Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / ИЗО, МХК / Другие методич. материалы / Безнең күңелләрдә син, Тукай!
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • ИЗО, МХК

Безнең күңелләрдә син, Тукай!

библиотека
материалов

Адав – Толымбай гомуми урта белем бирү мәктәбе

Кутдусова Венера Хәбир кызы


Безнең күңелләрдә син, Тукай!

(Азан тавышы яңгырый)

Әйт азан! Таң атты, кошлар да уянып сайрасын,

Кычкырып моңлан: һава, җир – күк аһзңне тыңласын!

Изге тәкъбир яңгырасын, барсын Ходайның каршына!

Һәм матур таң атканын һәркем ишетсен, аңласын!


Мен манараң өстенә, хәсрәтле җырчы, әйт азан!

Моң белән яңгырат, уят тизрәк татарлар дөньясын!

әйт азаныңны, шагыйрь! Таңга калсын бар галәм!

Таулар – урманнар, сулар, кырлар азаннан яңгырасын!

Бишек җыры ишетелә.

Алып баручы. Бар тараф тын, ник шылт иткән тавыш булсын. Әле яңа гына үзенең бетмәс-төкәнмәс ыгы-зыгылары, борчу мәшәкатьләре, шау-шулары белән гөжләп торган дөнья кисәк тынып кала...

Алып баручы. Бар дөнья ниндидер бер тылсым, могҗиза көткәндәй тынып калган. Җиһанга, тереклекнең дәвамчысы булган, сабый аваз салды. Әлеге саф, самими аваз, гүя бер сихри аһәң булып, бар дөньяны иркәләп, назлап, һаман да югарыга күтәрелеп, галәм киңлекләренә таралды.

Алып баручы. Бу сихри аваз дулкыннарыннан бар җиһан кабат җанланып китте. Җиргә яңа кеше килүенә куанып, күктә кояш көлә, сайрар кошлар, мәгълүм бер музыкантлар төсле, матур көйләр суза. Сабый туды!

Алып баручы. 1886 нчы елның 26 нчы апрель иртәсе...

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде,

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте Хәтер нуры,

Кабындырды өмет шәмен йөрәкләргә үтеп туры.

Алып баручы. Кушлавычта туган бу малайга

Өлгермиләр исем бирергә;

Ачы язмыш инде аны барлый,

Каһәрләре белән яный –яный,

Сабый бишегенә үрелә.

Алып баручы. Тормыш аны, тәпи басу белән,

Җитәкләде ике кулыннан;

Җитәкләде язмыш, кай җирләргә

Алып чыгар авыр юлыннан.

Алып баручы. Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетелүләр...

«Тәфтиләү» көе яңгырый. Сәхнәгә кечкенә Апуш булып киенгән укучы чыга. . Өстендә камзул, читек –кәләпүш.

Нәни Тукай. Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!»—дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән...

Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, мине Казанга озаталар.

Сәхнә артында тавыш:

  • Асрамага бала бирәм, кем ала?

  • Асрамага бала бирәм, кем ала?


Алып баручы. Шундый аваз Печән базарында

Тетрәткәндер сабый баланы.

Ятим баскан бусагалар – бозлы,

Ятим түккән күз яшьләре – тозлы,

Ятим капкан ризык – санаулы.

Барын күрә... Барына да түзә...

Күкрәгенә җыя җир зарын.

Каршы басып язмыш үртәвенә,

Мәгърүр шагыйрь Тукай күтәрелә,

Ил күңеленнән алып җырларын.

"Асрамага бала бирәм! – диеп,

Кем ала?" – дип сатып йөргәннәр.

Әй язмышның шомлы агышы!

Бөеклекнең алтын ярлары ...

Гомерендә - халкы язмышы,

Җырларында – халкы моңнары.

"Туган тел" җыры яңгырый.

Каз канаты ак булыр,

Ир канаты ат булыр,

Сабыйларның канатланыр вакыты

Мәктәпләрдә укыр чак булыр.

Сәхнәгә иске мәдрәсә шәкерте кыяфәтендә ике малай керә,

тезләнеп утыралар, көйләп укыйлар.

Күп яттык без мәдрәсәдә...

Аңламадык бернәрсә дә;

Селкенмәдек таш төсле без,

Җилбер – җилбер җил бәрсә дә.

Ялкаулыкмы кирәк бездә,

Аңкаулыкмы кирәк бездә;

Булган, пешкән, уңган шәкерт

Меңнән бердән сирәк бездә.

Шәкертләр, куркуга төшеп, кычкырып җибәрәләр:

  • Җен, җен! Әнә җен...

  • Бу якка кара, күзле бүкән...

Шәкертләр кача. Залга Су анасы чыга. Кулында зур тарак. Су анасы, чәчен тараган булып, як- ягына каранып утыра. Аяк тавышлары ишетелә. Су анасы читкә кача. Тарагы шунда кала. Бер малай керә. "Су анасы" әкиятен укый башлый.

Бала. Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз – тиз киендәм өс – башым;

Куркам үзем әллә нидән, - юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,

Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан, ахры, калган тарагы басмада...

Як – ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып – кызу уттай янам.

Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба, -

Аһ, харап эш! – Су анасы да минем арттан чаба.

Кулына таракны ала һәм качарга җыена. Су анасы күреп ала, кычкыра башлый:

Су анасы. - Ник аласың син аны?

Ул бит минем алтын тарак! (малай чаба, Су анасы куа.)

Ник качасың? Качма! Качма!..

Тукта! Тукта, и карак!..

Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак.

Куышып чыгып китәләр.

Эт өргән тавышлар килә. Су анасы йөгереп уза.

Ана. Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

Су анасы. Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең улың карак...

Ана таракны бирә, баласын орыша:

Кеше әйберенә беркайчанда тимә, балам!

Гали белән Кәҗә керә.

Гали. Кәҗәкәем, әйдә әле. Мин сине үлән белән сыйлыйм. Мә, аша! («Гали белән Кәҗә»

әкиятен сөйли.)

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән .

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

Гали белән Кәҗә китә. Ишек алдына Акбай йөгереп чыга, өрә башлый.

Аның артыннан, этне эзләп Бала керә

Бала. Кая йөгерәсең? Куып тотып булмый, тукта! Тукта, дим ич!

Акбай. Тагын өйрәтә башлыйсың инде!

Бала. Тыңла әле әйткән сүзләремне, ярдәме тими калмас.

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай. Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап, булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Бала. Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул!

Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә, ә аның артыннан

Сарык керә, ул бер читкәрәк барып сузылып ята).

Кәҗә. Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора. (Сарык янына килә) Әй, кортка, нишләп ятасың? Әйдә, тор, печән ашыйбыз (печән ашаган булалар). Әле ярый Гали бар, ул булмаса нишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте .

Сарык .Әйдә урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз. (Чыгып китәләр)

Сәхнәгә берничә бүре керә. Берсе казан, икенчесе - өчаяк,

калганнары утын һ.б. әйберләр тотканнар.

1 нче бүре. У – у – у!.. Ашыйсым килә,

Кайчан пешә соң бу ботка?

2 нче бүре. У – у – у!.. Ите дә юк, тәме дә юк,

Пешсә дә тамак туймас...

3 нче бүре. Әллә соң гөмбә җыеп салыйкмы? Бәлки тәме үзгәрер...

4 нче бүре. У- у – у!.. Эләктерә алмадык шунда берәр сарык!..

Йоклап йөрдең, булдык инде синнән муеннан гарык.

1-2 нче бүре. (Шатланып биеп алалар, үзләре гел бер якны күзәтләләр.)

У – у –у !

У – у – у!

Безнең хәлне белгәннәр.

Үзләре, үзләре,

Үзләре киләләр.

Барысы бергә. Кем у – у – ул?..

Нәрсә у – у – ул?..

Кайда у – у- ул?..

3 нче бүре. Безгә таба килә

Кәҗә белән Сарык.

Пешерәбез.... У – у – уу!..

Казанга салып.

Кәҗә белән Сарык керәләр.

Кәҗә. Мә - ә!.. Син тот!..

Сарык. Әй - лә, үзең тот, кәҗә әфәнде.

Кәҗә. Син тот инде, бөдрә чәчем, кара кашым.

Сарык. Әйдә, икәү тотабыз, бәгырем.

(Капчыкны икәү тотып керәләр. Үзләре бераз куркалар.)

Кәҗә. Мә -ә-ә=ә! Исәнмесез, урмандагы якын дуслар, кардәшләр, бүре әфәнделәр!..

4 нче бүре. Ашыйбыз без бу икәвен тотып, хәзер үк. (Кәҗә белән Сарыкны урап алалар)

1 нче бүре. У, шәп булды, ит табылды бит боткабызга, бәхет дисәң дә бәхет, ә!..

2 нче бүре. Кайсы майлырак икән боларның? Беренче кайсын башкарыйк?

Кәҗә. Ми – ки – ки - ки!...итегез юкмы әллә сезнең?

Кайгырмагыз, бездә ит күп.

Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук.

Ни карыйсың, тиз бул әле, тиз бул, и Сарык,

Капчыктагы бүре башын китер алып.

Сарык капчыктагы бүре башын ала. Бүреләр куркып кала,

бер – берсенә караша башлыйлар.

Кәҗә. (гайрәтләнеп китә) Ми – ки – ки - ки! Ми –ки – ки - ки!..

Капчыктагы бүре башы бит унике.

Ах, уңмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып.

Сарык һаман капчык эчендә кайнаша.

3 нче бүре (үзалдына) (Сәхнә алдына барып) Ничек качыйм? Нинди хәйлә табыйм?

4 нче бүре (ботка болгаткан булып). Мин су алып килим әле, ботка көя башлаган бит монда. Суы азрак Хәзер киләм, мин килмичә, ашарга утырмагыз.

1 нче бүре. (үзалдына) (Сәхнә алдына барып) Ах, баш бетә болай булса, кайда, бармы монда берәр посар урын?

2 нче бүре. Кара әле, теге агай – эне адаштымы әллә? Озак тора нигәдер, күренми, эзләп килим булмаса... (кача).

3 нче бүре. Беләсезме, аңарга бит ярдәм кирәк. Икәү барсак, китерербез суны тизрәк һәм күбрәк. Мин тиз киләм. Көтегез. У – у –у –у... (чыгып чаба).

4 нче бүре Мин дә барам, сездән калмыйм, бераз гөмбә дә җыярмын. Кунакларны сыйлыйсыбыз бар бит. (әкрен генә китү ягын карый).

Кәҗә белән Сарык, аякларын бөкләп, казан янына утыралар, үзләре көлешәләр, үзләре ашыйлар.

Кәҗә. Менә бәхет, әле ярый мин булдым чая.

Сарык. Кит моннан, нәрсә сөйлисең син, сакаллы сабый, миннән көчле кеше булмады монда. (күкрәгенә сугып) Капчыкта мин күп кайнаштым. Курка – курка бүре башын кулымда әйләндердем.

Кәҗә белән Сарык (бергә) Сандугачның балалары

Өздереп сайрый учакта.

Бүреләр дә качып бетте

Куркып Кәҗә - Сарыктан.

Кәҗә. Инде өйгә кайтыйк, авылны да сагындым.

Сәхнә артында "Тпруу!.." дигән тавыш ишетелә.

Кәҗә (сискәнеп). Урманга килгәндер безнең хуҗабыз...

Тотып алмасын безне ул тагын...

Сарык. Әйдә, сызабыз!... (капчыкларын асып чыгып качалар).

Алып баручы. Бик матур бер айлы кичтә

Бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга

Ялгызы бер ат җигеп.

Җырлап Былтыр керә.

Былтыр. Су буена төшкәнем юк,

Яфрак яра тал тирәк;

Яна дисәм, ялкыны юк,

Ялкынсыз яна йөрәк...

Эх!...

Җиңнәрен сызганып, балта белән агач кискәндәй хәрәкәтләр ясый.

Кинәт сәхнә артыннан Шүрәле авазы ишетелә. Былтыр катып кала.

Былтыр. Тукта, чү! Ямьсез тавышлы

Әллә нәрсә кычкыра.

(Шүрәле күренә)

Нәрсә бу, качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Коточарлык, бик килешсез,

Әллә нинди нәрсә бу!

Шүрәле. Бер дә шикләнмә, егет, син,

Мин карак – угры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бигүк тугры түгел...

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан керәм.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и

Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети – кети.

Былтыр. Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартымга күнмәссең диеп мин уйлыймын.

Шүрәле Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?

Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

Былтыр. Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч – ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,

Шул агачны бергә - бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,

Шул җиренән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Былтыр бүрәнәгә суккалый, Шүрәле бармакларын ярыкка кыстыра.

Шүрәле. Кысты!.. Кысты!.. Харап итте...

Син бераз кызган мине,

Коткарчы, и адәм генәм;

Моннан ары үзеңә,

Углыңа, нәселеңә тимәм.

Башкалардан да тидертмәм,

Ул минем дустым, диеп;

Аңар урманда йөрергә

Мин үзем куштым, диеп. (Былтыр китәргә җыена.)

Шүрәле. И егет, һич юк икәндер

Мәрхәмәт хиссең синең.

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез!

Кем син? Исмең кем синең?

Иртәгә килгәнче дуслар

Тәндә җаным торса гәр,

Шул фәлән атлы кеше

Кысты диярмен сорасалар.

Былтыр. Әйтсәм әйтим, син белеп кал,

Чын атым “Былтыр” минем.

Бу егет абзаң булыр бу,

Бик белеп тор син энем! (чыгып китә)

Шүрәле. Ах, бетәм! Кысты! Харап итте

Явыз “Былтыр” мине.

Ах, үләм бит! Бу бәладән

Кем килеп йолкыр мине.

(Бүреләр чыга)

1нче бүре. Кычкырма әле, тик тор!

2 нче бүре. Кем кысты шулай

3нче бүре. Син җүләрсең, син котырган, син тиле.

4нче бүре. Кычкырма, син, тиз яхшылык белән тыел.

1 нче бүре. Яхшылап аңлат, күрсәт кем кысканын.

2 нче бүре. И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

Шүрәле. Былтыр кысты! Былтыр!

Ах, үләм!.. Бетәм!.. Бетәм!..

Су анасы чыга.

Су анасы: Утырасыңмы? Бик яхшы.

Күптән шул кирәк сиңа.

Балаларны куркытып,

Йөрисең инде шунда.

Әйдәле, Шүрәле, тор урыныңнан.

Кичәгә алып барам.

Бар балалар көтә безне

Мин сине озатып калам.

3 нче бүре. Әйдә, зинһар, китик тизрәк.(Шүрәленең бүрәнәсен күтәреп, чыгып китәләр).

Алып баручы. Нәкъ Казан артында бардыр

Бер авыл – Кырлай диләр.

Җырлаганда, көй өчен,

Тавыклары җырлай диләр.

Ул авылның, һич онытмыйм

һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр

хәтфәдән юрган иде.

Күбәләк. Ак, кызыл, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.

Бала: Үпкәлиләр чәчәкләрне төрле төсле күбәләкләр килеп,

Киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Бала белән Күбәләк җыры.

Бала: Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Алып баручы. Яр башлары яшел чирәм генә,

Инеш тулы ага язгы күбек,

Өйләреннән Сәгъди абзыйларның

Сабый Тукай йөгереп чыгар кебек.

Кояш: И сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның

Мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.

( Сандугач, Алмагач, Күбәләк һәм Кояш “Бәйрәм бүген”

1нче куплетын җырлап бииләр)

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Сандугач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди әйбәт,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап,

Мин авазың тыңлармын!

( Бергәләп “Бәйрәм бүген”нең 2 нче куплеты җырлана).

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

Алмагач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага,

Җитте хәзер уйнар вакыт!

Бала: Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.

( Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк бииләр. Бала, эшен тәмамлап урамга чыга.)

Бала: Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине?

Тәмам иттем мин дәресемне!

( Кояш, елмаеп, малайны биергә ала, Алмагач аңа кып-кызыл алма бирә,

Сандугач сайрый. Алар бии-бии сәхнә артына кереп китәләр.

Алып баручы. Күпме җырчы, күпме җырчы бүген

Күңелем мәйданында парадта.

Саф башында килә Кол Галиләр...

Тукай бара әнә пар атта...

Җыр. “Пар ат”

Алып баручы. Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

Алып баручы. Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип

Җырлады, язды Тукай,

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

Алып баручы. Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Өмет бәйләде туачак

Яңа көннәргә Тукай.

Алып баручы. Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай

Алып баручы. Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Һәрчак безнең белән бергә -

Безнең замандаш Тукай.

Алып баручы. Мәңге яшәр Тукай халык белән,

Бергә җырлап, эшләп, кайнашып,

Россиянең бөек семьясында

Гадәт, әхлак, бәхет алмашып.

Җыр. “Мин яратам сине Татарстан”.







Краткое описание документа:

Алып баручы.  Бар тараф тын, ник шылт иткән тавыш булсын. Әле яңа гына үзенең бетмәс-төкәнмәс ыгы-зыгылары, борчу мәшәкатьләре, шау-шулары белән гөжләп торган дөнья кисәк тынып кала... Алып баручы.  Бар дөнья ниндидер бер тылсым, могҗиза көткәндәй тынып калган. Җиһанга, тереклекнең дәвамчысы булган, сабый аваз салды.  Әлеге саф, самими аваз, гүя бер сихри аһәң булып, бар дөньяны иркәләп, назлап, һаман да югарыга күтәрелеп, галәм киңлекләренә таралды. Алып баручы.  Бу сихри аваз дулкыннарыннан бар җиһан кабат җанланып китте. Җиргә яңа кеше килүенә куанып, күктә кояш көлә, сайрар кошлар, мәгълүм бер музыкантлар төсле, матур көйләр суза. Сабый туды! Алып баручы.   1886 нчы елның 26 нчы апрель иртәсе... Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде, Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте Хәтер нуры, Кабындырды өмет шәмен йөрәкләргә үтеп туры.
Автор
Дата добавления 17.04.2014
Раздел ИЗО, МХК
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров340
Номер материала 73456041746
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы
Урок
17.04.2014
Просмотров: 357
Комментариев: 0

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх