1171822
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
ИнфоурокЛогопедияДругие методич. материалыЯңа педагогик технологияләр: проектлы укыту методы

Яңа педагогик технологияләр: проектлы укыту методы

библиотека
материалов
hello_html_m323891f6.gifhello_html_m2f042855.gifhello_html_5c1c2bbd.gifhello_html_m4f969de5.gifhello_html_m212c9552.gifhello_html_7fda6e40.gif


Яңа педагогик технологияләр: проектлы укыту методы


Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.

Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул - ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышабыз.[2: 1]

Татар теле һәм укытучысы буларак, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану ” темасы өстендә эшлим.

Инновация” төшенчәсен киң фәнни кулланылышка австрия политологы Й. Шулкпетер керткән. Инновацион яңача килүгә дәресләрдә проектлы укыту технологиясе дә керә.

Проектлы укыту технологиясе инде үткән йөзьеллыкның 20 нче елларында АКШта барлыкка килгән. Бу технологияне , шулай ук, проблемалы алым дип тә атыйлар. Америка философы һәм мөгаллиме Дж.Дьюи укытуны, укучының максат кую эшчәнлеге аша төзергә тәкъдим иткән. Шуңа күрә укучыларга белемнәрендә үзләренең шәхси кызыксынучанлыкларын күрсәтү бик мөһим булган. [1: 87]

Алдагы язылган сүзләрне күздә тотып түбәндәге, шәхескә юнәлтелгән проектлы укытуның схемасын күрсәтергә мөмкин:

Дәрестә проектлы укыту нәрсәгә юнәлтелгән (максат)


Укучы шәхесен формалаштыру һәм ничек формалаштыру

   

Аспектлы эшчәнлек методы

Үзбелем, үзтәрбия, үзаңга омтылыш методы

Интеллектуаль һәм коммуникатив эшчәнлекне уңышлы укыту методы


Стимуллар системасы (стимул-уен, стимул-төркем, стимул-эш, стимул-уңыш) нигезләнә


Иҗади шәхес формалаштыру (“Дөньяга караш аркылы тормышта үз урыныңны табу”)

ППроект технологиясенең төп параметрлары:

  1. Шәхси фактор (укытучы шәхесенең үз-үзен күрсәтә белү дәрәҗәсе)

  • Укучының җавабында “минем уйлавымча”, “минемчә” сүзләрен куллану;

  • Укучының иҗади эшчәнлеге;

  • Укучының үз фикерен, үз проектын алга чыгару


  1. Аралашу.

  • Дәрестә проблемалы ситуация тудыру;

  • Проблемага дөрес җавап эзләүгә этәрү;

  • Проблеманы чишүгә сыйныфның яки укучының үз вариантын тәкъдим итъ;

  • Предметара бәөләнеш куллану;

  1. Индивидуаль һәм төркемдә укытуның бердәмлеге.

  • Дәрестә индивидуаль эш төрләрен куллану;

  • Көчле һәм уртача укучы балалардан кала, йомшак укучыларның эшчәнлеге;

  1. Дәреснең практик юнәлеше

  • Дәресне укучы тормышы белән бәйләү;

  • Контрольдәресләргә әзерләнү юнәлеше;

  • Киләчәк тормышка кирәк булган профессиональ яки башка төр эшчәнлек юнәлеше;

Әлеге төп параметрларны тикшергәндә, проектлы укытуның нәтиҗәләрен күреп була.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре,инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

       







Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Габдулхаков В. Инновацион эшчәнлек тәҗрибәсеннән.Мәгариф. – 2002. -№4. – 87-91б.

  2. Шамсутдинова Г.Я. Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр [Электрон ресурс] «Режим доступа»//nsportal.ru(дата обращения 7.12.2013)







Лабиринт
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
 Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.  Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле  сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.
Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-дефектолога: специальная педагогика и психология»
Курс повышения квалификации «Применение MS Word, Excel в финансовых расчетах»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Современные методики логопедической ритмики с детьми с нарушениями речи»
Курс профессиональной переподготовки «Логопедия в дошкольных образовательных организациях и в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности логопеда в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Логопедия: Организация обучения, воспитание, коррекция нарушений развития и социальной адаптации обучающихся с тяжелыми речевыми нарушениями»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс профессиональной переподготовки «Логопедия: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Управление сервисами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая логопедия»
Курс повышения квалификации «Логопедия: Организация обучения, воспитание, коррекция нарушений развития и социальной адаптации обучающихся с тяжелыми речевыми нарушениями в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование методики Гленна Домана в работе с неговорящими детьми при подготовке к обучению грамоте»
Курс повышения квалификации «Пальчиковая гимнастика как средство развития речи детей дошкольного возраста»
Курс профессиональной переподготовки «Тифлопедагогика: теория и методика преподавания в образовательных организациях»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Лабиринт
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.