- 11.04.2014
- 11302
- 219
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Тема: Урам әдәбе (тәрбия сәгате) Максат: Укучыларга урамда әдәпле йөрү күнекмәләре бирү Әйләнә- тирәдәгеләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү. Материал: Р.А. Низамов “Әдәплелек дәресләре”, 1995. Васильева-Гангнус “Әдәплелек әлифбасы”. Н.Е. Богуславская, Н.А. Купина “Веселый этикет”, 1997. “Татар әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеккә өйрәтү”, 2005. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” Казан, 2001. “Җәлил хәзрәт вәгазьләре”, 1998 Җиһазлау: Өй макеты, кирпечләр, кагыйдә язылган таблица, клей. Әңгәмә барышы. I. Мотивлаштыру-ориентлаштыруэтабы. 1.Уңай психологик халәт тудыру. - Укучылар бер рәткә баса. - Исәнләшү. “Исәнме” – энергизатор. - Ике төркемгә бүленеп утырту. 2.Уку мәсьәләсен кую. 160, 161 бит “Онытылмас мәктәп еллары” ярдәмлеге. 1. Сумка тоткан, башындагы бүреген кыңгыр салган малай сагыз чәйни-чәйни юлдан бара. Янәшәдән генә ике кулына авыр сумка тоткан әби атлый. Ә малай әбигә игътибар итми. -Малайның ялгышы нәрсәдә? -Сез нәрсә эшләр идегез? (Төркемнәрдә эш) 2. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк бар. Янәшәдән бер малай бара. “Бабай, бер төргәгең төшеп калды, - ди ул. – Юк улым, үземдә,”-ди бабай. Ә малай һаман: “Бабай, синең 5 төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүртәү генә,”-ди. Бабай малайга: “И улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән,”-ди. Укучылар, малай нинди кагыйдәне белми? (Төркемле дискуссия) Һәр төркемнең фикере тыңланыла. Нәтиҗә: Димәк, укучылар, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? - Урамда йөргәндә әдәплелек кагыйдәләрен саклау турында сөйләшербез. II.Уку мәсьәләсен чишү. “Акыл штурмы” - Укучылар, сез урамда, җәмәгать урыннарында нинди кешегә игътибар итәсез? ( Укучыларның фикерен тактага язып барам. Яхшы һәм начар якка бергәләп бүләбез. Нәтиҗә дә балалар белән бергә чыгарыла.) -Димәк, урамда йөргән вакытта үзебездә менә шушы сыйфатларны булдырырга тиешбез. “Исәнме, дустым” – энергизаторы. III. Модельләштерү. -Ә хәзер укучылар, без сезнең белән “Яхшылык йорты”ның макетын төзербез. Мин сезгә аларның кирпечләрен бирәм, ә сез, менә шушы арада урамда һәм башка җирләрдә нинди яхшылыклар эшләдегез, шуны кирпечкә языгыз да, йортыбызны төзи башларбыз. (Укучылар һәрберсе үзе яза.) - Хәзер әйдәгез, яхшылык йортын төзи башлыйк. Иптәшегез йорт салганда уйлап, үз-үзегезгә бәя биреп утырыгыз әле, сез дә шулай яхшылык эшлисезме, әллә битараф кына берни булмагандай үтеп китәсезме? (Йорт төзү) -Рәхмәт, укучылар. V.Рефлексия. 1.-Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Үзегезгә нинди белемнәр алдыгыз? 2. Ризаэддин бине Фәхреддин сез балаларга “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабында “Йөрү әдәпләре” турында менә ниләр язып калдырган. (38-40 бит) Әйдәгез, кадерле укучыларым, һәр көнне яхшылык кылыйк, әдәпле булыйк! 3. Өйгә эш бирү. -“Һәр көнне бер игелек кыл!”- тирә-юньдәгеләргә игътибарны арттыру. -“Мин нинди шәфкатьле эшләр эшләдем? “– хикәя язып килергә.
6 655 233 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Самигуллина Ляйсан Зиннуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36/72/108 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.