Инфоурок Иностранные языки КонспектыПлан урока «Хәбәр һәм аның белдерелүе»

План урока «Хәбәр һәм аның белдерелүе»

Скачать материал

Тема. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Гади хәбәр       

 ( 7 нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты.)

 

Төзүче: Арча районы Наласа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы.

 

Максат.

1)     дидактик: ия турында белемнәрне актуальләштерү; хәбәр һәм аның белдерелүе, гади хәбәр һәм аның белдерелүе турында төшенчә бирү .

2)      үстереш: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

 

3)     тәрбияви: китапка карата хөрмәт тәрбияләү.

 

Дәрес тибы – яңа тема аңлату

 

Җиһазлау:  презентация  , таблица 

 

Материал: дәреслек (Ф. С. Сафиуллина. Татар теле, 7 нче сыйныф өчен дәреслек), дидактик карточкалар.

 

 

Дәрес барышы

 

I.  Оештыру өлеше

 

  психологик уңай халәт тудыру.

 

II.                Белемнәрне актуальләштерү.

 

Ия турында белемнәрне тикшерү

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       Ия темасы буенча белемнәрне тикшерү (7 класс)

1. Ияләрне табыгыз. Иясе нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, җөмлә номерларын таблицага урнаштырыгыз.  

      Исем белән белдерелгән ия

Сыйфат белән белдерелгән ия

Сан белән белдерелгән ия

Алмашлык белән белдерелгән ия

Фигыль  белән белдерелгән ия

      

      

      

      

      

              1.Хәдичә апа яныма килде.(А. Шамов)

2.Эшләгән - озак яшәгән (Ш. Галиев).

 3.Мин Днепр янында басып торам (М. Юныс).

4.Кызыл сиңа килешә

5. Икәү бакчадан чыктылар (М. Галәү).

 

2. Ияләренең нинди сүз төркеме белән бирелешеннән чыгып, җөмләләрне тәңгәлләштерегез.  

     

1) исем белән белдерелгән ия

А) Күбебез моның сүзен куәтләде. (Г. Ибраһимов)

фигыль белән белдерелгән ия

Б) Без инде хәйран булып, гаҗәпләнеп калуыбызны Бәдретдиннең үзенә ничек тә сиздермәскә тырыштык. (Ә. Еники)

3) рәвеш белән белдерелгән ия

В) Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады. (М. Галәү)

4) алмашлык белән белдерелгән ия

Г) Сөйләшү барып чыкмады.(Ф. Хөсни)

 

3. Җөмләләрне укыгыз. Ияләр дөрес билгеләнгәнме, тикшереп, хаталарны төзәтегез.  

     

1.     Иң рәхәт ял -- яраткан эш (Ш. Галиев).

2.     Өйләренә таралышканда, икесенең дә кәефләре күтәренке иде (Л. Закирова).

3.     Сибгат, берәүгә дә күз төшермичә, авыр адымнар белән лифт янына атлады (Л. Закирова).

4.     Моң -- бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган, ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз (М. Галиев).

5.     Хәерле көн, күтәрелеп килүче кояш! (Г. Рәхим).

6.     Тукта, мин сиңа бер китап күрсәтим әле (Ә. Фәйзи).

7.     Ә әйләнә-тирәдә тормыш элеккечә үк кайнап тора(А. Гыйләҗев).  

     4. Ияләрнең төрләрен күрсәтегез.

     Г- Гади ия

     Т - Тезмә ия 

    Клара озак кына Каракошны эзләде (Ә. Еники)              .

    Ул арада безнең баш очыбыздан бик югарыда выжылдап, кычкырып, кыр үрдәкләре үтеп киттеләр... (Г. Гобәйдуллин)                .

    Әнә сыерлар су эчәргә төштеләр... (Г. Исхакый)            .

    Зөһрә карчык элекке яхшы заманнарны бик әйбәт хәтерли әле (М. Галәү).___________

    Мактанчыкның авызы гел ачык (М. Мирза)              .

    Сталинград үзе бу тирәләргә ул кадәр якын түгел.(Г. Бәширов)__________

    Бераздан Маһирә ханым борчылып килеп җитте.(Г.Әпсәләмов) 

     ).

5. Иясе кулланылмаган мәкальләрне күрсәтегез. ________

       


1.     Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

2.     Тел кылычтан үткен.

3.     Сүздә мактанма, эштә мактан.

4.     Адәмне адәм иткән - әдәп.

5.     Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

6.     Татлы тел тимер капканы ачар.

7.     Әнкәм йорты - алтын бишек.

8.     Сүзнең башыннан элек төбен уйла.


 

 

Матур язу моменты:

Татлы тел тимер капканы ачар..

 

III.   Яңа тема.

1.     Аңлату

1)Үзебез язган җөмләнең иясен  табу. Ия турында кайсы сүз хәбәр итә? Аны нинди җөмлә кисәге дип атыйбыз?

 Дөрес, укучылар, без бүген хәбәр турында  өйрәнербез.

 

Кагыйдәне әйтү.

  Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр була. Хәбәр нишли? нишләтелә? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул ничек? ул кайда? ул ничә? кебек сорауларына җавап була

 

2) Бүген болынга безнең мәктәп балалары да килә.(фигыль)-гади

Бүген болынга безнең мәктәп балалары да килергә тиеш.(фигыль һәм хәбәрлек сүз)-кушма.

Димәк, бер генә сүз белән белдерелгән хәбәр гади, ике яки берничә сүз белән белдерелгән хәбәр кушма хәбәр була. Без бүген гади хәбәр турында сөйләшербез.

 

 

3) Чираттан бер укучы такта янында , калганнар дәфтәрләрдә җөмләләр язу, хәбәрләрне табу, аларның нәрсә белән белдерелүен ачыклау.

 

1)    Тимерне кызуында сук. (фигыль) (М)

2)     Аның тормыш юлы бик катлаулы (сыйфат )  (А.М.)

3)    Бу карточкада ул-сулдан икенче (сан) (Ш.М.)

4)     Монда Газинурның дусты да, иптәше дә байтак (рәвеш)  (Г.Ә.)

5)    Аның бу эшкә сәләте бар (хәбәрлек сүз) (А.М.)

 

     Димәк,гади хәбәр барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә ала.

 Дәреслектән кагыйдә уку (49 нчы бит)

 

         IV Аерым биремнәр системасы нигезендә ныгыту

 

Физкультминутка.

Тактаның эчке ягы ачыла.

1 нче бирем. Дәреслектән 73 нче күнегүне эшләү. .Өзекне күчереп язарга, ия белән хәбәр астына сызарга. Хәбәрләрнең ничек белдерелүен ачыкларга.

 

  2 нче бирем.(Карточкалар таратыла) Тексттагы җөмләдәрдән гади хәбәрлеләрен сайлап язарга һәм ничек белдерелүен күрсәтергә..

         .

Карточка №1

1.      Сукмак буйлап бераз баргач, Хәйдәр киң кырлар түренә килеп чыкты.

2.      Ниһаять,  ул мәктәпкә килеп җитте. Гаҗәпләнүенә каршы мәктәптә әле кыңгырау да шалтырамаган иде.

3.      Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.

4.      Сабантуй көнне һәммәсе: яше-карты, олысы-кечесе мәйданга агылды.

.

Карточка №2

1.      Минем абыем – инженер.

2.      Тышта җир туңмаган әле.

3.      Тауларны, урман буйларын куе томан каплаган.

4.      Җыелышлар, киңәшмәләр, лекция һәм докладлар шунда уздырыла.

 

 (Тикшерү парларда үткәрелә).

 

Презентация кадрыннан 3нче бирем.

Иҗади эш: рәсемгә карап  ике җөмлә уйлап яз                                          путешественники

 Шигырьләрне дәвам ит 4 нче бирем

 1.  Китап – киңәшчең синең

     Дустың, ярдәмчең синең.

 2. Бар минем дускаем

     Иң якын дускаем.

 3. Син безне гыйлемле иттең,

     Сине укып зур үстек.

4. Онытмабыз гомер буе

    Синнән алган дәресне.

 

 

VЙомгаклау.

Бүген дәрестә нәрсә турында белдек? Хәбәр нинди сүз төркеме? Ул нәрсә белән белдерелә? Гади хәбәр нинди була?

Нәтиҗәләр . Билгеләр кую.

 

VIӨй эше 3 дәрәҗәдә бирелә.

-  мәҗбүри эш. Кагыйдә өйрәнергә, гади хәбәр һәм аның  төрле төрләре белән 5 җөмлә уйлап язарга.

- ярымиҗади эш.              Китап    темасына багышланырга тиеш.

-  иҗади эш. Бүгенге темага караган мисал белән шигъри дүртьюллык язарга.

 

Нинди генә компьютерлар уйлап табылмасын,

 китап кешенең гомер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак.

Шуңа күрә дә, укучылар, китап белән дус булыгыз, аңа кадер-хөрмәт белән карагыз!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План урока «Хәбәр һәм аның белдерелүе»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по маркетингу (тур. агенства)

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема. Хәбәр һәм аның

белдерелүе. Гади хәбәр

( 7 нче

сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты.)

Төзүче: Арча районы Наласа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова

Гөлниса Вагыйз кызы.

Максат.

1)

дидактик:

ия турында

белемнәрне актуальләштерү; хәбәр һәм аның белдерелүе, гади хәбәр һәм

аның белдерелүе турында төшенчә бирү .

2)

үстереш: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен

үстерү.

3)

тәрбияви: китапка карата хөрмәт

тәрбияләү.

Дәрес тибы – яңа тема

аңлату

Җиһазлау: презентация , таблица

Материал: дәреслек (Ф. С.

Сафиуллина. Татар теле, 7 нче сыйныф өчен дәреслек), дидактик карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

психологик уңай

халәт тудыру.

II.

Белемнәрне

актуальләштерү.

Ия турында белемнәрне тикшерү

2. Ияләренең

нинди сүз төркеме белән бирелешеннән чыгып, җөмләләрне тәңгәлләштерегез.

3. Җөмләләрне укыгыз. Ияләр дөрес билгеләнгәнме,

тикшереп, хаталарны төзәтегез.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 857 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.04.2014 4707
    • DOCX 89 кбайт
    • 48 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габдрахманова Гульниса Вагизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4149
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания французского языка в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Курс повышения квалификации

Повышение мотивации и эффективности обучения иностранному языку с помощью интерактивных тренажеров (на примере английского языка)

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 278 человек из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 071 человек

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания с применением дистанционных технологий

Учитель английского языка

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 80 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Мини-курс

Психология аддиктивного поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека

Мини-курс

Взаимоотношения в семье и успех детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Эффективная работа с Wildberries: от создания личного кабинета до выбора продукта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов