Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологизмнарны чагыштырып өйрәтү системасы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • История

Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологизмнарны чагыштырып өйрәтү системасы

библиотека
материалов



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЛАЕШ ШӘҺӘРЕ

ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ 2НЧЕ ЛАЕШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ







Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологизмнарны чагыштырып өйрәтү системасы

(татар филологиясе секциясе)










Эшне башкарды:

9 нчы сыйныф укучысы

Газизуллин Рәмис Мөдәрис улы

Фәнни җитәкче: I категорияле

татар теле укытучысы

Газизуллина Зөлфия Альфред кызы .









-2014-

Эчтәлек


I. Кереш


II. Беренче бүлек. Татар һәм рус телләренең фразиологиясе.

1.1 Тел тармагы буларак фразеология һәм аны өйрәнү.

1.2. Тел белемендә фразеологизмнарны төркемләү мәсьәләләре.


III. Икенче бүлек. Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологик берәмлекләрне өйрәтү системасы.

2.1. Фразеологиягә өйрәтү максатлары.

2.2. Фразеологизмнарны гамәли үзләштерү күнегүләре.

2.3. Фразеологик берәмлекләрне тикшерү алымнары.


IV. Йомгак.


V. Әдәбият исемлеге.


VI. Кушымта.


Кереш.

Фразеологик әйтелмәләрдә үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсир итү нәтиҗәсендә телләрнең үсеше бигрәк тә нык чагылыш таба1. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә, аеруча рус теленең татар теленә бу мәсьәләдә уңай йогынтысы зур. Безнең телдә милләтләр аралашу теле йогынтысында ясалган бик күп фразеологизмнар кулланылышта йөри. Мәгънәләре һәм образлары бердәй яки якын фразеологик әйтелмәләр рус һәм татар телләрендә меңләп санала. Ике телдәге гомумилекнең ике җирлеге бар. Беренчесе – фикерләү процессындагы төп элементлар барлык халыклар өчен дә бердәм. Шул исәптән, төрле халыкларның сәнгатьле фикерләвендә дә гомуми сыйфатлар күп. Тотрыклы әйләнмәләрнең иң зур күпчелеге сүзтезмәләрнең, җөмләләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән2. Дәресләрдә рус телле балаларны татар теленең фразеологик байлыгы белән таныштыру, сөйләм телендә, гамәлдә кулланырга, башка тел күренешләреннән аера белергә өйрәтү, аларның актив фразеологик запасын баету мөһим проблемаларның берсе булып тора. Моның белән беррәттән укучыларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен үстерү дә игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Үзләштерелгән лексик берәмлекләрдән файдаланып, үз фикерләрен татарча дөрес һәм аңлаешлы итеп белдерергә, сөйләмне логик яктан эзлекле белергә тиешләр. Шулай итеп, рус телле балаларга татар телен өйрәтү, аларның лексик-грамматик белемнәрен тирәнәйтү актуаль мәсьәлә булып кала бирә.

Шушы методик мәсьәләләрне күздә тотып, фәнни эшнең темасы сайланды һәм максатлары билгеләнде.

Фәнни эшебезнең төп максаты рус телле рус балаларга фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү системасын күрсәтү. Куелган максатка ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны күз алдында тоттык:

  1. фразеологиягә багышланган фәнни-методик хезмәтләргә күзәтү ясау;

  2. татар һәм рус телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү ысулларын тикшерү;

  3. фразеологизмнарны үзләштерү, дәресләрдә тикшерү алымнарын тәкъдим итү.

Фәнни эшнең методологик нигезен Г.Х.Әхәтов, Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, М.Т.Баранов, С.Г.Гаврин, Р.А.Юсупов, Л.В.Аюпов, А.Н.Артанов хезмәтләре тәшкил итә.

Фәнни эш керештән, 2 бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән, кушымтадан гыйбарәт.

Беренче бүлектә тел тармагы буларак фразеология, аның үсеше һәм фразеологик берәмлекләрне төркемләүгә күзәтү ясала.

Икенче бүлектә фразеологиягә өйрәтү максатлары азсызыклана,һәм фразеологик берәмлекләрне үзләштерүне тикшерү алымнары тәкъдим ителә.

Йомгакта төп нәтиҗәләр китерелә.


















Беренче бүлек. Татар һәм рус телләренең фразеологиясе.

    1. Тел тармагы буларак фразеология һәм аны өйрәнү.

Тел белеменә караган фәнни хезмәтләрдә әйтелгәнчә, фразеология – телдә бер төшенчә белдерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы тәзелмәләрне өйрәнә.1

Билгеле булганча, фразеологизмнар – кимендә ике сүздән торган, күчерелмә мәгънәгә ия булган образлы сүзтезмәләр җыелмасы. Алар сөйләмдә әзер килеш кулланылалар, үзгәрмиләр.

Фәнни хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә, татар телендә фразеологизмнарны туплау, өйрәнү 20 нче йөздә башлана. Беренче “Русча-татарча фразеологик сүзлек” 1959 елда чыга. 1982 нче елда Г.Х.Әхәтовның “Татар теленең фразеологик әйтелмәләре сүзлеге”2басыла. Ә 1989-1990 елларда Н.Исәнбәтнең ике томлы “Татар теленең фразеологик сүзлеге”3 басылып чыга. Ул үз эченә 10 меңләп фразеологизмны ала. 2001нче елда Ф.С.Сафиуллинаның “Татарча-русча фразеологик сүзлеге”4 дөнья күрде. Сүзлектә 16 меңнән артык фразеологик берәмлек рус эквивалентлары белән, аерым очракларда тәрҗемә итеп бирелгән. Халыкның сөйләм телендә, шулай ук әдәби язма телебездә кыска-кыска гына төрле тәгъбир – гыйбарәләр бик күп табыла. Бу чуар тәгъбир – гыйбарәләр һәм аңа охшаш сүз төркемнәре, үзенчәлекле, функционал рольәре һәм тоткан урыннары, төрләре дә тиешенчә ачыкланмыйча, XX гасыргача бар да беришле, вак-төяк тәгъбир-фразалар дип яки телдә йөргән арадаш лексик элементлар рәтендәге сүзләр итеп каралып килә.5 Берләре поэтикага кертелсә, икенчеләрен лексикологиягә, өченчеләрен фольклордан мәкальләргә яки, киресенчә, мәкальләрдән лексикологиягә кертеп карала. 20 нче йөз башында фразеологик берәмлекләрне тел гыйлеменең һәм стилистиканың мөстәкыйль һәм мөһим бер тармагы итеп карау һәм тану башлана. 40 нчы елларда исә бу эзләнүләр тагын да киңрәк төс алып, тирәнәйтелә һәм тел гыйлеменең яңа бер тармагына әверелә.

1.2. Тел белемендә фразеологизмнарны төркемләү мәсьәләләре.

Фразеологизмнарны туплау, фәнни яктан өйрәнү һәм төркемләү тел белемендә мөһим мәсҗәләләрнең берсе булып тора. Татар телен өйрәнү барышында, укучылар фразеологизмнарның төркемчәләре турында мәгълүмат алырга, аларны аера белергә күнегергә тиешләр.

Фразеологизмнарны туплау төрләргә бүлү, аларның төзелешен тикшерү белән шөгыльләнә торган фәнне фразеология диләр.

Фәнни хезмәтләрдә әйтелгәнчә, фразеологик берәмлекләрне төркемләү төрле принципларга нигезләнә. Бу төрлелек нидән килә соң?

Фразеологиянең төшенчәсен киңәйтәләр, аңа кайбер фольклор жанрларын(мәкаль һәм әйтемнәрне), канатлы сүзләр һәм афоризмнарны, составлы терминнарны, хәтта аерым сүзләрне дә кертәләр.1 Икенчеләре фразеологизм мәгүнәсен бик тарайталар, хәтта бер компоненты туры мәгънәсендә килгән сүзтезмәләрне фразеологизм дип атыйлар. Күргәнебезчә, фәндә фразеологизмнарны төрле күзлектән чыгып төркемлиләр. Шулар арасында компонентларының семантик берләшүе, катнашуы дәрәҗәсенә карап төркемләүгә өстенлек бирелә. Аңа нигез салучы булып француз галиме Ш.Балли һәм рус галиме В.В.Виноградов саналалар. Академик В.В.Виноградов күрсәтүенчә, компонентларының берләшү дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны өч төркемгә бүлергә мөмкин: фразеологик ныгытмалар, фразеологик бердәмлекләр, фразеологик тезмәләр.2

Фразеологик ныгытмаларда компонентларының аеруча нык бердәмлеге күзәтелә. Сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәләре тулысынча югалган булса, бөтеннең мәгънәсе аерым кисәкләрнең мәгънәсеннән килеп чыкмый: чәчләр үрә тору – жгучий страх; ут белән су арасында – между двух огней; ләчтит сату – лясы точить һ.б.

Фразеологик бердәмлекләрдә компонентлар арасындагы бәйләнешләр йомшара төшә. Монда да сүзләрнең мәгънәләре мөстәкыйль түгел, бөтеннең мәгънәсен алар бергә бирәләр. Шул ук вакытта моңа берникадәр ишарә дә итә: ике куян койрыгын бергә тоту – гнаться за двумя зайцами; колак очы белән – краем уха; телеңне тыю – закрыть рот.

Фразеологик тезмәләрдә компонентлар арасында бәйләнеш тагын да йомшаграк, алар ирекле сүзтезмәләргә якын торалар. Бер сүз – туры, икенчесе күчерелмә мәгънәдә килә. Шуңа күрә бөтеннең мәгънәсе, өлешләрнең мәгънәләренә шактый бәйләнгән була. Мәсәлән: борын күтәрү – задирать нос, кан дошман – заклятый враг һ.б. Кайбер галимнәр(мәсәлән, Н.М.Шанский) фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төркемне дә өстиләр. Бу – ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйләнмәләр: төп удар – главный удар һ.б. Составлы атамалар турында да бердәй фикерләр юк.

В.В.Виноградов аларны махсус аерып чыгара, башка белгечләр фразеологизмнарның барлык төркемчәләренә дә тараталар: үги ана яфрагы – мать-и-мачехаи һ.б.

Моннан тыш, тел белемендә Б.Н.Головин тарафыннан тәкъдим ителгән классификацияне атарга мөмкин. Ул фразеологизмнарны дүрт төркемгә бүлә:1

1) идиомалар: алар бөтенләй таркатылмыйлар, идеоманыә мәгънәсе аерым сүзләр мәгънәсеннән килеп чыкмый. Мәсәлән: бәбәген акайткан – глаза вытаращил һ.б.;

2) ныгытмалар (сращения): аларның һәр элементы аерым алганда аңлашыла, әмма фразеологизмның мәгънәсе аерым элементлар мәгънәсенең суммасына тигез түгел, ә бербөтен итеп кабул ителә;

3) фразеологик бердәмлекләр: аларны төзүче элементларның мәгънәсе аңлашыла, элементларының туры мәгънәсе бердәмлегеннән күчерелмә мәгънә барлыкка килә: шәбәренгән тавык – мокрая курица һ.б.

Фразеологик ныгытмалар белән фразеологик бердәмлекләр арасында аерма шунда: беренчеләрендә логик яктан туры мәгънә юк, яисә ул мотивлашмаган; фразеологик мәгънәнең күчерелмә булуы тарихка мөрәҗәгать итеп кенә беленә. Фразеологик бердәмлекләрдә туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгнәдә дә, алар тарихи комментарийларсыз да аңлашыла;

4) фразеологик тезмәләр составындагы элементларның мәгънәләре җиңел аңлашыла һәм алар барысы да аерым бер сүзнең гомуми логик эчтәлеген белдерәләр: уку залы – читалҗный зал һ.б. Аларда күчерелмә мәгънәләр юк, туры мәгънә аерым сүз белән түгел, ә сүзләр кушып белдерелә: роль уйнау – играть роль һ.б.





















III. Икенче бүлек. Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологик берәмлекләрне өйрәтү системасы.

2.1. Фразеологиягә өйрәтү максатлары.

Рус телле балаларга татар телен укыту программасында1 әйтелгәнчә, укучылар, фонетик, лексик, грамматик минимумнарны үзләштереп, лингвистик һәм коммуникатив компетенциягә ия булырга тиешләр. Татар теле сөйләшү-аңлашу, аралашу чарасы буларак укытыла. Алар белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә куллана белергә тиешләр.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим. Моның белән беррәттән, татар һәм рус телләрендәге сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә(полисемия) күренеше киң таралган. Шуңа күрә укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә дә аерым игътибар бирергә тиеш. Программада күрсәтелгәнчә, укучылар татар теленең фразеологик берәмлекләре белән танышырга, аларны танып белергә, сөйләмдә куллана белергә күнегергә тиешләр. “Фразеологиягә өйрәнгәндә, сүзнең лексик мәгънәсен ачыклауга тукталу гына җитми. Бер яктан, фразеологизмнар, күпчелек очракта, күчерелмә, метафорик мәгънәгә ия, еш кына катлаулы мәгънә белдерәләр, ә икенче яктан, фразеологизмнарның образлы бирелеше, аларның гомуми мәгънәсен ялгыш аңлауга китерергә мөмкин”.2

Методистлар билгеләп үткәнчә, фразеологизмнарны өйрәнү өлкәсендә дә хәл ителәсе мәсьәләләр шактый күп. Алар түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

1) Фразеологизмнарны, мәгънәсен аңлап җиткермәү сәбәпле, дөрес мәгънәдә кулланмау;

2) Фразеологик әйтелмәләргә башка сүзләр катнаштыру;

3) Фразеологизмнарны тиешле булмаган стильдә куллану.1

Бу фикерләр белән без һичшиксез килешәбез.


2.2. Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен тикшерү.

Фразеологизмнарны сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәтү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучылар диалоглар һәм монологлар төзегәндә фразеологизмнардан файдаланырга күнегәләр. Болай эшләү укучыларның сөйләм телен баетып кына калмый, ә фразеологизмнарны тирәнрәк үзләштерүгә китерә. Бу этапта укытучы түбәндәге биремнәрдән файдалана ала:

1. Фразеологизмнарны кулланып, “Минем дустым” дигән темага хикәя төзегез.

Сер сыя торган, сер дустым, тамчы да курыкмый, алтын куллы, таш йөрәкле, тел дигәндә телен сала, ачык чырайлы һ.б.

Билгеле бер темага монолог, диалог, хикәя төзегәндә укучылар терәк сүзләр, шул исәптән фразеологизмнар, мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзләрдән файдалана алалар. Мәсәлән, “Җәге ял” темасын өйрәнгәндә, түбәндәге фразеологизмнарны кулланып хикәя төзеп сөйләү эше оештырыла.

Күңел ачу, түбәсе күккә тию, телеңне йотарсың һ.б.

Рәсем буенча хикәя, инша язганда да, фразеологизмнарны куллануны таләп итеп була. Мәсәлән, “Минем дүрт аяклы дустым” темасына инша язу.

Татар теле дәресләрендә фразеологизмнарның синонимнарын барлау һәм сөйләмдә куллану күнекмәләрен арттыруга да игътибар бирергә кирәк.

Мисал өчен, бирелгән фразеологизмнарның синонимнарын уйлап языгыз.

Җан дустым, киң күңелле, башына кертү һ.б.

Фразеологизмнарның синоним төрләрен сайлап алу төрле темалар буенча әңгәмәләр үткәргәндә дә ныгытылырга мөмкин.

Укытучы балаларның фразеологик берәмлекләрне куллану күнекмәләрен үстерү дәверендә, тотрыклы сүзтезмәләрне сөйләмдә урынлы итеп, бары тик теге яки бу очракта алардан тиешенчә файдаланырга өйрәтергә тиеш. Фразеологизмнарны кулланганда, хаталар күп очрый, шуңа күрә фразеологик әйтелмәләр кергән сөйләмгә аеруча игътибар итәргә тиешбез. Укучы үзе кулланган фразеологик берәмлекнең мәгънәсен аңласа, аның әлеге темага карата даими игътибары һәм кызыксынуы булганда гына, тотрыклы сүзтезмәләрне куллану күнекмәләрен үстерү уңышлы була. Моның өчен укучыларга сыйныфта яки өйдә кечкенә күләмле иншалар яздырырга була. Укытучы берничә мәкаль бирә, шул ук вакытта язма эштә үзләре белгәннәрдән дә файдаланырга куша. Мәсәлән, укытучы “Тыйнаклык кешене бизи” дигән темага хикәя яздырганда түбәндәге әйтемнәрне тәкъдим итә: үз җилкәсендә алып чыгу, җиң сызганып, чын күңелдән, күзгә төтен җибәрү һ.б.

Кайбер очракларда фразеологик берәмлекләр үзгәртелеп, яңа мәгънә, яңа төзелеш белән кулланылырга, яңа эстетик һәм сурәтләү сыйфатлары алып, яңа фразеологизмга әверелергә мөмкин.1

Гомумән алганда, фразеологик берәмлекләрне куллану, сөйләмне образлы, бизәкле, тәэсирле итә. Шуңа күрә әлеге эш алымнары укытучының игътибар үзәгендә булганда гына, без куелган максатларыбызга ирешә алабыз.


2.3. Фразеологик берәмлекләрне тикшерү алымнары.

Лексик биремнәр.

Гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның лексик-грамматик белемнәрне гомумиләштерә һәм системалаштырыла, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре һәм фикерләү сәләте үстерелә. Укучыларның лексик күнекмәләрен1 үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим.

Укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә зур игътибар бирергә тиеш. Бу төр биремнәр (Күнекмәләр) укучыларның лексик байлыгын арттыру, аерым җөмләләрне, диалогик һәм монологик сөйләмне дәрес төзү өчен нигез булып тора.

Фразеологик берәмлекләрне гамәли яктан үзләштерүне тикшерү өчен, дәресләрдә түбәндәге эшләрдән файдаланырга мөмкин:

1. Фразеологик берәмлекләр белән җөмләләр төзегез.

Тәртипкә салу, тормыш диңгезе, үгез булып яту, шар күз һ.б.

2. Асларына сызылган сүзләрне фразеологик берәмлекләр белән алыштырыгыз.

Азатның якын дусты куркак булып чыкты. Минем әтием бик тырыш. Мәктәп җитәкчесе кешелекле һ.б.

3. Бирелгән фразеологизмнар арасыннан бер сүз белән әйтергә мөмкин булган фразеологизмнарны сайлап алу һәм алар белән җөмләләр төзеп язу.

Коты ботына төште; серне ачты; күкнең җиденче катында; син дигәндә башым идәндә; куян йөрәк һ.б.

4. Фразеологизмнарны татар теленә тәрҗемә итегез һәм алар белән җәмләләр төзеп языгыз.

На седьмом небе, семь пятниц на неделе, душа болит, волосы становятся дыбом, вставать с левой ноги һ.б.

5. Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз.

а) Озын сүзнең кыскасы, төпсез көймәгә утырту, күрмәгәнен күрсәтү, җир тишегендә, имәндә икән чикләвек.

ә) Вот где собака зарыта; короче говоря; у черта на куличках; показать, где раки зимуют; обвести вокруг пальца.

6. Җөмләләрне күчереп языгыз. Фразеологик берәмлекләрнең асларына бер сызык сызыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

Кышкы урманны татлы йокысыннан уятырга курыккандай, акрын гына, күбәләк кар ява... Тирә-якның аклыгы күзләрне камаштыра.

7. Күп нокталар урынына тиешле фразеологик берәмлекләрне куеп күчереп языгыз.

Аның шатлыктан . . . . . . Минем әтиемнең . . . . . Әнисә – минем . . . . .

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, биремнәр гададән катлаулыга принцибына нигезләнеп тәкъдим ителергә тиеш. Лексик биремнәр укучыларның белемнәрен ныгытуда, сүзлек запасын баетуда мөһим роль уйныйлар.



Йомгак.

Фәнни эшне язу дәверендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1. Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә, гомуми белем мәктәпләрендә, урта һәм маүсус уку йортларында бертигез күләмдә өйрәнелә.

2. Мәктәптә татар телен укытуның төп максаты – укучыларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен үстерү, ягъни телне гамәли үзләштереп, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү.

3. Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Ул кеше сөйләмен баетуда, үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, художествалы әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда әһәмиятле роль уйный. Шуңа күрә мәктәптә укучыларга татар телен өйрәтүне, аларның сөйләм культурасын үстерәне фразеологик әйтелмәләрдән тыш күзалдына китерүе авыр.

4. Татар теле дәресләрендә укытучы балаларга фразеологизмнарның барлыкка килүе, аларның структур һәм семантик үзенчәлекләре турында күпкырлы мәгълүмат җиткерә. Моның белән беррәттән фразеологизмнарны аңлап кулланырга өйрәтү дә укытучының җитди бурычы булып санала.

5. Укучылар татар теленең фразеологик берәмлекләре белән танышырга, аларны танып белергә, сөйләмдә урынлы куллана белергә тиешләр.

7. Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим. Татар һәм рус телләрендәге сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.

9. Фразеологик берәмлекләр коммуникатив вазифа башкарудан тыш эстетик бурыч та үтиләр. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәтәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның фикере кешеләргә шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм күркәмрәк булып ирешә.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Абакумов С.И., Современный русский литературный язык. Учебное пособие для педагог. и учительских институтов. М.: Совет. наука, 1942.–184с.

2. Агапова Л.В. Усвоение глагольных и наречных фразеологизмов на уроках русского языка в VI классе//Русский язык в школе, 1975, №3.–с.16-19.

3. Аржанов А.Н. Русские фразеологические сочетания и их изучение в национальной школе// Русский язык в школе, 1957, №4.

4. Ахунҗанов Т.Х. Татар теленең идиомалары. – Казан: Таткитнәшр., 1972.– 119б.

5. Ашукин Н.С., Ашукина М.Г. Крылатые слова. – М.: Гослитиздат., 1960.– 120с.

6. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Таткитнәшр.,1995.–93б.

7. Әсәдуллин А.М., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре.– Казан: Мәгариф, 1998.–151б.

8. Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге.– Казан: Таткитнәшр.,1982.– 174б.

9. Бадыйков К. Фразеологизмнар ясалышы// Мәгариф, 1991, №12 – 23б.

10. Баранов М.Т. Методика лексики и фразеологии на уроках русского языка: Пособие для учителя.–М.: Просвещение, 1988.– 191с.

11. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.– Казан: Раннур, 2000.–456б.

12.Виноградов В.В. Русский язык: Грамматическое учение о слове.– 2-е изд., испр.–М.,1972.

13. Гаврин С.Г. Изучение фразеологии русского языка в школе.– М.: Учпедиз.,1963.– 151с.

14. Гадиева А. Рус һәм татар теле дәресләрендә фразеологик әйтелмәләр// Мәгариф, 2000, №10 – 31б.




VI. Кушымта.

Тестлар.

Тест – куелган сорауларга бирелгән җаваплар арасында дөресен сайлап алу аша укучыларның белемнәрен тикшерү алымы.1 Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белемнәренә тулы һәм объектив бәя бирү мөмкинлекләре ягыннан башка төр биремнәрдән өстенрәк торалар. Тестлар билгеле бер күләмдә лексик-грамматик һәм сөйләм материалы үзләштерелгәч кулланыла. Бу турыда укытучы алдан хәбәр итә, чөнки укучылар материалны кабатлап килергә тиешләр. Укучыларның лексик күнекмәләрен тикшерә өчен, укытучы түбәндәге тестларны куллана ала.

1. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

а) Коты ботка җитү –

1) не на что смотреть

2) напугать досмерти

3) прорал страх

4) страшнее атомной войны

ә) Өлешеңә тигән көмешең –

1) вносить свою лепту

2) выпадать на долю

3) что положено судьбой

4) гора с плеч долой

б) Рәхәтен күрү –

1) пожинать плоды

2) жить припеваючи

3) не иметь счастья

4) наливаться кровью

2. Кайсы фразеологик берәмлекнең тәрҗемәсе дөрес түгел?

1) сайга утырту – сесть на мель

2) ризык язу – предназначено судьбой

3) соңгы чара – крайняя мера

4) соңгы юлга озату – сказать последнее

3. Хаталы фразеологик берәмлекне табыгыз.

1) акка кара белән язылган

2) ак кар яугач

3) җиң сызганып

4) эзе дә калмаган

4. Мактанчык кеше турында ничек әйтәләр?

1) Йокы чүлмәге

2) Алланың кашка тәкәсе

5. Кайсы фразеологизм артык?

1) җан җылысы

2) исемен сату

3) җан исән чакта

4) җан дустым

6. Русча фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Сводить в могилу –

1) башына да кертмәү

2) Башы тишек

3) башын бетерү

4) башын кую

7. Фразеологизмның синонимын табыгыз.

Башына җитү –

1) башында боламык

2) җан тартыла

3) башын бетерү

4) йөрәкне ишетү

8. Фразеологизмның антонимын табыгыз.

Киң йөрәкле –

1) тар йөрәкле

2) күзе очлы

3) нигез салыну

4) саф күңелле

Хәзерге көндә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар белән эш итү уңышлы алымнардан санала. Укыту тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтеп үтәсебез килә: тестларны укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзергә һәм дәресләрдә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк.

1 Гадиева А. Рус һәм татар теле дәресләрендә фразеологик әйтелмәләр// Мәгариф, 2000, №10─Б.30.

2 Шунда ук.–Б.31.

1 Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш.– Казан: ТАРИХ, 2001.–Б.161.

2 Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге.– Казан: Таткитнәшр., 1982.–174б.

3 Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. I том– Казан: Таткитнәшр.,1989.– 495б.; II том– Казан: Таткитнәшр.,1990.–365б.

4 Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек.–Казан: Мәгариф, 2001.–335б.

5 Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. I том– Казан: Таткитнәшр.,1989.– Б.4.

1 Җәләй Л., Борһанова Н., Махмутова Л., Татар теленең фразеологиясе, мәкалҗ һәм әйтемнәре.– Казан: Таткитнәшр.,1959.–Б–.4.

2 Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш.– Казан: ТАРИХ, 2001.–Б.164.

1 Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш.– Казан: ТАРИХ, 2001.–Б.165.

1 Сафиуллина Ф.С.,Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1–11 сыйныфлар.–Казан: Мәгариф. 2003.–61б.

2 Зорич Е.А. К изучению темы “Фразеология”(опыт бинарного урока, 5 класс)/ Русский язык и литература в средних учебных заведениях УССР.–1989, №2, С.46.

1 Введенская Л.А. и др. Методические указания к факультативному курсу ”Лексика и фразеология русского языка”(VIIVIII класс). Пособие для учителей/ Л.А.Веденская, М.Т.Баранов, Ю.А.Гвоздарев.–2-е изд.,испр. и доп.–М:Просвещение, 1983.–143с, С.116.

1 Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф,–1994.– Б.100.



1 Сафиуллина Ф.С.,Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1–11 сыйныфлар.–Казан: Мәгариф. 2003.–Б.61.

1 Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теленә өйрәтү (Укытучылар өчен методик кулланма).– Казан: Хәтер, 1999.–Б.45.


Краткое описание документа:

               Фразеологик әйтелмәләрдә үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсир итү нәтиҗәсендә телләрнең үсеше бигрәк тә нык чагылыш таба[1]. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә, аеруча рус теленең татар теленә бу мәсьәләдә уңай йогынтысы зур. Безнең телдә милләтләр аралашу теле йогынтысында ясалган бик күп фразеологизмнар кулланылышта йөри.     Шул исәптән, төрле халыкларның сәнгатьле фикерләвендә дә гомуми сыйфатлар күп. Тотрыклы әйләнмәләрнең иң зур күпчелеге сүзтезмәләрнең, җөмләләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән[2]. Дәресләрдә рус телле балаларны татар теленең фразеологик байлыгы белән таныштыру, сөйләм телендә, гамәлдә кулланырга, башка тел күренешләреннән аера белергә өйрәтү, аларның актив фразеологик запасын баету мөһим проблемаларның берсе булып тора. Моның белән беррәттән укучыларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен үстерү дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Үзләштерелгән лексик берәмлекләрдән файдаланып, үз фикерләрен татарча дөрес һәм аңлаешлы итеп белдерергә, сөйләмне логик яктан эзлекле белергә тиешләр. Шулай итеп, рус телле балаларга татар телен өйрәтү, аларның лексик-грамматик белемнәрен тирәнәйтү актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Шушы методик мәсьәләләрне күздә тотып, фәнни эшнең темасы сайланды һәм максатлары билгеләнде. Фәнни эшебезнең  төп максаты рус телле рус балаларга фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү системасын күрсәтү. Куелган максатка ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны күз алдында тоттык: 1)    фразеологиягә багышланган фәнни-методик хезмәтләргә күзәтү ясау; 2)    татар һәм рус телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү ысулларын тикшерү; 3)    фразеологизмнарны үзләштерү, дәресләрдә тикшерү алымнарын тәкъдим итү. Фәнни эш керештән, 2 бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән ,кушымтадан гыйбарәт.           Беренче бүлектә тел тармагы буларак фразеология, аның үсеше һәм фразеологик берәмлекләрне төркемләүгә күзәтү ясала. Икенче бүлектә фразеологиягә өйрәтү максатлары азсызыклана, һәм фразеологик берәмлекләрне үзләштерүне тикшерү алымнары тәкъдим ителә. Фәнни эшне язу дәверендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: 1. Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә, гомуми белем мәктәпләрендә, урта һәм маүсус уку йортларында бертигез күләмдә өйрәнелә. 2. Мәктәптә татар телен укытуның төп максаты – укучыларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен үстерү, ягъни телне гамәли үзләштереп, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү. 3. Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Ул кеше сөйләмен баетуда, үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, художествалы әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда әһәмиятле роль уйный. Шуңа күрә мәктәптә укучыларга татар телен өйрәтүне, аларның сөйләм культурасын үстерәне фразеологик әйтелмәләрдән тыш күзалдына китерүе авыр. 4. Фразеологик берәмлекләр коммуникатив вазифа башкарудан тыш эстетик бурыч та үтиләр. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәтәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның фикере кешеләргә шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм күркәмрәк булып ирешә. 5. Укучылар татар теленең фразеологик берәмлекләре белән танышырга, аларны танып белергә, сөйләмдә урынлы куллана белергә тиешләр.           [1] Гадиева А. Рус һәм татар теле дәресләрендә фразеологик әйтелмәләр// Мәгариф, 2000, №10─Б.30. [2] Шунда ук.–Б.31.
Автор
Дата добавления 15.04.2014
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров950
Номер материала 70444041538
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы
Урок
15.04.2014
Просмотров: 318
Комментариев: 0

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх