Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Нәүрүз бәйрәме.

Нәүрүз бәйрәме.

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

МБОУ «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе”












Нәүрүз бәйрәме.









Башкарды:

Нәбиева Сирена Хәлил кызы

1 квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучы










Актаныш ,2014 ел







Бәйрәм буласы бүлмә кыш, яз күренешләре ясалган рәсемнәр белән бизәлә. Әкрен генә музыка уйный.
Алып баручы.
Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам, дип,
Мәктәпкә килде һәркем.
Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.


  Меңләгән еллар буена континентлар, материклар, диңгезләр, океаннар, аша Нәүрүзнең даны тарала.Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне – дистәләгән илләрдә уздырылар. Татар дөньясында «Нәүрүз» исемле аул теркәлгән, Нәүрүз исемен кешеләр балаларына кушканнар. Атаклы тарихчы Һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” исемле әсәрендә “Нәүрүз” исемле муллага туктала.


Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбарәкбад.

 

Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр.

Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар:

 

Нәүрүз килә яшәреп,

Яшәреп тә теш ярып.

Сөләйман абзый, көтәмсең,

Табак-савыт бирәмсең?

Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калак кирәк...

 

Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган.

 


Ач ишегең , керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Өйдән.

(Түтәй булып киенүче)

Керегез, керегез, балакайларым.

Без сезне күптән көтәбез.

Нәүрәз котлы булсын!

1 у.

Өйдәме түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй.

2 у.

Табакка кабак кирәк,

Май , күкәй калач кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә, сызланма.


Мәгез-мәгез, балалар, Нәүрүз котлы булсын.

( Түтәй күмәч бирә)

3 у.

Сыерыгыз сөтле булсын,

Атыгыз көчле булсын,

Абыстайлар , түтәйләр ,

Чыгарыгыз күкәйләр.

4 у.

Нәүрүз әйттек без сезгә

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә.

Нәүрүз мөбәрәкбад!

( Чыгып китәләр)

Көй яңгырап торганда балалар сәхнәгә килеп керәләр.

5 у.

Күрсәтегез. әле, күпме җыйдыгыз? У- у күп булган. Әйдәгез әле , барыбыз да шушы табакка салыйк.


Алъяпкычың чигүле,

Үзең чиккән түгелме?

Җырлап – биеп . уйнап – көлеп ,

Күтәриек күтәриек күңелне.

  • Әйдәгез берәр уен уйныйк. Нинди уен уйныйк икән?

Балалар . “Безгә бер иптәш кирәк” уенын.. уйныйк.Укучылар кара- каршы 2 рәткә тезеләләр.такмак әйтеп бер-берсенә якынаялар.

Беренче рәт.

Безгә кирәк ,Лилия.( 2 тапкыр)

Икенче рәт.

Биесәгез , бирәбез.

(2 тапкыр)

Парлы бию башкарыла. Калганнар такмак әйтеп , кул чабып торалар.

Сип, сип әйдә,

Җиргә каты тип әйдә.

Малайның менә дигәне ,

Кызның да иң чибәре.

2 нче рәт.

Безгә кирәк Салават.(2 тапкыр)

1 нче рәт.

Җырласагыз бирәбез.

Икенче рәттәгеләр бер җыр башкара.

Егет белән кыз керәләр.

Егет.

Тыңлагыз , тыңлагыз,

Табигать патшасының фәрманы бар.

Кыз.

Тыңлагыз , тыңлагыз,

Табигать патшасының фәрманы бар.

Бергә.

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

3 у.

Борын үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Бергә.


Нәүрүз мөбарак булсын!

Нәүрүз мөбарак булсын!

Табын түгәрәк булсын.

-Балалар,Нәүрүз килсә генә яз була бит.Әйдәгез, яз гүзәле Нәүрүзбикәне чакырабыз.

-Кил Нәүрүз, кил тизрәк.

Нәүрүзбикә.

Ач ишегең , керәбез,

Хәер-дога кылабыз.

Аш-сый көтеп торабыз.

Мине сагынып, көтеп алганыгыз өчен рәхмәтсезгә.

Мин үзем дә бу бәйрәмне түземсезлек белән көттем.Кешеләр язны каршыларга әзерме дип кайгырдым. Минем чәчәкле аланнарымны сагынганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

Хуш киләсең , түрдән уз Нәүрүзбикә.

Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә,


Ачу китсен йөзегездән-

Шулай икән киләм сезгә.

-Нәүрүз килде , яз килде ! Нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүзгә сөлге беләд ипи –тоз тапшырыла.

Кар бөртекләрен ияртеп Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай.

Бу нинди тавыш монда, кем әле минем биләмәләремә баш булмакчы?

Гәрәй.

Юкка ачуланасың , Кыш бабай. Синең көннәрең үтеп бара бит инде.Биләмәләреңне язга-Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте.Кара әле тәрәзәгә , гөрләп, шаулап яз килә.

Кыш бабай.

Туктагыз әле,туктагыз, үзе белән сөйләшәм.

Миңа әйтми килгәнең,

Кышны җиңәм дигәнсең.

Нәүрүзбикә.

Шып , дисәм җилең тынар.

Елмайсам- карың елар.

Үзең кит ,Кыш.

Кыш баабай.

Кар, яү , яу.

Нәүрүздән яса зур тау.

Нәүрүзбикә.

Кояш чык, чык!

Тәти кашык базарда,

Ботка пешәр казанда.

Батыр карны елак ит,

Җылың белән кунак ит.

Кыш бабай.

Кара коела тешләрем.

Ямьсез керә төшләрем.

Кара куна җиремә,

Уңа бара төсләрем.

Ай еладым ,еладым ,

Әле яшәп туймадым.

Юк, юк мин китмим

.Тартышмыйча гына Нәүрүзбикәгә биләмәләремне бирү юк.

Нәүрүзбикә.

Синең бөтен шартыңа да күнәм мин.

Кыш бабай.

Беренче шартым:

Менә кашык, менә күкәй.

Тот кулыңа . чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам.

Кем узар бу ярышта?


( Нәүрүзбикә беренче булып килә.)


Әйдә, хәзер биюдә ярышабыз.

( Бииләр , Кыш бабай егыла)


Уф, арыдым, сусадым ,

Харап булдым, җиңелдем,

Эредем бит, эредем


Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Җир өстенә җылы нурлар бөркелә

Йөрәкләрне җилкетеп яз килә.


































Нәүрүз бәйрәме.

(3 – 4 нче сыйныфларда чуваш балалары белән үткәргән сценарий).

Катнашалар:

Алып баручылар (А.б.-1, А.б.-2))

Кыш бабай (К.Б.)

Нәүрүзбикә (Н)

Батыр малай (Б.м.)

Урманчы (У-чы)

Сыерчык (С-к)

Шүрәле (Ш)

Аю (Аю)

Куянкай

Укучылар (У, У-р)


Сәхнәдә урман күренешләре: агачлар, аз гына үлән, чәчәкләр.

Бәйрәм залда, сәхнә алдында, бәйрәмгә килгән укучылар белән үткәрелә.

А.б.-1

Исәнмесез, дуслар! Бәйрәмебез башланды!

А.б.-2

Әйе, сез бүген бәйрәмдә. Аның исеме...Нәүрүз!

А.б.-1

Әйтегез әле, бәйрәмгә кемнәр киләләр?

Укучылар

(Укучылар, укытучылар, әниләр, апалар, кунаклар,..)

А.б.-2

Без бәйрәмдә нишлибез?

Укучылар

Уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз,

А.б.-1

Ә бәйрәмне ничек башлыйлар? Нәрсә белән?

Укучылар

Җыр белән.

А.б.-2

Әйдәгез, без дә җырлыйбыз!!!


Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле,

Матур җырлар җырлый-җырлый

Бәйрәм итәрбез әле.

А.б.-1

Карагыз, карагыз, тагын бер кунак!. Кечкенә кошчык! Бу бит сыерчык! Ул телеграмма алып килә.

А.б.-2(укый)

Мин беләм , сез мине көтәсез. Ләкин мин еракта, урманда яшим. Урманда бүреләр дә бар, аюлар да, шүрәлеләр дә! Мин куркам! Миңа булышыгыз!” - Нәүрүз.

А.б.-1

Балалар, Нәүрүзгә булышабызмы?…

Кем Нәүрүзгә булыша? Кем курыкмый? Кем батыр? Кем Нәүрүзне бәйрәмгә алып килә?

Б.м.

Мин батыр! Мин курыкмыйм!

А.б.-2

Син курыкмыйсыңмы? Ярый.. Хәзер син урманга бар, безгә Нәүрүзне бәйрәмгә алып кил! Хәерле юл сиңа!!!

(Сәхнәдә: батыр малай, сәхнәгә менеп, урман агачлары арасында йөри)

Б.м.

Нинди зур урман!! Биек агачлар да, тәбәнәк агачлар да үсәләр... Менә яшел үлән дә , матур чәчәкләр дә ...

Их! “Мин курыкмыйм, мин батыр!” - ә юлны мин белмим бит! Кая хәзер барам инде? (башын тотып, аптырашка калган кеше кебек уйланып тора)

Урманчы

Кем бар монда? Минем урманымда кем йөри?

Б.м.

Бу- мин.

Урманчы

Ә син кем? Синең исемең ничек? Син урманда нишлисең?

Б.м.

Мин - укучы. Минем исемем ... .Безнең мәктәбебездә бәйрәм, Нәүрүз бәйрәме. Ә Нәүрүз юк. Балалар аны көтәләр. Ә кайда ул? Мин белмим!!


Урманчы

Әйе,әйе, Нәүрүз урманда яши, ләкин минем вакытым юк, эшем күп. Менә сиңа чәчәкләр, алар сиңа булышырлар. Хәерле юл!

Б.м.

Рәхмәт! Сау булыгыз, урманчы абый!

(бара-бара да, агач астында йоклап яткан аюны күрә)

Әй, син, ялкау, уян әле! Миңа Нәүрүз кирәк! Ул кайда яши, син беләсеңме?

Аю(ачуланып)

У-У-У!!!! Мин сине хәзер ашыйм!

Б.м.

Юк, юк, аю дус! Менә сиңа чәчәк! Кара әле, нинди матур!

Аю(йомшарып)

Нинди матур чәчәк! Нинди матур! Сиңа Нәүрүз кирәкме?!...

Җырла! Мин сиңа юлны күрсәтәм!

Б.м.(залга)

ЗинҺар өчен булышыгыз! Мин начар җырлыйм.

А.б.-2

Булышабызмы, балалар?.. Әйдәгез, “Яз җитә” җырын җырлыйбыз.


Җыр ”Яз җитә”

Аю (түмгәккә утырып тың - лаганнан соң)

Рәхмәт, матур җырлыйсыз. … Менә бу юл белән бар!

Б.м

(Батыр малай юлны дәвам итә, агач артыннан калкып чыккан озын бармакларны күреп туктый)

Нинди озын бармаклар! Бу ке-е-ем?

Шүрәле

(сикереп чыга, бармакларын уйната-уйната малай янына килә, батыр малай чәчәген шүрәлегә тоттыра) Ах, нинди чәчәк!

Б.м.

(залга) Бу ке-е-ем? …

(балалардан җавапны ишеткәч, Шүрәлегә)

Шүрәле, син беләсеңме, Нәүрүз кайда тора?

Шүрәле

Беләм!..Ләкин син башта минем белән уйна!.. Аннары мин юлны күрсәтәм!

Б.м.

Уйныйм-уйныйм! Шүрәле белән уен


Шүрәле:

-Дустым, кая барасың?

-Урманда син нишлисең?

-Шүрәле килсә - нишлисең?

(малайга кул болгап, залга балалаар белән уйнарга сәхнәдән төшеп китә)

-Дуслар, кая барасыз?

-Урманда сез нишлисез?

-Шүрәле килсә - нишлисез?

(Балаларны куркытып, бармакларын селкетеп бара)


Малай:

- мин урманга барам

- матур чәчәкләр җыям

- аңардан мин йөгерәм

(тиз генә йөгереп китә)



  • Без урманга барабыз

  • Матур чәчәкләр җыябыз

  • Без аннан курыкмыйбыз!

(шүрәле якынлаша башласа, балалар кыймылдамый торалар)

Шүрәле

Ярый, ярый, миңа сезнең белән бик күңелле ( сәхнәгә кире менеп, батыр малайга: ) Менә юлың...(күрсәтә), менә шулай бар.

Б.м.

Рәхмәт, шүрәле...( китә һәм бераздан елап барган куянкайны күрә) Куянкай, син нигә елыйсың?

Куянкай

Минем аякларым авырта.

А.б. –(залга)

Балалар! Кем белә, нигә куянкайның аяклары авырта?

Б.м.

Елама! Менә сиңа матур чәчәк! Син ял ит (куянны бер түмгәккә утырта), балалар сиңа җыр бүләк итәләр, ә мин Нәүрүз янына барам.

А.б.-2

Балалар, басыгыз, куян ял итә, батыр малай хәзер Нәүрүз янына бара, ә без җырлыйбыз да биибез - “Күрсәт әле, үскәнем” җырын:

А.б.-1

- Күрсәт әле үскәнем, ничек куян сикерә?

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек карны аталар?

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек кызлар бииләр?


Балалар:

Менә шулай, менә шулай, менә шулай сикерә (очалар, аталар, бииләр)


Җыр бетүгә татарча бию көе яңгырый, куянкай барлык балалар янына төшә.

А.б.-2

(балалар биегәндә, Батыр малай Нәүрүзне алып керә) Нәүрүз килә!, Нәүрүз килә! (Укучыларга) Балалар, бу малай безгә Нәүрүзне алып килде. Аңа Рәхмәт әйтәбезме?

Нәүрүз

Исәнмесез, балалар. Мин Яз кызы. Сез мине беләсезме?

А.б.-1

Беләбез-беләбез. Сезгә бүләгебез дә бар.Балалар. утырыгыз, ә ________ безгә “Хуш килдең, гүзәл Нәүрүз” шигырен сөйли

Нәүрүз

Рәхмәт, матур шигырь, ә сез матур җырлар беләсезме?

А.б.-2

Җыр “Кояшлы ил” ( җыр бетүгә ишек ягыннан тавыш ишетелә)

Кыш бабай

Кем монда җырлый! Кем салкыннан курыкмый? Мин хәзер карыйм! ... Ә-ә-ә. монда яз бар!

Нәүрүз

Әйе, мин монда. Мин балаларга җылы , кояшлы көннәр алып килдем. Синең вакытың үтә, Кыш бабай!

К.Б.

Юк! Әле иртә! Минем вакытым бар әле! Җирдә кар, салкын көннәр.

А.б.-1

Я, Кыш бабай, тыныч бул! Укучылар сине яраталар, алар сиңа шат!

К.Б.

(Үпкәләп) Яратасыз-яратасыз...ә нигә яратасыз? Мин бит салкын көннәр алып киләм.

Укучылар:

-Без салкыннан курыкмыйбыз.

-Кар белән уйныйбыз,

-таудан шуабыз,

-чана белән шуабыз.

К.Б

Салкыннан курыкмыйсызмы? Менә сезгә уен

Туңдырам”( “Заморожу”)


Мин тагын уеннар беләм.

Беренче уен “Кем беренче?” Миңа 2 малай кирәк.

- Менә сиңа кашык, йомырка.

- Менә сиңа кашык, йомырка.

Икенче уен “Аркан тарту”

Өченче уен “Капчык белән йөгерү”(бу уенның ахырында Кыш бабай белән Нәүрүз дә йөгерәләр,Кыш бабай артта кала)

Нәүрүз

Утыр, Кыш бабай, утыр, ял ит, балалар сиңа җырлар җырлыйлар.


Кар бөртеге ( _______________________________________)

Төрле-төрле утлар яна (______________________________________)

К.Б.

Бәйрәмдә утырмыйлар, Әйдә биибез!


Кәрия - зәкәрия” (Кыш бабай да бии, хәлсезләнә)

Нәүрүз

Кыш бабай, мин күрәм, сиңа авыр. Утыр!

К.Б.

Юк,юк, Мин китәм инде. Сау булыгыз балалар, яхшы укыгыз!

Нәүрүз

Менә без тагын бергә. Мин хәзер беләм инде, сез Кышны яратасыз, ә Яз сезгә кирәкме?

А.Б. - 2

- Балалар, безгә җылы көннәр кирәкме?

- Безгә матур кошлар кирәкме?

- Безгә яшел үлән, чәчәкләр кирәкме?

Нәүрүз

Рәхмәт сезгә яхшы сүзләрегез өчен. Сез бик яхшы укучылар.

Сез мәктәптә татарча әкиятләр укыйсызмы? Ә шигырьләр беләсезме?


Өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр.

Нәүрүз

Бик яхшы! Ә хәзер минем сезгә күчтәнәчләрем бар. Мин табышмак әйтәм, кем дөрес җавап бирә, бу сыйныф күчтәнәч ала.(Һәр сыйныфка 2 шәр табышмак әйтә)



:

- Суда йөзә, Һавада оча, җирдә йөри, безгә ит бирә. (Каз)

- Ул сөт ярата, кешеләргә файда ясый, тычканнар таба. (Песи)

3Б:

- Матур кар бөртекләре очалар, балалар кар белән уйныйлар, бу кайчан була?(кыш)

- Ул җирдә үсә, аны чистартасың да елыйсың.(суган)

:

  • Җылы яңгыр ява, чәчәкләр үсә, җиләк җыялар, бу кайчан була? (җәй)

  • Ул ак. Сөт түгел, аны чәйгә салалар. Чәй баллы була.9шикәр)


Нәүрүз балаларга күчтәнәчен (чәкчәк) бирә.

А.б.+балалар

Нәүрүз! Рәхмәт.


Бергә чәк-чәк белән чәй эчү


Бәйрәм буласы бүлмә кыш, яз күренешләре ясалган рәсемнәр белән бизәлә. Әкрен генә музыка уйный.
Алып баручы.
Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам, дип,
Мәктәпкә килде һәркем.
Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. Элгәре заманнарда безнең бабалары¬быз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» дип атаганнар. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
(Күңелле көй яңгырый.)
Балалар.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез!
Өйдәме, түтәй? Тизрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй!
(Хуҗалар тәрәзәдән ярма, күкәй бирәләр.)
Балалар.
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
1 нче укучы.
Кыш китте, яз килде, Үрдәк белән каз килде. Былбылдан аваз килде — Нәүрүз мөбарәк булсын!
2 нче укучы.
Абзый эшең уң булсын,
Теләгәнең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын —
Нәүрүз мөбарәк булсын!
3 нче укучы.
Нәүрүз хакы биш алтын,
Бирсәң ярар ике алтын,
Карама ялтын-йолтын —
Нәүрүз мөбарәк булсын!
4 нче укучы. Казанга бармак кирәк,
Балыкка кармак кирәк,
Ә безгә бәйрәм кирәк,
Нәүрүз мөбарәкбад!
5 нче укучы.
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә,
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Бергә.
Нәүрүз мөбарәкбад!
Алып баручы.
«Нәүрүз» бәйрәме мөбарәк булсын,
Яз саен кабатланып торсын!
Котлап сәлам бирдегез,
Әйдәгез, сыйланыгыз! (Сый өләшә.)
Алып баручы. Нәүрүз — Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Ул — көн белән төн тигезләшкән вакыт. Менә шуннан соң көн озыная башлый.
Ә Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм?
Укучылар.
— Яңа ел бәйрәме!
— Яз бәйрәме!
— Кышны озату, язны каршылау бәй¬рәме!
— Дуслык бәйрәме!
(«Яз җитә» җыры башкарыла. Бүлмәгә «карга костюмы» кигән балалар керә.)
Алып баручы. Балалар, карагыз әле, Кара каргалар килгән, алар — яз киләсен хәбәр итүчеләр.
Кара каргалар. Исәнмесез, балалар!
Алып баручы. Кая таба очасыз?
1 иче кара карга.
Ачылды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә,
Без кайтабыз сагындырган
Туган, үскән җирләргә.
2 нче кара карга. Көннәрне юлда үткәреп.
Куанышып сезгә очтык,
Канатларга күтәреп,
Сезгә яз алып кайттык.
1 нче кара карга. Яз кызы Нәүрүз¬бикә тиздән сезгә килеп җитә! (Каргалар «очып» чыгып китәләр.)
6 нчы укучы. Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә!
7 нче укучы. Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк!
(Кошлар сайравы ишетелә. «Кил син, язым» җырының 1 нче куплеты башка-рыла. Җыр ахырында «каргалар» белән Яз-Нәүрүзбикә керә.)
Нәүрүз.
Исәнмесез, балалар!
Бик күп сулар үттем мин,
Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
8 нче укучы.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән байлык килде,
Яз белән шатлык килде. («Кил син, язым» җырының 2, 3 нче куплетлары башкарыла.) Нәүрүз.
Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз,
Имин йортта торыгыз,
Кәеф-сафа корыгыз.
Инде мине тыңлагыз,
Моңаеп утырмагыз —
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә җырлагыз —
Нәүрүз мөбарәкбад!
Алып баручы.
Әй, дуслар, килегез,
Күңел ачу көнебез.
Татарча матур итеп
Без биибез, күрегез!
(«Зәлидә» биюе башкарыла.)
Алып баручы. Яз иртәсен котлагандай матур булып,
Зәңгәр күкне каплап алды зәңгәр болыт.
Бизәкләгән төсле булды бөтен һава,
Кар өстенә шыбыр-шыбыр ләйсән ява!
(«Ләйсән яңгыр» җыры башкарыла.) Нәүрүз.
Яратыгыз көзне дә, яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә, яратыгыз язны да. Балалар.
Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт!
Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт!
(Кыңгырау тавышы ишетелә.)
Алып баручы. Балалар, ишеттегез¬ме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә, ахрысы.
(Кыш бабай керә.)
Балалар. Исәнме, Кыш бабай!
Кыш бабай (Нәүрүзгә).
Бу нинди бәйрәм монда?
Миңа әйтми киткәнсең,
Бер өрсәм, җил исәр,
Ике өрсәм — кар явар,
Кит, Нәүрүз, кит! Нәүрүз.
Шып итсәм — җил туктар,
Елмайсам — карың елар,
Үзең кит, Кыш бабай! Кыш бабай.
Минем җитез атларым бар,
Гыйнвар, февраль айларым бар.
Нәүрүз.
Минем дә бит атларым бар,
Җылы апрель, майларым бар.
Кыш бабай.
Әйдә, алайса ярышыйк,
Кем җиңә, шул кала.
Алып баручы. Кыш бабай, Нәү¬рүзбикә, балалар бит икегезне дә ярата¬лар.
Кыш бабай. Рәхмәт, рәхмәт. Менә хәзер карыйк әле ярышып.
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам,
Кайсыбыз килер алдан?
(Нәүрүз, Кыш бабай кашыкка күкәй салып йөгерәләр.)
Алып баручы. Инде хәзер биеп ала¬быз.
(Кыш бабай бии-бии дә егыла.)
Кыш бабай.
Уф, арыдым, су кирәк,
Җиңелдем бит, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз хуҗа булды инде!
Сезнең белән Нәүрүз кала,
Ә мин киттем, хушыгыз.
(Саубуллашып китә. Күңелле көй ишетелә. Хуҗа Насретдин керә.)
Хуҗа Насретдин.
Хуҗа Насретдин товары
Һәркемгә дә җитәрлек.
Тары-бары, растабары
Һәркөн сатыла товары.
Яшьләр өчен шатлык мин дә,
Картларга да тансык мин.
Халык үлмәс, мин үлмәсәм.
Мәңге яшә, Насретдин!
Алып баручы. Әссәламегаләйкем, Хуҗа Насретдин!
Хуҗа Насретдин. Вәгаләйкем әссәлам! Исәнмесез, балалар! Бу базармы?
Алып баручы. Юк, бу базар түгел, бу бит мәктәп.
Хуҗа Насретдин. Яхшы, яхшы, миңа мәктәп тә ярый, бераз ял итеп алырмын.
Алып баручы. Хуҗа Насретдин! Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. Ә сез безнең олы кунагыбыз булырсыз. Сез бит бик күп мәзәк, мәкаль, табышмак, такмаклар беләсез. Безгә дә сөйләмәссез микән?
Хуҗа Насретдин. Була ул, тыңлагыз! Мин мәкальне башлармын, сез тәмам-ларсыз. Тырышкан табар ... (ташка кадак кагар.) Кем эшләми, ... (шул ашамый.) Ялкау утырып йоклый, ... (ятып ашый.)
Хуҗа Насретдин.
Бүген «Нәүрүз» бәйрәме,
Күңел ачу көнебез.
Тәмле прәннекләр алырга
Минем янга килегез.
Товарымны сатмыйм әле,
Сезне сыйлыйсым килә.
«Нәүрүз» бәйрәмен котлап,
Бүләк бирәсем килә.
Сый-хөрмәтләр сезгә булсын,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балалар. Рәхмәт сезгә, Насретдин!
Хуҗа Насретдин.
Миңа китәргә кирәк,
Сау булыгыз, балалар! (Китә)
Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бергәләп җырлап алыйк. («Кулчатыр» җыры башкарыла.)
9 нчы укучы.
Җырларыбыз юлдаш булсын,
Юлдаш булсын, яңгырап торсын.
Эшләрегез уңнан булсын,
Илебезне бизәп торсын!
(Җыр башкарыла.)
Нәүрүз.
Кояш, чык, чык, чык,
Тәти кашык базарда,
Ботка пешәр казанда.
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит.
(Кояш чыга.)
10 нчы укучы.
Кояш, кояш, син биектә
Бар дөньяны күрәсең.
Әйтче, иң матур җир кайда?
Син бит инде беләсең?!
Кояш.
Әйе, беләм, мин әйтәм, тыңлап кара:
Иң матур җир — Туган җир ул,
Онытма моны, бала!
Алып баручы.
Алдагы көннәрегездә
Телибез зур уңышлар.
Муллыкта, тыныч тормышта
Хезмәт итегез, дуслар!
(«Туган телдә җырыбыз» җыры баш¬карыла.)
Кулланылган әдәбият. 1. Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр. Рус телле балалар өчен дәрестән тыш ча¬ралар җыентыгы. Казан. 1999.
2. Балалар өчен җырлар. Хәрефле шакмаклар. Луиза Батыр-Болгари.



Татар халкының безнең төбәктә сакланып килә торган

йола һәм бәйрәмнәре

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган

чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар

халыкның милли горурлык, милли хисләр кулҗтурасын тәрбияләргә ярдәм

итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү

дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде

аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр

кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару,

очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да –

үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Мин еш кына ап–ак чәчле, ак яулыклы 75 яшьлек әбием белән

сөйләшеп утырырга яратам. Алар яшь чакта уздырылган бәйрәмнәр, гореф –

гадәтләр, йолалар турында сөйләгәндә әбиемнең ягымлы йөзе тагын да

җанлана, күзләре яна башлый, тавышы көрәя. Әйе, күңелле, бик күңелле итеп

яшәгән бит безнең әби – бабайларыбыз. Тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп,

чын күңелдән ял итә белгән. Тәртип бозулар да булмаган. Халыкның күңеле

саф, чиста булган. Кунак булып килгәннәргә кадер – хөрмәт күрсәткәннәр.

Ипи – тоз якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата

да белгәннәр алар.Уен – көлке, җыр – бию белән шаулап – гөрләп торган

Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре, аулак өйләр, каз өмәләре үзеңне

башкалар алдында сынатмау, кешеләрдә кире хисләр тудырмау, матурлыкта,

җитезлектә, дуслыкта сынатмау өчен көрәш мәөданына әверелгән.

Әбием әрнеп: “Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле, кешеләр бер

берсе белән аралашмыйлар, очрашмыйлар, туган – тумачаларын белмиләр.

Ә бит мөкатдәс бәйрәмнәребез авыр фаҗигале елларны җиңелрәк кичерергә

ярдәм итте, күңелләребезне җылытты, өметләребезне өзмәскә булышты ”, -

дип әйтеп куя. Әйе, бәйрәм көннәрендә бергәләшеп, туйганчы җырлашып

утыруларның рәхәтлеге әби-бабайлар хәтерендә генә саклана. Безнең бәхеткә

авылларыбызда матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да

бар. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде.

Минем уйлавымча, хәзерге вакытта күптәннән килгән бәйрәм,

йолаларын саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу

борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы

халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга

тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомуман,

яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында,

бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган,

кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә безнең

төбәктә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә

теләдем. Моның өчен миңа шактый эзләнергә, әби – бабайларны күреп, алар

хәтерендә сакланып калган хатирәләрне язып алырга кирәк булды Әгәр дә

минем кечкенә генә эшем төбәгебездәге йола – бәйрәмнәрне торгызу һәм

яңарту эшенә өлеш кертсә, мин бик бәхетле булыр идем.

Нәүрүз

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн

белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Бу бәйрәм турында

сорашкач Разыя әби түбәндәгеләрне сөйләде.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз

җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан

итәләр. Укучы балалар өйдән - өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар

такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп,

кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр

әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән.

Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең

гимназиябездә дә бу бәйрәм ел саен уздырыла. Нәүрүз такмаклары Ш.

Мәрҗани, К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар. Нәүрүз бәйрәме

турындагы материаллар татарлар яши торган байтак төбәкләрдә табыла тора.

Этнограф Р. Уразманова хезмәтләреннән күренгәнчә, ул мишәр татарларында

да киң таралган йола бәйрәме булган. Фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов

җыйган материаллар буенча, бу йола Башкортстанның Ык буе татарларында

да бик популяр булганлыгын беләбез. Телче – галимебез Ф. Баязитова да

әлеге бәйрәм турында кызыклы материал туплаган. Нәүрүз бәйрәменең гасыр

башларында бик популяр булуы турында бөек рәссамыбыз Б. Урманче да

әйтә, һәм ул өйрәтеп калдырган нәүрүз көен хәзер бәйрәмне уздыру

вакытында һәркайда да башкаралар.

Зәрә боткасы

Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт,

бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның

берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә боткасы”

пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли. Бала – чага билгеләнгән бер

көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азык-

төлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр:

Карга әйтә: кар, кар,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сый, маеңны салып бар.

Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Ул

тауны “ зәрә тау башы” дип йөрткәннәр. Олысы – кечесе зәрә боткасы белән

сыйланган. Сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар.

Ә күрше Мәмәшир авылында, Шәңгәрәй бабай сөйләве буенча, ботка

пешермәгәннәр, ләкин сабантуй алдыннан балалар басуга чыга торган

булганнар. Алар анда салам яндырып такмаза әйтә торган булганнар.

Дәр, дәр, дәрәгә

Иртә пешкән боткага,

Соңга калган шурпага...

Авыл халкы: “ Дәрә кычкырдылар инде сабантуй башлана”, - ди

торган булган.

Дәрә боткасы” йоласының иң беренче тасвирламасын И.М.

Ляпидевский язып чыккан. Ул аны 1848 елда Мамадыш өязе Ядегәр волосте

буенча (хәзер Кукмара районы Ядегәр авылы) керәшеннәрдә төзегән.

Ляпидевский түбәндәгеләрне яза: “Яз башында, чәчүгә чыгар алдыннан, һүр

өйдән ярма, сөт, май җыеп йөриләр. Билгеләнгән көнне авылдан берәр

чакрым ераклактагы җиргә казан алып баралар һәм җыйган ризыклардан

ботка пешерәләр. Кичкә бөтен халык гаилә-гаилә булып җыела, үзләре белән

сыра һәм ачыбал алып киләләр. Ботканы поштабакларга бүлеп салгач һәм

дога укыгач, түгәрәк-түгәрәк булып утыралар да ашый башлыйлар, аннары

алып килгән эчемлекләре белән сыйлыйлар, тәмамлагач кайталар һәм авыл

тирәсендә җыелып ат чабышы карыйлар, анысы озакка сузылмый, шуннан

өйләренә таралышалар. Бу-сабантуйга хәзерлек сыманрак була”.

Мин әбиемнән: “ Ни өчен “зәрә боткасы” дип атаганнар?” – дип

сорагач, ул болай дип җавап бирде: “ Имеш, күрше Түбән Шөн авылында бер

мари кешесенеү Дәрә (Зәрә) исемле кызы язгы ташу вакытында суга батып

үлгән. Әтисе яраткан кызын оныта алмыйча зар елаган. Озак еллар буена

якын – тирә авылларда халыкка ярма өләшеп, ботка пешереп үзенең сөекле

кызын искә алуларын сораган. Тора-бара бу әйләнә-тирә татар авылларында

йолага әйләнгән, имеш”.

Язгы чәчү

Язгы чәчү, сабан эшен башкаручылар дәрәҗәле, хөрмәткә лаек

кешеләр булганнар. Кырга чыккан көнне үк алар хөрмәтенә сабан боткасы

пешерелгән, әбәт чиләге белән әйрән илткәннәр. Бу турыда авылыбызның

аксакалы Нәбиулла бабай менә ниләр сөйләде: “Сабанга чыгуның беренче

көне – иң әһәмиятле көн булып санала. Чәчүгә чыккан көнне йомырка

пешереп өләшә иделәр. Игеннәр йомырка кебек тук, зур булсыннар,

игенчеләр йомырка кебек тәгәрәп эшләсеннәр имеш. Җиргә орлык чәчкәндә:

Игеннәрнең башы йомырка кебек тумырланып үссен!” – дип,йомыркаларны

чәчеп җибәрә идек. Ә кечкенә малайлар йөгерә-йгерә йомыркаларны җыеп,

утырып ашарлар иде.”

Яраткан язучым Ш. Маннурның “Агымсуларга карап” дигән әсәрендә

дә язгы чәчүнең беренче көннәре турында язылган. Аны укыгач, Нәбиулла

бабай сйләгәннәре искә төшеп, алар йөргән басуларны күз алдыма китереп

утырдым. Шәйхи ага үзенең кечкенә вакытта басуга баруы турында менә

нәрсәләр яза: “Минем әле үз тиребезгә баруым да, иген чәчкәнне күрүем дә

беренче тапкыр иде. Бар да кызыклы, бар да матур икән, дөнья чиге дә

күренми икән. Тик бер генә нәрсә аңлашылмады: ни өчен җир өстенә күкәй

чәчәләр. “Шуны да белмәгәч! – диде түтәй. – Чәчкән орлык шул күкәйләр

хәтле булып үссен өчен”.

Йомырка җыю

Ә йомырка җыю күренешен авылыбызның мөхтәрәм Әсгать абзый

болай сурәтли: “Без кечкенә чакта авылыбызда йомырка җыю бик җанлы

төстә, күңелле үтә иде. Бала-чага йорттан-йортка кереп йомырка җыябыз.

Икешәр-өчәр букча йомырка җыярлар иде. Аннары урамга чыгып, җыйган

йомыркаларны тәгәрәтеп, рәхәтләнеп төрле уеннаруйнар идек”.

Уйлап карасаң, бала-чаганың йорттан-йортка кереп йомырка җыеп

йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм

якын кешеләре белән очрашканнар, сйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта

өлкәннәр дә балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы,

тапкырмы, оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр.

Ә балалар өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын сыныган.

Һә йортта балаларны ачык йөз белән каршы алганнар, хәлләреннән килгәнчә

йомырка биргәннәр.

Ә соңгы елларда Сабантуй җитәргә 1-2 көн кала яшь егетләр һәр

өйдән йомырка җыялар. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка

бирә, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә бирәләр”.

Бу йолаларны тыңлагач, уйга калдым. Чынлап та, бик күңелле булган

икән бит?! Нигә хәзер йолалар онытыла соң? Бу йолаларда татар халкының

юмартлыгы, кече күңеллелеге, дус, матур итеп яши алуы да күренә бит.

Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю да бик күңелле булган. Әбием

сөйләгәннәрдән чыгып шуны белдем: өй саен кереп, бүләк җыюны сөрәнгә

чыгу дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган. Безнең

якларда яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз

явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган

сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып,

үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗа хатын

сабан туйга бүләк чыгара торган булган. Әгәр дә бүләк җыючылыр йортка

кермәсә, хуҗалар үпкәли торган булганнар. Бүләк бирмәүчеләрне авыл халкы

саранлыкта гаепләгән. “ Бүләгем – көрәшчегә”, “ чабышта җиңүчегә”, “ иң

арттан килүчегә” дип атап бүләк бирүчеләр дә булган. Бүләкне алгач, юмарт

хуҗаларны мактап: “ Сабирә апа сабантуйга чиккән сөлге бирде. Ура, ура,

ура!”- дип кычкырып рәхмәт әйтә торган булганнар. Бүләкләрне яшьләр

җыеп йөргән. Аларның берсе колга күтәргән, бүләкләрне шуңа элгәннәр, ә иң

матур сөлге колга очында җилфердәгән. Грамун, җыр тавышы яңгырап

торган. Ахырда бүләкләрен мөхтәрәм авыл картларына тапшырганнар.

Гайшә әби авылыбызда уздырылган сабантуй бәйрәмен менә ничек

тасвирлады: “ Сабан туе табигатьнең бик матур җирендә - авыл читендәге

чирәмлектә үткәрелә иде. Бәйге урыны – мәйдан. Мәйдан тирәсенә

түгәрәкләнеп утыргычлар ясап куела. Авылның аксакалларыннан йола

белгечләре сайлап куела иде. Алар уенның, көрәш ярышларының җаваплы

кешеләре булып саналалар. Халык арасында аерылып тору өчен билләренә

матур кызыл башлы сөлге бәйлиләр иде. Бәйгеләрдә авыл халкы да, читтән

килгән кунаклар катнаша ала. Ярышларны ат чабышы башлап җибәрә торган

иде. Атларга 8-12 яшьлек малайларны атландыралар. Ат чабышлары иң

абруйлы ярыш булып санала. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышында

җиңүчегә бирелә. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тага

идек. Татарча көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү кебек уеннар бик

борынгыдан килгән. Соңрак капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк

вату, колгага менү уеннары гадәткә керде. Көрәшчеләр һәм җайдаклар

үзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар,

җырчылыр һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп,

халыктан мактау, хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алалар иде. Сабантуйда яңа

җыр, яңа көйләр отып калабыз, аларны басу – кырда эш вакытында яки өйдә

кышкы озын кичләрдә җырлый идек. Халык күп быелуга, ярыш вакытындагы

ыгы – зыгыларга карамастан, бу бәйрәмдә тәртип бозулар булмады. Ярышлар

төгәлләнгәч, халык шат күңел белән өйләренә таралыша иде”.

Ә Разыя әби сөйләүләренә караганда, сабантуй бәйрәмнәрендә

кичләрен яшьләр уены уздырылган. Ул үзенең яшь чакларында булган кичке

уеннарны шулкадәр мавыктыркыч итеп сөйли, минем дә кисәк кенә шул

вакытка кайтып, шул кичке уеннарда бергенә тапкыр булса да катнашасым

килеп китә: “Менә урам буйлап яшь кызлар кичке уенга җырлап төшәләр,

артларыннан гармун уйнап яшь егетләр бара, ә алар артыннан шау – гөр

килеп бала – чагалар...” Төн урталарына тикле гармун тавышы яңгыраган;

егетләр һәм кызлар биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар.

Мөхәммәт Гали үзенең бу хакта хикәясендә түбәндәгеләрне яза: “Шул

кичне кызлар, егетләр каравыл өе янындагы чирәмлектә таган астына

җыелдылар. Киенеп-ясанышып килгән кызлар белән егетләрне һәм аларның

уйнауларын карау өчен, шунда иптәш малайлар белән без дә бардык. Гармун

көенә җырлаулар, биюләр булды. Безнең шикелле малайларны уртага

утыртып, кызлар белән егетләр, читкә китеп, акча чөеп уйнарга

керештеләр...”

Сорашып йөрүләр барышында күрше Күкшел авылында Сабантуй

бәйрәменең башка авыллардан үзенчәлеклерәк уздырылуы билгеле булды. Бу

авылда халкым йолалары әле хәзер дә саклана. Күкшел авылында яшәүче

Сүрия апа безгә түбәндәгеләрне сөйләде: "Кичен авыл яшьләре болынга,

ягъни сабан туе буласы урынга кичке уенга җыела. Егетләр - кызлар татар

халкының җырлы-биюле уеннарын, "Назалы", "Биш парлы", "Балыкчы",

"Капкалы", “Биеп алышлы" "Каешлы" һ.б. уйныйлар. Сөрән җыючы егетләр

башларына түбәтәй, аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп,

билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп кичке мәҗлестән (егетләр сөрән алдыннан

мәҗлесләр үткәрәләр, сөрән җырларын өйрәнәләр) кичке уенлыкка киләләр.

Төнге сәгать 1-2 ләрдә сөрән җыю башлана. Ул кичтә авыл халкы йокламый,

хәзинәсендә булганча, ишек алдына табын әзерли. Табынга эчемлекләр,

буялган йомырка, камыр ризыклары, кабымлык куела. Хуҗаның үсмер,

ягъни 8-9 класста укыган һәм кияүгә чыкканчы булган кызлары һәр елны

чиккән кулъяулык бүләк итә. Аңа да рәхмәт әйтелә. Чиккән кулъяулыклар

гармунчыга бәйләнә, җыеп барыла һәм сөрән тәмамлангач егетләр үзара

бүлешәләр. Яшь киленнәр егетләргә чиккән сөлге бүләк итәләр. Сөлгеләрне

атап та бирәләр. Яшь кияү (нинди яшьтә булуына карамастан) урам уртасына

алып чыгып чөелә .

Егетләр урамда " Алмагачлары" көенә җырлап йөриләр.

Алмагачым чәчәк ата

Майның 15 ләрендә.

Шул алмагач чәчәге күк

Минем дус-ишләрем дә.

Сусар баласын өйрәтә

Суга каршы йөзәргә.

Бик күп сабырлыклар кирәк

Аерылганда түзәргә.

Ә хуҗалыкларга кергәч түбәндәге җырларны җырлыйлар:

Атлар иярләдеңме,

Тайлар йөгәнләдеңме,

Сабантуйлар җитә диеп,

Бүләк әзерләдеңме?

Өй артыңдагы умартаң

Ел да сыен аерсын.

Безне шулай хөрмәтләсәң,

Ел саен да баерсың.

Аю килә такырдан,

Тырнакларын батырган.

Рәхмәт яусын хуҗаларга,

Кунак итеп чакырган!

Биек икән тавыгыз,

Каршы ява карыгыз.

Без килдек тә кунак булдык,

Сабантуйга барыгыз.

Икенче көнне сөрәнче егетләр Сабантуй күрке булып йөриләр. Татар

халык җырларын җырлап әйләнү, күмәк биюләр оештыру, кыр батырларын,

яшь кияүләрне кабат мәйдан уртасында чөю әлеге егетләрнең вазифасына

керә. Сөрәнче егетләрнең аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп,

билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп, башларына түбәтәй киеп мәйданда матур

итеп җырлап йөрүләре күңелләрне әллә кайларга алып китә, йөрәкләрне

җилкетә."

Еллар узган саен, милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре,

йолалары әкренләп онытыла бара. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә

дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер-беребез белән аз аралашабыз.

Бәйрәм көннәрендә туйганчы җырлашып утырулар бары тик әби-

бабаларыбызның хәтерендә генә саклана. Ә кайбер әби-бабаларыбыз

борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләмиләр дә, чөнки

аларның яшьлек еллары милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү

вакытына туры килгән, ләкин шулай булса да авылларда искиткеч зиһенле

әби-бабаларыбыз сирәк булса да бар әле. Безгә бу әби-бабаларны табып,

татар халкының бәйрәмнәрен,йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар

кебек пакъ күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә

моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм

яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк.

Әдәбият

1. Никольский Н.В. “Сборник исторических материалов о

народностях Повольжья. - Казань, 1919.

2. Мөхәммәтҗанов Р. Эзләсәң табыла. - Казан утлары. - 1977. - №9.

3. Уразманова Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.

4. Татар мөселман календаре. - Казан. - 1997.

5. Татар мөселман календаре. - Казан. - 1998.

6. Маннур Ш. Агымсуларга карап. - Казан, 1999__













































МОУ Актанышская гимназия











hello_html_m2429cf00.gif


hello_html_3f1d7cda.gif


4 класс.Соңгы кыңгырау бәйрәме.














Башкарды : Набиева С.Х.











Актаныш 2008 ел.










































Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Материалда Нәүрүз бәйрәменең үзенчәлекләре, тарихы,балалар өчен күңелле уеннары белән бергә бирелгән.  Меңләгән еллар буена континентлар, материклар, диңгезләр, океаннар, аша Нәүрүзнең даны тарала.Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне – дистәләгән илләрдә уздырылар. Татар дөньясында «Нәүрүз» исемле аул теркәлгән, Нәүрүз исемен кешеләр балаларына кушканнар.  Атаклы тарихчы Һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” исемле әсәрендә “Нәүрүз” исемле муллага туктала. Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар:   Нәүрүз килә яшәреп, Яшәреп тә теш ярып. Сөләйман абзый, көтәмсең, Табак-савыт бирәмсең? Нәүрүзгә табак кирәк, Табакка кабак кирәк, Май, күкәй, калак кирәк...   Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган.   Ач ишегең , керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез. (Түтәй булып киенүче) Керегез, керегез, балакайларым. Без сезне күптән көтәбез. Нәүрәз котлы булсын!

Общая информация

Номер материала: 78766042101
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>