Инфоурок Начальные классы КонспектыДоклад «Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру»

Доклад «Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру»

Скачать материал

Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру

Гадәти укыту технологияләре иҗади эзләнүгә эшмәкәрлек тулысынча ачылырга бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк.  Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхес тәрбияләүгә укучыга юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә.

Бөтендөнья белем бирү процессының мөхим һәм тотрыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күпкенә предметлардан белем бирүдә  компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.

            Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Нәрсә соң ул информацион технология?

Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.

            Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар (компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле  максатта кулланылган программа чаралары.

 Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.

Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары  кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

Ø  Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук

Ø  шәхес тәрбияләү;

Ø  фикерләү сәләтен үстерү;

Ø  эстетик тәрбия бирү;

Ø  информацион культура тәрбияләү;

Ø   укытуның сыйфатын күтәрү;

Ø  предметара бәйләнеш булдыру;

Ø   укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең  йогынтысы зур.

Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә реферат, дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам. Мондый очракта алар үзләре татар телендә булган сайтлардан материаллар эзләп табып әзерләп алып киләләр.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинлекләр бирә соң?

Ø  дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүге кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.

Ø  төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.

Мәсәлән, морфология бүлеген кабатлаганда курай чәчкәсе формасындагы модельне кулланабыз. Чәчәкнең таҗлары ачылган саен, сүз төркемен кабатлыйбыз. Күрегезчә, мөстәкыйль сүз төремнәре бер чәчәккә җыелган, модельне дәвам итеп ярдәмче сүз төркемнәрен чәчәкнең яфраклары итеп эшләргә мөмкин.

Ø  үз-үзеңне тикшерү булдыру. Мин тест формасындагы бирем эшләтәм. Аннан соң укучылар экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр.  Шулай ук информацион технологияләр укытучыга

Ø  индивидуаль белем бирү;

Ø  дифференциаль белем бирү;

Ø  эзмә-эзлекле процессның барышын күзәтү мөмкинчелеге;

Ø  мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү;

Ø  мәгълүматны каталоглар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә өйрәтү;

Ø  укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү;

Ø  үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программаны күз алдында тота.

Ø  Контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр. Мондый тестларны тематикасы буенча системага салып туплап киләбез.

Ø  Информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)

Ø  Күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар) Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Р.Миңнуллин  кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацион программаларыбыз да бар.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.         

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад «Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Менеджер по управлению сервисами ИТ

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Гадәти укыту технологияләре иҗади эзләнүгә эшмәкәрлек тулысынча ачылырга бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк.  Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхес тәрбияләүгә укучыга юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә. Бөтендөнья белем бирү процессының мөхим һәм тотрыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күпкенә предметлардан белем бирүдә  компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.             Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 297 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.04.2014 891
    • DOCX 19.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хадиуллина Эльвира Зайналовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хадиуллина Эльвира Зайналовна
    Хадиуллина Эльвира Зайналовна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14583
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 127 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 091 человек

Курс повышения квалификации

Особенности развития критического мышления обучающихся в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 256 человек

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 250 человек

Мини-курс

Эффективное управление электронным архивом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Теоретические аспекты трекинга и менторства

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Специальная реабилитация: помощь детям с особыми потребностями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе