Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Русский язык и литература / Конспекты / »Җөмләләр иле«нә җәяүле сәяхәт
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Русский язык и литература

»Җөмләләр иле«нә җәяүле сәяхәт

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Свликиева В.М. Конспект урока.docx

библиотека
материалов

Төзеде: Саликиева Валентина Михаил кызы

4 нче сыйныф, татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Җөмләләр иле”нә җәяүле сәяхәт.

Дәреснең максаты: җөмлә, баш кисәкләр турындагы мәгълүматларны

ныгыту; укучыларның сөйләмен төзекләндерү; фикер

йөртү сәләтен үстерү.

Җиһазлар: сәяхәт картасы ясалган презентация, таблиалар, “Язгы урманда” рәсеме, “Туган тел” җыры .

Дәрес әңгәмә рәвешендә, укучыларның чиста , матур язуына зур игътибар итеп алып барыла.

Укытучы. Укучылар, без бүген күптән көтелгән сәяхәткә чыгарбыз. Эшне сәяхәтнең картасы белән танышудан башлыйк. Ә “юлда барганда безгә төрле биремнәр эшләргә кирәк булыр. Кайсыгыз тизрәк, төгәллрәк үтәр – анысы сезнең белемегезгә бәйләнгән. Хәзер элегрәк өйрәнгәннәрне искә төшерик.

Балалар, мин сезгә билетлар таратам. Ләкин алар гади түгел. Анда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган. Сез, әнә шул сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, җөмләләр төзерсез. (Билетлар өләшенә. Аерым сүзләрдән түбәндәге дөрес җөмләләр килеп чыгарга тиеш.)

  1. Көчле яңгыр ява.

  2. Кояш җирне җылыта.

  3. Салкын җил исә.

  4. Кечкенә кош сайрый.

  5. Кояш җылы нурын сибә.

  6. Кошлар агач башларына оя ясыйлар.

Укучылар җөмләләр төзи. Аларны бергәләп укыйлар, тикшерәләр.

Укытучы. Менә без сезнең белән беренче ял урынына килеп җиттек. Ул “Җөмләләр аланы” дип атала. Хәзер безгә берничә бирем үтәргә кирәк булыр.

Балалар экранга күз салыгыз әле. Биредә кечкенә генә хикәя язылган. Сезгә шуны җөмләләргә аерып, тыныч тавыш белән укырга кирәк. Язганда исә җөмләләрне ничек башларсыз һәм, җөмлә беткәч, нәрсә куярсыз? Шул турыда да уйланы утырыгыз. Бу биремне дөрес эшләгәндә генә, “сәяхәтне” дәвам иттерергә мөмкин.

Укучылар түбәндәге текстны укыйлар һәм язалар:

Кояш кыздыра. Кәрниздән тамчы тама. Урамда казлар кычкыра. Ямҗле яз җитә.

Нәрсә? соравына җавап булган ия астына – бер, нишли? соравына җавап булган хәбәр астына ике сызык сызыгыз. Ия белән хәбәр – җөмләнең нинди кисәкләре дип атала? Шул сорауга җавап әзерләгез. (Балалар җавап бирә.)

Инде бара-бара арыдык. “Табигать” тукталышына килеп җиттек, хәзер ял итеп алыйк.

-Балалар, сез табигатьне яратасызмы? (Балалар, яратабыз, дип җавап бирә.)

Табигать турындагы табышмакларга бергәләп җавап эзлик әле.

  1. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?!-

Я, әйтеп кара? (Яз.)

  1. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,-

Бу кайчак була? (Җәй.)

  1. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була? (Көз.)

  1. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җир-буран,

Бу кайчак була? (Кыш.)

-Бу табышмак-шигырьләрне кем язган?

-Габдулла Тукай.

-Балалар, хәзерелның нинди фасылы?

-Яз.

-Яз нинди айлардан тора?

-Март, апрелҗ, май.

-Балалар, инде хәзер күнегүне укып, сорау җөмләләрне һәм хикәя җөмләләрне табабыз.

Укучылаор барлык сорау һәм хикәя җөмләләрне телдән әйтәләр.

Без инде озак бардык. Әйдәгез, хәзер менә шушы “Туган тел” аланына тукталып, бергәләп уйнап, җырлап алыйк.

Бергәләп “Туган тел” җырын җырлыйлар(Г.Тукайсүзләре, халык көй), таныш уеннар уйныйлар. Барысы да шат, барысына да күңелле.

Укытучы. Балалар, “Җөмләләр илендә җәяү” йөри-йөри, үзебезнең укый торган мәктәбебезгә дә кайтып җиткәнбез икән. Әйтегез әле, сез үзебезнең мәктәбебезне яратасызмы?

-Яратабыз.

-Укучылар, юлыбыз шактый озын иде, арыгансыздыр. Сәяхәттә һәммәгезнең катнашуы, түземле, сабыр булуы өчен рәхмәт. Инде ял итегез.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

     3 нче класста татар теленнән үткәрелгән «Җөмлә. Баш кисәкләр» темасын кабатлау дәресенең эшкәртмәсен тәкъдим итәм. Дәрес сәяхәт формасында үткәрелә. Балалар материалны үзләштерү белән бергә табигатьтәге үзгәрешләрне дә күрәләр. Ел фасылларының үзгәрүенә игътибар итәләр. Җөмлә, баш кисәкләр турындагы мәгълүматларны ныгыталар, фикер йөртү сәләтен үстерәләр. Балалар үзара ярдәмләшеп, күмәк эшчәнлектә катнашалар. Дәрестә акыл, эстетик тәрбия һ.б. тәрбия эше төрләре гамәлгә ашырыла. Укыту проессында укучыларның дәрестә активлыгы һәм эшкә сәләтлелеге билгеләнә.
Автор
Дата добавления 12.04.2014
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Конспекты
Просмотров313
Номер материала 67188041233
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх