Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / «Без-Тукай оныклары»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

«Без-Тукай оныклары»

библиотека
материалов

Питрәч районы Сафин Ф.Ә. Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җамалеева Тәнзилә Сәлим кызы

«Без-Тукай оныклары»

Татар халкының бөек улы Г.Тукай туган көненә багышланган кичә.

Кыз Исәнмесез, кадерле укучылар, кунаклар, әти-әниләр. Бүген – бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көне бүген. Аңа багышланган әдәби-музыкаль кичәбезне башлыйбыз.

ЕГЕТ. Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә-якны нурга күмеп,

Шаулап-гөрләп яз килә.

КЫЗ.Яз килә җиргә, яз килә,

Җыр, шигырь булып.

Тирә-юньне моңга күмеп,

Тукайлы булып.

1нче класс башкаруында “Яз жыры”

ЕГЕТ. Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга,

Әй шагыйрьләр солтаны.

КЫЗ. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына “Аллаһның сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар.

ЕГЕТ. Әмма Габдуллага бәхетле тормыш кичерергә язмаган икән. Юкка гына:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем, - дип язмаган соңрак Тукаебыз. Габдуллага 5 ай вакытта әтисе кинәт кенә авырып үлеп китә.

КЫЗ .Әнисе Мәмдүдәне Сасна авылы мулласы Мөхәммәтшакирга кияүгә бирәләр. 2 яшь ярымлык Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка биреп калдыра әнисе.

Монтаж 4 класс

ЕГЕТ.Тукай үзенең “Исемдә калганнар” дигән автобиографик әсәрендә Шәрифә әбине болай дип искә ала: “Мин кыш көннәрендә төнлә ялан аяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага гына түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең: “Кадалмас әле килмешәк!” - дигән “шәфкатьле” фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән”.

КЫЗ Бераздан, яңа гаиләсенә ияләнә төшкәч булса кирәк, Шакир мулланың рөхсәте белән, әнисе Габдулланы Саснага алдыра. Ләкин ана белән үткән рәхәт көннәр озак бармый. Бер еллап торгач, әнисе дә үлеп китә.

ЕГЕТ Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабер ташы, -

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

КЫЗ. Әнисе вафатыннан соң, Габдулланы әнисенең әтисе Зиннәтулла гаиләсенә җибәрәләр. Зиннәтулла бабай - Өчиле авылының мулласы. Монда да кечкенә Апушка бәхет елмаймый.Үги әби, зур гаилә. Монда Габдулла - артык кашык. Озакламый аны бер олаучыга утыртып, Казанга җибәрәләр. Казада һөнәрчеләр Мөхәмәтвәли абзый һәм Газизә апа Габдулланы асрамага ала. “Мин бу ата-анамда ике елмы күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар. Алар үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылга кайтарыйк”, - дип, мине Казанга китергән ямщикны табып, мине янәдән утыртып, Өчилегә җибәргәннәр”.

ЕГЕТ Үги әби Габдулланы озак тотмый - күрше Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзыйга биреп җибәрә.

6Б, 7А, 8А инсценировка “Тукай әкиятләре”

КЫЗ “Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”, - дип яза Тукай соңрак. Монда ул беренче тапкыр сабакка төшә, мәдрәсәгә йөри, халык авыз иҗаты белән якыннан таныша, сабантуй бәйрәмен күрә.

Әкияттән чыктыңмы,

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын Шүрәле,

Кытыклап кара безне.

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит,

Бергәләп көлик әле.

Шүрәле “ поэмасы. 5нче Б сыйныфы укучылары

КЫЗ Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда гаҗәеп зур сулар, биһисап биек таулар, кыялар да юк. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, ярларында тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган елгаларында булса, төп матурлыгы тау асларыннан кеше гомерен санап, туган ягының бөек затларын тарих битләренә кертеп, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип атап йөртәләр һәм кадерләп тоталар. А.Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.

ЕГЕТ .Иң матур, моңлы җырларын

Халыкка бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай

3нче класс укучылары башкаруында жыр “Туган авыл”

КЫЗ Тукайны, сәламәтлеге бик яхшы булмау сәбәпле, солдатка алмыйлар. Ул Казанда кала. Казан чоры – Тукай иҗатының гөрләп чәчәк аткан чоры. Ул монда үзенең иң яхшы әсәрләрен иҗат итә, мәхәббәт утларында да яна, шактый гына кимсетелүләргә дә дучар була. Ләкин ул нинди генә хәлләрдә дә шагыйрь булып, халкының “ачы хәсрәт көен” көйләүче шагыйрь булып кала. Туры сүзле, горур, батыр йөрәкле шагыйрь булган ул.

Сәхнәдә 6нчы А сыйныф укучылары “Эш беткәч уйнарга ярый”

ЕГЕТ..Тукай балалар очен бик күп әкиятлэр язып калдырган.Анын Шүрәле,Су анасы кебек әкиятләре бүген дә бик популяр.Әйдэгез,8Б сыйныфы укучылары башкаруында “КӘЖӘ белән САРЫК” әкиятен карап үтик.

КЫЗ.Г.Тукай үзенең шигырләрендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый – талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган үзенең “Кызыклы шәкерт” шигырендә.

1нче класс.укучысы .........башкаруында әлеге шигырьне тыңлап китик.

ЕГЕТ Шигырьләре бик матурлар,

Кызыклы ,эчтәлекле.

Күп нәрсәгә өйрәтәләр ,

Әле һаман да безне

3 кл.укучысы....................шигырь “Эш беткәч уйнарга ярый”

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Сукмагымда –Тукай эзләрен;

Күңелемдә балкый маяк булып,

Тукай моңы, Тукай сүзләре

2нче класс(.инсценировка)

ЕГЕ.Менә без  бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган.Күңелендә һәрвакыт юмор хисе булган.
Ә хэзер   “Өйләнү түгел , сөйләнү” әсәрен тынлап утик.

КЫЗ Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;

Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

И мөкатдәс, моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен,аерылабыз ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.(“Тәфтиләү” көе астында укыла).

. 8нче В сыйыфы “Күгәрчен белән күке”

Телсез идек,Тукаебыз телле итте,

Җырсыз идек,Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып

Кара төндә өстебезгә җан сипте!

9нчы Б сыйныф укучысы ...........башкаруында шигырь

ЕГЕТатар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бары тик 27 яшендә,

1913 нче елның апрелендә, Казан шәһәрендә каты авырудан вафат була. Аны безгә апрель бирде, апрель алып китте. Ләкин Тукайны безнең йөрәкләрдән, халык күңеленнән беркем дә, берни дә ала алмас. Апрель - яз ае. Табигать яшәрә, тормыш җанлана. Тукай да яз белән бергә безнең күңелләрдә шигырь гөле булып чәчәк ата

9нчы А класс укучысы ...........татар халкының бөек улы Г.Тукайга багышлап шигыр иҗат иткән .Сүзне аңа бирик

КЫЗ Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан?!

ЕГЕАпрель.Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

Яшәрүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән, киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Тукайны!.

Монтаж 5нче А

ЕГЕ Менә безнең бәйрәмебез дә тәмамланып килә. Кемгә багышланды бу бәйрәм? Кем соң ул Тукай? Әйе, безнең яраткан шагыйребез. Ошадымы сезгә бәйрәм? Чыннан да ,Тукай шигырьләре, әкиятләре һәркемгә дә ошый. Шуңа күрә дә ул безнең күңелләрдә. Без аны ихтирам итәбез, олылыйбыз. Әйдәгез,барыбыз бергә моңлы һәм без ярата торган җырны – “Туган тел” не җырлыйбыз   .                          

КЫЗ.Буын арты буын алышыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.Киләсе очрашуларга кадәр

Краткое описание документа:

«Без - Тукай оныклары». ! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз  туган көненә  багышланган әдәби-музыкаль кичә.Тукай кәне,шигърият көне -чын мәгънәсендә- бәйрәм.Укучылар бу көнне бик теләп әлеге кичәдә катнашалар.Язучы иҗаты белән генә таныштырып калмыйлар,үзләре иҗат иткән язмалары белән дә таныштыраларУкучылар Тукай сүзләренә язылган җырларны да бик теләп башкаралар.Гомумән алганда, мондый кичәләр укучыларның  иҗади сәләтләрен үстерә.Тукайның  иҗатына,шәхесенә карата ихтирам уята.
Автор
Дата добавления 14.04.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров922
Номер материала 69295041453
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх