Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыЧыгыш

Чыгыш

Скачать материал

Арча районы Иске Иябаш башлангыч мәктәбе укытучысы                                        Мөхәмәтшина Рәзилә Рәүф кызы

 

                      Укучыларга эстетик тәрбия бирү       

 

 

Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән

кебек тиешле тәрбия бирелмәгәндә —
гүзәл кеше дә җитешмәс...
(Риза Фәхреддин)

Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә.
Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора. Мин эстетика белгече түгел, шулай да
башлангыч класслар укытучысы, сыйныф җитәкчесе һәм әни кеше буларак, бу өлкәдә кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.
Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: "Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр.Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим.
Күптән түгел, газета мәкаләсен укыганда, бер укучының бәхәсле фикеренә юлыккан идем. "Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде”, - ди мәкалә авторы.
Балаларның, бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Эстетик тәрбия - шуның бер өлеше. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.
Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә (әллә тәрбияләмәүдәме?) үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче "тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, "бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр.
Бар ул, бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул.Югарыда телгә алынган мәкаләдәге "тәрбиячеләр, укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә...” дигән өлеш белән килешеп булмый. Бәлки автор тәрбия программаларының камил булмавын,
эстетик тәрбиянең заманга яраклаштылган системасы эшләнмәгәнлеген күз алдында тоткандыр. Ничек кенә булмасын, эстетик тәрбиянең асыл җепләре мәктәптә укытылучы һәр предметның, һәр тәрбия чарасының нигезенә шулкадәр тыгыз үрелгән ки, беренче карашка, аны хәтта күреп тә булмый. Ә тел, әдәбият, тарих, рәсем сәнгате, музыка, технология кебек дәресләрдә укытучы турыдан-туры сәнгать әсәрләре белән эш итә. Һәр укытучы эстетик сыйфатлар, зәвык, сәнгатьтә һәм тормышта гүзәллекне аңлый һәм тормышны матурлык кануннары нигезендә кора белүне җитлеккән кешедә булырга тиешле зарури үзенчәлек итеп карый.
Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

 

Балаларыбызның әти-әниләргә әйтер

сүзләре

Әлеге текст үзенә ирек яуларга һәм хокукларын якларга теләгән баланың үзенчәлекле монологы гына түгел, ә өлкәннәрне үзара аңлашуга, әңгәмәгә чакыру да.

http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМине артык иркәләмәгез, моның белән сез мине бозасыз. Мин нәрсә сорыйм, шуны алырга кирәк түгел икәнлеген бик яхшы беләм, бары сезне сынап кына карыйм.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМиңа карата кырыс булырга курыкмагыз. Миңа шундый мөгамәлә ошый. Бу миңа үз урынымны билгеләргә ярдәм итә.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngЮләр һәм мәгънәсез сорауларыма җавап бирмәгез. әгәр болай эшлисез икән, бераздан гел үземә генә игътибар иттереп торырга теләвемне аңларсыз.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМинем юк-барга җебергә торуларыма артык игътибар итмәгез. Мин бик еш кына авыруга сабышып үземә күңеллелек, рәхәтлек ала башларга мөмкинмен.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМинем тискәре гадәтләремә артык игътибар итмәгез. Бу миңа аларны тагын да дәвам итү өчен сәбәп булырга мөмкин.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМиңа үземне үз яшемә караганда кечерәк итеп тоярга юл куймагыз. Мин елап сезне һәр очракта "җиңә" башларга мөмкинмен.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМин үзем башкара алган эшләрне минем өчен эшләмәгез, чөнки алга таба да сезне хезмәтче итеп файдалана башлаячакмын.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМинем провокацияләргә бирелмәгез. Юкса мин тагын да зуррак "җиңү"ләргә ирешергә тырышачакмын.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМин нәрсәне дә булса ялгыш эшләгән өчен тизрәк сорау ала башламагыз. Кайчак мин ни өчен нәкүменә шулай эшләгәнемне белмим.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМинем намусымны артык зур сынауларга куймагыз. Куркып, ялганчыга әйләнергә мөмкинмен.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМинем курку-шикләнүләрем сезне борчуга салмасын. Юкса мин тагын да катырак курка башлаячакмын. Мине бары тик курыкмаска гына өйрәтегез.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngҮти алмастай вәгъдәләр бирмәгез. Бу минем сезгә булган ышанычымны какшата.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngИкеле-микеле сөйләшмәгез. Бу миңа үз сүземне сүз итәргә мөмкинлек калдыра.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМиңа гел бәйләнеп, бертуктаусыз мыгырданып тормагыз, юкса мин ишетмәмешкә салышып үз-үземне якларга мәҗбүр булачакмын.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМиңа бертуктаусыз нотык укымагыз. Минем нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен белүемне күреп, сез гаҗәпкә калачаксыз.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngБеркайчан да үзегезне камил һәм гөнаһсыз итеп күрсәтергә тырышмагыз. Болай эшләп сез үзегезне башкалар белән чагыштырып карарга урын калдырачаксыз.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМин: "Мин сезне күралмыйм!", дисәм, курыкмагыз, үпкәләмәгез. Минем бу сүзләремнең мәгънәсе бөтенләй башка. Мин сезнең миңа карата эшләгән начар гамәлләрегез өчен үкенүегезне генә телим.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngӘгәр сез башта миңа мине яратуыгыз хакында әйтеп, аннары үзегез өчен берәр эш башкаруымны сорасагыз, мин үземне базарда дип хис итәчәкмен. Бу очракта мин сатулаша башлыйм һәм җиңәчәкмен дә.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМинем нәрсәне дә булса ялгыш эшләвемне үлемгә тиң гамәл итеп карамагыз. Минем дә хаталанырга, аны төзәтергә һәм шуннан сабак алырга хакым бар. Әгәр сез мине бернигә дә яраксыз дип битәрләп торсагыз, алга таба мин нәрсә дә булса эшләргә куркып торачакмын.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМине үзем ясаган хаталарның нәтиҗәсеннән сакларга тырышмагыз. Сезнең кебек мин дә үз тәҗрибәмнән чыгып өйрәнәм.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМинем экспериментлар ясарга яратканымны онытмагыз. Шулай итеп мин дөньяны өйрәнәм, зинһар өчен, моңа каршы килмәгез.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngКонфликтның иң кызган вакытында минем үз-үземне тотышым турында фикерләрегезне әйтеп калырга ашыкмагыз. Кайбер объектив сәбәпләр аркасында бу вакытта минем колакларым томалана һәм сезне тыңлыйсы килү теләге кими. Билгеле бер адымнар ясагыз, ә минем белән бу турыда соңрак сөйләшерсез.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngЧит кешеләр барында мине төзәтергә тырышмагыз. Күзгә-күз карап тыныч тавыш белән ясалган кисәтүләргә мин күбрәк игътибар итәм.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngСезнең хуплау, мактауларыгыздан башка минем уңышларга ирешә алмасымны аңлагыз.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМин сезнең бер-берегезне яратуыгыз аркасында дөньяга килүемә ныклап ышанырга тиешмен. Сезнең гел талашып, әйткәләшеп торуларыгыз моның киресен раслый.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМин энемне яки сеңлемне артыграк яратуыгызны күрсәм ачуланачакмын һәм игътибар белән ярату күбрәк эләгүчегә күбрәк һөҗүм итәчәкмен, чөнки шулай гаделрәк булыр дип саныйм.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМин хәзердән үк инде капма-каршы җенес белән кызыксынам. Әгәр сез бу турыда сөйләшүдән качсагыз һәм берни дә аңлатмасагыз, бу турыда мин яшьтәшләремнән һәм өлкәнрәк балалардан беләчәкмен. Сезгә шулай тынычрак булырмы?
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМинем ачыктан-ачык сорауларымнан качмагыз. Әгәр ул сорауларга җавап бирмисез икән, мин аларны сезгә бирүдән туктыйм һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлаячакмын.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngСезгә бик авыр булган вакытны мин тоям. Миннән качмагыз. Барысын да үзегез белән кичерергә мөмкинлек бирегез. Сез миңа ышанасыз икән, мин дә сезгә ышаначакмын.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngБез бик аз вакыт бергә булабыз дип борчылмагыз. Минем өчен вакытның күпме булуы түгел, ә бергә үткәргән вакытның ничек булуы мөһимрәк.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМине көч кулланып җиңәргә тырышмагыз. Бу миндә көчлене генә санга сугарга кирәк икән дигән ялгыш фикер калдыра.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМин яшьтәшләремә һәм үземнән өлкәнрәкләргә тартыла торган чорда бик игътибарлы булыгыз. Бу вакытта минем өчен аларның фикере сезнекеннән өстенрәк булырга мөмкин. Бу чорда мин сезгә гел тәнкыйть белән караячакмын һәм сүзләрегезне кылган гамәлләрегез белән чагыштырып торачакмын.
http://gzalilova.narod.ru/accept.pngМиңа карата дустанә мөнәсәбәттә булыгыз. Шул вакытта мин дә сезнең дустыгызга әйләнермен. исегездә тотыгыз: мин тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнәм.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Чыгыш"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Менеджер по управлению сервисами ИТ

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Минем бу чыгышымны ата-аналар җыелышында кулланырга була.Чөнки балаларга әһлак тәрбиясе бирү- ул әти-әни,мәктәп,сыйныф җитәкчесе бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗәле була ала.Әһлак темасы бервакытта да актуальлеген югалтмый.Тәрбиянең нигезе гаиләдә салына,ә без мәктәптә аны ныгытабыз,үстерәбез.Киләчәгебезне тәрбиясез кешеләрдән башка хәтта күзаллавы да авыр.Балаларыбызны матур һәм үрнәк гаиләдә тәрбияләү әти-әниләр һәм укытучыларның да мөһим бурычы.Балаларыбызны рухи яктан бай,ныклы иманлы,әхлаклы,матурлык төшенчәсе дөрес формалашкан камил шәхес итеп ккүрергә телибез икән,белем һәм тәрбия бирү эшенә үз өлешебезне кертергә тиешбез!

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 610 163 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.04.2014 1701
    • DOCX 26.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухаметшина Разиля Рауфовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мухаметшина Разиля Рауфовна
    Мухаметшина Разиля Рауфовна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5289
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 767 человек из 71 региона

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 812 человек из 74 регионов

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 33 регионов

Мини-курс

Культурное наследие России: язык и фольклор

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление стрессом и эмоциями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 20 регионов

Мини-курс

Патологии нервной системы у детей: от перинатального периода до нарушений поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 21 региона