Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / «Кул хезмәтендә бала фантазиясендә ирек ачу»

«Кул хезмәтендә бала фантазиясендә ирек ачу»

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов









Тема:




hello_html_756dff39.gif
















Тәрбияче: Чернова Р.М.






Педагогиканың актуаль мәсьәләләренең берсе- балалар иҗаты һәм аларның гомумүсеше , җитлегүе өчен иҗади эшчәнлектнең әһәмияте.

Иҗат –бала үсешендә гадәти хәл, дип саный Л.С.Выготский. ул- баладагы мөмкинлекләрнең иң табигый чагылышы. Иҗат итү вакытында логик фикерләү сәләте генә түгел, ә бәлки хис,тойгы, сземли белү дә зур әһәмияткә ия. Иҗат мөмкинлекләре акыл эшчәнлегенә, шклай ук хыял- фантазияләргә дә бәйле. Баланың шәхес буларак үсеше өчен аның иҗтимагый әһәмияткә ия булган чор- яңа идеяләр, уй-фикерләр тудыра белүе мөһим. Нәкъ менә шундый эшчәнлек бала иҗаты дип атала.

Шуңа мәктәпкәчә тәрбиядә кул хезмәте бирүнеңбурычы булып баланың һәрьяклы үсеше торырга тиеш. Балаларның ихтияр көчен, күзәтүчәнлеген, интелликтуаль һәм иҗади сәләтен үстерү- тәрбиячеләр һәм әти-әниләр алдында торган мөһим бурычлар.

Иҗат эшенә илтә торган баскычлар нәкъ менә шулар:

  • Кул хезмәтенә кызыксыну уяту, теләк, омтылыш булдыру;

  • Ибади мөмкинлекләрен үстерү;

  • Фантазияләрен баету, чагыштыру,гомумиләштерү, анализлау;

  • Күзаллый,тасфирлый белү, уй-фикер сәләтен үстерү;

  • Ясалган предметка карап, сөйләгәнне үстерү, сөйли белергә өйрәтү;

  • Игътибарлылык һәм хәтер күләмен арттыру;

  • Өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, дөньяны танып белергә, кызыксынучан-сизгер мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кул эшенең кызыклы, башкаларга охшамаган, үзенчәлекле булуы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә җитди нәтиҗәләр ирешергә ярдәм итә. Ләкин бер шартны һәчкайчан да истән чыгарырга ярамый – уйланулар, эзләнүләр мөстәкыйлҗ булырга тиешь.бирелгән эшләрне бала мөстәкыйль башкарсын.

Кул хезмәтен иҗади үтәү вакытында һәр балага шәхси якын килергә, эшнең катлаулылык күләмен истән чыгармаска кирәк. Хәр эш бала башкара алырлык, аңа уңыш китерерлек,аны сөендерерлек булырга тиеш. Алга таба бала ашыкмыйча үз темпы белән һәр ирешкән уңышы өчен куана-куана хәрәкәт итәргә тиеш.

Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен түбәндәге шартларны үтәргә зарури:

  • Бала белән даими, эзлекле рәвештә шөгыльләнергә кирәк;

  • Баланы эшне ахырына кадәр җиткерергә, аны матур, пөхтә итеп башкарырга гадәтләндерергә кирәк;

  • Сабыр булырга, бланы хаталары өчен орышмаска, үңышлары өчен һәрчак мактарга кирәк.

Бала иҗади эш вакытында ,предметларга,алар өчен хас булмаган сыйфатларны (алар еш кына антропоморфик характерда булалар) кушып та яңа образлар тудыра, башка предметларга, башка хәләткә күчү сәләтен бирә.

Иңади хыял оброзлары баланың моңарчы булган тәҗрибәсе һәм күзалламалары нигездә барлыкка килүен күз алдынды тотып, тәрбияче(нәниләрнең) балаларның тәҗрибәсен киңәйтергә, дөресли барырга,баетырга,аны иҗатка дәртләндерергә тиеш.

Кул эше шөгыльләрендә бала үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә. Һәм оста педагог аның сәләтен ныгырак үстерә, төрле юнәлешләр аша ул сәләтне ныграк ача ала.

Психологлар безнең традицион методларга каршы чыгалар. Алар балалар бакчаларында традицион дидактик методлар балаларны бер генә төрле кысада (рамка), схема, үрнәк белән ясарга, әвәләргә, чигәргә өйрәтә- диләр. Бу балаларның фантазиясен үстерми, ә киресенчә шәхеснең үсешен тоткарлый диләр.

Ныклап уйлап карасак,бу чыннын да шулай. Без тәрбиячеләр ,билгеле бер тема куеп, шуны ничек ясарга,кайдан кисәргә,кайсы җирдән ябыштырырга кирәклелеген күрсәтәбез. Балалардан да үзебезчә ясалганны таләп итәбез. Баланың уйларга, фантазияләргә (хыял байлыгына) вакыты да калмый. Педагог,тәрбияче балаларны иҗади эшләргә, уйларга күзаллауларын үстерүгә тартырга тиеш.

Балаларның сәләт алшартларын сәләткә әйләндерү,алардагы иҗат чаткыларын ныгыту,баету һәм тиешле юнәлеш бирү, һәр тәрбияченең төп бурычы.

Табигый материаллар үзеннән – үзе фантазия һәм уеннар тудыру өчен,зур байлыкларның берсе. Аларга оста куллар, берләштереп, җан өреп икенче тормыш бирә. Зурлар һәм кечкенәләр дә табигый байлыкларны (нарат, чыршы күркәсе, имән чикләвеге, каен тузы, салам, чыршы ботагы һ.б.) җанландыру өчен фантазия байлыгы биреп, аларны сокландыргыч дөньялар могҗизасына алып керә, күңелгә рәхәтлек, шатлык, иҗат итү хисе тудыра. Шуңа күрә без экскурсияләр вакытында табигый материалларны паркка , урманга, су буйларына баргач җыябыз.

Табигый материаллардан тыш ташландык материалларны да (шифалы су бөкеләре, төймәләр, шампунь савытлары,духи шешәләре, пенопласт, буш тартмачыклар һ.б.) иҗади эшләрдә кулланабыз.

Краткое описание документа:

Педагогиканың актуаль мәсьәләләренең берсе- балалар иҗаты һәм аларның гомумүсеше , җитлегүе өчен иҗади эшчәнлектнең әһәмияте.   Иҗат –бала үсешендә гадәти хәл, дип саный Л.С.Выготский. ул- баладагы мөмкинлекләрнең иң табигый чагылышы. Иҗат итү вакытында логик фикерләү сәләте генә түгел, ә бәлки хис,тойгы, сземли белү дә зур әһәмияткә ия. Иҗат мөмкинлекләре акыл эшчәнлегенә, шклай ук хыял- фантазияләргә дә бәйле. Баланың шәхес буларак үсеше өчен аның иҗтимагый әһәмияткә ия булган чор- яңа идеяләр, уй-фикерләр тудыра белүе мөһим. Нәкъ менә шундый эшчәнлек бала иҗаты дип атала.   Шуңа мәктәпкәчә тәрбиядә кул хезмәте бирүнеңбурычы булып баланың һәрьяклы үсеше торырга тиеш.  Балаларның ихтияр көчен, күзәтүчәнлеген, интелликтуаль һәм иҗади сәләтен үстерү- тәрбиячеләр һәм әти-әниләр алдында торган мөһим бурычлар.

Общая информация

Номер материала: 68216041358

Похожие материалы