Инфоурок Начальные классы КонспектыСаннар иленә сәяхәт

Саннар иленә сәяхәт

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль  районы

Cөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

Саннар иленә сәяхәт

 

( 7нче сыйныфның рус төркемендә сан сүз төркеме буенча дәрес эшкәртмәсе)

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                          Дәрес эшкәртмәсен төзеде:

                                                                   Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                   I категорияле татар теле һәм  әдәбият укытучысы

                                                                   Шакирова Алсу Хәмит  кызы

 

 

 

 

 

 

      Дәрес темасы:  “Саннар иленә сәяхәт”

     ( “Сан “ темасын гомумиләштереп кабатлау.)

 

     Сыйныф : 7 нче сыйныф рус төркеме

     Дәреснең максаты:

                           1. Укучыларның белемнәрен  системага салу;

                            2. Балаларның фикерләү   сәләтләрен, сөйләм телләрен                     

                               үстерү;

                            3. Укучыларга тарихи мәгълүмат   бирү, татарларның бөек 

                               шәхесләре    белән кызыксындыру.  

   Дәреснең тибы: 

Методлар: әңгәмә, практик, өлешчә -эзләнү.

 

Җиһазлау:   диктант, кар бөртеге – карточкалар, текстлар, сан сүз төркеме

                     буенча таблица, тест( компьютерда),   сан сүз төркеме буенча       

                     слайдлар.

 

 

Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина “ Татар теле 7нче сыйныф”, Казан “Мәгариф” нәшрияте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                    Дәрес планы: 

 

           Дәрес планы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Вакыт

Кулланылынган                                  материал

I. Оештыру  өлеше.

  1. Исәнләшү.
  2. Уңай психологик халәт тудыру.  
  3. Дәреснең максаты, темасы белән таныштыру.

Укучыларда яхшы кәеф тудыра

Кабул итеп алып, дәрескә әзерләнәләр

2 минут

 

II.    Актуальләштерү.   

 

 

 

 

      1.        Аудирование          

Ишетеп-аңлау күнегүләрен тәкъдим итә.

Шигырьдәге саннарны ачыклап килгән сүзләре белән истә калдыралар.     

2 минут

 З. Нуриның “Мин саныйбеләм” шигыре.  

 

2. Өй эшен тикшерү

Өй эшен тикшерә

1нче төркем: сан кергән мәкальләр;

  2нче төркем: сан кергән табышмаклар;  3нче төркем: сан кергән җырлар;

 

3 минут

 

3. Әңгәмә, нәтиҗә ясау.

 

Үткән дәрес материалына нигезләнеп сорау – җавап күнегүләре тәкъдим итә

Таблицага, слайдларга һәм өй эшләренә нигезләнеп җавап бирәләр

3 минут

Сан сүз төркеме таблицасы

III.  Тема өстендә эш.

1.      Сайланма диктант язу.

 

2.      Текстны тәрҗемә итү.

 

3.      Тәрбияви чара. Тарихи мәгълүмат бирү (Сөембикә ханбикә турында сөйләү).

 

4.      Предмет ара бәйләнеш (татар , рус, инглиз теләрендә саннар арасындагы уртаклыкны  табу)

 

5.      Китап белән эшләү.

 

“Сөембикә манарасы” текстын уку

 

 

 

Укытучы  текстны укый

 

 

 

Укытучы сөйләме

 

 

 

 

 

 

 

 

Сорау – җавап

Саннарны саналмышлары белән язалар

 

 

 

Тәрҗемә итәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Өч телне чагыштырып, уртак һәм аермалы якларны табалар

 

 

 

 

 

Зур цифрларны дөрес укырга өйрәнү

 

4 минут

 

 

 

2 минут

 

 

 

3 минут

 

 

 

 

 

 

 

 

4 минут

 

 

 

 

 

 

 

 

3 минут

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сөембикә портреты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреслек

 

IV. Ял минуты           

 

 

Саннар кергән җырлар, шигырь  куя

Җырларны, шигырьне  тыңлап, саннарны табалар.

 

3

минут

Җырлар, шигырь куллану

6.      Саннарда синонимлык.

 

Саннар әйтә

Саннарны синонимнары белән алыштыралар

3 минут

 

7.      Карточкалар белән эш

Һәр балага аерым карточка бирә

Карточкадагы биремнәрне үтиләр

4 минут

Индивидуаль карточкалар

8.      Төркемләп  эшләү.

Укытучы балараны 2 төркемгә аера

Рим саннарын гарәп саннары белән язалар

 

3 минут

Рим саннары язылган карточкалар

V.           Йомгаклау.           

Тест ( компьютерда)

 

Укучыларны компьютер артына утырта

Компьютерда тест эшлиләр

4 минут

Компьютерда тест

VI.        Өй эше бирү.

VII.      Билгеләр кую

Өй эшен аңлата. Билгеләр куя.

Укучылар өй эшен көндәлеккә куялар.

2 минут

 

 

 

 

  45 минут

 

 

 

 

 

 

                        Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты:

-Исәнләшү;

       - Дежур сүзен тыңлау;

-Дәреснең максаты, темасы белән таныштыру.

   II. Актуальләштерү:

-Ишетеп – аңлау күнегүләре.

Шигырьдәге саннарны ачыклап килгән сүзләре белән истә калдырырга.      (запомнить числительные с поясняющими словами)

              Саный беләм.

Санарга өйрәнәм мин дә-

Бер тик торып булмый.

Санау өчен тирә- юньдә

Әйбер җиткереп булмый.

 

Безнең йортта бер сыер бар,

Ике бәрән , өч сарык.

Дүрт эскерт күрдек без кырда,

Бергәләп биш кыз барып.

 

Алты көпчәкле машина

Җиде кеше утырткан,

Ул кызу эшкә ашыга,

Ерак юлга ул чыккан.

 

Безнең чуар тавык бары

Ун күкәй генә салды...

Саный алмыйм шуннан ары,

Чөнки минем башым арды. 

                                 ( З. Нури)    

-         Тикшерү ( слайд күрсәтү)

Өй эшен тикшерү:

         1нче төркем: сан кергән мәкальләр;

         2нче төркем: сан кергән табышмаклар;

         3нче төркем: сан кергән җырлар;

Әңгәмә, нәтиҗә ясау.

-Саннарның куллану өлкәсе математикада  гынамы?

(область  использования чисел только в математике?)

                (Халык авыз иҗатында, сөйләмдә, әдәбиятта, башка         

                фәннәрдә)

-        Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

                                       ( слайд).

-        Сан сүз төркеменең кагыйдәсен әйтегез.

-Саннар нәрсәне белдерә?

  (что обозначает имя числительное?)

             (предметның санын, числоны)

             ( количество предметов, число, порядок предметов при  счете)

- Саннар белән килгән исем күплек кушымчасы аламы?

         Мәсәлән, три  книги, десять тетрадей

         өч китап, ун дәфтәр һ.б.)

 

III. Тема өстендә эш.

1.- Сайланма диктант язу.

     Бирем: санны саналмышы белән язарга.

( Выборочный диктант. Выписать числительные с поясняющими словами)

     Сөембикә манарасы 7 кат итеп кызыл кирпечтән төзелгән. Нигезенең тигез утырмавы сәбәпле, ул акрынлап көнчыгыш тарафына авышкан. Бу авышлык 1960нчы еллларда 1 метр 69 сантиметр булса, хәзер инде 1 метр 84 сантиметрга җитте. Манараның биеклеге - 58 метр, нигез мәйданы 140 квадрат метр, архитектурасы сирәк очрый торган алымнар белән эшләнгән.

 

-Әйдәгез бергәләп тикшерәбез. Ничек яздыгыз?

           (слайд)

- Сез текстны аңладыгызмы? Текстта сүз нәрсә турында бара? Әйдәгез тәрҗемә итик.

 

2. Тәрбияви чара.

-Сез Сөембикә ханбикә турында нәрсә беләсез?

            ( слайд күрсәтү)

-Менә рәсемдә Сөембикә ханбикә һәм Сөембикә манарасы.

Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе була. Ул Сафагәрәй исемле Казан патшасының хатыны. Ире үлеп киткәч, хан иттереп аның ике яшьлек улы Үтәмешгәрәйне куялар. Ил белән Сөембикә идарә итә. Казанны Явыз Иван  яулап алганда, ханбикә кечкенә улы белән Мәскәүгә җибәрелә. Анда аны Шаһгалигә ( Касыйм ханлыгы ханы) көчләп кияүгә бирәләр, улын Александр исеме белән чукындыралар, ул 18 яшенә кадәр яшәгән.

   Казан ханлыгын Явыз Иван 1552нче елның икенче октябрендә яулап ала.

- Ә хәзер сан темасына кайтабыз.

   3. Предмет ара бәйләнеш:

        -Инглизчә 1- 10га кадәр санарга;

        -Русча унарлап санарга;

       -Татарча уннан кирегә санарга.

 

  Шул телләрдә сан темасында охшаш яки аермаларын билгеләү:

( Похожие и отличительные стороны)

        -Инглиз һәм татар саннарында род категориясе бармы?

                                               (юк)

        - Рус телендә род категориясе бармы?

                                        (бар: первый, первое, первая)

         - Исемне ачыклап килгәндә сан килеш белән төрләнәме?                  

         (Татар телендә төрләнми, мәсәлән, өченче                            

          китапка, өченче китапны.

                  Рус телендә төрләнә, мәсәлән, пятому человеку,   

                              шестого человека.)

- Исемнән башка кулланганда төрләнәме?

       ( төрләнә, мәсәлән, өчкә бишне кушкач,   сигез була)

-Язылышларында аерма бармы?

                       (бар, мәсәлән, пятьсот- кушма, биш йөз- тезмә.)

      4. Китап белән эшләү.

Зур цифрларны дөрес укырга өйрәнү.

21нче бит. “Татарлар һәм татар теле” тексты ( телдән)

 

       5. Физкультминутка.

 Слайдлар белән эшләү.

      Аудио - бирем

-         Җырларны тыңлагыз,саннарны табыгыз.

- Шигырьне тыңлагыз һәм истә калган саннарны дәфтәрегезгә языгыз.

      6. Саннарда синонимлык.

              2 - пар, куш

              3 – трио

              10 – дистә, декада

               50 – биш дистә , ярты гасыр

               2 атна – 14 көн

               100 кг. – 1 ц.

               1 гасыр – 100 ел.

  7. Карточкалар белән эш (язмача)

 

                                 № 1

Бирем: саннарны сүз белән язарга.

17, 99, 106, 2007, 899, 333, 21 нче гасыр, 5694, 89455.

 

                                    № 2

Бирем: күчереп язарга, саннарның астына сызарга.

       Тукталышка егерме дүртенче трамвай килеп туктады. Трамвайга мин икенче кеше булып кердем дә өчәр сумнан билет сатып алдым. Биш тукталыш узгач, трамвайда бары өч кеше калды. Трамвай йөртүче кырык – кырык биш яшьләрдәге абый иде.

 

                                 №3

Бирем: русчага тәрҗемә итегез.

       Безнең өйдә без җидәү. Җиденчесе безнең песи. Аңа дүрт – биш яшь. Минем энемә алты яшь. Ул алма бик ярата. Көненә алтышар алма ашый. Мин гаиләдә икенче бала. Минем тагын ике сеңлем бар.                

 

                        №  4

 Бирем:  саннар белән җөмләләр төзергә.

 5 китап, 12 укучы, 89нчы номерлы автобус, 56нчы йорт.

 

                                 № 5

Бирем: саннар белән 5 җөмлә язарга.

 

                                №6

Бирем:  -нчы, -нче, -ынчы, - енче кушымчаларын ялгарга.

     Мин 7 ... сыйныфта укыйм. Сеңелем  3... сыйныфта укый.  Апа 89 ...  автобуска утырып китте. Галия 6 ... партада утыра. Мин сәгать 8... дә  йокыдан торам.

 

           8. Төркемләп  эшләү.

Бирем. Рим саннарын гарәп саннары белән язарга.

 

                              1нче төркем.

      CCLIV – 254

       XCM – 890

       XVIII – 18

       CXXI -121

       LXXXIV - 84

 

                       2нче төркем.

DLXIX – 569

LXII – 62

MMII – 2002

MXXII – 1022

LXXVI -76

-         Тикшерү (слайд күрсәтү)

            

IV. Йомгаклау.

      Тест ( компьютерда)

1.Сан сүз  төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

А) Нишли? Нишләде? Нишләп?

Б) Кайчан? Кем? Нәрсә?

В) Күпме? Ничә? Нишәшәр?

 

 

2. Дөрес тәрҗемәсен тап:

Первая библиотека                            1278 книг

А) бер китапханә                                     а) 1278 нче китап

Б) беренче китапханә                               б) 1278 китап

В) китапханә беренче                              в) 1278 китаплар

 

3.     Бу нинди сан?

MCCCXXXIX                                  DLXXIV

А) 1339                                               А) 1900

Б) 2222                                                Б) 574

В)  1567                                               В) 3875

 

4. Бер гасыр                                  бер атна

А) 100 ц.                                       А)  24 сәгать

Б) 100ел                                        б) 3 кг.

В) 14 көн                                       в) 7 көн

 

-         Тикшерү (слайд)

 

V.  Билгеләр кую,  йомгак ясау.

( Карточкалардагы биремнәр, тест, җаваплар искә алынып билгеләр куела.)

 

Өй эше.  235 нче бит. Текст “ Борынгы Казанда татар базары” текстын тәрҗемә итәргә ( телдән).

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Саннар иленә сәяхәт"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Научный руководитель

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Урок татарског языка для 7 класса русскоязычной группы.  Дәреснең максаты: 1. Укучыларның белемнәрен  системага салу;    2. Балаларның фикерләү   сәләтләрен, сөйләм телләрен    үстерү;   3. Укучыларга тарихи мәгълүмат   бирү, татарларның бөек шәхесләре    белән кызыксындыру.      Дәреснең тибы: кабатлау дәресе Методлар: әңгәмә, практик, өлешчә -эзләнү. Җиһазлау:   диктант, кар бөртеге – карточкалар, текстлар, сан сүз төркеме буенча таблица, тест( компьютерда),   сан сүз төркеме буенча      слайдлар.Дәреслек : Ф.Сафиуллина, татар теле, 7нче сыйныф.        

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 866 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.04.2014 3664
    • DOCX 104.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Алсу Хамитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирова Алсу Хамитовна
    Шакирова Алсу Хамитовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11459
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Мини-курс

Основы гештальт-терапии: история и теория

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 64 человека

Мини-курс

Формирование социальной ответственности и гармоничного развития личности учеников на уроках

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе