Инфоурок / Логопедия / Рабочие программы / План урока

План урока

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов



Барлыгы: 70 сәгать: атнага 2 сәгать.


АҢЛАТМА ЯЗУЫ.


Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 2 нче сыйныф өчен Р.Х.Ягъфәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2008), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.


Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге



Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары


- татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау хисе

тәрбияләү;

- татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

- телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне дөрес куллана белү;

- укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.






Уку тематикасы.


I


Балалар, әйдәгез мәктәпкә!

6 cәг.

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

6 cәг.

I-II

Гаилә һәм туганнар.

7 cәг.


II

Ак чәчәкләр ява

6 cәг.

Үзе яхшының эше дә яхшы.

5 cәг.

II-III

Туган җир, туган ил

7 cәг.

III


Яз. Язгы табигать

6 cәг.

Төрле халык әкиятләре.

9 cәг.

IV

Ямьле җәй.

15 cәг.

Үткәннәрне кабатлау

3 cәг.

Барлыгы


70 сәг.

Балалар, әйдәгез мәктәпкә! –6

Мәктәп, белем алу, дөрес эшләргә өйрәтү..


Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта.-6

Кешеләрнең көзге эшләре. Хайван һәм кош-кортларның көзге тормышы. Табигать дөньясына кешеләрнең мөнәсәбәтенә багышланган әсәрләр.Көзге табигатькә экскурсия һәм көзге үзгәрешләрне күзәтү.


Гаилә һәм туганнар.-7

Гаиләдә әти-әни, әби-бабай, абый-апалар, мәктәп укучылары һәм кечкенәләрнең яшәешләре, эшләре, укулары, үзара мөнәсәбәтләре турындагы әсәрләр. Әби, әни, апалар һәм аларның эш-шөгыльләре, бәйрәмнәре турында әсәрләр.

Әдәп-әхлак. Гомумкешелеккә хас яхшы әдәп-әхлак сыйфатларын начар гадәтләрдән аера белергә, «бәхет — әдәп-әхлакта, байлык — сәламәтлектә» һәм хезмәттә булганны сурәтләүче әсәрләр.


Ак чәчәкләр ява.- 6

Кышкы табигать. Балаларның кышкы уку, уеннары. Кешеләрнең кышкы эшләре, хайван, кош-кортларның кышкы тормышы, кешеләрнең ал арга ярдәм итүләре турындагы әсәрләр.


Үзе яхшының эше дә яхшы. – 5

Кеше хезмәтенең өч төре дә (физик хезмәт, акыл хезмәте, рухи хезмәт) кешеләргә игелекле булу, үзең яшәгән, җирдә үсемлек һәм тереклекләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле' булу, шәхси, күмәк хезмәт, хосусый милек турындагы әсәр-ләрне уку.


Туган җир, туган ил- 7

Туган җирне ярату һәм аны саклау.Татарстан турында белемнәрне тулыландыру.


Яз. Язгы табигать.- 6

Кешеләрнең язгы эшләре, язын тереклек һәм үсемлекләр дөньясының уянуы; беренче яшеллекләр; чәчәкләр, кошларны каршылау.3

Төрле халык әкиятләре.-9

Тормыш һәм хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр, хыялый хикәятләр

Ямьле җәй.-15

Табигатьтәге ,тормыштагы, кешеләр күңелендәге үзгәрешләр. Урманда әдәплелек дәресләре.

Үткәннәрне кабатлау- 3



Яттан сөйләү өчен әсәрләр:

Габдулла Тукай. Туган тел. Җир йокысы.. Безнең гаилә .Кояш..

Бари Рәхмәт. Кошлар киткәндә.

Муса Җәлил.Көз җитте.

Гасим Лотфи. Сыерчык.

Зәкия Туфайлова .Туган ил.

Роберт Миңнуллин. Әни.

Шәүкәт Галиев .Рус казлары: га-га-га.


Уку күнекмәләре. Беренче ярты ел. Аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, иҗек төзелеше гади сүзләрне бөтен
килеш уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге — бер минутка 40 сүз.


Икенче ярты елда аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге — бер минутка 50 сүз. Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү. Өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку.


Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү. Укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләп сөйләү. Хикәяләү эзлеклелеген саклап, бер үк сүзләрне кабатламыйча, җентекле итеп, сюжеты ачык булган кечкенә әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

Әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табып укып күрсәтү.

Укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укылган әсәрнең төп уен билгеләү.

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игътибар итү — укытучы җитәкчелегендә сыйныф белән тикшерү (эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминнарын әйтмичә генә күзәтү).

Мәгънәләре бер-беренә якын торган сүзләрне чагыштыру, тексттагы сүз һәм әйтелмәләрне, күп мәгънәле сүзләрнең гади очракларын аеру, тексттагы вакыйгаларны, анда катнашучыларны һәм табигать күренешләрен характерлаучы сүз һәм әйтелмәләрне укытучы җитәкчелегендә эзләп табуһәм шулар ярдәмендә тиешле күренешләрне телдән тасвирлау.

Әкият, хикәя һәм шигырьне гамәли аеру, чагыштырып укып күрсәтү.

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Сүзләрне дөрес әйтү.


Уку китабында ориентлашу. «Эчтәлек» белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмендә файдалана белергә өйрәнү.

Балалар китабы белән эшләү. Белем алу, эш осталыгыңа өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру. Китапның төп элементларын аера белү: китап тышлыгы, китап төбе, китап битләре. Китапны саклап тоту кагыйдәләре.

Бер китапта ориентлашу. Авторына, китап исеменә, рәсемнәренә карап, әсәр эчтәлеген аера белү (беренче ярты елда); кем яки нәрсә турында укылды, тыңланды, шул сорауларга җавап бирү. 3—4 китаптан торган төркемдә ориентлашу, уку темасын билгеләү, тәкъдим ителгән билгеләргә карап, китап сайлый белү. Укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бергәләп сөйләү-тикшерү, фикер алышу күнекмәләрен ныгыту, әсәрдәге хәлләрне, анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын, холыкларын, кыланышларын әхлакый бәяләү.

Китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән (беренче ярты ел), тышлык картотекасы һәм гади каталог карточкасы белән (икенче ярты ел) таныштыру.

Беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.

Балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уңай мөнәсәбәт булдыру һәм дәрестән тыш эшләрдә аны ныгыту; сыйныф уку почмагын чиста, тәртипле тоту, уку почмагы аша әдәби уеннар белән таныштыру, укыган әсәрләрдәге аерым күренешләрне сәхнәләштерү.

Уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра бару.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.


Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)


Сыйныфлар

I ярты ел ахырында

Уку елы ахырында

I

30 сүз

II

40 сүз

50 сүз

III

60 сүз

75 сүз

IV

85 сүз

95 сүз


Тематик план



Дәрес темасы.


Сәг. саны


Дәрес тибы


Макса Укучылар эшчәнл. төрләре т.


Дәрес эчтәлеге



Контроль төрләре


Өй эше.

Үткәрелү вакыты.

План буенча

Факт буенча

1 нче чирек-18 сәгать. Балалар, әйдәгез мәктәпкә- 6 сәгать

1

Г. Тукай Туган тел. Иртә. Ташбака илә Куян.

1

үткәннәрне ныгыту


Укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Дәреслек-хрестоматия белән танышу. Шагыйрь турында мәгълүмат бирү. Шигырьнең эчтәлеге белән танышу. Мәсәлнең эчтәлеге белән танышу. Сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.


Туган тел ятларга



2

Р. Низамова Мәктәпкә барабыз.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Хикәянең эчтәлеге белән танышу. Сорауларга җавап бирү.


Сүзлек өстендә эш. Мәкаль. Язу.

Сәнгатьле итеп укырга, сораулар-га җавап



3

Ә. Бикчәнтәева

Үрдәк беренче-лекне алган.

Язарга өйрәнгәндә.

1

үткәннәрне ныгыту

Хикәянең эчтәлеге белән танышу. Сорауларга җавап бирү.

Шигырьнең эчтәлеге белән танышу. Сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Табышмаклар язу. Мәкаль. Язу.

Рәсем ясарга, укырга 14бит.



4

А. Нигъмәтуллин Рөстәм төгәл исәпли.

И. Туктар Тырышкан табар.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Шигырьнең эчтәлеге белән танышу. Сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Хикәянең эчтәлеге белән танышу. Сорауларга җавап бирү.


Яңа сүзләр уйлау.

Сәнгатьле итеп укырга



5

3. Нури Көн дә мең дә бер сорау.

1

үткәннәрне ныгыту

Шигырьне анализлау,төп фикерне ачыклау.

Мәкаль язу.

Сәнгатьле итеп укырга,



6

Б.С.Ү “И туган тел, и матур тел!”

1

әңгәмә


Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.





Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта-6 сәгать

7

Г. Тукай «Кырлар буш кала...». Көз.

1

Белемнәрне ныгыту.





Әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, эстетик хис сәләтен үстерү, матурлыкны аңларга өйрәтү, сәнгать белән кызыксыну, аңа мәхәббәт уяту.

Хикәянең эчтәлеге белән танышу. Сорауларга җавап бирү.

Аларны чагышты-ру.(авыл һәм шәһәрдәге көзге табигатьнең бирелеше).

Мәкаль. язу.

Сүзлекне ятларга,

20 бит



8

М. Җәлил Көз җитте.

Н. Сладков. Көз.

1

Яңа матер өйрәнү. Практикада куллану.

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Планны төзеп бетерү һәм текстның эчтәлеген сөйләү.

Сүзлек өстендә эш. Мәкаль. Язу.

Укырга, рәсем ясарга.

22-23 бит



9

Б. Рәхмәт. Кошлар киткәндә

Г. Мөхәммәтшин Бәрәңге алганда.

1

Яңа матер. өйрәнү

Әсәрне сәнгатьле уку.Табигатьнең байлыгын, муллыгын саклау. Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.



Табышмаклар язу. Мәкаль. Язу.

Укырга, 24бит. Эчтәлеген сөйләргә



10

Г. Галиев Айлар алышынганда.

1

Яңа матер. өйрәнү

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Планны төзеп бетерү һәм текстның эчтәлеген сөйләү.

Сүзлек өстендә эш

Сорауларга җавап, 31 бит



11

М. Әхмәтҗанов Көз. Яшелчә кибетендә

1

Белемнәрне ныгыту

Шигырьне анализлау. Диалог турында төшенчә бирү


Сүзлекне ятларга,

20 бит. Диалог төзергә



12

Б.С.Ү “Көз”

1

Практик куллану


Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.






13

Г. Тукай Безнең гаилә.

3. Туфайлова

«Әни» сүзе.

1

Яңа матер өйрәнү




Укучыларда ата-анага карата мәхәббәт тәрбияләү. Сүз тыңлаучан булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә, дус тату яшәргә өйрәтү, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә ки-лергә әзер торуны төшендерү.

. Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүзлек өстендә эш

Укырга, 33бит



14

А. Алиш Әни ялга киткәч

1

Белемнәрне тикшерү.

Әсәрне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау. Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.


Яңа сүзләр уйлау.

Эчтәлек, 35-36 бит



15

. Р. Корбанов «БҮРЕ диеп язган идем...»

Ә. Бикчәнтәева Әтием белән бергә.


1

Яңа матер өйрәнү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Мәкаль язу.

Укырга, 37 бит

Сораулар,

39 бит.



16

Р. Вәлиева Дәү әни.

X. Халиков Дәү әти.

1

Яңа матер өйрәнү


Практик куллану.

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү. Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.


Сәнгатьле итеп укырга,

41-42 бит



17

Тату туганнар. Корея халык әкияте

1

Яңа матер өйрәнү


Кешегә хас сыйфатлар, кешеләргә яхшылык, изгелек эшләү.

Сүзлек өстендә эш.

Эчтәлеген сөйләргә 43-44 бит



18

Ә. Фәйзи «...Чәй эчәбез бал белән...» Г. Мөхмәтшин Әйдәгез, таныша-быз: мин гап-гади Инсаф.

1

Яңа матер өйрәнү


Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау. Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп

Хикәя язу Табышмаклар язу..

«...Чәй эчәбез бал белән...» ятларга




2 нче чирек-14 сәгать


19

Р. Миңнуллин Әни. Б.С.Ү”Әниләр бәйрәме”

1

Яңа материал өйрәнү


Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүз тезмә-ләрне язу.

Ятларга,

48 бит



Ак чәчәкләр ява- 6 сәгать

20

Г. Тукай Җир йокысы. Кыш.

1

Яңа материал өйрәнү



Кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисен тәрбияләү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау. Хикәяне аңлатмалы уку.Эчтәлекне үзләштерү.

Сүзлек өстендә эш. Табыш-маклар язу.

Ятларга,

50 бит



21

3. Нури Карга.

Ә. Бикчәнтәева Карлар ява.

1

Практик куллану.

Шигырьләрне сәнгатьле уку.


Сәнгатьле итеп укырга,

52 бит



22

В. Монасыйпов Кем белән кем.

Р. Батулла Куян баласы Нуяк.

1

Яңа материал өйрәнү




Балаларда җәнлекләр белән кызык-сыну, аларга мәхәббәт, шулай ук җәнлекләргә карата шәф-катьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрби-яләү.

Рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.


Сүзләр язу.




23

3. Нури Кар яуган. И. Туктар

Җем-җем!.. Чвик!..

1

Яңа материал өйрәнү


Шигырьләрне сәнгатьле уку.

Хикәяне аңлатмалы уку.Эчтәлекне үзләштерү. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Җөмләне тутырып язу.

Эчтәлеен сөйләргә, 60-61 бит



24

С. Урайский Чыршы. .

Г. Зәйнашева Тукран белән сөйләшү


1

Яңа материал өйрәнү


Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.


Табыш-маклар язу.

Укырга, 62бит



25

Д. Аппакова Тагын урамга.

Р. Корбанов

Урак өсте

Б.С.Ү. “Кышкы табигать”

1

Практик куллану

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау. Йомгаклау

.




Үзе яхшының эше дә яхшы - 5 сәгать

26

И. Туктар Рәхмәт һәркем өчен рәхәт. Р. Корбанов Уйнап.

1

Практик куллану. Яңа матер. өйрәнү



Хезмәт ярату, хезмәт кеше-ләрен хөрмәт итү, табигать-кә сакчыл һәм экономияле караш тәрбияләү.

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү. Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Хәрефләр өстәп язу. Мәкаль. Язу.

Эчтәлеен сөйләргә, 60-61 бит



27

Р. Вәлиева Кыңгырау чәчәк. И. Туктар Борын.

1

Белемнәрне ныгыту

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Чәчәк исемнәрен язу. Мәкаль. Язу.

Рәсем ясарга



28

И. Туктар Ялкау өчен ботка суынган.

1

Яңа матер. өйрәнү

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Сүзлек өстендә эш.

Укырга, 76бит



29

. Т. Миңнуллин Үзем белән үзем. М. Хәсәнов Оялчан Хаҗи.

1

Яңа матер. өйрәнү

Рольләргә бүлеп укырга өйрәтү. Хикәяне аңлатмалы уку.

Сүзлек өстендә эш.

Сүзлекне ятларга, 79-80 бит



30

3. Нури«Яхшы — җанга якын...» Б.С.Ү. “Тәмле сүзләр

1

Белемнәрне ныгыту.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Сүзләр язу.




Туган җир, туган ил- 7 сәгать

31

Р. Вәлиева

Иң матур җир.

1

Белем ныгыту.



Балаларда туган җирнең, аның кешелә-ренең гүзәл-леге турында күзаллау тирәнәя һәм киңәя, туган илгә мәхәббәт тәрбияләнә

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүзлек өстендә эш.

Укырга, 84 бит



32

Г. Дәүләтшин «Нәрсә соң ул туган ил?..»

1

Яңа матер. өйрәнү

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Планны тө-зеп бетерү һәм текстның эчтәлеген сөйләү.

Мәкаль язу.

Сәнгатьле итеп укырга,

85 бит



3 нче чирек-20 сәгать



33

3. Туфайлова

Туган ил.

1

Белемнәрне ныгыту

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүзтез-мәләрне язу




34

«Татарстан тари-хыннан хикәяләр» китабыннан «Без-нең туган илебез...»

1

Яңа матер. өйрәнү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.


Укырга,

86 бит



35

К. Әмир Безнең авыл.

1

Яңа матер. өйрәнү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.


Рәсем ясарга



36

«Салават күпере» журналыннан Ике мең ел элек.

1

Яңа матер. өйрәнү


Сүзлек өстендә эш.

Укырга, 89-91 бит



37

Б.С.Ү. “Без Татарстанда яшибез”

1

Материал-ларны ныгыту

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.





Яз җыры – 6 сәгать

38

Н. Измайлова Менә нинди икән яз

Г. Хәсәнов«Кояш бүген иртәдән үк матур карады...»

1

Белемнәрне ныгыту



Әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, эстетик хис сәләтен үс-терү, матур-лыкны аңларга өйрәтү, сәнгать белән кызыксыну, аңа мәхәббәт уяту.

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.


Сәнгатьле итеп укырга,

92 бит



39

3. Мансур Әниләр көнендә.

Д. Аппакова «Март башы...»

1

Тәрҗемә эше.

Яңа матер. өйрәнү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау. Хикәянең эчтәлеге белән танышты-ру. Планны төзеп бетерү һәм текстның эчтәлеген сөйләү.

Җөмләләр тутырып язу. Табышмак язу.

Укырга, 94-95 бит



40

Ш. Галиев Яз

Г. Лотфи Сыерчык.

1

Яңа матер. өйрәнү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүзлек өс-тендә эш.

Рәсем ясарга, ятларга 98 бит



41

Э. Касыймов

Боз кузгалды.

Г. Лотфи Яз җыры

1

Практик куллану.

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.


Сәнгатьле итеп укырга,

102 бит



42

Л. Толстой Көймә. М. Җәлил Күке.

1

Яңа матер. өйрәнү

Әсәрләрне анализлау, әһәмиятен билгеләү.


Сәнгатьле итеп укырга,

105-106бит



43

Б.С.Ү. Лотфулла Фәттахов “Әни күрмәгән чакта

1

Практик куллану.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.


Язып бетерергә



Борын-борын заманда...- 9 сәгать

44

Хәйләгә каршы хәйлә. Татар халык әкияте

1

Яңа матер. өйрәнү




Халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Әкиятләрдә-ге уңай ге-ройларга мә-хәббәт тәрбияләү бурычы куела, халык фольклоры белән кызык-сынуны көч-әйтү һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү.

Әкиятне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау.

Мәкаль. язу.

Укырга, 111-112 бит



45

Карт белән Төлке. Татар халык әкияте

1

Практик куллану.

Әкиятне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау.

О һәм Ө хәрефләре белән яңа сүзләр язу.

Бер әкият укырга



46

Урман әкияте.

Ф. Яруллина

1

Яңа матер. өйрәнү

Әсәрне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Сүзлек өстендә эш.

Сәнгатьле итеп укырга.




47

Итагатьле мәче. Литва халык әкияте

1

Практик куллану

Әкиятне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау.

Сүзләр язу.

Эчтәлеген сөйләргә. 117-118бит



48

Кәҗә белән Бүре. Татар халык әкияте

1

Яңа матер. өйрәнү

Әкиятне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау.

Сүзлек өстендә эш.

Эчтәлеген сөйләргә. 119-120бит



49

Карга белән Шөп-шә. Ф. Зыятдинов

1

Белемнәрне ныгыту



Сәнгатьле итеп укырга,




50

Өч кыз. Татар халык әкияте

1

Яңа матер. өйрәнү

Әкиятне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау.

Сүзлек өстендә эш.

Эчтәлеген сөйләргә. 125-127 бит












51

«Әүвәл заманда...»

1

Белемнәрне ныгыту

Укып анализлау, төп идеясен билгеләү.


Сәнгатьле итеп укырга



52

Б.С.Ү.” Әкияттә кунакта”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әкиятне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау.

Сүзлек өстендә эш.

Бер әкияткә иллюстрация ясарга.



4 нче чирек-18 сәгать Ямьле җәй!- 15 сәгать

53

Җ. Дәрзаман Саумы, җәй!

1

Яңа матер. өйрәнү


Җәйге табигатьнең матурлы-гына соклану хисен тәрбияләү.

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүзлек өстендә эш.

Рәсем ясарга



54

Җ. Тәрҗеманов

«Кояш чыкты...»

1

Яңа матер. өйрәнү

Укып анализлау, төп идеясен билгеләү.


Сәнгатьле итеп укырга,




55

М. Гафури Җәй

1

Яңа матер. өйрәнү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүзтез-мәләр язу.

Сәнгатьле итеп укырга,

134 бит



56

Г. Бәшииров

Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәләре

1

Яңа матер. өйрәнү

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Сүзлек өстендә эш.

Эчтәлек сөйләргә, 136-137 бит



57

Ш. Галиев Рус казлары: га-га-га.

1

Белем күнекмәләрен ныгыту.

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.


Яңа сүзләр язу.

ятларга



58

М.Хәсәнов “Менә без...”

1

Яңа матер. өйрәнү





Сүз тыңлаучан булырга, өл-кәннәрне ихтирам итәргә, дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә әзер торуны төшендерү

Укып анализлау, төп идеясен билгеләү.


Сәнгатьле итеп укырга,

140-141бит



59

М. Миншин Серле күл.

1

Яңа матер. өйрәнү

Әсәрне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүзтез-мәләр язу.

Сәнгатьле итеп укырга.



60

Ә. Бикчәнтәева Колын.

1

Яңа матер. өйрәнү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Сүзлек өстендә эш.

Сәнгатьле итеп укырга




61

Урманда әдәплелек дәресләре. «Әдәплелек әлифбасы» китабыннан

1

Яңа матер. өйрәнү.

Әсәрне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау. Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Сүзлек өстендә эш.

Эчтәлеген сөйләргә



62

Р. Миңнуллин Сабантуй бүген бездә.

1

Практик куллану.

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.


Сүзлек өстендә эш.

Сәнгатьле итеп укырга,

145 бит



63

М.Хәсәнов. Авылда.


1

Практик куллану.

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Авыл турында хикәя төзү.

Эчтәлеген сөйләргә



64

Р. Вәлиева. Кыңгырау чәчәк

1

Яңа матер. өйрәнү

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Сүзлек өстендә эш.

Сәнгатьле итеп укырга




65

Ф.Зыятдинова. Карга белән Шөпшә.

1

Практик куллану

Әсәрне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау. Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.


Эчтәлеген сөйләргә



66-67

Б.С.Ү. “ Җәйге табигать”

2

Белемнәрне камилләштерү.

Үткәннәрне искә төшерү, ныгыту. Туган тел белән кызыксыну , аны ихтирам итү кебек хисләр тәрбияләү.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Хикәя төзү.

Үткәннәрне кабатлау .



68

Уку тизлеген тикшерү.Йомгаклау.

1

Белем күнекмәләр-не ныгыту.








69-70

Резерв дәресләр

2










Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Эш программасы статусы       Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 2 нче сыйныф өчен Р.Х.Ягъфәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2008), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде. Эш программасы структурасы      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.  

Общая информация

Номер материала: 67426041251
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>