Инфоурок Другое КонспектыУрок по татарскому языку для русской группы 2 класса «Кыш темасын кабатлау»

Урок по татарскому языку для русской группы 2 класса «Кыш темасын кабатлау»

Скачать материал

Дәреснең темасы: “Кыш” темасын кабатлау.
Дәреснең максатлары:
1. Укучыларны
ң  кыш фасылы турында булган белемнәрен системалаштыру, кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү.
2. Сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, сүзлек эше. 
Җиһазлау: 
компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге, структуралар  исемлеге.

МЭНЭДЖ МЭТ, ТЭЙК ОФ – ТАЧ  ДАУН,  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,  МИКС ПЭА ШЭА – РЕЛЛИ РОБИН, РАФТ структуралары.

Дәрес барышы.
    I. Оештыру моменты. 
       Исәнләшү.

       - Исәнмесез, балалар!   Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?  Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып бер – беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер - беребезгә бирәбез.

1.      Уңай психологик  халәт  тудыру.

- Сегодня у нас, ребята, будет необычный урок. В чем же заключается его необычность? Мы соединили урок татарского языка и уроки технологии и  изобразительного искусства (рисования).

       2. Дежур укучы белән әңгәмә.

 - Бүген сыйныфта кем дежур?
 -  ... .

 - Бүген ничәсе?

 -  ... .

 - Атнаның нинди көне?

 -  ... .

 - Кичә атнаның нинди көне иде?

 -  ... .

 - Иртәгә атнаның нинди көне була?

 -  ... .

 - Бүген урамда һава торышы нинди?

 -  ... .

 - Бүген ничә градус салкын?

 -  ... .

-                   Балалар, без  бүген дәресебездә “Кыш” темасын кабатларбыз, өйрәнгән сүзләрне сөйләмебездә  дөрес итеп кулланырбыз  һәм   кыш турында үзебезнең картинабызны ясарбыз. 

II. Белемнәрне актуальләштерү.

ТЭЙК ОФ – ТАЧ  ДАУН  структурасын куллану  - “встать – сесть”

1)  - Балалар,  кем безгә кыш айларын әйтер икән, басыгыз әле.

Такта янына чыгып, ай исемнәрен “Кыш” йортына урнаштыру.

-          Ә кем кыш фасылын ярата? Басыгыз әле. Ни өчен кышны яратасыз?

-          Мин кышны яратам, чөнки чана (чаңгы, тимераякта) шуарга яратам. (Чөнки кышын Яңа ел бәйрәме була.) һ.б.  

-          Рәхмәт. Утырыгыз.

 2) Слайдлар аша  кышкы уеннарга кирәкле предметларны  үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү. Укучылар такта алдындагы экранда бирелгән биремнәрне үтиләр.

-          Тимур, попроси, пожалуйста,  себе лыжи.

-          Тимур тулы җөмләне әйтә һәм экрандагы  чаңгы сүзенә басып, үзенең җавабын тикшерә.

  Укучыларның җавапларының дөреслеге тикшерелеп бара.

 

 

 

3)                 Шул ук тәртиптә  кышкы уеннарга кирәкле предметларының  кирәклеге турында сорый белү күнекмәләре камилләштерелә.

-           Земфира, спроси у Камиля  нужны  ли ему санки. Камил, сиңа чаңгы кирәкме?

-           Әйе, миңа чаңгы кирәк.

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  структурасы (опроси-опроси-обменяйся карточками)

4)  - Балалар, хәзер сез файл эченнән ак  кәгазьләрне  алыгыз! Өске  өлешенә бер кыш  билгесен татарча язасыз, аскы өлешендә тәрҗемәсен язасыз. Сезгә бу биремне эшләргә 1 мин бирелә. (Вакыт өстәргә кирәк түгелме? Өлгердегезме?)

      - Хәзер урыннардан торып үзегезгә иптәш табып бер-берегезнең белемен тикшерегез, иптәшең дөрес җавап бирсә, мактагыз!

      - Хәзер карточкаларны алышып икенче иптәш табыгыз, сорау бирегез!

      - Молодцы, балалар! Рәхмәт, утырыгыз.

           Кабатлау өчен сүзләр:  салкын,  яфраклар коела, көчле бураннар була, җылы, яңгыр ява, кар ява, салкын җил исә, җир ап-ак, елгада су туңа, көннәр кыска, төннәр озын, кошлар җылы якка китәләр, кояш кыздыра.

      III. Физкультминутка.

      МИКС ПЭА ШЭА – РЕЛЛИ РОБИН

     Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез.

 Музыка туктагач, парлашасыз һәм  мин биргән сорауларга  җавап бирәсез.

-          Сиңа кыш ошыймы? Ни өчен? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Шугалак сүзе ничә иҗектән тора?

-          Синең чанаң бармы? Ул  матурмы (яңамы)? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Хәзер көзме?

-          Син чаңгыда шуа беләсеңме? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Ай сүзе күплек санда.

-          Кар бабай ясыйсыңмы? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Сиңа ничә яшь?

  Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Утырыгыз.

IV.       Дәреслек белән эш. 78 бит  “Тауда” текстын искә төшерү.

          а)  Текстны 1-2 укучы укый.

ә)  Текстны сәхнәләштерү.

РАФТ структурасы  -  Роль-Аудитория-Форма-Тема

-                   Балалар,  дәрес башында без кыш турында үзебез картина  ясарбыз дидем.  Менә вакыт килеп җитте. Используя рисунки, относящиеся к прочитанным  текстам, мы должны будем нарисовать картину. Рисунки можно вырезать произвольно.

-                   Давайте вспомним технику безопасности при обращении с ножницами. Өстәлдә зур ак кәгазь бар. Файл эченнән төсле картиналарны аласыз, 3 укучы кайчылар белән рәсемнәрне кисә, ә 4 нче укучы ябыштыра. Эш беткәч, группадагы бер укучы үзегезнең  проектыгыз турында сөйләп бирәсез. Сезгә 15 мин вакыт бирелә.

-                 Менә балалар, без сезнең белән  нинди матур картиналар  төзедек. Бу картиналарда без үзебезнең туган як табигатен күрәбез. Шушындый матур табигатьне безгә күрә белергә, сакларга, яратырга кирәк.

V.    Өй эше. Без сезнең белән салкын көннәрдә тәрәзәгә төшкән могҗизалы бизәкләрне инде күргәнебез бар. Әйдәгез, бергәләп, менә бу тәрәзәгә төшкән бизәкләрне киләсе дәрескә матур итеп буяп килик.

VI.    Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

-                   Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, татарча дөрес, матур итеп җаваплар бирдегез. Барызызга да “5”ле билгесе куям. Бүген 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Котлыйм сезне бәйрәм белән. Киләчәктә дә татар телен теләп өйрәнерсез дигән теләктә калам. Кечкенә генә бүләкләр сезгә (магнит, сүзлек “Мин татарча сөйләшәм”).

-          Дәрес бетте, сау булыгыз!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарскому языку для русской группы 2 класса «Кыш темасын кабатлау»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Управляющий рестораном

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Конспект урока по татарскому языку для русской группы 2 класса по Сингапурской методике. На уроке применяла следующие структуры:  МЭНЭДЖ МЭТ, ТЭЙК ОФ – ТАЧ  ДАУН,  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,  МИКС ПЭА ШЭА – РЕЛЛИ РОБИН, РАФТ. Это необычный урок,   соединила урок татарского языка и уроки технологии и  изобразительного искусства (рисования). Особо удалась структура РАФТ  -  Роль-Аудитория-Форма- Тема.  Используя рисунки, относящиеся к прочитанным  текстам, ученики  должны были  нарисовать картину. Рисунки можно вырезать произвольно.Также  вспомнили  технику безопасности при обращении с ножницами.  

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 796 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.04.2014 2680
    • DOCX 2.6 мбайт
    • 21 скачивание
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Файруза Миннулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдуллина Файруза Миннулловна
    Абдуллина Файруза Миннулловна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2357
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Феноменология в педагогике: основные концепции и их практическое применение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовые ключи экспертного успеха

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе