Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре», циклы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре», циклы

библиотека
материалов





Муса Җәлил “Моабит дәфтәрләре” циклы







Башкарды: Гайниева Алия Фариховна татар теле һәм әдәбияты укытучысы

МБОУ СОШ № 89





















Тема: Муса Җәлил “Моабит дәфтәрләре” циклы

Максатлар: 1. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” белән укучыларны таныштыру

2. Бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен булдыру

3. “Моабит дәфтәрләре” циклындагы шигырьләр аша укучыларга батырлык сыйфатын тәрбияләү

Җиһазлау: дәреслек, әсерләр җыентыгы, Муса Җәлилнең портреты, китаплар күргәзмәсе, анкета.

Дәрес тибы: “Моабит дәфтәрләре” циклы белән таныштыру

Дәреснең методы: әңгәмә, укытучы сөйләве, сорау-җавап.

Дәрестә кулланылган алымнар: сөйләү, күрсәтү, анкета.



Дәрес планы:

I Оештыру: 1) Исәнләшү.

2) укучыларны барлау

II Актуальләштерү: 1) тема, максатны хәбәр итү.

2) Өй эшен тикшерү

III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру:

  1. Әңгәмә

  2. Алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү.

  3. Укытучы сөйләве

  4. Китап күргәзмәсе белән таныштыру

IV Өй эшен бирү

V Йомгаклау: 1) сорау-җавап

2) билгеләр кую.





Дәрес барышы



I Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Класста кем дежур?

Укучылар: ...

II Актуальләштерү.

Укытучы: Әйе, укучылар, үткән дәрестә без М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәндек.

Бүген дәрестә М.Җәлилнең иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Сугыш чоры иҗаты “Моабит дәфтәрләре” циклы белән якыннанрак танышырбыз, дәресебезнең төп максаты да шул булыр.

Хәзер, укучылар, өй эшен тикшерик. Сезгә өй эше итеп М.Җәлил иҗатын чорларга бүлеп килергә бирелгән иде. Эшләдегезме? Чорларга ничек бүлдегез? Кайсыгыз укый? (укытучылардан укытыла).



III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Укытучы: сугышка кадәр М.Җәлил иҗатында нинди тематика өстенлек итә?

Шагыйрьне нинди проблемалар борчый?

Укучылар: ...

  1. Укытучы: Әйе, утыр дөрес. М.Җәлилнең сугышка кадәрге иҗатында илдә барган вакыйгалар, революцияләр сурәтләнә. Революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод-фабрикалар, яңа авыл темалары иҗатында реаль чагылыш таба. Ул революциягә шатлана. 1925 елда басылган “Барабыз” җыентыгы шуны раслый. 1934-1941 елларда М.Җәлил иҗаты тематик яктан камилләшә. Бу елларда ул күп кенә җырлар, шигырьләр, поэмалар, опера-либретталар иҗат итә, тәнкыйть эшчәнлеге киңәя. Димәк, укучылар, без М. Җәлилне сугышка кадәрге иҗатында шагыйрь буларак кына түгел, ә тәнкыйтьче эшчәнлеген алып баруын да беләбез. 30 елларда М.Җәлилнең лирик әсәрләрендә көчәя М.Җәлил шигырьләрендә лирик җылылык һәм нәфислек арта бара.

БВС М.Җәлил иҗатында үзе 1 этап буларак аерылып тора. Дөрес, бу чор үзендә әллә ни күп вакытны алмый. (1941 июнь-1944 август).

Укучылар, без әдипнең биографиясеннән 1941 елда Мусаның тоткынлыкка эләгүен беләбез, һәм аны Моабит төрмәсенә ябалар, төрмәдән – төрмәгә күчереп йөртәләр. Менә шушы Моабит төрмәсендә утырган вакытта да ул иҗат итүдән тукталмый. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләр безгә “Моабит дәфтәрләре” циклы аша билгеле.

Моабит дәфтәрләре” - шартлы исем. Ул исемне М.Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайткач шул исем белән атала башлый. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында иң элек шушы шигырьләре сөйләде.

Дәфтәрләргә шагыйрьнең төрле хәләттә һәм әсирлекнең төрле шартларында иҗат иткән әсәрләле теркәлгән. Аларда төрле темалар, мотивлар бар, үзе кичергән фаҗигале, аяныч тормышы сурәтләнә “Кичер илем”, “Ирек”, “Кошчык” шигырьләре. Шигырьләре әсирләрдә фашистларга нәфрәт хисе тәрбияли, көрәшкә дәрт-көч уята.

Туган илгә М.Җәлилнең 2 дәфтәре кайтты. Бу дәфтәрләрнең язмышы гыйбрәтле.

Беренче дәфтәре катлаулы юллар аша Казанга 1946 елда кайтып җитә. Дәфтәрне җәлилләр утырган төрмәдән 1944 елның февралендә алып чыгалар, Франциягә аны Габбас Шәрипов алып килә, ул шигырьләр югалмый. Аларны әсир Нигъмәт Терегулов каршылык хәрәкәтендә каинашкан француз партизанкасы Мария Дубизога сакларга тапшыра. 1946 елда Нигъмәт Терегулов Җәлил шигырьләрен Татарстан язучылар союзына тапшыра.

Икенче дәфтәре дә катлаулы һәм авыр юл үтә. Анысын Бельгиялеләр саклап кала. Җәлил бу дәфтәрен бер камерада утырган бельгияле Андре Тимерманска Берлиндагы Моабит төрмәсендә судка җибәргәнче ярты ай элек тапшыра. Тимерманск аны саклый, әнисенә әйберләре белән Бельгиягә җибәрә, һәм ул Совет илчелеге аша дәфтәрне язучылар советына җибәрә.

Шулай итеп, Җәлилнең 2 дәфтәргә теркәлгән 94 шигыре туган илгә кайтып җитә.

Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән әсәрләле болар белән генә чикләнми, ул үзе дә бу турыда яза. Ләкин әлегә кадәр бу дәфтәрләрнең табылганы юк.

Моабит дәфтәрләре” циклында шигырьләрне төрле тематикага берләштерергә мөмкин. Җиңү, батырлык, ачыну, борчылу, өзгәләнү, ирек, туган илгә мәхәббәт, тугрылык темаларына караган әсәрләр бар. Циклдагы әсәрләрнең турле жанрларга караганнары бар: хат, баллада, мөрәҗәгать итеп язылган әсәрләр дә күзәтелә.

Укытучы: Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләрендә төшенкелеккә бирелмәү, ныклык, батырлык темасы өстенлек итә. Аларның күбесе лирик геройның үз башыннан үткән вакыйгалар белән бәйле.



IV Өй эшен бирү.

Укытучы: укучылар бүген сезгә өй эше М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы белә танышырга андагы шигырьләрне тематик яктан төркемләргә.



V Йомгаклау.

Укытучы:

  • Укучылар, Моабит дәфтәрләренең туган илгә кайту тарихы турында нәрсәләр белдегез?

  • Ул ни өчен “Моабит дәфтәрләре” дип атала?

  • Анда нинди шигырьләр китерелгән?

Хәзер укучылар, М.Җәлилгә багышланган анкета тутырып алыйк.

Анкета

Исеме: Муса

Фамилиясе: Җәлилов

Әтисенең исеме: Мостафа

Туган урыны: Оренбург губернасы Мстафа авылы

Белем бакчалары: Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсе, Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультеты

Әсәрләре: “Бәхет”, “Безнең сөю”, “Язгы юлда” шигырьләре, “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” песалары, “Алтынчәч” либретасы һәм “Моабит дәфтәрләре”

Бүләкләр: 1957 елда “Моабит дәфтәрләре”циклы өчен Ленин премиясе, 1956 елда “Советлар Союзы герое” исее бирелде.



Билгеләр кую.

Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.











Краткое описание документа:

Тема: Муса Җәлил “Моабит дәфтәрләре” циклы

Максатлар:

1. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” белән укучыларны таныштыру

2. Бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен булдыру

3. “Моабит дәфтәрләре” циклындагы шигырьләр аша укучыларга батырлык сыйфатын тәрбияләү

Җиһазлау: дәреслек, әсерләр җыентыгы, Муса Җәлилнең портреты, китаплар күргәзмәсе, анкета.

Дәрес тибы: “Моабит дәфтәрләре” циклы белән таныштыру

Дәреснең методы: әңгәмә, укытучы сөйләве, сорау-җавап.

Дәрестә кулланылган алымнар: сөйләү, күрсәтү, анкета.

Дәрес планы:

I Оештыру: 1) Исәнләшү. 2) укучыларны барлау

II Актуальләштерү: 1) тема, максатны хәбәр итү. 2) Өй эшен тикшерү

III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру: 1) Әңгәмә 2) Алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү. 3) Укытучы сөйләве 4) Китап күргәзмәсе белән таныштыру IV Өй эшен бирү

V Йомгаклау: 1) сорау-җавап 2) билгеләр кую.

Дәрес барышы

I Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Класста кем дежур? Укучылар: ...

II Актуальләштерү.

Укытучы: Әйе, укучылар, үткән дәрестә без М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәндек.

Бүген дәрестә М.Җәлилнең иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Сугыш чоры иҗаты “Моабит дәфтәрләре” циклы белән якыннанрак танышырбыз, дәресебезнең төп максаты да шул булыр.

Хәзер, укучылар, өй эшен тикшерик. Сезгә өй эше итеп М.Җәлил иҗатын чорларга бүлеп килергә бирелгән иде. Эшләдегезме? Чорларга ничек бүлдегез? Кайсыгыз укый? (укытучылардан укытыла).

III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1) Укытучы: сугышка кадәр М.Җәлил иҗатында нинди тематика өстенлек итә? Шагыйрьне нинди проблемалар борчый? Укучылар: ...

2) Укытучы: Әйе, утыр дөрес. М.Җәлилнең сугышка кадәрге иҗатында илдә барган вакыйгалар, революцияләр сурәтләнә. Революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод-фабрикалар, яңа авыл темалары иҗатында реаль чагылыш таба. Ул революциягә шатлана. 1925 елда басылган “Барабыз” җыентыгы шуны раслый. 1934-1941 елларда М.Җәлил иҗаты тематик яктан камилләшә. Бу елларда ул күп кенә җырлар, шигырьләр, поэмалар, опера-либретталар иҗат итә, тәнкыйть эшчәнлеге киңәя. Димәк, укучылар, без М. Җәлилне сугышка кадәрге иҗатында шагыйрь буларак кына түгел, ә тәнкыйтьче эшчәнлеген алып баруын да беләбез. 30 елларда М.Җәлилнең лирик әсәрләрендә көчәя М.Җәлил шигырьләрендә лирик җылылык һәм нәфислек арта бара. БВС М.Җәлил иҗатында үзе 1 этап буларак аерылып тора. Дөрес, бу чор үзендә әллә ни күп вакытны алмый. (1941 июнь-1944 август). Укучылар, без әдипнең биографиясеннән 1941 елда Мусаның тоткынлыкка эләгүен беләбез, һәм аны Моабит төрмәсенә ябалар, төрмәдән – төрмәгә күчереп йөртәләр. Менә шушы Моабит төрмәсендә утырган вакытта да ул иҗат итүдән тукталмый. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләр безгә “Моабит дәфтәрләре” циклы аша билгеле. “Моабит дәфтәрләре” - шартлы исем. Ул исемне М.Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайткач шул исем белән атала башлый. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында иң элек шушы шигырьләре сөйләде. Дәфтәрләргә шагыйрьнең төрле хәләттә һәм әсирлекнең төрле шартларында иҗат иткән әсәрләле теркәлгән. Аларда төрле темалар, мотивлар бар, үзе кичергән фаҗигале, аяныч тормышы сурәтләнә “Кичер илем”, “Ирек”, “Кошчык” шигырьләре. Шигырьләре әсирләрдә фашистларга нәфрәт хисе тәрбияли, көрәшкә дәрт-көч уята. Туган илгә М.Җәлилнең 2 дәфтәре кайтты. Бу дәфтәрләрнең язмышы гыйбрәтле. Беренче дәфтәре катлаулы юллар аша Казанга 1946 елда кайтып җитә. Дәфтәрне җәлилләр утырган төрмәдән 1944 елның февралендә алып чыгалар, Франциягә аны Габбас Шәрипов алып килә, ул шигырьләр югалмый. Аларны әсир Нигъмәт Терегулов каршылык хәрәкәтендә каинашкан француз партизанкасы Мария Дубизога сакларга тапшыра. 1946 елда Нигъмәт Терегулов Җәлил шигырьләрен Татарстан язучылар союзына тапшыра. Икенче дәфтәре дә катлаулы һәм авыр юл үтә. Анысын Бельгиялеләр саклап кала. Җәлил бу дәфтәрен бер камерада утырган бельгияле Андре Тимерманска Берлиндагы Моабит төрмәсендә судка җибәргәнче ярты ай элек тапшыра. Тимерманск аны саклый, әнисенә әйберләре белән Бельгиягә җибәрә, һәм ул Совет илчелеге аша дәфтәрне язучылар советына җибәрә. Шулай итеп, Җәлилнең 2 дәфтәргә теркәлгән 94 шигыре туган илгә кайтып җитә. Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән әсәрләле болар белән генә чикләнми, ул үзе дә бу турыда яза. Ләкин әлегә кадәр бу дәфтәрләрнең табылганы юк. “Моабит дәфтәрләре” циклында шигырьләрне төрле тематикага берләштерергә мөмкин. Җиңү, батырлык, ачыну, борчылу, өзгәләнү, ирек, туган илгә мәхәббәт, тугрылык темаларына караган әсәрләр бар. Циклдагы әсәрләрнең турле жанрларга караганнары бар: хат, баллада, мөрәҗәгать итеп язылган әсәрләр дә күзәтелә. Укытучы: Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләрендә төшенкелеккә бирелмәү, ныклык, батырлык темасы өстенлек итә. Аларның күбесе лирик геройның үз башыннан үткән вакыйгалар белән бәйле.

IV Өй эшен бирү.

Укытучы: укучылар бүген сезгә өй эше М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы белә танышырга андагы шигырьләрне тематик яктан төркемләргә.

V Йомгаклау.

Укытучы:

- Укучылар, Моабит дәфтәрләренең туган илгә кайту тарихы турында нәрсәләр белдегез?

- Ул ни өчен “Моабит дәфтәрләре” дип атала?

- Анда нинди шигырьләр китерелгән?

Хәзер укучылар, М.Җәлилгә багышланган анкета тутырып алыйк.

Анкета

Исеме: Муса

Фамилиясе: Җәлилов

Әтисенең исеме: Мостафа

Туган урыны: Оренбург губернасы Мстафа авылы

Белем бакчалары: Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсе, Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультеты

Әсәрләре: “Бәхет”, “Безнең сөю”, “Язгы юлда” шигырьләре, “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” песалары, “Алтынчәч” либретасы һәм “Моабит дәфтәрләре”

Бүләкләр: 1957 елда “Моабит дәфтәрләре”циклы өчен Ленин премиясе, 1956 елда “Советлар Союзы герое” исее бирелде. Билгеләр кую. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

Автор
Дата добавления 28.03.2013
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров4188
Номер материала 7150032839
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх