496501
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспектыУрок для начальных классов по теме «Науруз»

Урок для начальных классов по теме «Науруз»

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

«Нәүрүз» бәйрәме


Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның йолаларына хөрмәт тәрбияләү.



Әкрен генә көй яңгырый.

Ике укучы башлап җибәрә.



1 ук. Көн әйтәдер – мин озын!

Төн әйтәдер – мин озын!

Күктә кояш көлеп тора –

Икебез дә бер бүген!


2 ук. Көн – кояшка авыша

Төн авыша – аена

Көн дә, төн дә әйтә: « Әйе,

Икебез дә бер бүген».


1 ук. Көн белән төн тигезләшкән

Яз килеп җиткән икән.

Яз килеп җиткән икән

Һәм хәбәр иткән икән.


2 ук. Бәрәкәтле булсын язлар,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз мөбәрәкбад!


Китәләр.



1 алып баручы. Безнең төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф – гадәтләре безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады.

Нәрсә соң ул Нәүрүз?


2 алып баручы. Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Безнең бабаларыбыз һәр елны 21 нче мартта язны, яңа елны каршылаганнар. Чөнки

бу көндә көн белән төн тигезләнә, ә соңыннан көннәр озая бара. Яктылык килә, табигать уяна.



1 алып баручы. Бәйрәм көнне иртүк балалар урамга чыкканнар һәм йорттан йортка кереп, «нәүрүз» әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөргәннәр.

2 алып баручы. Хуш киләсең, Нәүрүз, хуш киләсең

Кышлар буе көттек үзеңне

Оланнарга инде ач йөзеңне

Һәм ирештер татлы сүзеңне.


Балалар керә.


Ук. Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә

Ни сөенче бирәсез?

Ач ишегең, керәбез

Нәүрүз әйтә киләбез.


Түтәй. Керегез, керегез, балакайларым,

Без сезне күптән, күптән көтәбез.

Нәүрүз котлы булсын!


Ук. Өйдәме, түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй

Тавыгың салыр 100 күкәй.


(Түтәй күкәй бирә)


Ук. Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калач кирәк

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә, сызланма!


( Түтәй күмәч бирә)


Ук. Дуслар, эшегез уң булсын,

Теләгегез юш булсын,

Күңелегез хуш булсын,

Нәүрүз мөбәрәкбад!


Ук. Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә.

Нәүрүз мөбәрәкбад!


Татар биюе.


Егет белән кыз керә.


Егет. Тыңлагыз, тыңлагыз!

Табигать патшасының фәрманы бар!


Кыз. Тыңлагыз, тыңлагыз!

Табигать патшасының фәрманы бар!


Икесе. Нәүрүз котлы булсын! ( 3 тап. )



Ук. Үткән борын заманнан

Болгар белән Казаннан

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән!


Ук. Гасырлардан гасырларга,

Офыктан офыкларга

Оча – оча Нәүрүз кайта

Тарихтагы дусларга.


Ук. Яз аенда умырзая

Булсын Нәүрүз бүләге

Иман иңсен кешеләргә

Янсын яшьләр йөрәге.



1 алып баручы. Нәүрүз әйтеп йөргәннән соң, балалар бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар.


2 алып баручы. Балалардан соң, урамнарга атларга атланган егетләр чыкканнар. Алар бәйрәмгә чакырып, аваз салганнар. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар.


1 алып баручы. Әйдәгез, без дә Нәүрүз килеп җиткәнче җырлап – уйнап алыйк!


3 төркем 3 уен күрсәтә


1 төркем. «Утыр, утыр, Мәликә»

2 төркем. «Кап та коп»

3 төркем. «Йөзек салыш»


2алып баручы. Әйдәгез, бергәләп Нәүрүзбикәне чакырыйк!

( Чакыралар )

Нәүрүзбикә керә.


Нәүрүзбикә. Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Нәүрүз әйтеп үттем мин

Нәүрүз мөбәрәк булсын!


Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә

Ачу китсен йөзегездән –

Шулай икән, киләм сезгә!


Бурычлыны кичерегез,

Дошманнарга кул сузыгыз,

Шуның белән мәрхәмәткә

Йөрәгемә юл сызыгыз,

Шулай икән, киләм сезгә!


Кадерле балалар! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер – берегезгә ягымлы булыгыз, кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.


Ук. Нәүрүз котлы булсын!


Балалар. Нәүрүз котлы булсын!


Нәүрүзбикә. Ай – һай, матур кызлар күп,

Күңелләре мәрҗән күк

Биючеләр биесен

Күңелләр күтәрелсен!


«Чума үрдәк, чума каз» уены.


Кыш бабай керә.


Кыш бабай. – Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы булла?


Ук. – Кыш бабай, юкка ачуланасың.Биләмәләреңне язга – Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте бит инде. Күз сал тәрәзәгә, тышта шаулап – гөрләп яз килә.


Кыш бабай. – Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча, язга – Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

Нәүрүзбикә. – Бөтен шартыңа да күнәрмен.


Кыш бабай. 1шартым. Менә кашык, менә күкәй

Тот кулыңа чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам.


( Узышалар )



2 шартым. Бие – бие, чибәркәй,

Мине узалмассың син,

Син яшь, мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин.


(Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла. )


Кыш бабай. Уф, арыдым, сусадым.

Харап булдым, җиңелдем

Эредем бит, эредем

Яз алдында хур булдым.


( Уңайсызланып чыгып китә. )


Ук. Салкын кышны яз җиңде –

Моны барчагыз күрде

Кулларны кулга тотып

Без бәйрәм итик инде.


Ук. Нәүрүз, нәүрүз!

Нәүрүз – хуҗабикәләргә,

Нәүрүз – котлы булсын!


Ук. Тормыш түгәрәк булсын!

Мал – туарыбыз артсын!

Игеннәребез уңсын,

Күкәй кебек тук булсын!

Нәүрүз котлы булсын!


Ук. Елларыбыз тыныч торсын!

Күкләребез аяз булсын!

Изге догаларыбыздан аермасын

Мәңге шат яшик, дуслар!


Ал. бар. Барчабызга да яңа бәхетле тормыш алып килә торган яз булсын! Сау – сәламәт булыгыз!

Ал. бар. Нәүрүз килә, нәүрүз килә,

Нәүрүзне зурлыйк әле

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.


Җыр «Яз, яз, яз җитә»


Ук. Нәүрүз килә, нәүрүз килә,

Илләр – көннәр ямьләнә

Бергәләшеп биергә

Куллар кулга бәйләнә.


Бию.


Нәүрүзбикә. Кадерле дуслар, кунаклар! Минем сезгә бер үтенечем бар: «Табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын!»


-Менә сезгә күчтәнәчем. Җыр «Ак каен»


Ал. бар. Әйдәгез, хәзер бергәләшеп бәйрәм боткасын ашыйк.

6


Краткое описание документа:

«Нәүрүз» бәйрәме   Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның йолаларына хөрмәт тәрбияләү.                      Әкрен генә көй яңгырый.                  Ике укучы башлап җибәрә.     1 ук.         Көн әйтәдер – мин озын!                  Төн әйтәдер – мин озын!                  Күктә кояш көлеп тора –                  Икебез дә бер бүген!   2 ук.         Көн – кояшка авыша                  Төн авыша – аена                  Көн дә, төн дә әйтә: « Әйе,                  Икебез дә бер бүген».   1 ук.         Көн белән төн тигезләшкән                  Яз килеп җиткән икән.                  Яз килеп җиткән икән                  Һәм хәбәр иткән икән.   2 ук.          Бәрәкәтле булсын язлар,                   Нәүрүз мөбәрәкбад!                   Нәүрүз мөбәрәкбад!                                             Китәләр.     1 алып баручы.      Безнең  төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф – гадәтләре безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады.  Нәрсә соң ул  Нәүрүз?   2 алып баручы.       Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Безнең бабаларыбыз һәр елны 21 нче мартта язны, яңа елны каршылаганнар. Чөнки бу көндә көн белән төн тигезләнә, ә соңыннан көннәр озая бара. Яктылык килә, табигать уяна.     1 алып баручы.        Бәйрәм көнне иртүк балалар урамга чыкканнар һәм йорттан йортка  кереп, «нәүрүз» әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. 2 алып баручы.         Хуш киләсең, Нәүрүз, хуш киләсең                                    Кышлар буе көттек үзеңне                                    Оланнарга инде  ач йөзеңне                                    Һәм ирештер татлы сүзеңне.                                Балалар керә.   Ук.                              Торыгыз, тор, хуҗалар!                                     Нәүрүз җитте, беләмсез?                                     Нәүрүзчеләр килде сезгә                                     Ни сөенче бирәсез?                                     Ач ишегең, керәбез                                     Нәүрүз әйтә киләбез.   Түтәй.                         Керегез, керегез, балакайларым,                                     Без сезне күптән, күптән көтәбез.                                     Нәүрүз котлы булсын!    Ук.                               Өйдәме, түтәй?                                      Җәтрәк бир күкәй.                                      Бирсәң безгә өч күкәй                                      Тавыгың  салыр 100 күкәй.                                 (Түтәй күкәй бирә)    Ук.                               Табакка кабак  кирәк,                                      Май, күкәй, калач кирәк                                      Күмәчен дә кызганма,                                      Озак яшә, сызланма!                                     ( Түтәй күмәч бирә)   Ук.                               Дуслар, эшегез уң булсын,                                      Теләгегез юш булсын,                                      Күңелегез хуш булсын,                                      Нәүрүз мөбәрәкбад!   Ук.                               Нәүрүз әйттек без сезгә,                                      Хакын бирегез безгә,                                      Яшегез җитсен йөзгә,                                      Малыгыз артсын көзгә.                                      Нәүрүз мөбәрәкбад!                                   Татар биюе.

Общая информация

Номер материала: 68977041454

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»
Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Онлайн-конференция Идет регистрация