Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыРәхмәт сиңа, Әлифба!

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Скачать материал

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

Максат: укучыларда сәнгатьле уку күнемәләрен булдыру, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, “Әлифба” музее турында кыскача мәгълүмат бирү.

Бурычлар: тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылу теләге уяту; китапка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: түргә зур итеп ясалган әлифба китабы рәсеме, шарлар, рәхмәт сүзләре язылган плакатлар эленә; математика, әлифба, әдәби уку китабының тышлыгы рәсемнәре, хәрефләр, билгеләр язылган карточкалар.

Кулланылган әдәбият: “Нәниләргә әлифба” китабы, Әлифба дәреслеге, җырлар язылган диск, интернет чыганаклар.

Бәйрәм барышы

Укытучы.  Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар! Бүген без кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.  Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен  шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана.

 Бәйрәмебез котлы булсын! Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

 

Музыка яңгырый. Залга 1 нче класс укучылары керә.

 

 ук. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

ук.Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

ук.Үзе бәйрәм балачак!

Балачакның шат еллары,

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

 ук.Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

 ук. Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

 ук. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

 ук. Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта

 ук. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

 ук. (“Ә” хәрефе белән)

“Әни”, - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефе язмаган.

 ук. (“Л” хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

ук. (“И” хәрефе)

Бер карасаң, үзе кырда була,

Исең китә башак җырына.

Бер карасаң, табын түрендә ул,

Җыя барсын үзе кырына.

  ук. (“Ф” хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри,

Коры урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик... төшемдә.

 ук. (“Б” хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

 ук. (“А” хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

 ук. Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр,

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр.

 ук. 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

(Әлифба керә).

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы. Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен күрсәтеп китик.

 ук. Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

 ук. Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

 ук. Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

 ук. Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

 ук. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

 ук. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

 ук. Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.

Әлифба. Әйе укучылар, мин сезне бик күп әйберләргә өйрәттем. Дөньядагы иң матур сүзне яза белгәнегезгә өчен сез Әлифбага рәхмәтле.Үсә төшкәч сез татар әлифбасы тарихын тирәнрәк өйрәнерсез. Ә хәзер менә сез болар турында исегездә тотыгыз: Арча шәһәренең  педагогия көллиятендә “Әлифба” музее бар. Ул 1999 нчы елда оеша, ә 2011 нче елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан министрлыгының музее буларак эшли башлый. Музейда төрле илләрдән алынган 265 төрле әлифба бар. Музейның төп нигезен сезнең әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз укыган әлифба китабының авторлары Вагыйзов Сәләй Гата улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызының педагогик һәм иҗат эшләре тәшкил итә. Сез һичшиксез бу музейга экскуриягә барырга тиеш.

 (Математика керә).

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

 

         1) Алмагачта 5 алма

        Алар пешкән, алланган.

        Берсен алды Әминә

        Агачта калды ничә?

        2) 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга.

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да.

      3)  Әминәнең тубы икәү,

        Әмирнең тубы икәү.

        Әйт әле син үскәнем,

        Икесендә  ничә туп.

       4) Бер күлмәктә 3 төймә,

        Бер күлмәктә 5 төймә.

3     3 төймә дә, 5 төймә,

       Ничә? Шуны кем белә?

     5) Ак каенда 3 чыпчык,

       Түбәдә 3 сыерчык.

       Әйтмәс микән берегез –

       Барысы ничә кошчык?

6) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

 Ничә калыр чиләктә?

Математика Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!

Ашыга-ашыга “5”ле керә.

“5”ле. Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?

 ук. Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.

 ук. Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

“4” ле дус кая китте соң,

Чакырыйк әле, әйдәгез.

(“4” ле билгесе керә).

“4” ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,

Телим сезгә теләкләр.

“4” ле белән, “5” ле белән

Көчле булсын беләкләр.

(“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе кочаклашып керә).

“3” ле билгесе. Сине чакырдылармы, ахирәт,

Әлифба бәйрәменә?

“2” ле билгесе. Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!

“3” ле. Әйе шул, киттек, ахирәт

Безне көтәләрдер, шәт.

“2” ле. Уйнап көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.

 ук. Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз һәр көн,

Түгеп җиргә кайнар тир.

 

 ук. Матурлык зур роль уйнамый

Кеше булсын намуслы.

Тәүфыйкъ белән көн күрсен ул.

Эчкерсез һәм ягымлы.

 ук. Дөрес итеп утырып,

         Язам җайлап, матурлап,

         Ярамый бит дәфтәргә

         Төшерергә кара тап.

         Апа әйтә: хәрефләр

         Тигез генә язылсын,

         Синең язган язуны

         Бар кеше дә танысын.

         Әлифбаны карадым,

         Бар хәрефне таныдым,

         Авылга хат языйм әле,

         Бабамны бик сагындым.

 ук. Бу көйне, бу җырны

Беләбез, Әлифба,

Әйдәгез, җырлыйбыз,

Кушылсын һәр бала.

“Әлифба” җыры.

Әдәби уку китабы керә.

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Әлифба. Яратып укыгыз,

Әдәби уку  китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

Җыр “Китап”

Әлифба. Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

“5” ле белән дус булыгыз,

“3” ле эләктермәгез.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.

 ук. Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

 ук. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

 ук. Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырларбыз

Иң соңгы битеңне.

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик

 ук. Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга.

(Укучыларның үз куллары белән әзерләнгән бүләкләре тапшырыла).

“Туган тел”җыры башкарыла.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рәхмәт сиңа, Әлифба!"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыкальный журналист

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат: укучыларда сәнгатьле уку күнемәләрен булдыру, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, “Әлифба” музее турында кыскача мәгълүмат бирү. Бурычлар: тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылу теләге уяту; китапка мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: түргә зур итеп ясалган әлифба китабы рәсеме, шарлар, рәхмәт сүзләре язылган плакатлар эленә; математика, әлифба, әдәби уку китабының тышлыгы рәсемнәре, хәрефләр, билгеләр язылган карточкалар. Кулланылган әдәбият: “Нәниләргә әлифба” китабы, Әлифба дәреслеге, җырлар язылган диск, интернет чыганаклар.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 191 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.04.2014 994
    • DOCX 57.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гибадуллина Ильмира Габдулхаковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 12910
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 31 региона

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Робототехника в школе: конструирование и программирование

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 21 региона

Мини-курс

Основы гештальт-терапии: история и теория

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 19 регионов

Мини-курс

ИТ-инструменты в управлении документооборотом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе