татар теленнән дәрес конспекты
Сыйныф: 5
Төркем: татар төркеме
Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова; -Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.-159б. Татарстан Республикасы Мәгариф һәа фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.
Тема: Сузык авазлар.
Максат: 1. Укучыларны сузык аваз хәрефләре белән таныштыру;
2. Сузык авазлар турында булган белемнәрне камилләштерү;
3. Бер- береңә ярдәмләшү кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:
1. Компьютер, кулланма материаллар;
2. Презентация
Материал: дәреслек, 71,72 бит. Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле укыту: Укытучылар өчен методик кулланма: 5 нче сыйныф/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.- Казан: Мәгариф, 2007.-72б.
Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.
Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш
Кулланылган структуралар: МЭНЭНДЖ МЭН
ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН(белемнәрне системага салу)
МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял минутында)
Дәрес төре: катнаш
Дәрес барышы
|
Дәрес этаплары |
Этапның эчтәлеге |
|
I Оештыру моменты Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә. Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Укучылар өчен максат: дәрестә игътибар булдыру. |
а) Психологик уңай халәт тудыру. -Исәнләшү. -Кояшны, көнне, дусларны сәламләү - Артикуляцион гимнастика. (Сузык авазларны әйттерү)
|
|
II Өй эшен тикшерү Укытучы өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау. Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү. |
- Бүген 17 нчы декябрь. Сишәмбе көн. Өй эше “Фонетика” бүлеген кабатлап бер-береңә сораулар бирергә әзерләнергә иде. Укучылар алдында кәгазь битләре. - Шулай итеп, укучылар, без үткән дәресләрдә тел белеменең нинди бүлеген өйрәндек? - Фонетика. - Авазларны язуда ничек белдерәбез? - Хәрефләр белән. |
|
III Яңа теманы аңлату Укытучы өчен максат: Хәрефләр турында укучыларның белемнәрен тикшерү; Укучылар өчен максат: Хәрефләр турында белемнәрен куллану |
- Әйдәгез, хәрефләр турында белгәннәребезне искә төшерик. ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН- “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш” Җавапларын башта язалар, төркемдә фикер алышып укытучы сораган укучы җавап бирә. - Мин сезгә сораулар бирәм. Бергә уйлашып җавап бирегез. Слайд 1. - Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39) - Кайсы хәрефләр татар телендә генә кулланыла?(ә, җ, ң, ө, ү, һ) - Кайсы хәрефләр аваз белдерми?(ъ,ь) - Кайсы хәрефләр ике авазга билге булып йөри? (г, к, в) - 2 хәреф ярдәмендә кайсы аваз белдерелә? (һәмзә) - Сузык авазларны белдерә торган хәрефләрне әйтегез. - Укучылар, без бүген сузык аваз хәрефләре турында тагын да күбрәк белербез. Сузык авазларны белдерергә ничә хәреф кирәклеген белербез. Слайд 2. - Мин сезгә тактада шигырь юллары әзерләдем. Алар сезнең алдыгызда да бар. ГӨМБӘЛӘР Көне буе бүген елый болыт, Кояш та йөзен чыткан, Көзге яңгырдан сакланып, Гөмбәләр зонтик тоткан. -Һәр төркемгә берәр юл. Шушы юлга транскрипция ясарга кирәк. Тактага чыгып язалар. - Хәзер сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз. - Үзебезнең төп сорауга җавап эзлик. Сузык авазларын белдерү өчен ничә хәреф кирәк. (10) - Кайсы хәрефләр ике аваз кушылмасын белдерә? - Транскрипциягә игътибар белән карагыз. Ирен гармониясе булган сүзләрне табыгыз. (көне, болыт, йөзен, көзге) - Язган вакытта без нинди кагыйдәне истә тотарга тиеш? - О, Ө хәрефләре бер тамырлы сүзләрдә беренче иҗектә генә языла. - Алынма сүзне табыгыз. (зонт) Рус теле аша кергән немец сүзе. - Беренче иҗектә [a] авазы ничек укыла? |
|
IVНыгыту Укытучы өчен максат: яңа теманы аңлап үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү. Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне кулланып күнегүләр эшләү |
Ял минуты МИКС-ФРИЗ-ГРУП (сорауга җавапбулган санга берләшеп басарга) - Татар телендә ничә калын (нечкә) сузык аваз бар? Ничә ел фасылы бар? Т.т. ничә килеш бар? Ничә хәреф аваз белдерми? Э авазын белдерү өчен ничә хәреф кирәк? Бер атнада ничә көн? а) дәреслек буенча эш. 71б. 143к. телдән -Нәтиҗә ясагыз. б) 75б. 153к. язмача дәфтәрләрдә. |
|
V Өй эше бирү Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту. Укучылар өчен максат: Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана алу.
|
Билгеләр кую. - Өй эше бирү. 71б. 144к. (яз),73б. 150к. телдән укырга - Без бүген нәрсә өйрәндек? - Сузык аваз хәрефләре турында нәрсәләр белеп калдыгыз?
|
Профессия: Учитель русского языка
В каталоге 6 688 курсов по разным направлениям