Тема: Габдулла Тукайга багышланган
“Зирәкләр һәм тапкырлар” кичәсе.

Тема: Габдулла Тукайга багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар” кичәсе.
Максат: -Укучыларны Г. Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү.
Аның иҗатына, татар телгә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.
Сөйләм телләрен үстерү.
Җиhазлау: Г Тукайның портреты, төрле әкиятләргә иллюстрацияләр, компьютер, магнитофон.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Исәнләшү. (1 нче слайд)
Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, саумысыз!
Хәерле иртә, балалар!
Имин үтсен көнегез.
Кәефләрегез ничек соң?
Кояшлы иртә кебек.
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Кыскача Габдулла Тукай иҗаты белән танышу (2-4 нче слайд)
Беренче бирем. Командаларга сүз бирелә. Алар: а)үзләре белән таныштыралар; ә) сәламлиләр; б) девизларын әйтәләр; в) эмблема яисә газета һәм башка материаллар әзерлиләр.
Икенче бирем. Язучы иҗаты буенча командаларга сүз бирелә. 1 нче команда – “Таз”, 2 нче команда – “Су анасы”
“ Таз” командасына сораулар: ( 5 нче слайд)
а) Габдулла Тукайның әти - әнисе кем исемле? (Мөхәммәтгариф, Мәмдудә)
б) Тукай ничә яшьтә әтисез кала? (4 айда)
в) Тукай кайсы айда туган? (апрель аенда)
“Су анасы” командасына сораулар: (6 нчы слайд)
а) Габдулла Тукай ничәнче елда туган? ( 1886 елда)
б) Тукай ничә яшьтә әнисез кала? (4 яшьтә)
в) Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч)
Жюрига сүз бирелә. Эмблема, сәламләү, девиз һәм беренче конкурс өчен баллар куела.
Өченче бирем. Капитаннар бәйгесе. Баскыч ясалган плакат һәр баскычка сораулар язылган. Капитаннар чиратлап җавап бирәләр.
а) Тукай кайсы рус язучысына ияреп, “Алтын әтәч” әкиятен яза? (А.С Пушкин)
б) Тукай исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( Казанда һәм Кырлайда музейлар, Г. Тукай исемендәге Филармония, урам, колхоз, бистә исемнәре, Тукай исемендәге Премия, һәйкәлләр һ.б.)
в) Габдулла Тукай ничәнче елда үлә? (1913нче елның 15 апрелендә)
г) Аны яратып йөргән кызның исеме ничек? (Зәйтүнә)
д) Кечкенә Тукайны Казанның Печән базарында кемнәр тәрбиягә ала? (Мөхәммәтвәли һәм Газизә)
е) Тукайны Кырлай авылыннан кайсы шәһәргә алып китәләр? ( Җаек – Уральск шәһәренә)
Дүртенче бирем. “Габдулла Тукай иҗатын беләсезме?”. Командаларга чиратлап Тукайның төрле шигырь-әкиятләреннән өзекләр укыла. (7 нче слайд)
Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан” ( “Пар ат”)
(8 нче слайд)
...Театр- яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.( “Театр”)
(9 нчы слайд)
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным , тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. (“Китап”)
(10 нчы слайд)
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (“Туган авыл”)
(11 нче слайд)
Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары. (“Чыршы”)
(12нче слайд)
Җитеп килә инде аның җитмеш яше,
Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче... (“Бабай”)
I тукталыш “Әкиятләр дөньясы”
“Бирем: - мин сезгә бер өзек укыйм, сез аның кайсы әкиятеннән алынган икәнлеген әйтерсез, җавабын карточкаларга язып куерсыз (Дөрес җавап бирүчегә житоннар бирелә)
Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...
СУ АНАСЫ
Тикшерү: экран – рәсем (13 нче слайд)
Балалар, әйтегез әле. “Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә?
Укучы: “Су анасы” әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.
Бу өзек нинди әкияттән алынган?
2.Тагын бер әкиятнең өзеген укыйм.
Китте болар. Бара, hаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба.
КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК. (14 нче слайд)
“Кәҗә белән сарык” әкияте укучыларны нәрсәгә өйрәтә? Укучы: Авырлыклар килсә куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә.
1) Көннәр озая, 2)Ашлыклар үсте,
Төннәр кыскара, Башаклар пеште,
Бу кайсы вакыт? Кояш пешерә
Я, әйтеп кара. Тиргә төшерә.
(Яз) (Җәй)
3)Кырлар буш кала 4) Һәр җир карланган,
Яңгырлар ява, Сулар бозланган, -
Җирләр дымлана Уйный җил, буран
Бу кайчан була? Бу, кайчан туган?
(Көз) (Кыш)
(15-16 нчы слайд)
Жюрига йомгаклау сүзе бирелә. Бүләкләр тапшырыла.
Кичә Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлана.