Инфоурок Директору, завучу Другие методич. материалыСтудентлар белән очрашу

Студентлар белән очрашу

Скачать материал

Төрле һөнәр ияләре, студентлар белән традицион очрашу.

Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

Кичә ике өлештән тора:

1.            "Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә" дип аталган чын күңелдән сөйләшү.

2.      "Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.

 

1 а.б. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар.

Хуш килдегез, безгә кунаклар,

Түребезгә рәхим итегез.

Якты, чиста, иркен һәм кунакчыл

Мәктәбебезне безнең күрегез.

1 алып баручы:

Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

2 алып баручы:

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын...

 

Очрашуга килүчеләрне сәламләп җырлый ...

 

2 а.б. Нәкъ Нарат урманы буенда бардыр бер авыл –Шәле диләр.

Бу авылның уртасында өр-яңа бер мәктәп бар диләр

Ул мәктәпнең һич онытмам – рәхәт тәнәфесләрен

Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм авыр дәресләрен.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу мәктәп бик шәп кенә

Әмма белем чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә.

 

1 а.б. Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар,

Һәр яз саен олы юлга кузгала бу балалар,

Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел уртача һава,

Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинада.

 

2 а.б. Бик хозур рәт-рәт тора, гаскәр кеби дежурныйлар,

Беркемгә тәртип бозарга һич чара калдырмыйлар.

Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,

Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.

 

1 а.б. Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз,

Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз.

 

2 а.б. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм - очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Хәсәнова Минзифа Гыйльми кызына бирәбез.(Мәктәп тормышы белән таныштырып,презентация күрсәтү)

 

1 алып баручы:

Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.

 

2 алып баручы:

Югары сыйныф укучылары өчен төрле, һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә үз ләре сайлаган һөнәрләренең чын осталары булып өлгергән һөнәр ияләре һәм төрле уку йортларында белем алучы студентлар бар.

    Хөрмәтле студентлар, ә хәзер сүзне сезгә бирәбез. Кайда укуыгыз, нинди профессия үзләштерүегез, уку йортыгыз турында таныштырып үтегез әле.

 

Сезнең өчен ...башкаруында җыр

1 нче алып баручы.

Бик бәхетле булсагыз да,

Тәхетләргә кунсагыз да,

Сарайларда торсагыз да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан.

 

2 нче алып баручы.

Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә,

Хыял көлгә әйләнсә дә,

Көнең төнгә әйләнсә дә –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан.

 

1 нче алып баручы.

Бәхет кулын сузганда да,

Кырын карап узганда да,

Сәлам бирми сызганда да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан.

 

 

2 алып баручы:

Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат

Мәктәпкә дип килегез тагы!

 

1 алып баручы:

Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

 

2 нче а.б.

Менә бәйрәмебез ахырына якынлашып, аерылыр минутлар да җитте. Вакыт табып туган мәктәбегезгә килгән, уку елларын искә алган, укытучыларыбыз, яшьтәшләрегез белән очрашу мөмкинлеге алган өчен рәхмәт Сезгә. Мәктәбебезгә ешрак килегез, сезне монда һәрчак көтәләр.

 

2 алып баручы: Кичәбезнең беренче өлеше тәмам. Икенче өлештә барыгызны да "Акыл - тезген, белем - ат, тезгенеңне белеп тарт" дип аталган бәйгегә чакырабыз.

 

Укучылар һәм студентлар арасыннан 5-әр кешедән торган 2 команда төзелә.

Әйдәгез командаларны түргә чакырыйк әле. Бәйге булгач жюри да кирәк булачак бит әле. Жюри членнары чакырыла.

1.  Командалар үзләре белән таныштырып китсеннәр әле (исем, девиз, җыр).

       2.Тапкырлар бәйгесе, ягъни  бездән сорау, ә сез җавап бирергә тиеш буласыз. Балларны жюрилар билгеләп бара.

1.Евклидның "Башлангычлар"дип аталган хезмәте багышланган...

А. Геометриягә.                                    В. Географиягә.

Б. Арифметикага                                  Г. Сәяхәтләргә

2.Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?

А.Механика.                                       В. Тригонометрия.

Б. Комбинаторика.                               Г. Алгебра.

. 3.Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?

А. 10, 15, 20.                                        В. 7, 8, 11.

Б. 1, 2, 3.                                              Г. 3, 4, 5

4."Конус" сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?

А. Түгәрәк пирамида.                          В. Чыршы күркәсе.

Б. Колпак.                                           Г . Нарат күркәсе

5. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.

А. Евклид.                                            В. Архимед.

Б. Фалес.                                              Г. Пифагор.

 

                           Командалар тест эшләгәндә музыкаль пауза “Татар халык биюе”

4.  Сюрприз га да килеп җитек.  «Серле тартма» уены. Командадан һәр кеше бер генә җавап бирә ала. Без «әйе» яки «юк» дип җавап биреп бара. Тартма эчендә нәрсә бар? (конфетлар).

5. Сюрприз! Командалар хәзер сезгә рус биюен биеп күрсәтә. Бер генә кеше тик торса да, баллар бирелми.

6 .Биология өлкәсендә ниләр белүегезне дә тикшереп үтик әле.(Тизлеккә, җавапны белгән команда кыңгырау шалтырата һәм җавапны әйтә)

1.Нәрсә ул «Кызыл китап»? (әз калган үсемлек, хайваннарны туплаган китап).

2.Эссе һавада ничек йөрергә:

а) трусиктан гына

б) ак киемнән (кояш нурларын кире кайтара)

в) кара киемнән

г) эшләпәдән

. 3.Нинди кошлар ел дәвамында төсләрен өч тапкыр алмаштыралар? (ак кыр тавыклары)

4.Сәяхәтчеләр ни өчен банка белән суга бака салып үзләре белән йөрткәннәр? (һава торышын белергә)

Шуның белән әлеге уеныбыз да тәмамланды. Нәтиҗәләр белән таныштыру өчен сүзне жюрига  бирәбез.

Бәйрәмебез ахырына да җитте.Ә хәзер исә дискотекага рәхим итегез.


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Студентлар белән очрашу"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель ремонтной службы

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Студентлар белән очрашу Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗанович исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте.Бәйрәмгә төрле елларда мәктәпне бетергән укучылар, район җитәкчеләре, мәктәп дирекциясе, югары сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.Бәйрәм бик җанлы барды.Чыгарылыш сыйныф укучылары студентларга үзләрен кызынсындырган сораулар бирделәр, студентлар да үз чиратында,студуент тормышы, уку йорты турында бик кызыклы мәгълүмат бирделәр.Бәйрәм барлык кешегә дә бик ошады,уңай тәэсир калды.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 058 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.04.2014 877
    • DOCX 53.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметгалиева Гульфина Исламгалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8737
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методика поддержки физкультурно-спортивной деятельности для людей с ограниченными возможностями здоровья

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Формирование товарного ассортимента: организация, технология и подходы

36 ч. — 180 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Правовые основы применения искусственного интеллекта

36/72/108 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Организация образовательного процесса в современном вузе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе