Урок “Тукай әкиятләре”
Предпросмотр материала:
Максат Г.Тукайның ятим балачагы белән таныштыру; шигырьләрен
cәнгатьле сөйләү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өстендә
эшләүне дәвам итү.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
26 апрельдә татар халкының иң яраткан шагыйре, “Туган тел” шигыренең авторы Г.Тукайның туган көне. Тукайны, аның Шүрәлесен, Су анасын белмәгән кеше юктыр.
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр
Безнең дуслар барсыда.
И туган тел, и матур тел
Минем кулымда Г.Тукайның “Исемдә калганнар” хикәясе. Ул бу хикәясендә үзенең ятим балачагы турында язган. Ятим - әти-әнисез дигән сүз. Тукайның тормышы җиңел булмаган. Ул биш айлык вакытында ятим кала. Шуннан соң берничә гаиләдә яшәргә, төрле кешеләргә әти, әни дияргә мәҗбүр була. Бу плакатка күз салыгыз әле. Сез Тукай яшәгән урыннарны күрәсез.
Кырлай авылын шагыйрь күп еллар узгач та яратып искә ала. “Шүрәле” поэмасында да шул авылның табигатен сүрәтли.
Өзек укыла.
Г.Тукай балалар өчен бик күп шигырьләр язган. Һәр шигырендә балаларны нәрсәгә дә булса өйрәтә. Рәмис сөйләячәк “Сабыйга” шигырендә Тукай балаларга җеннәрдән, пәриләрдән курыкмаска куша. Алар әкиятләрдә генә була, ди.
“Кызыклы шәкерт”тә эшкә кечкенәдән өйрәнергә куша.
“Бәхетле бала” шигырендә олыларны, укытучыларны хөрмәт иткән, яхшы укыган, кечеләргә ярдәмчел булган бала гына бәхетле ди.
“Туган авыл” шигырендә матурлыкны күрергә өйрәтә.
Рәсемнәр карау Бу рәсемнәр барысы да Г.Тукай шигырьләренә ясалганнар. Кайсы рәсемдә нинди шигырь сүрәтләнгән?
Ә бу рәсемдә Шүрәле утыра, ә монда Су анасы алтын тарагы белән чәчен тарый.
Менә Тукайның геройлары җанландылар һәм безгә кунакка килделәр. Аларга сүз бирик әле.
Урман. Шүрәле утырып тора.
- Урманда да күңелсез хәзер. Кети-кети уйнарга кешеләр дә килми. Авылга үзем барып килим әле.
Су буе. Су анасы чәчен тарап утыра. Янында чүп-чар өелгән.
Шүрәле
- Исәнме, Су анасы
Су анасы
- Яхшы әле, Шүрәле. Нишләп йөрисең?
- Менә авылга килеп китим, дидем, әле. Нинди чүп-чар җыйдың?
- Елгаларны пычратып бетерделәр бит, Шүрәле. Суда яшәрлек калмады. Менә чәчемә әллә нәрсәләр эләгеп чыкты.
- Әйе, урманда да шундый хәл. Менә аксы-аксый килдем. Ялгыш пыялага бастым.
- Тукаебыз исән булса, табигатьне пычратучыларның кирәген бирер иде дә бит.
- Кара әле, тиздән Г.Тукайный туган көне.
- Әйе шул, мәктәптә бүген бәйрәм, ди.Әйдә барабыз.
Мәктәп. Шүрәле Исәнмесез, балалар!
Укытучы Исәнмесез, түргә рәхим итегез. Бездә бүген шигырь бәйрәме. Сез иң яхшы шигырь сөйләүчене билгеләрсез. Менә сезгә каләм, кәгазь. Тик нигәдер Шүрәленең кәефе юк. Әйдәгез әле, балалар, Шүрәле турында шигырь сөйлик.
“Шүрәле” шигыре.Зиннур Хөснияр сүз.
Шигырьләр сөйләү. Билге кую.
Су анасы Бөтен укучылар да шигырьләрне бик матур сөйләделәр. Шүрәле белән рәхәтләнеп тыңладык. Яшь чакларыбызга кайткандай булдык. Балалар Г.Тукайны яраталар икән.
Шүрәле Миңа менә бу кызның шигыре бик ошады (кети-кети уйнарга дип бер укучы янына бара)
Укытучы Балалар, Шүрәле дә, Су анасы да тик ятмыйлар икән. Алар рәсем ясарга өйрәнгәннәр һәм сезгә шундый плакатлар алып килгәннәр. Бу плакатларга нәрсә язарга мөмкин?
- Урманда, су буенда чүп-чар калдырмагыз!
- Кош ояларын туздырмагыз!
- Урманда учак якмагыз! Һ.б.
Су анасы Балалар, табигатьне саклагыз, аны чүп-чар оясына әйләндермәгез!
Укытучы Укучылар, чынлап та, әкият геройларының сүзләренә колак салыйк әле. Табигатебез – урманнар, сулар Г.Тукай шигырьләрендә сүрәтләнгәнчә матур булып калсын иде. Хәзерге заман шагыйрьләре дә табигатьнең матурлыгына сокланып яңа шигырьләр язсыннар иде.
Ә хәзер әйдәгез әле бергәләп “Туган тел” җырын җырлыйк.
Урок “Тукай әкиятләре”
Найдите подходящий для Вас курс
В каталоге 7 877 курсов по разным направлениям
Другие материалы
Вам будут интересны эти курсы:
- Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
- Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
- Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
- Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
- Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
- Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
- Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
- Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»
- Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-дефектолога: специальная педагогика и психология (работа с обучающимися с нарушением интеллекта, с тяжелыми и множественными нарушениями развития)»