Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Русский язык и литература / Другие методич. материалы / Күелле ял итегез
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Русский язык и литература

Күелле ял итегез

библиотека
материалов

Күңелле ял итегез!

Мәктәп сәхнәсе өчен сценарий

Авторы: Казан шәһәре 146 нчы урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйрфанова З.Р.

Казан егетләре” ансамле башкаруында “Сәлам, сәлам” җыры яңгырый.Җыр көенә кызлар биюе.

Алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы: Исәнмесез ,хөрмәтле укытучыларыбыз!

2 нче алып баручы: Сәлам ,кадерле укучылар!

1 нче алып баручы: Вәгаләйкүм әссәләм, хөрмәтле кунакларыбыз!

2 нче алып баручы: Җыр һәм моң бәйрәменә рәхим итегез!

1 нче алып баручы: Барыгызга да хәерле көн теләп концертыбызны башлыйбыз!

Хәерле көн”. Җырлый Миңнуллина Ләйсән.

2 нче алып баручы: Җырлыйк,дуслар, шундый көч белән

Һәрберебезне таный алсыннар.

Йөз мең төрле моңнар арасында

Безне тыңлап хәйран калсыннар.

1 нче алып баручы: “Иң матур җыр”. 5б сыйныф укучылары шундый матур җырларның берсен сезгә бүләк итәләр.

2 нче алып баручы: Ә хәзер дуслар фестивалебезнең жюри әгъзалары белән танышыр чак килеп җитте.

1 нче алып баручы: Жюри рәисе мәктәп директоры Диләрә Салих кызы Кәримова.

2 нче алып баручы: Жюри әгъзалары директор урынбасрлары Яббарова Надия Салих кызы һәм Дульская Снежана Викторовна.

1 нче алып баручы: Фестивалебез кунаклары “Татар моңы” конкурсы лауреаты, танылган җырчыбыз Гүзәл Җәләлова һәм “Ягымлы яз” фестивале лауреаты Миндияр Шәймәрдәнов.

2 нче алып баручы: Дулкынланып тирбәлә җыр:

Сандугач кунмас инде.

Ямьле булса да торган җир

Туган ил булмас инде.

1 нче А сыйныф укучылары ансамбле “Туган як” җырын башкара.

2 нче алып баручы: Йолдыз якты, ай нурлырак

Туган ягым күгендә.

Туган якта җыр ишетсәң,

Моңы кала күңелдә.

Туган җир “ җырын 4в сыйныф укучысы Диләрә Сибгатуллина башкара.

1 нче алып баручы: 4 нче в,г сыйныф укучылары ансамбле җырлый. “Яз килә” җыры.

2 нче алып баручы: Биючеләр биегәндә

Идәннәре бөгелә

Син биисең, мин биимен

Минем биисе килә!

Михеева Арина. Шәрык кызлары биюе.

1 нче алып баручы: Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Уникегә тулганчы;

Уникеләргә тулганчы,

Дуслар күңеле булганчы.

6а сыйныф укучылары квартеты безгә “Су юлы” җырын бүләк итәләр.

2 нче алып баручы: И,туган көн, и,туган көн

Бәйрәм була торган көн.

Сәхнәдә Варя Холдина һәм 4б сыйныф хоры “ Туган көн” җыры белән.

1 нче алып баручы: Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җыр күңелне ача ул;

Җырлау күңелне ача ул,

Кайгыларны баса ул.

Карлыгачта хәбәрем юк” җыры белән Малкова Ева, Яковлева Настя һәм Низамиева Диләрә. Каршы алыгыз!

2 нче алып баручы: Бәйрәмебезгә “Тырыш укучы” җыры белән икенче сыйныфның иң тырыш укучылары килгәннәр.

1 нче алып баручы: 2 нче б сыйныф укучылары Макар белән Таһир зур үскәч, кем булырга телиләр икән? Тыңлап карагыз әле, шунда белерсез!

Шофёр буласым килә” җыры.

2 нче алып баручы: Мәктәбебез сандугачы Ишкина Суфия җырлый! ” Яңгыр” җыры.

1 нче алып баручы: Биючеләр бииләр, көе килми димиләр . 7в сыйныф укучысы Гайнуллина Алинә башкаруында башкорт халык биюе.

Алкышлар белән каршылыйк әле үзен!

2 нче алып баручы : Безнең бәйрәмдә җырларга

Икенчеләр” килгәннәр.

Бергәләшеп күңел ачыйк,

Җырлап алыйк дигәннәр.

2 нче а сыйныф хоры башкаруында” Җәй” җыры.





1 нче алып баручы: Туган як ул һәрвакытта -

Газиз Ватаның.

Туган як ул туган ягы

Атаң-анаңның.

Аксенина Маша һәм Репина Эвита башкаруында “Туган як “ җыры.

2 нче алып баручы: Юл буенда тал-тирәк,

Карап үтәргә кирәк;

Җыр белмәгән, җыр сөймәгән

Безнең илдә бик сирәк.

Җырлый Салихов Дәлил.”Юллар, юллар” җыры.

1 нче алып баручы: Әй гитара, әй гитара, кыллары чыңлап тора...

Әй, җырлый башладым инде.Миңа Глухова Камиләне чакырырга кирәк иде бит.Ул безгә “Каз канаты” көен уйнап күрсәтер.

2 нче алып баручы: Берәү җырлый эшендә. . Берәү җырлый төшендә.

Берәү күңеле тулганда,

Берәү эше уңганда .

Ә безнең Мурзина Алена туган шәһәрен мактап җырлый бүген! “Казаным “ җыры.

1 нче алып баручы: Бер гаиләдә ике җырчы кыз бар икән! Ә ничек матур итеп җырлыйлар!

Сезнең өчен апалы-сеңелле Исхакова Сафия һәм Сәмирә “Талларым” җырын башкаралар.

2нче алып баручы : Бөгеләләр, сыгылалар,

Бик тырышлар үзләре .

Безнең чибәр кызларыбыз

Шаккаттыра күпләрне.

Спорт биюе белән сәхнәдә Атакян Виолетта, Сабирова Камилә, Вильд Арина.

1 нче алып баручы: Иң гүзәл кеше –

Әбием минем.

Иң уңган кеше –

Әбием минем.

Иң матур кеше –

Әбием минем.

3Д сыйныф укучысы Алсу Безгә “Ак яулыклы әбием” җырын алып килгән.

2 нче алып баручы: Әби белән янәшә кадерле әти- әниләребез дә бар безнең!

5а сыйныф кызлары Кәримова Аделина белән Мостафина Камилә сезгә

Әткәй-әнкәй “ җырын бүләк итәләр.

1 нче алып баручы: Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк әле,

Кайгы-хәсрәтләрне таратып.

Моңга чорнап дөнъяларны,

Нурга чорнап, яратып.

11 сыйныф кызлары Каюмова Алсу, Иванова Карина, Хәйруллина Рената башкаруында “Чын дустым” җырын тыңлагыз!

2 нче алып баручы : Ашкына күңелем, дәртләнә йөрәгем.

Еракка мәңгелек моң ага.

Кайгырам, шатланам, иң олы бәхетем —

Килүем бу җырлы дөньяга.

Сәхнәбез түрендә 8 В сыйныфы укучысы Минһаҗева Ангелина .”Зәңгәр томан” җыры.

1 нче алып баручы: Туган якның бар моңнары

Безнең күңелдә.

Җырлыйк әле, җырлыйк мәңге,

Җырлыйк бүген дә!

Минһаҗева Ләйсән “Каррлыгач канат кага” җырын башкара.

2 нче алып баручы: Җыр озата бара безне

Озын гомер юлында.

Халкыбызның сагыш-дәрте

Чагыла көй-моңында.

Җырлый 10а сыйныф укучысы Баязитова Наилә .Әлдермешкә кайтам әле”

1 нче алып баручы: Егет булса шундый булсын,

Биегәндә ут булсын.

Биегәндә ут булмаса,

Бар булганчы юк булсын!

10 нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Эдгар бии.Егетләр биюе.

1 нче алып баручы: Ә хәзер сәхнәгә кунакларыбызны чакырабыз. “Татар моңы” конкурсы лауреаты Гүзәл Җәләлова.

2 нче алып баручы: “ Ягымлы яз” фестивале лауреаты Миндияр Шәймәрданов. Каршы алыгыз, дуслар!



1 нче алып баручы: Концертыбызны барлык катнашучылар белән бергәләп “Җыр керсен күңелгә” җыры белән тәмамлыйбыз.

2 нче алып баручы: Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!

1 нче алып баручы: Шуның белән концертыбыз тәмам, алдагы очрашуларга кадәр сау булыгыз.

Краткое описание документа:

Этот сценарий был написан для проведения внеклассного мероприятия для школьников с1-го по 11 класс.В сценарии испльзованы песни известных татарских композиторов, народные песни, стихи татарских поэтов.Каждая песня сопровождается стихотворением, которое соответствует содержанию песни.В нашей школе это мероприятие было проведено к Дню Родного языка.На фестиваль были приглашены известные певцы,которые выступили перед учениками и оценивали творчество наших учеников в составе жюри.Название сценария переводится с татарского языка как « Отдыхайте весео»
Автор
Дата добавления 19.04.2014
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров694
Номер материала 75617041932
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх