Сау бул , Башлангыч!
Бәйрәм үткәреләчәк
зал плакатлар , шарлар , чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән ,
үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.
Талгын музыка уйный
.” Укытучыма “ җыры .
1 укучы : Әле
кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек . Күлмәк һәм
алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә
Ничә тапкыр киеп
карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып
бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә
алып керде.
2 укучы: Әйе, хәтердә
ул көн . 2010 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең , якыннарыбызның
күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу ике
катлы таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда
теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .
Рәхмәт сиңа ,
яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !
“ Мәктәп “ җыры ф.
Мортазин музыкасы , А. Хәмзин сүзләре.
1 кучы: Бүгенгедәй
күз алдымда тора
Очар
коштай йөргән чакларым ,
Сумка
тотып белем алырга дип ,
Борма сукмак буйлап атлавым .
2 кучы: Чәчәкләр
тотып кулга ,
Без
чыктык матур юлга
Һәркем белә әлбәттә ,
Без
барабыз мәктәпкә !
Өйрәтәләр әниләр
Әйбәт булыгыз , диләр
Дәү
әти , дәү әниләр :
-
Хәерле юл , хуш ! – диләр.
3 укучы:
Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,
Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә
Син инде уйнарга бармыйсың ,
Кыңгырау чакыра мәктәпкә....
(Бер укучы кыңгырау
чылтыратып әйләнеп чыга )
1 кучы: Беренчегә
килгән чагым истә
Бөтерчектәй нәни бер кызны
Каршы
алды серле белем йорты ,
Дулкынланып түргә уздырды....
1 укучы: Әйдәгез әле
дусларым , кунаклар , шул елларның ничек узуын хәтергә төшереп китик .
Укытучы : Әйе
укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик
күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм
кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр
, атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез
заяга узмаган . Кадерле укучыларым ! Башлангыч классларда алган
белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез , гүзәл
башлангычлар булса иде дигән теләктә калам . Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4
ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?
1 укучы: Шушы еллар
эчендә мин уку , татар теле фәннәрне бик теләп укыдым .
2укучы : Ә минем
өчен математика , физкультура яраткан фәннәрем булды .
3 укучы: Рус телендә
аралашу
Миңа
җиңел бирелә ,
Ана
телен дә яратам
Ул
бит безгә бер генә .
4 укучы: Рәсем
ясыйм матур итеп ,
Канатка оста менәм ,
Татар телен , рус әдәбиятын
Мин
әле якын күрәм .
Барысы бергә : 4 ел
буе иң югары
Өлгереш бездә булды ,
Үрнәк тәртип һәм чисталык
Классыбызга нур бирде !
“Өйрәтәләр
мәктәпләрдә “ җыры .
1 укучы : Килеп җитте
тәнәфес , тәнәфес ,
Көтеп алган тәнәфес
Уйнап калыйк , шаярышыйк
Яңалыклар алышыйк ,
Җырлап алыйк , әйдәгез !
Аерым номерлар :
1.
Малайлар җыр . “ Шофер
буласым килә “
2. шигырь.” Колаклы коймаклар “
Йолдыз Шәрәпова.
3. җыр . “Балачак – бәхет иле “
4.җыр . “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй “
5.Малайлар шигырь. “ Тынычлык телим “
6.Кызлар җыр . “ Хуш , балачагым “
1 укучы: Әгәр ничәү
дисәгез :
Коллективта җидәү без .
Аерылмас
дус булып ,
Тату булып үсәбез ...
Ничек охшап туганбыз ,
Әйтерсең җиде туган без
Җырларга
да оста без ,
Биергә дә оста без .
Укучылар
башкаруында татар халык биюе .
1укучы : Әллә каян
белә апа
Өй
эшен онытканны
Кайту белән сумкамны да
Почмакка ыргытканны .
Әллә каян белә апа :
- Син бит надан түгел ,- ди,
Әйдә әле дәресеңне
Әзерлә син бүген ,- ди.
Әллә каян белә әни
“5 “ алган көнемне.
Ул көн минем үземә дә ,
Әнигә дә күңелле.
Укытучы : Чыннан да
үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп
киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары ,
иң кадерлеләре булды . Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чәнки
минем Илнурым, Риназым, Динарым кебек җитез , тапкыр , игътибарлы укучы тагын
бар микән ?! Сиринә кебек сөйкемле , тырыш укычы да башка юк кебек . Ә Ландыш
һәм Рәфидә кебек үтә тыйнак укучыны да ишеткәнем юк . Айсинә кебек бар
яктан да килгән үзе тырыш , үзе чибәр , укуда да , класстан тыш эшләрдә дә
үрнәк булган укучылар да юк кебек .
Миңа сорау
бирсәләр:
- Сөенечең ни ? – дисәләр ,
Сөенечем – таңнан торып ,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
Шатлыгың ни ? – дисәләр ,
Шушы мәктәп
сукмаклары
Шатлыгыма
илтәләр .
Миңа сорау
бирсәләр :
-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,
Бәхет – шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Ә хәзер сүзне
укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .
Котлаулар.
Талгын музыка.
1укучы : Мәктәбемә
озын гомер телим ,
Чылтырасын мәңге кыңгырау
Шул
тавышка кушылсын тик бары
Шат
тавышлар , серле яңгырау .
2укучы : Инде менә 4
ел вакыт узган
Бусагаңны синең атлауга.
Хәзер
инде без бурычлы сине
Күз
карасы кебек сакларга .
Укытучы: Әйе , без
мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку
елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип
ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта иптәшләрең арасында
дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .
“Дуслык турында җыр”
җыры.
Тәмам . Соңыннан
алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.