Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Рабочая программа

библиотека
материалов

Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышында

каралган

Беркетмә №1,

24 нче август, 2013 нче ел

МБ җитәкчесе __________

Ч.Т.Шакирова

Килешенгән

укыту эшләре буенча

директор урынбасары

_______Ф. Ш. Мөхәммәтшина

27 нче август , 2013 нче ел

Расланган

Олыяз гомуми урта белем

бирү мәктәбе директоры:

_______ Г. Х. Хазиев


2013 нче елның 31 нче августында 71 /1 нче номерлы приказ

нигезендә гамәлгә кертелде








Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет

белем бирү учреждениясенең Балыклы авылындагы филиалы


1 нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Гаязова Гөлфия Рәфкатъ кызының

3-б сыйныфы өчен

әдәби уку фәненнән

2013 – 2014 нче уку елына

эш программасы






Педагогик совет утырышында кабул ителде:

Беркетмә №1

29 нче август, 2013 нче ел






Аңлатма язуы

Программа түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. РФ “Мәгариф турында”гы Законының 7 нче маддәсе.

Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).

  1. Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандарты

( приказ Минобрнауки РФ № 373 от 6 октября 2009г).

  1. "Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы №499/09, 04.03.2009 ел.

  2. Укыту фәннәре буенча үрнәк программалар. Башлангыч мәктәп. 2 кисәктә

(5-е изд., перераб. – М.: Просвещение, 2011).

  1. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

  2. Р.Г.Чуракова, О. В. Малаховская, М. Л. Каленчук тарафыннан тәкъдим ителгән "Перспективалы башлангыч мәктәп" УМК авторлык программасына;

  3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “2013-2014 нче уку елында укыту планнары турында” хаты (№9127/13, 9.07.2013)

  4. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең укыту программасы (Приказ №35/6, 31 август,2012 ел)

  5. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2013-2014нче уку елына 1-11 класслар өчен төзелгән укыту планы (Приказ №71, 31 август, 2013ел)


Программаның максаты:

Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагырьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.


Моңа бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куела: әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү; әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру;

  • белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

- әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен, хыялын һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.


Перспективалы башлангыч мәктәп” комплекты чишәргә тиешле гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне “Эчтәлек” битенә таба белергә карап; исеме буенча текстнын эчтәлеген күзалларга (әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне таба, барлык ваклыклары белән сөйләп бирә) һәм гомумиләштерергә (аерым детальләргә нигезләнеп,таралган төрле мәгълүматларны берләштереп,бербөтен картина тудырырга); “акыллы өлкәннәр” белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш.

2. Бала яшенә туры килә торган теректик бурычлар:

а) хайваннар турында әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, берьяктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары – хайваннар, еш кына бер үк төрле мөнәсәбәтләргә керәләр), икенче яктан, бер-берсеннән аерылуы (төп геройлар – башка төрле, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турындагы автор әкиятләренең еш кына халык әкиятләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор әкиятләренә нигезләнүе әле термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарнын патшалык итуе (баш булуы); хайваннар турында әкият героеның һәрвакыт көчсезләрне яклаучы гына тугел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә биру;

б) әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру;

в) сөйләм телен үстеру бурычлары.

3. Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: әсәрләрне өлешләргә бүлү, кирәк урынны табып укып күрсәтү, хис белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда предметка “синең” карашың һәм бәяң – бу “синең” әсәрне аңлау идеяң икәнен җайлап төшендерү.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2013-2014 нче уку елына 1-11 класслар өчен төзелгән укыту планында 3-б сыйныфына әдәби уку фәненнән 68 сәгать каралган. Атнага 2 сәгать.


Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә. Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”дәреслеге, 1, 2 кисәк, 3 кисәк – дәреслек –хрестоматия. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013 нче ел.

Укыту-тематик план


Бүлекнең исеме

Сәг саны

Хайваннар турындагы әкиятләр

6

Мәсәл жанры.

7

Мәкаль жанры.

3

Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыру.

22

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

12

Шигърият.

16

Вакыт тасмасы.

2

Библиографик культура формалаштыру.

Башка бүлекләр кысаларында тормышка ашырыла

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Һәр дәрестә



Барысы

68

программа эчтәлеге


Хайваннар турында әкиятләр

Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдыру.

Мәсәл жанры

Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.


Мәкаль жанры

Мәкальләр – ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. “Мәкаль” сүзе гарәп теленнән алынган, “урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз” дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру

Хикәя геройлары аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзалллау

формалаштыру

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).


Вакыт тасмасы

Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтү (бик борынгы,борынгы,әкияти вакыйгалар ).

Библиографик культура формалаштыру

(Башка бүлекләр кысаларында тормышка ашырыла)

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.


Уку, сөйләү, тыңлау, күнекмәләре формалаштыру

(Һәр дәрестә)

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзал-лау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.


Календарь-тематик план

Дәреснең эчтәлеге

Үтәлү вакыты

Искәрмә

План

Факт

1.


Китапханәләрдән файдалана белү

Б.Рәхмәт “Иң күңелле чак”

3.09



2.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү

М.Галиев “Җиләктән кайтканда”

7.09



3.

Шигырьләрдә чагыштыруны таба белү.

Б.Рәхимова ”Шук болытлар,батыр җил,якты кояш”,Р.Корбан “Көз нигә моңая?”

10.09



4.

Шигырьләрдә сынландыруны таба белү.

Л.Лерон “Яңгырның ял көне”

14.09



5.

Шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны табу. Р.Мингалим “Август каеннары”,З. Туфайлова “Яфрак ява”

17.09



6.

Үзеңнең күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.Ф.Хөсни “Яфраклар коелганда”

21.09



7.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. М.Мазунов” Карап торам”,Г.Хәсәнов “Кыр казы”

24.09



8.

Хикәя геройларының характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы.

Г.Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”

28.09



9.

Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте.Г.Остер “Серне ачты”

1.10



10.

Кеше һәм табигать бергәлеге

Н.Сладков “Күзалдавычлар”,Р.Әхмәт “Сыкы”

5.10



11.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү

Н.Сладков “Кем остарак?”,Р.Корбан “Мәктәпкә озату бәйрәме”

8.10



12.

Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү .Г.Паушкин “Кыш”,Г.Рәхим “Безнең тауда”

12.10



13.

Шигырьдән әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу.

Н.Әхмәдиев “Чишмәгә суга барам”

15.10


14.

Хикәя геройларының портретлары, характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы.Н.Гыйматдинова “Сарбай”

19.10



15.

Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. Иң яхшы дару(Әфган халык әкияте)

Тылсымлы китмән(Уйгур халык әкияте)

22.10



16.

Хайваннар турында әкиятләр

Көрән төстәге пингвин баласы(Инглиз халык әкияте)

26.10



17

Хайваннар турында әкиятләр

Куянның ирене нигә ярык?”(Эстон халык әкияте)

29.10



18.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп

сөйләргә өйрәнү.“Әтәч таңда ник кычкыра?”(Монгол халык әкияте)

2.11



19.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп

сөйләргә өйрәнү.“Юмарт дөя” ?(Казакъ халык әкияте)

12.11



20

Әкиятләрне сәнгатьле итеп

сөйләргә өйрәнү.“Табышны ничек бүләргә” ?(Әфган халык әкияте)

16.11



21.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Л.Лерон “Хыял”, Йолдыз “Антенналы бәрәңге”

19.11



22.

Хикәягә карата үз фикереңне әйтә белү

Л.Лерон “Мәче малае Шукбай”

23.11



23.

Үз күзәтүләреңнән, уй-кичерешләреңнән чыгып хикәяләү.

Л.Лерон “Мәче малае Шукбай”

26.11



24.

Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Мәче малае Шукбай” (Шукбай балык тота), Р.Фәйзулли “Тугайда”

30.11



25.

Укылган әсәрне анализлый белү.

А.Гыйләҗев”Суык”

3.12



26.

Рифманы сиземли, таба белергә күнектерү.А.Алланазаров”Дустымны эзлим”

7.12



27.

Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Р.Гыйззәтуллин “Батырлык”

10.12



28.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Р.Вәлиев “Барсын да яратам”Ш.Маннур “Яратам”, Р.Вәлиев “Чыпчык”

14.12



29.

Геройларның характерына чагыштырма анализ.А.Гыймадиев “Шәмси маҗаралары”

17.12



30.

Әсәрдән әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу

В.Нуриев “ Кем катырак суга?”

Р.Вәлиева “Яңгыр белән кояш”

21.12



31.

Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе.

Г.Сабитов “Тәүге шатлык”

24.12



32.

Дөрес тавыш төсмерләре белән уку өстендә эшләү. Н.Гыйматдинова “Болын патшасы”(дәреслек)

28.12



33.

Геройларның характерына чагыштырма анализ. А.Әхмәтгалиева “Безнең чишмә"

14.01



34.

Тиз һәм йөгерек уку күнекмәсен үстерү

Г.Бәширов “Беренче кар”

18.01



35.

Тавыш төсмерләре бирү күнекмәләрен булдыру.М.Мазуров “Яңа карлар ява”

И.Солтан “Кар ник шыгырдый?”

21.01



36.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Р.Миңнуллин “Кар бәйрәме”. “Музей йортына сәяхәт” “Тылсымлы кыш” “Серле ачкыч мәктәп клубы утырышы”

25.01



37.

Мәсәлләр турында гомуми төшенчә бирү.Эзоп “Давыл һәм кояш”, Г.Тукай “Җил илә кояш”

28.01



38.

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән торуы. Н.Исәнбәт “Ябалак белән Чыпчык”, “Чыпчык белән ябалак” (Татар халык әкияте)

1.02



39.

Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы Т. Яхин”Карга белән төлке” Ф.Яхин “Сыр бәласе”

4.02



40.

Мәсәлләрнең төп асылын, эчтәлеген аңлау В.Радлов “Карга хәйләсе”

Л.Толстой “Зирәк чәүкә”

К.Насыйри “Комсыз эт”

8.02



41.

Татар язучыларының мәсәлләре.

М.Гафури “Ике чебен”

Ә.Исхак “ Карт имән белән яшь егет”.

11.02



42

Татар язучыларының мәсәлләре.

Г.Тукай “ Төлке һәм йөзем җимеше”

Ә.Исхак “Төлке һәм виноград”

15.02



43.

Мәсәлләрнең тәрбияви роле

Г.Тукай “Аккош ,чуртан һәм кыскыч”

И.Крылов “Аккош,чуртан һәм кысла”

18.02



44

Авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау

Ш.Галиев “Иншаның файдасы”

Ш.Галиев “Сүзләре һәм үзләре”

Р.Вәлиева “Көчле укучы”

22.02



45.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку

К.Тәңрекулиев “Эшчән”гельды”

25.02



46.

Юмористик характердагы әсәрләрне кычкырып укыганда эмоциональ характерын чагылдыру

И.Юзиев “ Хатасыз ничек язарга?”

Р.Фәйзуллин “Ничек яхшы булырга?”

1.03



47.

Чагыштыру, контраст кебек гади әдәби алымнарны таба белү

Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”

Г.Морат “Тиргиләр”

4.03



48.

Шигырь һәм мәсәлләрнең охшашлыгы һәм аермасы .З.Туфайлова “Трай”

Р.Вәлиев “Минеке”

8.03



49.

Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”

Р.Мингалим “Уйларга кирәк”

11.03



50.

Автор әкиятләрендә, халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе.

Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте Р.Харис “Берсе калсын иде”

15.03



51.

Әкиятләрнең жанр үзенчәлеген ачыклау.Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте. Р.Вәлиева “Кышкы ямь”

18.03



52.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте. Йолдыз “Белмәгәнен белми”

22.03



53

Шигырьне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.М.Мирза “Язның тәүге көннәре”. “Музей йортына сәяхәт”

1.04



54.

Төрле ел фасылларын чагыштырып оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту.

Г.Хәсәнов “ Май”

5.04



55.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Ә.Рәшит “ Яшенле яңгыр”

8.04



56.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. Г.Хәсәнов “ Май”

12.04



57.

Үз фикереңне әйтә белү. Дәрес-сәяхәт

Г.Хәсәнов “ Май”

15.04



58.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку .

Р.Фәйзуллин “ Онытма син!” “Туган якны өйрәнү музеена дәрес-экскурсия”

19.04



59.

Рифма төшенчәсен аңлау.

Л.Шагыйрьҗан “Сөембикә манарасы”

Музей йортына сәяхәт”

22.04



60.

Рифма төшенчәсен аңлау.

Х.Туфан “Казан”

26.04



61.

Лирик геройның эчке дөнья-сын шигъри формада ачып бирү

М.Мирза “ Без бабайсыз үстек” “Музей йортына сәяхәт”

29.04



62.

Шигырьне аңлап һәм сәнгатьле итеп уку

Ф.Кәрим “Ант”

3.05



63.

Авторның иҗат алымнары, тормышы турында күзаллау.М.Җәлил “ Кичер,илем!”

6.05



64.

Укылган әсәргә анализ ясау.

В.Нуруллин “Бүреләр,үгез һәм без” “Музей йортына сәяхәт”

10.05



65.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү

Г.Ахунов “Канатлар кая илтә?”

Мәкальләр. “Музей йортына сәяхәт”

13.05



66.

Шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.И.Юзеев “Матурлыкны гына алып кит!”

17.05



67.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше

Г.Бәширов “Безнең Татарстан”

20.05



68

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.

Йолдыз “Спортчы шүрәле”.

Йомгаклау дәресе.

24.05




3 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеме,

эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр

  1. Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;

  2. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

  3. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

  4. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  5. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белу;

  6. Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;

  7. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;

  8. Сүзлекләрдән файдалану;

  9. Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр).


Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен;

  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм эчтәлеген;

  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.


Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;

  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

  • укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.


Универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү, яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

тәкъдим ителгән план белән эшли белә; укытучы белән эшчәнлек вакытында үз алдына яңа уку максатлары куя; уку эшчәнлегендә танып-белү инициативасы күрсәтә; үзенең эш урынын һәм эшен оештыра белә; үрнәк эш белән үз эшен чагыштыра; аны тиешле таләпләр буенча бәяли белә; кирәкле чараларны кулланып, бирелгән план буенча эшли белә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

аныклаучы сораулар бирә белә; эчтән һәм кычкырып аңлап укый; үз фикерен дөрес итеп аңлата; бердәм эшчәнлек вакытында башкаларның фикерен тыңлый һәм үзенең фикерен дә башкаларга җиткерә; чылбыр буенча эшли белә; текста геройларның әйткән сүзләрен таба; үз фикерен кечкенә генә күләмдәге монологик сөйләм ярдәмендә аңлатып бирә.


Танып белү универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

кирәкле информацияне таба белә; текстның төп мәгънәсен һәм темасын ачыклый; предметларны чагыштыра һәм төркемнәргә бүлә; дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белә; берьюлы берничә мәгълүмат чыганагы белән эшли ала (дәреслек, мөстәкыйль эш дәфтәре, хрестоматия; дәреслек һәм сүзлекләр белән; текст һәм текстка карата булган иллюстрацияләр белән); дәреслектә ориентлаша: шартлы билгеләрне укый; “эчтәлек” битеннән тиешле әсәрне эзләп таба; бирелгән таләпләр буенча предметларны чагыштыра һәм төркемнәргә аера; үз тәҗрибәсеннән мәсьәләне чишү өчен кирәкле булган мәгълүматны сайлап ала; текстта таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.


Укыту-методик кулланмалар исемлеге


3 нче сыйныф өчен «Әдәби уку» укыту-методик комплекты составына керә торган әдәбият исемлеге:

1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф]: Дәреслек. 3 кисәктә. 1 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт* нәшрияты, 2013.

2. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 2 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

3. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 3 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 20Т5Г

4. Г. М, Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: Мөстәкыйль эш дәфтәре. 3 нче сыйныф. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

5. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Методик кулланма. — Казан:







Краткое описание документа:

Программаның максаты: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагырьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.   Моңа бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куела: әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү; әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү; -          мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру; -          белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;         -     әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыя­рын, хисләрен, хыялын һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.   “Перспективалы башлангыч мәктәп” комплекты чишәргә тиешле гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне “Эчтәлек” битенә таба белергә карап; исеме буенча текстнын эчтәлеген күзалларга (әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне таба, барлык ваклыклары белән сөйләп бирә) һәм гомумиләштерергә (аерым детальләргә нигезләнеп,таралган төрле мәгълүматларны берләштереп,бербөтен картина тудырырга); “акыллы өлкәннәр” белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш.
Автор
Дата добавления 17.04.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров389
Номер материала 73494041727
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх