Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / [къ] һәм [гъ] авазларының язуда белдерелүен ныгыту
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

[къ] һәм [гъ] авазларының язуда белдерелүен ныгыту

библиотека
материалов

5 нче сыйныф – татар теле

Тема: [къ] һәм [гъ] авазларының язуда белдерелүен ныгыту.

Лексик тема: “Туган җиребезгә кыш килде”

Максат: 1. Увуляр[къ] һәм [гъ] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту.

2. [къ] һәм [гъ] авазларын язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәсен камилләштерү.

3. Кыш фасылының матурлыгына соклану, салкында калган әйләнә-тирәбездәге җәнлекләргә, кошларга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, мамыктан ясалган “кар йомгагы”, урман чыпчыгы рәсеме.

Дәрес тибы: ныгыту дәресе



Дәрес барышы

1.Оештыру.

- Хәерле көн, укучылар, утырыгыз. Сез бүген аеруча матур. Дәрескә керешер алдыннан сезгә бер үтенечем бар: әйдәгез килгән кунаклар алдында үзебезне сынатмыйк, белгәннәребезне төгәл һәм тиз эшләп күрсәтик. Бүгенге темабыз да алдагы дәрестәгечә. [къ] һәм [гъ] авазларының язуда белдерелүен ныгыту.

2.Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү. Дәреслектәге 135 нче күнегү, бирем буенча тексттагы к һәм г хәрефләре кергән сүзләрне, нинди аваз белдерүләреннән чыгып, ике төркемгә аерып язарга кирәк иде. ( 2 укучы телдән җавап бирә).

2. [къ] һәм [гъ] авазларының язуда белдерелүен (Сингл Раунд Робин алымы- белән билгеле вакыт эчендә төркемдә телдән җавап бирү).

К һәм г хәрефләренең икешәр авазга тамга булып торулары, калын әйтелешле сүзләрдә кече тел [къ] һәм [гъ] һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә тел арты [к] һәм [г] авазларын белдерүе әйтеп кителә.



- Өйгә бирелгән күнегү тексты көз фасылына багышланган. Ә бездә инде ап-ак кыш башланды. Шуңа күрә мин сезгә кыш турында бер шигырь тыңларга тәкъдим итәм.

Бәйрәм киче саф һава, Сакалы ак, үзе бик шат

Тәңкә-тәңкә кар ява; Кыш бабай, Кыш бабай;

Мамыктай җиргә ята, Кыш бабайны каршы ала

Кыш бабай кар ярата. Кар кызы - Аксылукай.

  • Әйе, тиздән без сагынып көткән Яңа ел бәйрәме җитә. Ә Яңа ел бәйрәме төрле күчтәнәчләргә, могҗизаларга да бай була. Ә бу шигырь [къ],[гъ] авазларына бик бай.



- Парталарыгызга таратылган шигырь өстендә эшлибез, укучылар. к һәм г хәрефләре кергән сүзләрне язып алабыз һәм сызык аша әйтелешләрен транскрипциядә күрсәтәбез. ( Сингапур. Раунд Тейбл алымын кулланабыз-1 биттә чиратлашып эшлибез, эшләп бетергәч,4 номерлы укучылар укыячак)



1 нче строфа: 2 нче строфа:

киче – [кичэ] сакалы – [сакъалы]

тәңкә – [тәңкә] бик – [бик]

кар – [къар] Кыш бабай– [къыш бабай]

мамыктай – [мамыкътай] каршы ала –[къаршы ала]

җиргә - [җиргә] Кар кызы –[къар къызы]

кыш –[къыш] Аксылукай –[акъсылукъай]



3. “Кар йомарламнары” - фонетик уен. Мин сезгә кар йомарламы ыргытам, һәм сүз әйтәм, сез к һәм г хәрефенең нинди аваз белдерүен әйтергә тиеш буласыз, аннан кар йомарламын миңа кайтарырсыз. Кемнең җавабы дөрес, шул төз аткан исәпләнә (һәр укучыга бер сүз).

Декабрь- [к]

Гыйнвар – [гъ]

Сыкы - [къ]

Боз сөңгеләре – [г]

Салкын – [къ]

Җепшек - [к]

Кышкы ял - [къ]

Каникуллар - [к]

Тимераяк -[къ]

Чаңгы - [гъ]

Өшеткеч - [к]

Суыклар - [къ]

Көрт - [к]

Бозлавык - [къ]

Игътибарлы -[гъ]

Булыгыз - [гъ]

Кышлаучы - [къ]

Кошларга - [къ], [гъ]

Ак - [къ]

Кәгазьдәй - [къ], [гъ]

Кырпак - [къ]

Бөртекле - [к]

Мәкаль - [къ]

Сынамышларга - [гъ]


Уен төгәлләнгәч, нечкә әйтелешле иҗекләрдәге [къ] һәм [гъ] авазларының язуда бирелешенә карата кагыйдәләр, рус теле аша кергән сүзләрдәге тартыклар үзенчәлеге искә төшерелә. ( Аннан дәреслектән кагыйдәне уку. Сингапур-ЭР-Ар-ГАЙД алымы)



Ял минуты Маша зарядкасы (татар бию көенә)

3. Өйрәнгәннәрне ныгытып китү.

1. Экрандагы биремнәрне төркемләп ( 1 нче төркемгә- 1, 2 нче төркемгә -2, 3 нче төркемгә 3нче, 4нче төркемгә 4 карточка) язмача башкарыла.



Карточкалар белән эш. Бирелгән җөмләләрне квадрат җәяләрне ачып язарга.

1 нче карточка

[шигъэр] язу авыр түгел,

[шагъир] булу авыр.

2 нче карточка

[гъәҗәп] хәлләр, сәер хәлләр,

[къәләм ]үзе яза сүзләр.

3 нче карточка

Без теплицада [къәнәфэр] чәчәге үстердек.

Апа газетага [мәкъәлә] язды.

4 нче карточка

[тәлгъәт] китап укый.

Без [фигъэл]темасын өйрәндек.



2. Транскрипциядә күрсәтелгән сүзләрне язып күрсәтергә. (сүзләр парталарга таратылган)

[гъәмсэз], [гъәрип], [гъөрөф], [гъәилэм], [сәнгъәт], [җәмәгъәт]



3. Укучылар, без сезнең белән хикәя-бикәя язганыбыз бар. Әйдәгез әле, “к” хәрефенә хикәя-бикәяне төркемнәрдә язабыз (5 минут вакыт бирелә. Һәр төркемнән 2 номерлы укучы укый).



4. Белемнәрне тикшерү

Төньяк кунагы” тексты белән эшләү.

-Укучылар, экранда сезгә кечкенә генә текст бирелгән. Сез текстны игътибар белән укыгыз әле. Сүз нинди кунаклар турында бара икән? Шулай ук безгә кирәкле авазлар кергән сүзләрне дә әйтергә тырышыгыз.

Елның теләсә кайсы фасылында урманны күзәтергә яратам мин. Менә бүген дә килми кала алмадым мин бирегә. Челтәрләнгән кардан бераз гына калкып торган сукмак мине урман эченә алып керде.

...Бара торгач, әкияти дөньяга килеп кергәнемне сизми дә калдым. Ихтыярсыздан Амур бәрхете куаклыгы янында тукталдым. Каяндыр көмеш кыңгырау зыңы ишетелә. Кемдер, күзгә күренмичә генә, вакыт-вакыт кечкенә кыңгырауга чирткәләп куя сыман. Шул зың яңгырап көйгә әверелә дә тирә-якны моңга күмә.

Башымны күтәреп карасам, артык биек булмаган шәрә агач ботагында дистәләгән бүрекле кош утыра. Болар – урман чыпчыклары. Алар ерак тайга, урман-тундра якларыннан безгә кышларга килгәннәр. Аларның иң яраткан ризыклары – миләш һәм гөлҗимеш.

Урман чыпчыклары гәүдәгә сыерчык кадәр генә. Башларында, артка тарап җибәргән чәч сыман, коңгырт төстәге киң бүрек. Канатларында ачык кызыл төстәге таплар бар – балан сытылган диярсең. Койрыкларындагы сары кайманы гына күр син!..”

8) Кышлаучы кошлар турында әңгәмә. “Кар йомгагы” уенында бездә яши торган җәнлекләр һәм кышлаучы кошлар аталганы искәртелә. Аларга ярдәм итү кирәклеге әйтелә.

- Укучылар сезнең урман чыпчыкларын күргәнегез бармы? Бәлки авылга килеп миләш, балан белән сыйланганнарын күзәтергә туры килгәндер?

Тавышлары, чыннан да, әллә каян аерылып тора, көмеш тәңкәләр чыңына да охшыйлар алар.

5.Белемнәрне системага салу.

136 нчы күнегү язмача башкарыла. ( 2 укучы тактада тугызар сүз белән эшли).

1 нче укучы

Кал-фак, ка-тык, ку-ак; ка-нә-фер, ка-нә-гать, кыйм-мәт; га-сыр, га-зап, гау-га. 2 нче укучы

Га-җәп, гай-рәт-ле, га-дәт; та-би-гать, шә-рык, игъ-ти-бар, Фа-икъ, игъ-лан, мәгъ-лү-мат

Иҗекләрнең калын яки нечкә әйтелеше сузык авазлардан торуын искә төшерү.



6. Йомгаклау.

1) Нәтиҗә ясау:

-Укучылар, нечкә әйтелешле иҗекләрдәге [къ] һәм [гъ] авазларын язуда бирү өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?

-Ә калын әйтелешле сүзләрдә бу авазларны язуда күрсәтү кыенлык тудырамы?

2) Билгеләр кую.

3) Өй эше:

а)[къ] һәм [гъ], [к] һәм [г] авазлары булган сүзләр кертеп “Туган җиребезгә кыш килде” дигән кечкенә инша язу;

б) 137 нче күнегү (Сүзләрне 3 баганага бүлеп язарга туры киләчәк);

в) 138 нче күнегү (кечкенә орфографик сүзлекләрне өйгә алып торырга мөмкин.

















Карточкалар белән эш. Бирелгән җөмләләрне квадрат җәяләрне ачып язарга.

1 нче карточка

[шигъэр] язу авыр түгел,

[шагъир] булу авыр.

2 нче карточка

[гъәҗәп] хәлләр, сәер хәлләр,

[къәләм ]үзе яза сүзләр.

3 нче карточка

Без теплицада [къәнәфэр] чәчәге үстердек.

Апа газетага [мәкъәлә] язды.

4 нче карточка

[тәлгъәт] китап укый.

Без [фигъэл]темасын өйрәндек.

















Төньяк кунагы

Елның теләсә кайсы фасылында урманны күзәтергә яратам мин. Менә бүген дә килми кала алмадым мин бирегә. Челтәрләнгән кардан бераз гына калкып торган сукмак мине урман эченә алып керде.

...Бара торгач, әкияти дөньяга килеп кергәнемне сизми дә калдым. Ихтыярсыздан Амур бәрхете куаклыгы янында тукталдым. Каяндыр көмеш кыңгырау зыңы ишетелә. Кемдер, күзгә күренмичә генә, вакыт-вакыт кечкенә кыңгырауга чирткәләп куя сыман. Шул зың яңгырап көйгә әверелә дә тирә-якны моңга күмә.

Башымны күтәреп карасам, артык биек булмаган шәрә агач ботагында дистәләгән бүрекле кош утыра. Болар – урман чыпчыклары. Алар ерак тайга, урман-тундра якларыннан безгә кышларга килгәннәр. Аларның иң яраткан ризыклары – миләш һәм гөлҗимеш.

Урман чыпчыклары гәүдәгә сыерчык кадәр генә. Башларында, артка тарап җибәргән чәч сыман, коңгырт төстәге киң бүрек. Канатларында ачык кызыл төстәге таплар бар – балан сытылган диярсең. Койрыкларындагы сары кайманы гына күр син!..”



C:\Users\Пользователь\Pictures\iCA35UVF0.jpg C:\Users\Пользователь\Pictures\сн.jpg



C:\Users\Пользователь\Pictures\др.jpg C:\Users\Пользователь\Pictures\iCA7D2ZY4.jpg

Краткое описание документа:

  Конспект урока с применением сингапурской методики в преподавании родного языка. Успех урока в том, что учащиеся на уроке активно работают, хорошо организована взаимопомощь между учащимися. Выделяется творческая деятельность учащихся. Правописание  и произношение букв татарского алфавита изучается в 5-классе. Эта тема считается наиболее трудной и учащиеся допускают много ошибок на это правило. Теория и практика даются параллельно  для лучшего понимания татарских детей. Тема трудна тем, что в русском языке буквы  к, г  пишутся и произносятся одинаково, а в татарском языке есть другие правила.
Автор
Дата добавления 10.04.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров1109
Номер материала 65884041026
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх