Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация «Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Презентация «Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе»

библиотека
материалов
Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе
Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татар...
Бүләкләре Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүлә...
Шәүкәт Галиевнең район газетасында эшли башлаган вакыты. Шәүкәт Галиевның әти...
Шәүкәт ага Галиев турында бөек шәхесләребезнең сүзләре... «Шәүкәт Галиевнең б...
шагыйрь өр-яңа дөньяга – балалар дөньясына аяк баса… һәм сәнгате декадасында...
Һәм шагыйрь, бер дә икеләнмичә, балалар шигърияте дигән эстафетаны үзенә кабу...
Тиздән шагыйрьнең бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары чыга башлый: «...
Беренче китаплары басылып чыккач та, шагыйрьнең иҗатын күзәтеп килгән Сибгат...
«Шәүкәт ага балалар әдәбияты төбәгенә… чын шагыйрь хәлендә ктлеп керде… һәм н...
«Ш.Галиев балалар поэзиясенә берсеннән-берсе хәрәкәтчәнрәк, берсеннән-берсе т...
Мәгълүм ки, нәниләргә атап язылган әсәр укучыны дөньяны танып-белү ягыннан гы...
«Ш.Галиев шигырьләре иң элек үзләренең тематик «серлелеге» һәм шаян характер...
Балаларга элек-электән кызыксынучанлык хас. Мәгълүмат ташкыны көчәйгән безнең...
Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннан аерылмый. Шагыйрь нәни...
Мин-Шәвәли, Шук малай, Үткен малай, Ут малай! Мин- бик уңган, Өлгер мин, Юк б...
Кечкенә баланың Иделне атлап чыга алуы булмастай хәл. Ахырда табышмак ачыла:...
Шагыйрьнең «Минем беренче гомерем»еннән күренгәнчә, аның Шәвәли исемен йөрткә...
Бик әүвәлге заманда Бакырчыда, Казанда Яшәгән ди бер абый, Һәм яши ди бер абы...
07.05.2011 Шәүкәт Галиев вафат Тагын бер олуг татар әдибен югалттык. 83нче яш...
Кышкы тынлык Болыт йоклый күгендә, Аю йоклый өнендә, Балык — елга төбендә......
Шәүкәт Галиев шигырьләре тормышыбызны бизи; шаярып-көлеп, кимчелекләребезне т...
23 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе
Описание слайда:

Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе

№ слайда 2 Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татар
Описание слайда:

Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм туган колхозында эшли башлый. 1945—1953 елларда ул хисап эшләрендә, район газетасында эшли, 1950 елда КПСС сафларына керә. 1953 елдан алып ул «Чаян» журналы редакциясендә эшли. 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый. 1959—1961 елларда Мәскәүда СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Әдип 1958 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә. 1961 —1971 елларда ул — профессиональ язучы, ә 1984 елга кадәр — Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире.

№ слайда 3 Бүләкләре Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүлә
Описание слайда:

Бүләкләре Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк – Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды. Әдип «Мактау билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

№ слайда 4 Шәүкәт Галиевнең район газетасында эшли башлаган вакыты. Шәүкәт Галиевның әти
Описание слайда:

Шәүкәт Галиевнең район газетасында эшли башлаган вакыты. Шәүкәт Галиевның әтисе, әнисе, сеңлесе һәм үзе ,,,,

№ слайда 5 Шәүкәт ага Галиев турында бөек шәхесләребезнең сүзләре... «Шәүкәт Галиевнең б
Описание слайда:

Шәүкәт ага Галиев турында бөек шәхесләребезнең сүзләре... «Шәүкәт Галиевнең беренче шигырьләреннән нур чәчелә кебек тоела миңа, - дип яза Гариф Ахунов «Шагыйрь ачкан дөнья» исемле мәкаләсендә. - Каян килгән нур соң ул? Авыл кешесенең төпле акылыннан, …авыл тугайларында аунап үскән малайның күңеленә сеңеп калган бик-бик газиз нәрсәләрдән садәлек, ямьлек, эчкерсезлек - барысы бергә җыелып, нур булып агыла.» Шагыйрьнең беренче җыентыгына бәя биргәндә ил күләмендә танылган өлкән шагыйрьнең, Әхмәт Фәйзинең әйткән сүзләрен дә шагыйрь онытмый: «Ш. Галиевнең җыентыгы безнең поэзиядәге бик күп бертөрле иске көйләр арасында үзенә колак салырга мәҗбүр итә торган «Яңа көйләр» булып яңгырый», - дигән иде»,- дип искә ала.

№ слайда 6 шагыйрь өр-яңа дөньяга – балалар дөньясына аяк баса… һәм сәнгате декадасында
Описание слайда:

шагыйрь өр-яңа дөньяга – балалар дөньясына аяк баса… һәм сәнгате декадасында лирик шигырьләр авторы буларак катнаша. Сәхнәдә күренекле балалар язучысы Бари Рәхмәтнең илһамланып шигырьләрен укуын тыңлап торган Ш. Галиевтә дә балалар шигыре язуга дәрт уяна. Шагыйрьнең җансыз гәүдәсен самолетта алып кайтканда исә, ул бу югалтуның балалар әдәбияты өчен никадәр фаҗигале булуын тагын бер кат күңеленнән кичерә.

№ слайда 7 Һәм шагыйрь, бер дә икеләнмичә, балалар шигърияте дигән эстафетаны үзенә кабу
Описание слайда:

Һәм шагыйрь, бер дә икеләнмичә, балалар шигърияте дигән эстафетаны үзенә кабул итеп ала. 1962нче елда Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләр тупланмасы, беренче китабы - «Камырша»сы басылып чыга. Китап үз хуҗаларын бик тиз эзләр таба, нәниләр бу шигырьләрне тиз арада ятлап алып, сәхнәләрдән сөйли башлыйлар. Эшләмичә генә көч сакларга тырышкан ялкау Тимершаның гади генә бер Сабир исемле малайдан җиңелүен һәр бала үзенең җиңүе итеп кабул итә, гаделлекнең җиңүе итеп тоя. Шагыйрь белән Тимершага карата бик гадел итеп: «Әй Тимерша, Тимерша, Син бит хәзер - Камырша!» дигән хөкемен чыгарып куя.

№ слайда 8 Тиздән шагыйрьнең бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары чыга башлый: «
Описание слайда:

Тиздән шагыйрьнең бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары чыга башлый: «Тамаша» (1964), «Шәвәли» (1965), «Көлке бүлмәсе» (1967), «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр» (1968), «Кызык»(1970), «Тәмле йорт» (1970), «Котбетдин мәргән» (1971), «Мыеклы бозау» (1973), «Тылсымлы көзге» (1974), «Күңелле сәфәр» (1976) һәм башка тагын бик күп, 20ләп китап бүләк итә ул татар баласына.

№ слайда 9 Беренче китаплары басылып чыккач та, шагыйрьнең иҗатын күзәтеп килгән Сибгат
Описание слайда:

Беренче китаплары басылып чыккач та, шагыйрьнең иҗатын күзәтеп килгән Сибгат ага Хаким: «Балалар әдәбиятында Тукайдан соң, Бари Рәхмәтләрдә соң туган бушлык бетте»,- дип язып чыга. «Шәүкәт Галиевнең… балалар өчен язган шигырьләрендә… көнкүрештәге гади генә нәрсәләр шигырьгә әйләнә. «Витаминлы хәрефләр», «Көпчәкләр ни сөйлиләр», «Рус казлары: га-га-га», «Тырма, торма һәм торна», «Язгы әкият» кебек бер уку белән ятлана торган шигырьләрне укучы балалар бик тиз кабул иттеләр.

№ слайда 10 «Шәүкәт ага балалар әдәбияты төбәгенә… чын шагыйрь хәлендә ктлеп керде… һәм н
Описание слайда:

«Шәүкәт ага балалар әдәбияты төбәгенә… чын шагыйрь хәлендә ктлеп керде… һәм нәниләрнең, Тукайча әйткәндә, «фәрештә валчыклары»- нык, ак, пакъ, саф күңелләренә җан азыклары өләшү эшенә кереште. Аның бу иҗатта төп материалы – туган тел, Тукай әйткән матур тел»,- ди Хәсән Туфан.

№ слайда 11 «Ш.Галиев балалар поэзиясенә берсеннән-берсе хәрәкәтчәнрәк, берсеннән-берсе т
Описание слайда:

«Ш.Галиев балалар поэзиясенә берсеннән-берсе хәрәкәтчәнрәк, берсеннән-берсе тиктормасрак, тынгысызрак, берсеннән-берсе тапкыррак малайларны, кызларны китереп тутыра. Балалар шигръриятендә моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән җанлалак башлана. Быргы кычтыртып, барабан кагып тигез сафларда йөрүче тәртипле, үтә дә инсафлы, эшчән геройлар урынына хыялый Хәйдәрләр, кикриге шиңгән Ирекләр, Хәлим, Сәлим, Мөсәлимнәр, басмалар санаучы Әсмалар, Шәвәлиләр килеп керә».

№ слайда 12 Мәгълүм ки, нәниләргә атап язылган әсәр укучыны дөньяны танып-белү ягыннан гы
Описание слайда:

Мәгълүм ки, нәниләргә атап язылган әсәр укучыны дөньяны танып-белү ягыннан гына түгел, сәнгатьчә матурлыгы белән дә үзенә тартып торырга тиеш. Ш.Галиев балалар әдәбиятының шушы үзенчәлекләрен тирән аңлап иҗат итә. Ул нәниләргә җитди нәрсәләр турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балалар теле белән сөйли белә. Бу өлкәдә ул, бер яктан, татар әдәбиятларның казанышларыннан файдалана. Шагыйрьнең иҗади үсешендә тагын аның зурлар поэзиясендә инде искә алынган шигъри тәҗрибәсенең һәм халык авыз иҗатын яхшы белүенең дә файдасы булды.

№ слайда 13 «Ш.Галиев шигырьләре иң элек үзләренең тематик «серлелеге» һәм шаян характер
Описание слайда:

«Ш.Галиев шигырьләре иң элек үзләренең тематик «серлелеге» һәм шаян характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә. Әлеге сыйфат… аның бөтен иҗаты буенча сузылып килә;… иҗат принцибын билгеләүче төп факторга әверелә. Чыннан да… аның кыярлары – түбәтәйле, песие - мөгезле һәм сакаллы; чебешләре самолетта оча, куяны физзарядка ясый, ә шөпшәсе, мылтык көпшәсеннән атылып… филне бәреп ега. Шушы санап китүдә үк биредә чынбарлыкның без күреп гадәтләнгәннән шактый үзгәлеген – «колакны торгызырлык» сәерлеген һәм аның белән бергә үрелеп килгән шаянлыкны тоеп калабыз».

№ слайда 14 Балаларга элек-электән кызыксынучанлык хас. Мәгълүмат ташкыны көчәйгән безнең
Описание слайда:

Балаларга элек-электән кызыксынучанлык хас. Мәгълүмат ташкыны көчәйгән безнең заманда нәниләрнең бу сыйфаты балалар әдәбиятында да дәвергә хас рәвештә ачыла. Ш.Галиев геройлары - үтә кызыксынучан һәм күзәтүчән балалар. Алар күпне белергә телиләр, эзләнәләр, уйланалар

№ слайда 15 Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннан аерылмый. Шагыйрь нәни
Описание слайда:

Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннан аерылмый. Шагыйрь нәни «граждан»нарына чын әхлак принципларын тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Әхлак мәсьәләләренең күп шигырьләрендә күтәрелүе дә шул турыда сөйли. Тәнкыйть утына көч саклыйм дип, эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тыштан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә эләгә.»

№ слайда 16 Мин-Шәвәли, Шук малай, Үткен малай, Ут малай! Мин- бик уңган, Өлгер мин, Юк б
Описание слайда:

Мин-Шәвәли, Шук малай, Үткен малай, Ут малай! Мин- бик уңган, Өлгер мин, Юк бар белән көлдермим. Бик тапкыр мин, Мин, Мин, Мин бик Тыйнак мин!

№ слайда 17
Описание слайда:

№ слайда 18 Кечкенә баланың Иделне атлап чыга алуы булмастай хәл. Ахырда табышмак ачыла:
Описание слайда:

Кечкенә баланың Иделне атлап чыга алуы булмастай хәл. Ахырда табышмак ачыла: ул Иделнең чишмә булып башланган урыныннын атлап чыккан икән. Авторның «мин» исеменнән язган шундый шигырьләрен дә татар баласы инде Шәвәли итеп күз алдына китерә, Шәвәли бергәләп зур Иделнең кечкенә чишмәдән, инештән башлануы турында төшенчә ала.» Шук, шаян Шәвәли бөтен дөньяны иңләп йөри. Аңа бөтен нәрсә яңа, бөтен предметлар, хайваннар, өлкәннәр ачыш бирә, ул гел тормышның шаулы агымында сурәтләнә. Ул җорлыгы белән рәхәт көлдерә, дөньяны юмор аша күзәтергә, аны танып белергә өйрәтә.

№ слайда 19 Шагыйрьнең «Минем беренче гомерем»еннән күренгәнчә, аның Шәвәли исемен йөрткә
Описание слайда:

Шагыйрьнең «Минем беренче гомерем»еннән күренгәнчә, аның Шәвәли исемен йөрткән авылдаш егете булган. 30 яше тулуга да карамастан, «һаман да шук, һаман да шаян малай килеш ул Шәвәли. Малайларыбызның һәм кызларыбызның һаман да сердәше, фикердәше, яшьтәше, киңәштәше. С. Михалковның дядя Степасы, С. Вангели китапларындагы Геруце кебек үк, Белмәмеш һәм Чиполлино кебек үк популяр ул безнең Шәвәли.»

№ слайда 20 Бик әүвәлге заманда Бакырчыда, Казанда Яшәгән ди бер абый, Һәм яши ди бер абы
Описание слайда:

Бик әүвәлге заманда Бакырчыда, Казанда Яшәгән ди бер абый, Һәм яши ди бер абый, Үзе абый,үзе сабый, Дөньяга ул Шигырь аша карый. Һәр баланы җайлый, Һәркем аны таный, Шигъри теле һаман Былбыл булып сайрый. Ул – Шәвәли Гали.

№ слайда 21 07.05.2011 Шәүкәт Галиев вафат Тагын бер олуг татар әдибен югалттык. 83нче яш
Описание слайда:

07.05.2011 Шәүкәт Галиев вафат Тагын бер олуг татар әдибен югалттык. 83нче яшендә балалар шагыйре Шәүкәт Галиев якты дөньядан китте. Аның туганнары, дуслары укучыларының тирән кайгысын уртаклашабыз.

№ слайда 22 Кышкы тынлык Болыт йоклый күгендә, Аю йоклый өнендә, Балык — елга төбендә...
Описание слайда:

Кышкы тынлык Болыт йоклый күгендә, Аю йоклый өнендә, Балык — елга төбендә... Җилләр үтә сак кына, Басып бик йомшак кына — Черем итәр чак кына...

№ слайда 23 Шәүкәт Галиев шигырьләре тормышыбызны бизи; шаярып-көлеп, кимчелекләребезне т
Описание слайда:

Шәүкәт Галиев шигырьләре тормышыбызны бизи; шаярып-көлеп, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә; елар чакларны көлеп үткәрергә, авырлыкларга  бирешмәскә өйрәтә, ихтыяр көчен ныгытырга булыша.

Краткое описание документа:

"Мин әдәбият дәресләрендә бөек шәхесләребезне өйрәнгәндә презентация куллануны бик отышлы итеп кулланам.

prez_0494.jpg

"Менә бүген сезгә Шәүкәт Галиевның тормышын һәм иҗатын өйрәнгәдә куллану өчен презентация тәкъдим итәм. Биредә Шәүкәт Галиевның тормыш юлы, иҗаты тасвирланган. Аның фотосүрәтләре, атаклы Шәвәлие чагылдырылган.

Автор
Дата добавления 25.03.2013
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров2635
Номер материала 6931032545
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх