Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Классный час «Упкынга илтүче юл»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Классный час «Упкынга илтүче юл»

библиотека
материалов

Тема: Упкынга илтүче юл.

-Хәерле иртә, укучылар! Бүгенге класс сәгатебезне минем Жорж Бюффонның менә шундый канатлы сүзләре белән башлап китәсем килә :” Кеше үзендә иркенлекне бары шул чагында гына сизә, әгәр ул бернәрсәгә дә бәйләнмәгән булса”. Уйлап карасак, безнең тормышыбыз тоташ бәйләнешләрдән тора: көн саен иртән без укырга яки эшкә барыр алдыннан кием, кибеттә азык-төлек, укып бетереп урта белем алгач, үзебезгә һөнәр сайлыйбыз. Кечкенәдән әти-әниләребезгә бәйле булсак, тора-бара үзебезгә тиң ярларны сайлап алып, үз гаиләләребез барлыкка килә. Һәм бу бәйләнешләрсез безнең тормышыбызны күз алдына да китереп булмас иде. Тик шул ук вакытта тормышыбызда бер-берсенә үрелеп барган шушы матур бәйләнешләр арасына без үзебез теләп аракы яки тәмәкегә бәйләнешне сайлап алабыз, чөнки гадәтне кешегә мәҗбүриләп тагып булмый.

Гомер итү – үзе бер сәнгать. Яшәеш кыйммәтләре, проблемалары турында күп сөйлиләр, язалар. Шуңа да карамастан, күбебез тормышта үз юлын сайлаганда кыенлык кичерә, хәтта ялгыша да. Чөнки без үз проблемаларыбызны бүтәннәрдән яшерәбез, безне берәү дә аңламас дип уйлыйбыз. Һәм күп кенә яшүсмерләр проблемалардан качу юлын наркотиклардан, алкогольдән эзли башлый. Ә бу исә үз чиратында аларны төрле күңелсез хәлләргә этәрә.

Менә бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасын да мин “Упкынга илтүче юл” дип алдым. Сезнеңчә, бүгенге тормышта без бу тема астында нинди проблемалар турында фикерләшә алыр идек?

-Начар, зарарлы гадәтләр турында. Моңа эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания кебек бүгенге көндә бик актуаль булган проблемалар керә.

- Бик дөрес, укучылар. Бүгенге көндә дөньяны эчүчелек, тәмәке тарту, наркомания кебек яман гадәтләр чолгап ала бара.Алар беркемне дә аямый: яңа гына яши башлаган үсмерне дә, тормыш күргән, күп нәрсәләргә ирешергә өлгергән кешеләрне дә. Менә бүгенге әңгәмәбездә без без шушы проблемаларны күтәреп чыгарбыз, бу чирләрдән котылу юлларын эзләрбез.

Иң беренче чиратта тарихха күз салыйк әле. Шушы 21 нче гасыр чирләре дип аталучы заралы гадәтләр безнең тормышыбызга кайчан үтеп керде икән. Без алдан ук төркемнәргә бүлендек һәм бу сорауларга җавап табарга тырыштык, шулай бит. Әйдәгез, сүзне беренче төркемгә бирик әле, беренче карашка иң зарарсыз булып тоелган тәмәке турында нәрсәләр ачыкладылар икән?

1 нче төркем: Тәмәкене беренче булып Мексикада майя индеецлары куллана башлый. Дини йолалар үтәгәндә алар аның яфрагын яндыралар, ә төтенен махсус торбалар аша эчкә суыралар. Аурупада беренче сигараны Колумб экспедициясендә катнашкан матрос Родриго де Херес тарта. Франциягә тәмәкене Франция илчесе Жан Нико алып кайта. Ул тәмәкене “яхшы кәеф булдыручы, теш һәм баш авыртудан дәва “ дип белдерә. Тәмәкенең актив матдәсен әнә шуның хөрмәтенә «никотин» дип атыйлар. Франциядән тәмәке Аурупаның башка илләренә дә күчә. 1585 елны Англиядә Елизавета 1 тартучыларны караклар белән тиңләгән, урам буйлап муеннарына бау бәйләп йөрткәннәр.

Икенче тарихи чыганакларга күз салсаң, 1585 елны Русиягә “янып торган башларны” инглизләр керткән диелгән. Ә аның белән көрәш Михаил Федорович заманында ук башлана:беренче тапкыр тартканны күрсәләр, аяк табанына 60 тапкыр сугу җәзасы, икенче тапкыр-борын һәм колакларны кискәннәр. 1697 елны Петр 1 халыкка тәмәке сатуны рөхсәт итә. Үзе дә Голландиядә булып кайтканнан соң, танылган тәмәкечегә әйләнә.

-Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер сүзне икенче төркемгә бирик. Алар спиртлы эчемлекләр турында нинди мәгълүматлар туплады икән.

2 нче төркем: Россиядә беренче аракы заводы 1750 нче елда салынган. 1897 елда инде аларның саны 205 кә җиткән. Башта бу эчемлек базарда чиләкләргә тутырып сатылган. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 1913 елда Россиядә 18 яшькә кадәрге егет-кызларның 95 % исерткеч эчемлекләрне авызына да алып карамаган. Хәзер исә яшүсмер бер дә кыстатып тормый, статистик мәгъләматларга караганда мәктәп балаларының 75 % исерткеч эчемлекләрдән инде авыз иткән.

Күпләр аракыны руслар уйлап тапкан, дип саный. Бу дөрес түгел. Аның рецепты XIII гасырда Көнбатыш Европа алхимиклары тарафыннан уйлап табылган. Аны “аква-вита”-“тереклек суы” дип атаганнар (“водка” сүзе шуннан килеп чыккан). Аракы ул вакытта салкын тиюдән һ.б.авырулардан дәва буларак даруханәләрдә сатылган. XIV гасырда рус сәүдәгәрләре әлеге даруны Россиягә алып кайта.

-Ә хәзер сүзне өченче төркемгә бирик. Бүгенге заманда турыдан-туры үлемгә этәрүче, авыр җинаять юлына бастыручы наркотиклар кайчан кулланыла башлады икән.

3 нче төркем: Наркотиклар борынгы заманнардан ук билгеле. Аларны куллану борынгы кешелек тормышы барлыкка килгәч үк барлыкка килгәндер, мөгаен. Барлык җәмгыятьләрдә дә кешенең психик халәтен үзгәртүгә сәләтле актив матдәләр куллану күренеше күзәтелә. Бик борынгы заманнардан ук аларны йотканнар, чәйнәгәннәр, сулаганнар, ә соңгы араларда шприц ярдәмендә кертәләр. Аңны томалаучы әлеге матдәләр социаль һәм дини йолаларны үткәрү өчен кулланылган.

   Күп цивилизацияләрнең наркотик матдәләр кулланганлыгы билгеле. Майя һәм ацтеклар походларда җиңү өчен кока яфракларын тел астына салганнар , кытайлылар меңәр еллар буе стресслардан котылу һәм йоклау өчен опиум тартканнар, борынгы Аравиядә йокы даруы өчен  гашиш кулланганнар. Борынгы Мисырда, Борынгы Греция, Борынгы Римда опиум, җитен орлыгы һәм башка наркотик матдәләр авыртуны басу өчен кулланылган. Сәүдәнең үсүе нәтиҗәсендә наркотиклар бөтен дөнья буйлап тарала, медицинада киң кулланыла. Наполеонның Мисыр җирләренә походы нәтиҗәсендә Европага гашиш килеп керә. Һәр чорда да наркотикларга каршы көрәш алып барылган, куллануны тыю турында карарлар кабул ителгән.

Рәхмәт, укучылар. Элекке заманнарда ук бу гадәтләрнең зыянлы икәнен аңлаганнар, ләкин шулай булса да бу чирләр зур тизлек белән кешелек дөньясын чолгап алган. Алар капканына эләккәннәрнең бик азы гына кире гадәти тормышка әйләнеп кайта ала, күбесе яман гадәттән арына алмыйча үлемгә дучар була. Ә бит боларның барысы да эчкечелек, наркомания кебек афәтләр белән чагыштырганда күпкә зарарсыз кебек тоелган тәмәке тартудан да башланып китәргә мөмкин икәнен күп кенә кеше аңлап та бетерми. Чөнки бу гадәт соңгы вакытларда бик нык җәелде. Күп очракта уйнап кына башланган эш кешене соңгы көненә кадәр озата бара һәм еш кына үлеменең сәбәпчесе дә була. Ә бит бу бары тик ихтыяр көче җитеп бетмәгәннән барлыкка килә.

Менә без тәмәкегә бәйлелекнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан тирә-ягыбыздагы кешеләр арасында сорашулар үткәрдек. Әйдәгез, бу мәгълүматлар буенча нәтиҗә ясау өчен сүзне укучыларга бирик.

Нәтиҗә: Сораштырулардан күренгәнчә, күпчелек кеше тәмәкене беренче тапкыр авызына текә булып күренү өчен, үзен зуррак итеп хис итәргә дип капкан. Кайберләре иптәшләре тартканга кызыгып ияргән. Иң яшь тәмәкече сигаретны авызына 5 нче класста укыганда капса, иң өлкәне 18 яшьтә армия сафларында тартып караган. “Ташлап карадыңмы?” дигән сорауга күпчелеге “Әйе, тик бар да уңышсыз тәмамланды, бүгенге көнгәчә ташлый алмыйм” дип, бары тик берсе генә “Әйе, әлегәчә тартмыйм” дип җавап бирде. Димәк, бу сораштырулардан мондый нәтиҗә ясарга мөмкин. Тәмәкегә ияләнү бик тиз, ләкин аннан арыну гомерлек булырга мөмкин. Һәр тәмәкече үз гомерендә бер тапкыр гына булса да тәмәкедән арынырга теләп карый, ләкин булдыра алмый. Бары тик бик сирәк кеше генә ихтыяр көчен туплап, бу чирдән арына ала.


Тәмәкенең бөтен Җир шары буйлап таралуының сәбәбе – кеше организмы аңа бик тиз ияләшә, психик һәм физик бәйләнеш барлыкка килә. Бу аның составындагы никотинга бәйле. Әнә шул никотин башта бик кыска вакыт эчендә баш миендә һәм башка органнарда кан тамырларын киңәйтеп җибәрә. Шул сәбәпле кеше үзендә өстәмә көч-куәт барлыкка килүен тоя. Акыл эшчәнлеге активлаша. Ләкин бу тәэсир бик аз вакыт кына дәвам итә. Соңыннан кешенең активлык дәрәҗәсе түбән төшә, апатия барлыкка килә. Баштагы «ләззәтне» тоту өчен, кеше ешрак тарта башлый һәм бу мираж артыннан чабуны хәтерләтә. Кеше, шулай итеп, тәмәкегә тәмам бәйләнә, ансыз яши алмый башлый. Кесәсендә бераз акчасы булса, гаиләсенә икмәк алып кайту урынына, берничә булса да сигарет ала, ә акчасы булмаса, хәтта үтеп барган кешедән теләнергә дә оялмый. Тир түгеп эшләп алган акчасына агу сатып алучыны акыл иясе дияргә буламы?! Әле ярый да үзен генә агуласа...

-Ә хәзер, әйдәгез, тәмәкенең зыяны турында кечкенә генә бер видеоролик карап китик. (Видеоролик карау.)

-Күргәнегезчә, укучылар, тәмәке аркасында үзеңнең яраткан кешеләреңне дә югалтырга мөмкин икән.

Тәмәке тартучы үзенә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә зарар китерә. Тәмәке төтене тулган бүлмәдә 1 сәгать утырган кеше 4 сигарет тартып бетергән кеше кадәр агулана. Тикшерүчеләр фикеренчә, елга якынча 700 пассив тәмәке тартучы, ягъни тәмәке тартучылар янында торучы, эштә үлә, ә 3 мең ярымы өйдә. Шулай ук тәмәке төтене йогынтысыннан атнага бер генә кеше булса да, хәтта больницаларда, медицина оешмаларында да үлә икән. Чөнки тәмәкенең кеше организмына тәэсире әйтеп бетергесез.


Укучылар чыгышы: Тәмәкедәге никотин, үзенә күрә бер рәхәтлек биреп, үзәк нерв системасын какшата, организмны көрәшергә мәҗбүр итә. Никотин- бик агулы матдә, иң беренче тарта башлаганда авыруга әйләнү күренешләре: күңел болгану, баш әйләнү, косу, йөрәк тибү ешая, бугазда, йоткылыкта һәм ашказанында кысылу, ярсу һәм шуннан соң баш миңгерәүләнеп һуштан язу күренешләре була. Мондый реакция һәр сәламәт кешедә күзәтелә. Тәмәке тартучының, бигрәк тә тәмәке тартучы укучыларның хезмәте һәм ялы, никотинның үзәк нерв системасына тәэсиреннән генә бозылмый, бәлки укучының дәрес вакытында тартасы килеп, бөтен уе тәмәкегә күчүдән дә бозыла. Тәмәке тарту: дәрес өйрәнүнең нәтиҗәлелеген киметә, төгәл исәпләүләргә комачаулык итә, хәтер начарлана. Тәмәке тартучы укучылыр тәнәфестә башкалар белән бергә ял итмиләр, дәрес бетүгә тәмәке төтене һәм башка исләр тулган бәдрәфкә йөгерәләр, тәнәфесне шунда үткәрәләр. Никотин, агулы тәмәке төтене, углерод окисе бергә кушылып, башны авырттыра, ярсыта, эшкә сәләтне киметә, нәтиҗәдә укучы алдагы дәрескә эш теләге белән керми. Тәмәкенең хатын-кызларга зарарын да әйтеп китәргә кирәк, алар бит булачак аналар, ә алардан туачак балалар-безнең киләчәк! Тәмәке тарту хатын-кызларга-тиз картайтуы, яралгы үсешендә төрле авырулар китереп чыгаруы белән куркыныч.Халыкара статистика мәгълүматларына караганда, тартучы хатын-кызлардан туган яшь балаларның үлү очраклары, тартмаучы хатын-кызлардан туганнарга караганда 40 % ка артыграк.

Гомумән алганда, никотин кан тамырларын тарайта, кыса һәм аларның эчке катлау тукымаларын үзгәртә, кан әйләнеше начарая, тәннең аерым участокларының кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итүен, зарарлы продуктларның чыгарылуы авырлаша.


-Сезнең чыгышка өстәп шуны да әйтер идем, укучылар. Тәмәкегә акча юнәтү максатыннан җинаять юлына баскан яшүсмерләр дә бар икән. Беренче чиратта алар вак хулиганлык кылалар: куркыту юлы белән үзләреннән кечерәкләрдән яки яшьтәшләреннән акча талыйлар, аннары кеше кесәсенә керә башлыйлар. Бу инде киләчәктә тагын да зуррак җинаятьләргә әйләнәсе көн кебек ачык. Ә бит барысы да юк кына нәрсәдән, үзен зуррак итеп күрсәтәсе , иптәшләре арасында текәрәк буласы килүдән башланып китә. Тора-бара инде ул тәмәке белән генә чикләнмәячәк, кулына сыра шешәсе дә алачак.

Ә эчкечелек хәзерге көндә иң киң таралган замана чирләренең берседер. Иң аянычы шул: бу начар гадәт яшүсмерләр арасында еш күзәтелә. Бер тапкыр да исерткеч эчемлекләр кулланмаган яшьләр бармак белән генә санарлык хәзер. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бик еш яшьли хәмер кулланучы яшүсмерләрнең саны арта бара. Кулына сыра шешәсе тоткан 11-12 яшьлек мәктәп укучысы хәзер гадәти күренешкә әйләнде. Сыраны күп кеше спиртлы эчемлек, хәмер дип кабул да итми, ә бу бик зур хата. Сыра эчкечелеге, һичшиксез, аракыга алып барачак һәм бу төр эчкечелектән арынуы аракы белән бәйләнештән чыгуга караганда да авыррак икән.


Укучылар чыгышы: Алкоголь- наркотик матдә. Этил спирты ( алкоголь)- углеводлар әчү процессында чүпрә гөмбәләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган матдә.Ул организмдагы үзәк нерв системасында, тоткарлану процессларын йомшарта һәм үз-үзеңне кулга ала белү, үз-үзеңә контроль, үзеңә тәнкыйть күзлегеннән чыгып карый белү, саклык һәм башка сыйфатларны вакытлыча, ә даими кулланганда бөтенләй югалтуга китерә. Исерек кеше гадәттә үзен бәйсез тота, үз-үзенә артык ышана, тотнаксызлана. Шунысы билгеле, кеше алкогольгә никадәр иртә ияләнсә, шулкадәр тизрәк алкоголик булып китә. алкогольнең дәвамлы рәвештәге тәэсире нәтиҗәсендә бавыр күзәнәкләре үзгәрә һәм тупас тоташтыргыч тукыма белән алышына башлый, бу тукыма исә әлеге органның күпләгән функцияләренең берсен дә үти алмый. Авыру, ашкайнату органнарының бозылуыннан, уңъяк кабырга асты авыртудан зарлана башлый, үт сыекчасының пигментлары тәэсиреннән барлыкка килгән тәндәге көчле кычытудан газаплана. Кычыту, алкогольдән үзгәрә башлаган бавырда, үт сыекчасының пигментлар алмашы нык бозылудан барлыкка килә. Аракы эчүчеләр еш кына гастрит, ашказанында, уникеилле эчәктә була торган яра авыруыннан җәфаланалар. Аларның организмындагы гомуми агулану йогышлы авыруларга, шул исәптән туберкулезга, каршы торучанлыкны киметә, гипертония авыруларын һәм йөрәк-кан системасында була торган башка авыруларны китереп чыгара


- Ә бит исерек кешенең гаиләсенә китергән хәсрәтен санап бетергесез. Эчкече эшләгән акчасын өенә алып кайтмый, аны гаиләсенең өйдә ач утыруы кызыксындырмый. Күп очракта эчүе аркасында аны эштән куалар, шуңа күрә ул өйдәге өйберләрне сатып эчәргә дә бер дә читенсенеп тормый. Көне буе кәеф-сафа корып йөргән ир өйгә кайткач тавыш куптара, гаиләсен өеннән куып чыгара. Кайчакларда аның әнисе яки хатыны, газиз балалары юка гына киемнән өйгә керергә куркып, төнне тышта уздырырга мәҗбүр була. Исерек килеш никадәр җинаять кылына, күпме кеше гомере өзелә. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар аркасында көн саен юлларда никадәр фаҗигаләр була, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Ә бит алар кемнәрнеңдер бик якын, газиз кешеләре.


- Дөрес, укучылар. Эчкечелек проблемасы азмы-күпме барыбыз өчен дә таныш проблема. Әйләнә-тирәбездә шушы аракы сазына көннән-көн ныграк бата баручы кешеләр җитәрлек. Кешенең начар гадәткә ияләшүе – барыбыз өчен дә фаҗига. Аңа ярдәм итү өчен иң беренче аның алкогольгә яки наикотинга бәйлелек дәрәҗәсен ачыкларга кирәк

Укучылар чыгышы: Сез кинофильмнар карарга яратасызмы? Юк, юк, без моны һич тә зарарлы гадәтләр исәбенә кертергә җыенмыйбыз. Әмма һәммә нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Шуны үтемлерәк аңлату өчен беренче карашка сәеррәк тоелган чагыштыру китерергә булдык.

...Син кинотеатрда ярыйсы ук кызыклы фильм карап чыктың. Никадәр әйбәт булса да, синең инде аны кабат карарга теләгең юк.

...Син кичтән аз гына сыра эчкән идең. Шулай да иртән бу хакта оныттың, билгеле бер шартлар килеп чыкканчыга кадәр кабат аңа тотынасың килми. Бу эчкечелекнең беренче дәрәҗәсе.

...Кинофильм сиңа бик ошады. Кабат барып карар идем, дип, син инде икенче ял көнеңне түземсезләнеп көтәсең.

...Кичтән эчкән сыра тәэсирендә иртән кәефсез уяндың. Кабат тотынырга уйламыйсың үзе, шулай да шундый мөмкинчелек тууны түземсезләнеп көтәсең. Бу эчкечелекнең икенче дәрәҗәсе.

...Кинотеатрга эшкә барган кебек йөрисең, ул синең көндәлек шөгылеңә әйләнде. Әмма фильмның әле берсе ошамый, әле икенчесе... Канәгатьлек хисе алырга теләп, син тагын, тагын чыгып китәсең.

...Сыра синең «якын дустыңа» әйләнде. Сиңа инде бернинди киңәшче, иптәш кирәкми. Нәрсәдәндер канәгатьсезлек хисен сыра белән икәүдән-икәү генә утырып алырга телисең. Бу эчкечелекнең өченче дәрәҗәсе.

...Кинотеатрга иртән кереп киткән идең, инде иң соңгы сеанс төгәлләнеп килә, ә синең аннан чыгу исәбеңдә дә юк. Хәер, сине фильмның эчтәлеге дә кызыксындырмый, театрдан чыккач ни булачагын да уйламыйсың.

... Син инде реаль тормыштан бөтенләй читләштең. Алкогольсез үткән бер генә көнең дә юк. Акрынлап тормышның төбенә төшеп барасың. Буэчкечелекнең дүртенче дәрәҗәсе.

Сезнең алда коточкыч картина ачылды, шулай бит?

Ә бит алькогольне һәм никотинны кулланучы кеше өчен- наркоманиягә бер адым!!! Дөресен әйтсәк, алар икесе наркоманиянең беренче баскычын тәшкил итә...

Укучылар чыгышы: Наркомания – авыр һәм дәвалауга кыен бирелүче психик авыруларның берсе. Наркотиклар – психик үзгәрешләр китереп чыгаручы матдәләр. Кеше аңа тиз күнегә Наркоманның фикерләү, аңлау дәрәҗәсе кими, башы “томанлы” була. Морфий белән исергәндә кешенең кәефе күтәрелә, ул үзен күктә очып йөргәндәй сизә, аның аңы югалмый. Күз алмасы кысыла, карашы “томанлана”, бит тиресе агара, хәрәкәте тоткарлана. Мондый кеше һәр фикер белән килешә, һәр нәрсәдән канәгать була. Ләкин бу вакытлы гына күренеш. Наркоман үзенә кирәкле дозаны ала алмаганда аның башы, йөрәге авырта, эчәклегенә зыян килә, кәефе кырыла, гомумән, үзен начар хис итә. Наркотиклар иммунитетны йомшарта, организмны көчсезләндерә.
Наркотикларны даими кулланучыларның күз карасы киң яисә, киресенчә, кысылган була, андый кешеләр тиз кызып китүчән, тупас, астыртын. Аларның хәтта, йөрешләре дә үзгәрә, яраткан шөгыльләренә кызыксыну бетә. Ә менә акчага ихтыяҗ арта бара.

Наркоман ни дәрәҗәдә куркыныч? Беренчедән, наркотик матдәләр куллана башлау чорында кайда да булса эшләсә дә, наркоманның хезмәт җитештерүчәнлеге түбән була, чөнки ул бары тик наркотик матдә табу турында гына уйлый.
Икенчедән, наркоманнар, бәхетсезлек, һәлакәт, җинаять, әйберләрне вату-җимерү чыганагы буларак, җәмгыятъкә матди һәм әхлакый зыян китерә.
Өченчедән, алар үзләренең гаиләләре, якыннарына түзеп тора алмаслык шартлар тудыра, аларга тыныч яшәргә ирек бирми. Әфьюн белән агуланган кешеләрдән сәламәт бала тумый. Наркотик матдәләр кулланучылар башкаларны да шушы агуны кулланырга тарталар.


- Әйе, укучылар, бу замана чирләренең тискәре йогынтысын никадәр генә санасак та, аз булыр. Бу чирләргә каршы тору өчен үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, үзебезгә кызыклы шөгыль табыйк, ә иң мөһиме аларга каршы нык, ышанычлы итеп “Юк!”
дияргә өйрәник. Хәзер мин сезгә ике хаттан өзек укып китәр идем. Игътибар белән тыңлагыз, ахырдан үз фикерләрегезне, киңәшләрегезне әйтерсез.

1 нче хат. “Кадерле редакция! Безнең ишек алды малайлары еш кына футбол уйный. Монысы яхшы, әлбәттә. Әмма аларның күбесе тәмәке тарта. Ә мин тартмыйм. Тәмәкечеләр миннән көлә. Мин исә, спортчы тәмәке тартмаска тиеш, дип уйлыйм. Миңа нишләргә соң? Футбол уйнауны ташларгамы, әллә тәмәке тарта башларгамы? Илдар”

2 нче хат. “Мин Альбина исемле кыз. X класста укыйм. Әле күптән түгел генә иң якын дус кызым белән ачуланыштым. Ә бит безнең дуслык балалар бакчасыннан ук башланган иде ... Эш менә нәрсәдә: дәресләрдән соң, дус кызым мине үзләренә чакырды. Мин алар фатирына кергәндә тәмәке тартып, сыра эчеп утыралар иде. Миңа бу хәл ошамады һәм мин бүлмәдән чыгып китәргә уйладым. Ә дус кызым, син әле бала гына икәнсең, дип, миннән көлде. Бәлки ул хаклыдыр...”

-Укучылар, яшьтәшләрегезгә нинди киңәшләрегезне җиткерер идегез?

-Бүгенге әңгәмәбез ахырына якынлашты. Сүзебезне йомгаклап, бу зарарлы гадәтләрдән котылу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген әйтеп үтик.

-Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, үзебез өчен файдалы булган, сәләтебезне үстерүче шөгыль белән кызыксынырга, ихтыяр көчен тәрбияләргә кирәк.

-Тормышта, бәхетсез булуга караганда, бәхетле булу җиңелрәк. Шуңа күрә мин сезгә кешеләрне, тормышны яратырга, эшне намус белән башкарырга тырышырга киңәш итәм.

...Әгәр әле син беркайчан да тәмәке тартмаган, эчмәгән, аракы агуы белән агуланмаган яшь кеше икәнсең, үзеңнең азмаган-тузмаган, төрле вәсвәсәләргә бирелмәгән булуыңның кадерен бел! Вәсвәсәгә бирелдеңме, аны җиңүе авыррак булыр.... Үз сәламәтлегегез өчен үзегез көрәшегез. Сәламәтлек – матурлык ул.




Краткое описание документа:

Тема «Упкынга илтүче юл. Хәерле иртә, укучылар!»

Бүгенге класс сәгатебезне минем Жорж Бюффонның менә шундый канатлы сүзләре белән башлап китәсем килә :” Кеше үзендә иркенлекне бары шул чагында гына сизә, әгәр ул бернәрсәгә дә бәйләнмәгән булса”. Уйлап карасак, безнең тормышыбыз тоташ бәйләнешләрдән тора: көн саен иртән без укырга яки эшкә барыр алдыннан кием, кибеттә азык-төлек, укып бетереп урта белем алгач, үзебезгә һөнәр сайлыйбыз. Кечкенәдән әти-әниләребезгә бәйле булсак, тора-бара үзебезгә тиң ярларны сайлап алып, үз гаиләләребез барлыкка килә. Һәм бу бәйләнешләрсез безнең тормышыбызны күз алдына да китереп булмас иде.

Тик шул ук вакытта тормышыбызда бер-берсенә үрелеп барган шушы матур бәйләнешләр арасына без үзебез теләп аракы яки тәмәкегә бәйләнешне сайлап алабыз, чөнки гадәтне кешегә мәҗбүриләп тагып булмый. Менә бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасын да мин “Упкынга илтүче юл” дип алдым. Сезнеңчә, бүгенге тормышта без бу тема астында нинди проблемалар турында фикерләшә алыр идек? Иң беренче чиратта тарихха күз салыйк әле. Шушы 21 нче гасыр чирләре дип аталучы заралы гадәтләр безнең тормышыбызга кайчан үтеп керде икән. Без алдан ук төркемнәргә бүлендек һәм бу сорауларга җавап табарга тырыштык, шулай бит. Әйдәгез, сүзне беренче төркемгә бирик әле, беренче карашка иң зарарсыз булып тоелган тәмәке турында нәрсәләр ачыкладылар икән?

Тәмәкенең актив матдәсен әнә шуның хөрмәтенә «никотин» дип атыйлар. -Ә хәзер сүзне өченче төркемгә бирик. Бүгенге заманда турыдан - туры үлемгә этәрүче, авыр җинаять юлына бастыручы наркотиклар кайчан кулланыла башлады икән. Рәхмәт, укучылар. Элекке заманнарда ук бу гадәтләрнең зыянлы икәнен аңлаганнар, ләкин шулай булса да бу чирләр зур тизлек белән кешелек дөньясын чолгап алган. Ә бит боларның барысы да эчкечелек, наркомания кебек афәтләр белән чагыштырганда күпкә зарарсыз кебек тоелган тәмәке тартудан да башланып китәргә мөмкин икәнен күп кенә кеше аңлап та бетерми. Чөнки бу гадәт соңгы вакытларда бик нык җәелде. Күп очракта уйнап кына башланган эш кешене соңгы көненә кадәр озата бара һәм еш кына үлеменең сәбәпчесе дә була. Ә бит бу бары тик ихтыяр көче җитеп бетмәгәннән барлыкка килә.

Менә без тәмәкегә бәйлелекнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан тирә-ягыбыздагы кешеләр арасында сорашулар үткәрдек. Әйдәгез, бу мәгълүматлар буенча нәтиҗә ясау өчен сүзне укучыларга бирик. Нәтиҗә: Сораштырулардан күренгәнчә, күпчелек кеше тәмәкене беренче тапкыр авызына текә булып күренү өчен, үзен зуррак итеп хис итәргә дип капкан. Кайберләре иптәшләре тартканга кызыгып ияргән. Иң яшь тәмәкече сигаретны авызына 5 нче класста укыганда капса, иң өлкәне 18 яшьтә армия сафларында тартып караган. “Ташлап карадыңмы?” дигән сорауга күпчелеге “Әйе, тик бар да уңышсыз тәмамланды, бүгенге көнгәчә ташлый алмыйм” дип, бары тик берсе генә“ Әйе, әлегәчә тартмыйм” дип җавап бирде. Димәк, бу сораштырулардан мондый нәтиҗә ясарга мөмкин. Тәмәкегә ияләнү бик тиз, ләкин аннан арыну гомерлек булырга мөмкин. Һәр тәмәкече үз гомерендә бер тапкыр гына булса да тәмәкедән арынырга теләп карый, ләкин булдыра алмый. Бары тик бик сирәк кеше генә ихтыяр көчен туплап, бу чирдән арына ала.

-Ә хәзер, әйдәгез, тәмәкенең зыяны турында кечкенә генә бер видеоролик карап китик. (Видеоролик карау.)

-Күргәнегезчә, укучылар, тәмәке аркасында үзеңнең яраткан кешеләреңне дә югалтырга мөмкин икән.

-Сезнең чыгышка өстәп шуны да әйтер идем, укучылар. Тәмәкегә акча юнәтү максатыннан җинаять юлына баскан яшүсмерләр дә бар икән. Беренче чиратта алар вак хулиганлык кылалар: куркыту юлы белән үзләреннән кечерәкләрдән яки яшьтәшләреннән акча талыйлар, аннары кеше кесәсенә керә башлыйлар. Бу инде киләчәктә тагын да зуррак җинаятьләргә әйләнәсе көн кебек ачык. Ә бит барысы да юк кына нәрсәдән, үзен зуррак итеп күрсәтәсе , иптәшләре арасында текәрәк буласы килүдән башланып китә. Тора-бара инде ул тәмәке белән генә чикләнмәячәк, кулына сыра шешәсе дә алачак. 

- Ә бит исерек кешенең гаиләсенә китергән хәсрәтен санап бетергесез. Эчкече эшләгән акчасын өенә алып кайтмый, аны гаиләсенең өйдә ач утыруы кызыксындырмый. Күп очракта эчүе аркасында аны эштән куалар, шуңа күрә ул өйдәге өйберләрне сатып эчәргә дә бер дә читенсенеп тормый. Көне буе кәеф - сафа корып йөргән ир өйгә кайткач тавыш куптара, гаиләсен өеннән куып чыгара.

Кайчакларда аның әнисе яки хатыны, газиз балалары юка гына киемнән өйгә керергә куркып, төнне тышта уздырырга мәҗбүр була. Исерек килеш никадәр җинаять кылына, күпме кеше гомере өзелә. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар аркасында көн саен юлларда никадәр фаҗигаләр була, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Ә бит алар кемнәрнеңдер бик якын, газиз кешеләре.

- Дөрес, укучылар. Эчкечелек проблемасы азмы-күпме барыбыз өчен дә таныш проблема. Әйләнә-тирәбездә шушы аракы сазына көннән-көн ныграк бата баручы кешеләр җитәрлек. Кешенең начар гадәткә ияләшүе – барыбыз өчен дә фаҗига. Аңа ярдәм итү өчен иң беренче аның алкогольгә яки наикотинга бәйлелек дәрәҗәсен ачыкларга кирәк Наркотикларны даими кулланучыларның күз карасы киң яисә, киресенчә, кысылган була, андый кешеләр тиз кызып китүчән, тупас, астыртын. Аларның хәтта, йөрешләре дә үзгәрә, яраткан шөгыльләренә кызыксыну бетә. Ә менә акчага ихтыяҗ арта бара.

- Әйе, укучылар, бу замана чирләренең тискәре йогынтысын никадәр генә санасак та, аз булыр. Бу чирләргә каршы тору өчен үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, үзебезгә кызыклы шөгыль табыйк, ә иң мөһиме аларга каршы нык, ышанычлы итеп “Юк!”дияргә өйрәник. Хәзер мин сезгә ике хаттан өзек укып китәр идем. Игътибар белән тыңлагыз, ахырдан үз фикерләрегезне, киңәшләрегезне әйтерсез.

Автор
Дата добавления 24.03.2013
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров680
Номер материала 6889032435
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх