликты» да чишелә. Бәйрәм тамашаларына нокта куела.

Сабантуй циклы уеннарында игътибарны бигрәк тә җәлеп итә торган нәрсә шул: бу циклның барлык стадияләрендә дә йомырка төп атрибут булып кала. Сөрән сугулар вакытында җыелган йомырканы пешереп тә, пешермичә дә, барлык уен һәм бәйгеләрдә катнашучыларга тараталар. Көрәшчеләр теләгәнчә чи йомырка эчә, йомырканы кашыкка салып йөгертәләр, йөгерештә-бәйгедә катнашканнарның һәрберсенә йомырка бирәләр, бигрәк тә бала-чагага буялган (яки буялмаган) йомырка бирмичә калмыйлар. Кыскасы, йомырка Сабантуй символы сыман. Без моңарчы балаларның йомырка уены уйнауларын, чәчүгә чыкканда җиргә орлыклар белән бергә йомырка чәчүләрен игеннәрнең йомырка кадәр булып үссеннәр» дигән юралыштан чыгып эшләнгәнен күзәткән идек. Сабантуй уеннарында да йомырка туклык, муллык символына әйләндерелгән дип әйтергә мөмкиндер.

Кыскасы, Сабантуй циклы уеннарын анализлаганда, аларның спорт-физкультура чаралары булу белән бергә, халыкның рухиятен, дөньяга карашын билгели торган мотивлар һәм ишарәләрен ачык күрергә мөмкин.



2. Гаилә һәм көнкүреш йолалары

«Гаилә һәм көнкүреш йолалары» дигән атама астында без турыдан-туры кеше гомере, кешенең тормыш көтү, тормыш итү мизгелләрендәге билгеле вакыйгаларны (туу, никахлашу, соңгы юлга озату); адәм баласының көндәлек тормышын, хезмәтен оештыруы (Каз өмәсе, Тула өмәсе, Орчык өмәсе һ. б.); иҗтимагый бурычларын үтәве (солдат озату) белән бәйләнешле йолалар циклын күз алдында тотабыз. Бу йолалар кешенең табигать, җәмгыять белән мөгамәлә итү тәҗрибәләре һәм дөньяны танып белүдәге казанышлары нигезендә формалашканнар һәм алар кеше, җәмәгатьчелек, милләт тормышын традицион бер эздә, калыпта тоталар, милләт яшәешен эзлекле, системалы, мәгънәле итәләр.Ләкин бу йолалар «коры» хәрәкәт, «коры» гамәлләр генә түгел, ә сәнгатьнең күп төрләре белән, шул исәптән халыкның күңел ачу, тамашалык сәнгате белән дә тыгыз бәйләнгән.

2.1. Бишек туе

Гаилә йолалары циклының халык уеннары, тамаша сәнгате белән бәйләнгәннәре «Бишек туе» белән башланып китә. К. Насыйри үзенең Казан татарларының этнографиясенә багышланган хезмәтендә бу туйны түбәндәгечә тасвирлый: «Әүвәл мәртәбә баланы бишеккә салганда, бер мәҗлес буладыр, хатыннар мәҗлесе. Моны «бишек туе» дип йөртәләр. Бу мәҗлестә хатыннар җыела: һәркайсы, хәле кадәренчә, акчадан яки гайре заттан бүләк алып киләләр. Байларда бу бишек туе бик зур буладыр»6.

Мордва Республикасында яшәүче татарларда «Бишек туе»ның төрдәше булган «Чигелдәк туе» уздыру гадәте сакланып калган. Бу туй үзенең формасы белән гади бер уенны хәтерләтә. «Чигелдәк туе» бала туып, ике-өч көн узгач уздырыла. Тәртибе түбәндәгечә: бәби тапкан ана өендә чигелдәк (өстенә шикәр сибеп пешерелгән камыр ашы) пешерәләр, аны бишектәге бала янына сибәләр (бу гамәлдә бишектәге бала бәхетле булсын, бай-дәрәҗәле булсын дигән ишарә бар). Чигелдәк арасына конфет, прәннек ише тәм-том да куела. Шуннан соң авыл балаларын өйгә чакырып кертеп, бишектәге чигелдәкләр белән сыйланырга кушалар. Ана исә, уклау тотып, чигелдәкләрне саклап утыра. Балалар тәм-том алганда, кулларына суккандай итенә. «Чигелдәк туе» бишектәге ашамыклар «урланып» беткәнче дәвам итә. Информаторларның әйтүенчә, «Чигелдәк туе» уздырганда бала таза-сау булып үсә, йортка-җиргә дәүләт килә диләр7.

2.2.Никах туе уеннары

Көнкүреш йолаларының иң күренеклесе булган «Туй йоласы» театрлы тамашаларга, уеннарга аеруча бай. Кыз белән егетнен танышуыннан алып, аларның гаилә корып яши башлауларын кадәрге вакыт аралыгында бик күп йола ритуаллары уздырыла Бу ритуалларны бергә туплап, бер эзлеклелектә караганда туйның билгеле бер сюжеты, конфликты, персонажлар булган бөтен бер тамаша, «театр» икәнлеге күренер. Әмма «театр» — аерым бер индивидуум иҗат иткән «әсәр» түгел, халыкның гыйбадәт һәм йола хәрәкәтләренең системалашып берегүе нәтиҗәсендә туган «драма». Чыннан да, туй үткәрүнең гомумкүзлектән караганда, аны драма итеп карарлык барлык сыйфатлары да бар.

Драма әсәрендә — персонажларның булуы шарт. Туй театрында аларның тулы галереясы бар: кияү, килен, яучы, баш кода, баш кодагый, җиңгәләр, кияү егетләре һ. б. Шулар арасында килен белән кияү — төп персонажлардан булып, кияү исә бу «драма»ның үзәгендә торып хәрәкәт итә.

«Туй театры»ның конфликты да ачык күренеп тора: ул —килен ягы (бу як «драма»да «үз як» булып санала) һәм кияү ягындагылар (ятлар) арасындагы «конфликт». Туйлашу барышында бу ике төп персонажга башка каршылыкларга керергә, төрле сынаулар үтәргә туры килә. Әйтик, кияү кешегә кыз ягы персонажлары тарафыннан оештырылган бик күп каршылыкларны җиңәргә, ничәмә-ничә мәртәбә «кызны сатып алырга» туры килә (ишек бавы, кияү мунчасы һ. б.). Кыз да үзенең зирәклеген, уңганлыгын күрсәтеп, егет каршында да, кодалар, кунаклар каршында да сынаулар үтә (кияүнең билбавын чишү, туй узгач токмач басу һ. б.). Драманың композициясенә килгәндә, «әсәрнең» экспозициясе килен йортына яучының баруы белән башланып китә һәм кияүнең кодалар йортына кияүләп баруына таба үстерелә. «Кыз озату» ритуалында вакыйга кульминацион ноктасына җитә. Туй егет ягында дәвам итеп, «Шәл салдыру» йоласы үтәлү — ул инде туй драмасының чишелеше, эпилогы була. Туй драмасының гомумкомпозициясе әнә шуннан гыйбарәт.

Туй йоласында чагылган театр, драма элементлары, халкыбызның уеннары белән тыгыз бәйләнгән ритуаллар, нигездә, әнә шулар.

2.3.Өмә уеннары

Татар халкының, кай тарафларда гына яшәмәсен, күркәм бер сыйфаты бар: хуҗалыкта килеп чыккан һәрбер авыр, күп көч, вакыт таләп иткән эшләрне бергәләп, «мир белән» күтәрә. Шуның өчен кем өендә, кем гаиләсендә шундый күп хезмәт түгәсе эш килеп чыкса, ул өмә җыя торган була. Ә андый эшләр крестьян тормышында бик күп: өй күтәрү, урак уру, тула басу, киндер сугу, көз көне сугым сую һ. б. Шунысы үзенчәлекле: бу эшләрне күмәкләшеп башкарулар — өмәләр корып, хезмәтне оештыру гына булмыйча, тулаем алганда, халкыбызның поэтик, музыкаль һәм хореографик сәнгате белән төрелгән бер күренеш төсен ала. Алай гына да түгел, кайбер өмәләр музыкаль-драматик юралышта була. Бу яктан караганда, көз көне, көннәр салкынайткач уздырыла торган Каз өмәсе бигрәк тә үзенчәлекле.

Каз өмәсенә авылның уңган кызлары җыела. Бер үткенрәк кызны өмә башы итеп куялар. Ул каз йолку, казларны елгада чайкау эшләрен оештыручы була. Каз өмәсе хезмәттән генә тормый. Ул әле кызларның авыл егетләре белән очрашып, күңел ачып, серләшеп, бер-берсенә вәгъдәләр бирешә торган урыннары да. Шуның өчен кайда каз өмәсе — шунда егетләр кыз күзләргә килә. Кыскасы, бу өмәдә эш тә, берочтан яшьләрнең танышу-килешүләре дә бара. Каз өмәсе уен-көлкеле, җыр-биюле бер тамаша төсен ала. Еш кына кызлар-егетләр арасында үзара җыр-әйтешләр башлана.

Каз өмәсе көн буе җыр, әйтеш, такмаклар белән үрелеп бара, ә кич белән, каз итеннән төрле ашлар пешереп, бергә сыйланалар. Сыйланулар да төрле шаян уеннар белән аралашып бара торган була. Әйтик, өстәл артына аны-моны рамыйча утыручыларның эскәмиясенә каз куыгы салып, шартлаттырып, көлкегә калдырулар була. Каз ите ашаганда, “Ядәч уены уйнау — шулай ук Каз өмәсенең аерылгысыз кисәге. Каз өмәсеннән яшьләрнең кайтып китүе дә шигъриятле, символикалы бер күренеш, өмәдә катнашкан кызлар өйнең кояш йөреше ягына бер чиләк су куялар. Сыйланып туйган һәр кыз шул чиләктән чүмеч белән чумырып ала да су эчә һәм, “Кыйгак-кыйгак! дип кычкырып, ишектән чыгып кайтып китә. Бу алдагы елда хуҗаның казлары тагын да ишлерәк булсын өчен дип эшләнә.

Кыш көне уздырыла торган хезмәт өмәләренең күренеклесе — Тула өмәсе. Тула ясау — бик күп түземлек, хезмәт сорый торган эш. Боларның күбесе хатын-кыз җилкәсенә төшә: алар йон тетә, җеп эрли, шүрегә урый, ахырдан тула суга, тула баса. Бу хезмәтләр барысы да диярлек төн йокламыйча өмәләрдә башкарыла. Өмә барган өйгә, гадәттәгечә, егетләр дә килә. Алар да кызларга булышалар. Тула басу процессы вакытында җырлана торган җырлар бар. Еш кына егетләр белән кызлар арасында җырлар белән кара-каршы әйтешүләр башлана. Шулай итеп, тула басу бер музыкаль күренеш — «спектакль»гә әйләнә.

Кызлар жырлый:

Булыр микән бу тула,

Булмас микән бу тула?

Бу туланы булдыруга

Уйнатыр микән хуҗа?!

Бер кыз:

Тәрәзәдән үрелде,

Аклы шарфы күренде.

Әй дусларым, минем егет

Әллә күзгә күренде.

Тула баскан вакытта күрәзәлек уеннары дә уйналган. Әйтик, тула баскан җиргә ишектән берәр кыз килеп керсә, аңа тула башыннан бер кисендек кисеп бирәләр һәм урамга чыгарып җибәрәләр. Ул урамда беренче булып карт кеше очраса — картка, яшь кеше очраса — яшь егеткә кияүгә чыга дип юраганнар-Шулай ук тула басучылар: «Кыз кеше өмәдә башлап ак тула басса — ак, чибәр егеткә, ә кара тула басса — кара егеткә кияүгә чыга»,— дип тә шаяртканнар.

Кыскасы, татар халкының гаилә, көнкүреш, хезмәт йолалары да уен, театр, тамаша элементларына бай. Аларның шундый сәнгать төрләре белән аралашуы, керешүе — авыр хезмәтне җиңеләйткән, кешегә рух, дәрман өстәгән.

3.Яшьләрнең күңел ачу уеннары

«Күңел ачу уеннары» дигән атама астында без шартлыча яшьләрнең йолалык мәгънәсе булмаган (ягъни татар халкының календарь һәм көнкүреш йолалары белән турыдан-туры бәйләнгән һәм йоланың состав өлеше булып торган уеннардан гайре) барлык уен репертуарын күз алдында тотабыз. Әмма йола белән бәйләнгән һәм бәйләнмәгән уеннар арасында кистереп чик кызыгын сызу да мөмкин түгел, чөнки һәрбер йолада һәм йола фольклорында күңел ачу моменты да бар һәм, киресенчә, күңел ачу өчен генә уйнала торган уен да кайсыдыр бер ягы белән йола телән бәйләнгән булырга мөмкин.

Яшьләр уеннарында зирәклектә ярышу, җырда-биюдә, сүз бәйгеләрендә уңганлыгыңны-булганлыгыңны күрсәтүгә корылганнары бик күп. Болар яр сайлау, яр күңелен яулау кебек максатлар белән бәйле. Кыскасы, яшьләрнең барлык уеннарында да диярлек «мәхәббәт» темасы өстенлек итә.

Яшьләрнең күңел ачу уеннарын ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: 1) «Аулак өй» уеннары; 2) Ачык һава уеннары. Бу ике төркем уеннар уйналу рәвешләре белән дә аерылып торалар. Әйтик, «Аулак өй» уеннары хәрәкәт ягыннан чикләнгәнрәк. Чөнки өй эчендә күмәк җырлы-биюле уеннарны уйнап булмый. Анда җыр, сүз, зиһен сынашуларга корылган уеннар күбрәк уйнала. Ә «Ачык һава уеннары» исә иркендә, болында, мәйданда булганга күрә, киң хәрәкәтләр, күмәк биюләр белән бара һәм масштаблырак характерда була.

3.1. «Аулак өй» уеннары

Җәйге кыр эшләре тәмамланып, көзләр җиткәч, авылда «аулак өй» чоры башлана. Аны халык телендә «Утырма» дип тә, «Кич утыру» дип тә атыйлар.

«Аулак өйләр» хуҗалары (олы кешеләр) кунакка киткән чакта була яки аны, алдан хуҗалары белән килешеп, махсус та оештырулары мөмкин. Кайчакта ул ялгыз хатын-кызлар йортларында да үткәрелә торган булган.

«Аулак өйне» (утырманы) гади күңел ачу дип кенә булмый. Аңа авыл кызлары үзләренең кул эшләре: тегү-чигү, орчык эрләү һ. б. белән килгәннәр. Үзләре белән ашау-эчү әйберләрен дә алганнар. Кичләрен әлбә, хәлвә кебек азыклар пешереп сыйланганнар.

«Аулак өйләр»нең сәнгати нигезе — ул «аулак өй башы» җитәкчелегендә (аның башлавы белән) күмәкләп җырлар җырлап утыруһәм төрле уеннар уйнау. Мәсәлән, «Сөю хаты» дигән уен. Тәртибе болай. Яшьләр түгәрәкләнеп утыралар. Уенны алып баручы кулындагы конвертны берәр кызга йә егеткә китереп бирә дә: «Бу хат сөйгәнеңнән, җавап кирәк»,— ди. Калганнар хат тапшырган кызга йә егеткә багышлап җыр башкаралар:

Суда сусар үтердем,

Сусар бүрек тектердем;

Әминәгә Зөфәреннән

Сөю хаты китердем.

Бу җырга җыр белән җавап бирергә кирәк. Җавап уңай булса, кыз (яисә егет) үзенең (исеме аталган кешегә) сөюен белдергән берәр җыр җырлый. Мәсәлән:

Биек тауның башларында

Бәйләнмәгән ат йөри;

Мин саргаеп үләр идем,

Әле ярый хат йөри.

Әмма еш кына сорауга кире җавап та кайтарыла:

Су буеннан агып килә

Яшел башлы сусарым;

Ул минем сөйгәнем түгел,

Ялгышасыз, дусларым.8

«Аулак өй»дә гармун яки скрипка белән уйный торган уеннар да була. Мәсәлән, «Ша» уены:

Яшьләр пар-пар булып түгәрәкләнеп басалар. Уртада бер парсыз кеше кала. Уртадагы кеше түгәрәк буйлап гармун көенә биеп китә. Урта ягында, беренче рәттә торучылар да түгәрәк буенча аның артынан биеп китәләр. Гармунчы үзе теләгән вакытта «Ша» дип әйтүгә, биючеләр борылып кире якка таба биеп китәләр. Бераз икенче якка биегәч, гармунчы «Ша» дип әйтүгә, һәркем үзенең беренче пары каршына басарга тырыша. Парсыз калган кешегә җәза бирелә9.

«Аулак өй» уеннарында оттырган уенчыларга җәза бирү төрләре бик кызыклы. Алар, гадәттә, уеннарның үзләре кебек үк, яшьләрнең күмәкләп күңел ачу чарасы, ә еш кына барлык аулак өйдә катнашучылар өчен кызыклы тамаша төсен алалар Әйтик, уенда оттырган кешегә биергә, җырларга, әкият сөйләргә һ. б дип җәза бирүләр балалар уеннарына да хас нәрсә. Ә кич утыру, «Аулак өй» уеннарында исә җәза бирүләр дә тематик яктан «өлкәнләшә», яшьләр-кызларның рухи һәм күңел омтылышларына якынлаштырылган була. Мәсәлән, «Күгәрчен туйдыру» җәзасын алыйк: җәзага тартылган кызга йә егеткә кыска бер шырпы кисәген ирененә кыстырып, билгеле бер егетнең яки кызның (әлбәттә, монда алар арасындагы мөнәсәбәтләр күз алдында тотылып эшләнә) ирененә кыстырырга кушыла.

«Төлкедән йөзем ашаттыру» җәзасы да шулай ук яшьләрнең гыйшык-гыйшрәт эшләренә бәйле рәвештә бирелә. Әйтик, бер егет уенда гаепләнде, ди. Аңа «йөзем ашарга» дип җәза бирәләр Һәм аннан: «Нинди йөзем ашыйсың?»— дип сорыйлар. Егет үзе теләгән (сөйгән) кызның исемен әйтә. Уенны алып баручы ул «йөземне» (кызны) тотып тора, ә егет аның тирәсендә йөреп, аны «ашарга» (үбәргә) тиеш.

«Аулак өйләр»дә шулай ук «пич кочаклау», фәләннәрнең мун­часыннан мунча ташы алып кайту, капка баганасын барып кочаклап кайту, фәләннәрнең коесына суга бару, кисәү агачына атланып пич тирәли ат кебек кешнәп чабып әйләнү, урындыкка менеп тавык булып кыткылдау, әтәч булып кычкыру һ. б. кебек җәзалар да бирелә.

Кыскасы, «Аулак өй», утырмага йөрүләр, берьяктан яшьләрнең, бигрәк тә кызларның, көзге-кышкы чорда кул эшләрен эшләү өчен оештырылган гамәл булса, икенче яктан күңел ачу, пар сайлау чарасы да булып торган.

3.2. Ачык һава, зал-мәйдан уеннары

Яшьләр тарафыннан уйнала торган күмәк җырлы-биюле уеннарның күпчелеге ачык һавада уйнала. Бу элек-электән традиция буенча шулай килә һәм аларның уйналышы халык йолалары һәм бәйрәмнәре белән турыдан-туры бәйләнгән. Әмма бу төр уен репертуары башлыча билгеле бер йолага гына карамый, һәрбер очракта (йолада, бәйрәмдә) гомуми җырлы-биюле уеннар репертуары кулланылышка керә. Кыскасы, «бу йолада, бу бәйрәмдә бары тик шундый уеннар гына уйнала» дип әйтергә мөмкин түгел. Әмма кайбер йола яки бәйрәмнең үзенә генә «аталган» уеннары булырга мөмкин.

Җырлы-биюле уеннар репертуарының формалашу һәм үсешендә җыеннар аерым роль тотканнар. Билгеле булганча, алар язгы кыр эшләре белән игеннәрне җыеп алуга кадәрге чорда татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә уздырыла торган булган. Җыеннарда халык кыр эшләреннән азат булып торган арада аралашып, кунаклашып, күңел ачып, сәүдә итеп алган. Күп кенә төбәкләрнең элек-электән формалашкан җыен уеннары булган. Күп очракта алар зуррак авылларда, авыл янындагы болында, яланда уздырылган. Еш кына авылда түгел, ә авыллардан ерак булган киң болыннарда, ямьле су буйларында үткәрелә торган булган. Бу җыеннар өлкәннәр өчен башлыча туган-тумачасы белән күрешеп, кунаклашып алу, сәүдә итешү булса; яшь кызлар һәм егетләр өчен бер-берсе белән танышу, аралашу урыны булган. Бу танышулар, әлбәттә, иң беренче уеннар, бигрәк тә җырлы-биюле, күмәк уеннар аша барган. Ике-өч көнгә сузылган бу җыеннар вакытында көндез дә, кичләрен дә (кичке уеннар) күмәк уеннар тынып тормаган.

Җырлы-биюле уеннарның үсешендә Сабантуй йоласының да зур йогынтысы бар. Сабантуй йола циклы һәр җирдә җырдә биюле уеннар белән тыгыз бәйләнгән. Сабантуйга әзерлек чорыннан башлап мәйдан уздыруга кадәр авылларда кичке уеннар системалы төскә керә. Мәйдан көнне исә тоташ әйлән-бәйлән уеннары уйнала. Бу уеннар, кичләрен дәвам итеп, җыеннар чоры белән тоташып китә һәм көзгә, игеннәрне җыеп алуга кадәр дәвам итә. Гомумән, кичке уеннар татар халкының җырлы-биюле уен репертуары формалашуда хәлиткеч рольне үтәгән.

Әйлән-бәйлән һәм түгәрәк уеннар уен репертуарының өлешен тәшкил итә. Аларның да борынгы заманнардан башлап уйналганлыгына шик юк. Ләкин шунысы бар: бу уеннарның борынгыдан килгән үзенчәлекләре керәшен татарларыңда күбрәк сакланып калган. Аларда салмак көй, салмак бию хәрәкәтләре белән әйлән-бәйлән уеннары уйнауны хәзерге көндә дә күзәтергә мөмкин. Ә мөселман татарлар арасында мондый төр әйлән-бәйлән уеннары инде күзәтелми диярлек. Аның каравы такмаклап бию белән аралашып барган әйлән-бәйлән һәм түгәрәк уеннарны әле очратырга мөмкин. Мондыйлары, киресенчә, керәшеннәрдә сирәк очрый.

Түгәрәк уен җырларының тематикасына килгәндә, анда мәхәббәт, сөю-гыйшрәт темасы беренче урында тора. Икенче урында — мактау җырлары: кызныь егетне, гармунчыны мактау һ. б.

Шунысы үзенчәлекле: әйлән-бәйлән һәм түгәрәк уен җырларында һәм такмакларында бер үк шигырь строфаларын, юлларын, шулай ук сүз-гыйбарәләрне кабатлаулар күп икәнлеге күзгә ташлана. Кайбер уен җырлары, такмаклары тоташтан бер шигъри «трафарет» буенча тезеп кителә:

Их, төймә, төймә, төймә,

Төймәләре унсигез,

Кара безнең дус-ишләргә,

Бар да чибәр бертигез.

Их, төймә, төймә, төймә,

Төймәсе өзелмәсен;

Миннән башкаларны сөеп,

Үзәгең өзелмәсен10.

Бу төр уеннарның такмак әйтү өлеше аеруча үзенчәлекле, алар күбесе төрле аваз ияртемнәре, әйтелеше аяк тыпырдатуга охшаш гыйбарәләр белән бизәлгән була:

Тирмаритта, тирмаритта,

Тирмаритта күлләре.

(«Тирмаритта күлләре» уены)

Кыскасы, бу төр уеннарда җыр һәм такмаклар уенчыларның бию хәрәкәтләренә туры китереп иҗат ителгәннәр һәм, әйтергә кирәк, алар, һичшиксез, шушы уеннар процессында импровизацияләү юлы белән чыгарылганнар һәм кешене биетерлек такмак дәрәҗәсенә җиткерелеп шомартылганнар.

Татар халкының күңел ачу уеннары («Аулак өй» һәм Ачык һава, зал-мәйдан уеннары) хәзер табигый кулланылыштан китеп баралар. «Аулак өй», «Кичке уен» оештыру традицияләренең китә баруы нәтиҗәсендә, ул уеннар да инде югалалар һәм аларны үзешчән сәнгать сәхнәләрендә тамаша рәвешендә генә күрергә мөмкин







III. Йомгаклау

Шәхесне социальләштерүдә халыкны тәрбияләүнең мөһим чарасы буларак, уен рәвешендә оештырылган йолалар үзенчәлекле урын алып торалар. Тормышта кешеләрне, нинди яшьтә булуларына да карамастан, уеннарга тарту – халык педагогикасының зур казанышы. Халык уеннары, гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре, буыннан буынга яңарып, халыкның гасырлар буена сыналган барлык рухи хәзинәләрен үзләрендә саклап киләләр, кешенең гармонияле үсешен тәэмин итүдә табигый юнәлеш бирүче мөһим рольне үтиләр. Билгеле бер йолалар системасы оешкан җәмгыять кенә тотрыклы була, аңардан башка җәмгыять тулы канлы һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яши дә алмый.

Йола һәм гореф - гадәтләрнең күп кенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. «Ана сөте
белән керә торган» тәрбиянең, халык педагогикасының нигезен
дә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы һ. б. нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша, һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешеңдә үзенә сеңдерә. Бәйрәм «вазифалары» теләп, шатланып үтәлә. Шулай итеп, һәр кеше үзе дә сизмәстән үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да — үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле!

Кулланылган әдәбият

  1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

  2. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.

  3. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре /Татарстан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. Казан:милли китап, 2000.

  4. Шәймәрданов, Р.Сибгатуллин. татар милли педагогикасы. – Казан:”Матбугат йорты”нәшр., 2004.

  5. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан:татар кит.нәшр., 1980.

  6. Сәүбанова С. Бәйрәмнәр,туйлар өчен. – Казан: “Раннур”нәшр.,1999.

  7. Татар халкының җырлы-биюле уеннары /Төз. Х.Гатина, сүз башы язучы И.Надиров. – Казан:Татар кит.нәшр., 1968.

  8. Татар халык уеннары/Төз., сүз башы һәм искәрмәләр авторы Р.Ягъфәров. – Казан: Раннур, 2002.

  9. Р.Ягъфәров. Уен –күңел бәйрәме.- Казан:Мәгариф,2009.

  10. Ягъфәров Р. Татар халык уеннарын төркемләү мәсьәләсе //Фәнни эзләнүләр юлында. – Казан:Фикер, 2000.

  11. Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2001. - №9.

  12. Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2002. - №1.

  13. Ягъфәров Р. Татар халкының уен фольклоры. – Казан:Иман, 2002.



hello_html_m4d466bb7.png

1 Викбулатов К. М. Нардуганский цикл традиционных танцев татар-кряшен / Искусство Татарстана: пути становления.- Казань,1985.- 53-68б.

2 Уразманова Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992, -69б.

3 Бакый Урманче. Сабантуй йолалары//Ватаным Татарстан. – 1989. – 2 июнь

4 Шунда ук.

5 Уразманова Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. –Казан:Татар кит.нәшр.,1992.-37-38б.

6 Насыйри К.Сайланма әсәрләр. – Казан, 1956. -172б.

7 Ягъфәров Р.Уен – күңел бәйрәме. –Казан: Мәгариф, 2009. -116б.

8 Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – 173б.

9 Шунда ук. -165б.

10 Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. -240б.

i


Краткое описание документа:

Иҗтимагый - мәдәни тормышта билгеле бер йолалар үтәү, гореф - гадәтләр тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык халыкларга да хас булган гомуми күренеш ул. Ул мәдәниятнең мөһим бер элементы булып исәпләнә һәм аның аермачык этник төстә булуы, халыкның бик тирәндә яткан сыйфат - хасиятләренә бәйләнгәнлеге күзгә ташланып тора. Чыннан да, теге яки бу халыкның үзенчәлеген аерып күрсәтәселәре килгәндә, шул халыкка гына хас булган аерым йола һәм бәйрәмнәрне атап әйтмичә калмыйлар. Татар халкының борынгы ышанулары, аграр-практик ихтыяҗлары, гаилә-көнкүреше, җыйнап әйткәндә, күпкырлы рухи культурасына караган төрле йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре уеннар белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Чөнки күп төрле нәүрүзләрнең, келәүләрнең, арбауларның һәм сыктауларның, такмазаларның һәм җырларның теге яки бу йола, уен барышында логик һәм эстетик бәйләнгән булуы, аларның шул бәйләнештән башка җанлы яшәештә бик сирәк очравы моның ачык дәлиле.

Общая информация

Номер материала: 65827041008

Похожие материалы