Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Математика / Презентации / Презентация «Милләтемнең бөек улы»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Математика

Презентация «Милләтемнең бөек улы»

библиотека
материалов
«Милләтемнең бөек улы». Яр Чаллы шәһәре 60 нчы урта мәктәп Эшләде: татар тел...
Роберт Миңнуллин Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе...
“Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” (Роберт Миңнуллинның кыскача биографиясе...
Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда...
Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезел...
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга кер...
Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне К...
Иҗади эшчәнлеге. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә мәктәп елларына туры килә....
Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар...
Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эш...
«Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» жу...
1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Л...
1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына баг...
Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең бал...
Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпл...
«Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исем...
Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның ш...
Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле в...
Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган б...
Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклес...
Югары даирәләрдә 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995...
Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә. 199...
Гаилә учагында Тормыш иптәше "Татарстан" журналы хезмәткәре, улы - "Сабантуй"...
Туганнар белән җыелгач 50 яшьлек юбилей көннәрендә кунаклар белән Сөн буенда
Мин сагынып искә алачакмын Сезнең белән үткән елларымны. Мин тагын бер тапкыр...
25 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 «Милләтемнең бөек улы». Яр Чаллы шәһәре 60 нчы урта мәктәп Эшләде: татар тел
Описание слайда:

«Милләтемнең бөек улы». Яр Чаллы шәһәре 60 нчы урта мәктәп Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Попова Гөлниса Гаян кызы.

№ слайда 2 Роберт Миңнуллин Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
Описание слайда:

Роберт Миңнуллин Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , Г.Х.Андерсен , М.Җәлил , А.Алиш , Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе , күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе .

№ слайда 3 “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” (Роберт Миңнуллинның кыскача биографиясе
Описание слайда:

“Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” (Роберт Миңнуллинның кыскача биографиясе) Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Туган авыл урамы. Сөн буйлары.

№ слайда 4 Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда
Описание слайда:

Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Әтисе һәм әнисе белән Бабасы белән

№ слайда 5 Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезел
Описание слайда:

Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Ә малайлар шундый монда: Хикмәт кенә уйлап йөри, Япь-яшь кенә яшеннәрне Камчы итеп уйнап йөри. Балачакның шат җырлары, Балачакның шат еллары Мәңге истә калачак!

№ слайда 6 Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга кер
Описание слайда:

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Роберт Миңнуллин энекәшләре һәм әнисе белән

№ слайда 7 Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне К
Описание слайда:

Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Әнием Күзләре – Гел Җәүһәр! Йөзләре – Гел Җәүһәр! Һәр сүзе – Мең гәүһәр! Ә үзе – Гөлҗәүһәр! Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым, Сиңа атап җырлар чыгардым. Сиңа багышланган җырлар белән Мин халкымның җанын сугардым.

№ слайда 8 Иҗади эшчәнлеге. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә мәктәп елларына туры килә.
Описание слайда:

Иҗади эшчәнлеге. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә мәктәп елларына туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинче», «Кызыл таң» газеталарында басыла. Ай үсәсен көн үсәсез, - Булмый сезне танып. Сезгә карыйм да сокланам, - Матур безнең халык!

№ слайда 9 Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар
Описание слайда:

Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла.. “Сабантуй” сөлгесе белән

№ слайда 10 Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эш
Описание слайда:

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла белән

№ слайда 11 «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» жу
Описание слайда:

«Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. Үзе бәйрәм – балачак!

№ слайда 12 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Л
Описание слайда:

1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. Роберт Миңнуллин иҗатташ дуслары белән Хәсән Туфан янында

№ слайда 13 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына баг
Описание слайда:

1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә. Роберт Миңнуллин Гомәр Бәширов һәм Госман Садә белән Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла белән

№ слайда 14 Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең бал
Описание слайда:

Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар. Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде Дусларымны алып кайттым, Әнкәй! Күрсеннәр дип туган ягымны. Безнең якны яратырлар алар Туган ягым — якты, ягымлы. Әхсән Баян белән туган нигездә

№ слайда 15 Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпл
Описание слайда:

Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. Агыйдел буенда Наҗар Нәҗми белән

№ слайда 16 «Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исем
Описание слайда:

«Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р.Миңнуллин М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга...

№ слайда 17 Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның ш
Описание слайда:

Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул.

№ слайда 18 Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле в
Описание слайда:

Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә. Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Тукай премиясен тапшыра

№ слайда 19 Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган б
Описание слайда:

Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. «Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Шагыйрь яшь укучылары белән.

№ слайда 20 Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклес
Описание слайда:

Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. Мәскәүдә Язучылар съезды

№ слайда 21 Югары даирәләрдә 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995
Описание слайда:

Югары даирәләрдә 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы,

№ слайда 22 Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә. 199
Описание слайда:

Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә. 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара Казанның 1000 еллыгы көннәрендә

№ слайда 23 Гаилә учагында Тормыш иптәше "Татарстан" журналы хезмәткәре, улы - "Сабантуй"
Описание слайда:

Гаилә учагында Тормыш иптәше "Татарстан" журналы хезмәткәре, улы - "Сабантуй"газете корреспонденты, кызы – студентка. Алмаз һәм Таңсылу белән

№ слайда 24 Туганнар белән җыелгач 50 яшьлек юбилей көннәрендә кунаклар белән Сөн буенда
Описание слайда:

Туганнар белән җыелгач 50 яшьлек юбилей көннәрендә кунаклар белән Сөн буенда

№ слайда 25 Мин сагынып искә алачакмын Сезнең белән үткән елларымны. Мин тагын бер тапкыр
Описание слайда:

Мин сагынып искә алачакмын Сезнең белән үткән елларымны. Мин тагын бер тапкыр үтәр идем Сезнең белән үткән юлларымны.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Презентация для изучения боиграфии и творчества татарского писателя Роберта Миннуллина. Он лауреат премии имени Габдуллы Тукая, Есть награды Г.Х.Андерсена, Мусы Джалиля, Абдуллы Алиша, Фатиха Карима. Знаменительный поэт, ощественный деятель. Он родился 1948 году.  Потом рос Актанышеском районе. После окончания школы работал в районной газете «Маяк». Закончил Казанский университет. Работал в газете «Яшь ленинчы».  1970 году первая книга «Беренче калыгачлар». Победитель многих конкурсов. На его стихи композиторы написали музыку.
Автор
Дата добавления 20.04.2014
Раздел Математика
Подраздел Презентации
Просмотров423
Номер материала 77292042027
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх