Инфоурок Русский язык КонспектыУрок по татарской литературе для русскоязычных учащихся 7класса ««Настоящая дружба - большое богатство.

Урок по татарской литературе для русскоязычных учащихся 7класса ««Настоящая дружба - большое богатство.

Скачать материал

 

Чын дуслык – зур байлык.

(8 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе).

Тип: Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Максат: рус телле укучыларның татар телендә бәйләнешле итеп сөйләү, үз фикерләрен эзлекле итеп әйтү күнекмәләрен ныгыту;

   -дуслык турында текст өстендә эшләп, сөйләм үрнәкләрен камилләштерү;

   -кешегә хас булган сыйфатларны белдергән сүзләрне актив лексикага кертү;

  - дус булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү. Дусларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, таратма материал (биремне карточкалар),  укучыларның “Минем дустым” исемле иҗади эшләре.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

Актуальләштерү.

Укучыларны дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

- “Чын  дус – зур байлык”.

- “Чын дус нинди булырга тиеш?

  - Аңа нинди сыйфатлар хас?

   -Дуслык ни өчен кирәк?”

 Укытучы: Бүгенге дәрестә без бу сорауларга җавап бирербез.

Төп өлеш.

  Өй эшен тикшерү (дуслык турында мәкальләр һәм якын дустың турында хикәя язып килергә кирәк иде).

Укытучы: Укучылар, дуслык турында нинди мәкальләр беләсез? (укучылар мәкальләр эйтәләр, тәрҗемәсен ачыклыйлар).

    - Рус телендә нинди мәкальләр беләсез? Алар безне нәрсәгә өйрәтәләр? (дусларның кадерен белергә, аларны сакларга, ихтирам итәргә).

   -   Ә хәзер үзегезнең дусларыгыз турында язган хикәяләрегезне тыңлап китик әле.

(5 - 6 укучы дуслары турында сөйлиләр, башкаларның иҗади эшләре җыеп алына һәм соңыннан бәяләнә).

    -  Хикәяләрегездә дусларыгыз турында бик матур итеп, җылы хисләр белән язгансыз. Дусларыгызга күп уңай сыйфатлар хас икән. Бу бик әйбәт.  Әмма тормыш булгач, төрле хәлләр була. Дөньяда яшәүче барлык кеше дә һәрвакыт уңай сыйфатларга гына  ия булмый. Тискәре сыйфатлы кешеләр дә очрый.

Таблица белән эш.

(Карточкаларга язылган сүзләр кешегә хас булган уңай һәм тискәре сыйфатларны белдерәләр. Аларны 2 баганага урнаштырырга кирәк. Сүзне укып тәрҗемә итәргә һәм нинди сыйфат икәнен әйтергә).

Сүзләрне урнаштыргач, таблица түбәндәгечә була:

                    Кешегә хас булган уңай һәм тискәре сыйфатлар:

Уңай сыйфатлар

 

Тискәре сыйфатлар

ихтирамлы

ваемсыз

гадел

тәкәббер

намуслы

усал

сабыр

үзсүзле

ышанычлы

кире

эшчән

ялкау

ярдәмчел

мактанчык

тыйнак

тәртипсез

уңган

саран

юмарт

явыз

шәфкатьле

 

итагатьле

 

тәртипле

 

игътибарлы

 

зирәк

 

акыллы

 

 

- Күргәнегезчә, уңай сыйфатларны белдергән сүзләр күбрәк, ә тискәре сыйфатларны белдергәннәре әзрәк. Әлбәттә, без үзебездә тискәре сыйфатларны булдырмаска тырышырга тиеш. Ә хәзер шул таблицадагы сүзләрне терәк сүзләр  буларак файдаланып, бирелгән ситуацияләр буенча диалоглар төзеп карагыз.

 Ситуация: ял иткәндә, лагерьда, авылда яки башка шәһәрдә танышкан кешеләр турында сөйләшәсез, аларга нинди  сыйфатлар хас булганын әйтәсез.(2-3 диалог тыңлана).

Текст өстендә эш.

Дуслык турында  текст.

       Дуслык — кешеләр арасында иң матур, иң самими, иң күркәм мөнәсәбәт. Дөньяда дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дуслар шат­лык булса да, кайгы килсә дә кирәк.

      Дуслык ул — фикер-карашлар берлеге, үзара мөнәсәбәтләрдә тигезлек, гаделлек, сафлык, намуслылык. Дусларың ышаныч­лы, ярдәмчел булсын. Син дә дусларыңа карата яхшы мөнәсәбәттә булырга, аларга авырлык килсә, ярдәм итәргә тиеш.

самими — искренний                          ышанычлы — надёжный

күркәм  прекрасный                       тигезлек –    равенство

мөнәсәбәт— отношение                      сафлык  -     чистота,  искренность                    

фикер-карашлар берлеге —             гаделлек — справедливость

единство мыслей и взглядов

1)      текстагы яңа сүзләр белән таныштыру (пассив лексика: күркәм, самими, фикер-карашлар берлеге һ. б.);

2)      текст укытучы тарафыннан укыла;

3)      укучылар текстны чылбырлап укыйлар һәм тәрҗемә итәләр;

4)      текстка исем сайлыйлар:

- экранда 3 вариант бирелә:

1.      Кеше дуссыз яши алмый.

2.      Кешегә һәрвакыт дуслар кирәк

3.      Дуслык ул – фикер-карашлар берлеге.)

      5) сорауларга җавап бирү:

              - нәрсә ул дуслык?

             -  дуслар нинди булырга тиеә?

              - дуслар кайчан кирәк?

Карточкалар белән эш. (карточкала йөрәк формасында эшләнгән (“валентинка”лар).

Һәр “валентинка”да  “Син бу раслау белән килешәсеңме?” дигән сорау һәм икешәр раслау язылган. Укучылар үз фикерләрен әйтәләр:

1) Чын дус һәрвакыт ярдәм итә.

     Чын дус теләсә булыша, теләмәсә булышмый.

2) Чын дус миңа дәрес әзерләргә булыша.

     Чын дус өй эшләрен күчерергә бирә.

3) Чын дус гел яхшылык эшли.

    Чын дус теләсә, яхшылык эшли.

4) Чын дус авыр хәлдә калдырмый.

    Чын дус авыр чакта булыша.

5) Чын дус ел саен туган көнемне онытмый.

    Чын дус һәрвакыт бәйрәм белән котлый.

6) Чын дус һәрвакыт дөресен әйтә.

    Чын дус миңа дөресен сөйләми.

7) Чын дус һәрвакыт сүзендә тора.

    Чын дуска ышанырга була.

8) Чын дус һәрвакыт булыша.

    Чын дус вакыты булса булыша.

9) Чын дус синең сереңне (секрет) күршесенә сөйли.

    Чын дус синең сереңне кешегә сөйләми.

10) Чын дус вәгъдәсен (обещание) үти.

      Чын дус вәгъдәсе турында оныта.

11) Чын дус син авырган чакта килеп хәлеңне белә.

      Чын дус авырган чакта синең турында оныта.

12) Чын дус синең белән кинога, дискотекаларга йөри.

      Чын дус дискотекага килгәч, сине ташлап китә.

Тамырдаш сүзләр табу.

- кыз һәм малай рәсеме, араларында “дус”сүзе.

Тактага “ДУС” сүзе язылган карточка ябыштырыла һәм төрле кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр язарга кирәк.): дус – тым, дус – лаш, дус – лаш – тыр,   дус – лаш – у, дус-иш, дус – лык,  дус – кай һ. б.

Төркемләрдә  эш.

3 рәткә 3 конверт бирелә. Конверт эчендә төрле иҗекләр язылган карточкалар. Шуларны җыйгач, мәкаль килеп чыгарга тиеш.

1) Дустың үзеңнән яхшырак булсын.

2) Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.

3) Чын дуслар авыр хәлдә беленә.

Йомгак ясау.

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән дәреслегебездәге дуслык турындагы бүлекне өйрәнүне тәмамлыйбыз. Әмма, балалар, бары тик дәреслектә генә, чөнки бу тема мәңгелек. Гомер буе безнең янәшәбездә кешеләр, дуслар. Чын дуслар күп булмый, әмма алар иң ышанычлы, иң тугры, авыр чакта ярдәм кулын сузардай, акыллы киңәш бирердәйләр. Мин сезгә чын дусларыгызны табарга телим һәм бу дәрес эзсез калмас дип өметләнәм.

 Өй эше бирү (“Дус” һәм аның тамырдаш сүзләре белән җөмләләр язарга).

 Билгеләр кую.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарской литературе для русскоязычных учащихся 7класса ««Настоящая дружба - большое богатство."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Руководитель образовательной организации

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Данный урок по татарской литературе на тему “Настоящая дружба – большое богатство” проводится в русскоязычной группе 7 класса. Тип урока – совершенствование лексико-грамматических навыков.   Цели урока: совершенствование коммуникативных навыков   русскоязычных учащихся на уроках татарской литературы; воспитание  чувства уважения к другу; умения дорожить дружбой, ценить и беречь ее; развитие диалогической, монологической речи учащихся. Основной задачей обучения русскоязычных учащихся татарскому языку является обучение общению.  На уроке большое внимание уделяется развитию диалогической речи, работе по ситуативным упражнениям.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 614 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.04.2014 2499
    • DOCX 21.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Фарида Файзулхаковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4232
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и культура речи: теория и методика преподавания в дополнительном образовании

Педагог дополнительного образования по русскому языку и культуре речи

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 46 человек

Курс повышения квалификации

Методика обучения русскому языку в образовательных организациях в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 5 618 человек

Курс повышения квалификации

Теория и методика преподавания родного (русского) языка и родной литературы

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 198 человек

Мини-курс

Стратегии брендинга в условиях глобальной конкуренции и изменяющихся рыночных тенденций

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное управление проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические концепции и практики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов