Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект на тему «Ни өчен без төнлә йоклыйбыз?»

Конспект на тему «Ни өчен без төнлә йоклыйбыз?»

Скачать материал

 

 

 

 

 

Тема:Ни өчен без төнлә йоклыйбыз?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Камалиева Гөлнара Ильяс кызы

Әйләнә-тирә дөнья буенча

 1 нче сыйныф өчен

 ачык дәрес эшкәртмәсе

 

 

 

 

 

 

    2013 ел

 

Максат:

 

1. Төнге йокының кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен   аңлату. Йокларга әзерләнү кагыйдәләрен искә төшерү.

Төнен йокламаучы җәнлекләр турында белешмә бирү. Төнлә дә эшләүче кешеләр хезмәте белән таныштыру.

2. Танып – белү эшчәнлеген камилләштерү.

3. Режим белән яшәү рәвеше тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

 

Материал:

 

“Әйләнә – тирә  дөнья “ дәреслеге, 1 кл., табышмаклар китабы, тест .

 

 

 

Җиһазлау:  ташбака рәсеме, төсле кәгазьдән ясалган шаблон куллар рәсеме

 

Техник чара: компьютер,магнитафон,кассета

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күзәтү.

Исәнмесез укучылар. Бүген безнең әйләнә- тирә дөнья дәресенә кунаклар килде. Әйдәгез әле алар белән матур итеп исәнләшик.

Ишегебез ачык.

Түрдән узыгыз.

Кайчан булмасын

Рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә,

Йөзебез ачык

Дус ишләр килү –

Үзе бер шатлык!

-         Балалар, табышмак тыңлап карагыз әле, җавабын кем белер икән?  Татлыдан татлы ни татлы?

( Балалар төрле җаваплар әйтәләр. Мәсәлән, апельсин, карбыз һ.б. Җавапны белмәсәләр аларның игътибарын бишек җырына юнәлтәм. Бу җырны кайчан җырлыйлар?) (Йокы)

Сезне дәрестә “Зирәк Ташбака» күзәтеп торыр.(Рәсем эленә).

Ул бүген бик начар йоклаган. Йокы ни өчен кирәк икән? дигән сорау аны бик нык борчыган.

-         Әйдәгез,ташбакага нәрсә дип җавап бирергә икәнен уйлыйк әле.Ул уянгач аңа дөрес җавапны аңлатырбыз.

-         Без кайчан йоклыйбыз? (Төнлә)

 

2.Уку мәсьәләсен кую.

-         Балалар, чынлап та, ни өчен без төнлә йоклыйбыз? Кем ничек уйлый? (Көн яктысында эшләве рәхәт, көндез йокы килми, төнлә караңгы.)

3.Уку мәсьәләсен чишү.

-         Көн буена кеше нишли? ( Эшли, арый.)

-         Ни өчен йокларга ята соң? ( Ял итү өчен.)

-         Әйе, укучылар, йокы безгә тән һәм баш мие ял итәр, яңа көнгә көч җыяр өчен кирәк. Һәрвакытта да шат рухлы һәм яхшы кәефле буласың килә икән, син көнгә 9 – 10 сәгать йокларга тиеш. Шулай ук көндез ял итеп алырга да онытма. Мәктәптә укып кайтканнан соң, баш мие арый һәм дәрес әзерләргә утырыр алдыннан аңа ял кирәк. Йокы бик файдалы һәм кирәкле.

Нәтиҗә: Кеше көн буена эшләп арый. Ял итү һәм көч туплау өчен аңа йокларга кирәк.

Балалар йоклар алдыннан кагыйдәләр үтәргә кирәк. Ул кагыйдәләрне үтәсәң, йокың тыныч була, ә иртән йокыдан бик җиңел уянасың.

 Әйдәгез, уйлап карыйк әле нинди кагыйдәләр икән ул? Дәреслекнең 108 нче биттәге рәсемгә карагыз әле. – Бу малай дәрестә нишләгән

( йоклап киткән малай рәсеме)

(Йоклап киткән.)

-         Нишләп йоклаган соң ул?

( Аның йокыcы туймаган)

-         Ә нишләп йокысы туймаган?

(Вакытында йокларга ятмаган)

-         Нинди нәтиҗә ясыйбыз: йокларга вакытында ятарга һәм вакытында торырга кирәк. Йокысы туймаган укучы игътибарсыз,ачулы, кәефсез була.

-         Безнең сыйныфта андый укучылар юкмы?

-         Балалар, нәрсә ул режим?

-         Режим ул – тәртип, кагыйдә дигәнне аңлата.

        Слайд: Көндәлек режимны саклаган кеше сау – сәламәт, шат        күңелле, башы яхшы эшли торган була.

-         Дәреслектәге 108 нче битнең аскы өлешендәге рәсемнәргә карап йоклар алдыннан ниләр эшләргә ярый һәм нәрсәләрнең ярамавы турында сөйлә.

-         Нәтиҗә ясыйбыз. Яхшы йокы серләре белән танышып чыгабыз.

-         Слайд: “ Яхшы йокы серләре “

-         Йоклар алдыннан авыр физик хезмәт белән шөгыльләнмә.Тавышлы уеннар уйнама.

-         Йокларга 1,5 – 2 сәгать калгач, ашама.

-         Йокы бүлмәсен җилләтергә, аякларыңны юарга, тешеңне чистартырга онытма.

-         Йоклар алдыннан куркыныч сюжетлы фильмнар карама.

(Үз янында утырган иптәшеңә яхшы йокы серләре турында сөйлә).

Ә хәзер физкультминутка өлешендә уен уйнап алабыз. Әгәр дә мин әйткән фикер дөрес булса, сез кулларыгызны йоклагандагы кебек итеп куясыз,әгәр дә дөрес булмаса кул чабасыз, аннары аяклар белән дөбердисез.

 Йокы алдыннан:

-         Тешләрне чистартырга, юынырга

-         Сикерергә һәм йөгерергә

-         Куркыныч фильм  карарга  

-         Компьютерда атышлы уеннар уйнарга

-         Күп итеп ашарга

-         Урманда җиләк өлгерде.(Тозак сорау)

-         Бүлмәне җилләтергә

-         Мәктәп киемнәрен киеп ятарга

-         Молодцы!

4. Физкультминутка (Музыка)

Әйдәгез, ял итеп алабыз. Тәмле итеп йоклап алабыз (өстәлгә яталар). Әкрен генә күзне ачабыз. Бер - беребезгә карап елмаябыз. Торып басабыз да рәхәт итеп киереләбез. Аннары нишлибез? (Гимнастика ясыйбыз). Ничек итеп гимнастика ясыйбыз. (Бергәләп ясыйбыз) .

-         Балалар, ә хайваннар, җәнлекләр төнлә йоклыймы?

-         Әйе, хайваннар да төнлә йоклый. Йокы ашауга караганда да мөһимрәк. Мәсәлән, эт ашамыйча 25 көн, ә йокламыйча 12 көн генә тора ала икән.

-         Ә сез төнлә йокламый торган җәнлекләрне беләсезме?

-         Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шул табышмакларга җавап тапсак, төнлә йокламаучы җәнлекләрнең исемнәрен белербез.

Слайд: Койрыгы бар – болгый алмый,

                 Аягы бар – йөри алмый. ( ярканат )

      Слайд:    Идәндәге ярыктан

Керәмен дә чыгамын.

Идән асты - туган йортым,

Шунда гомер сөрәмен.

(Тычкан)

 

Слайд: Энәсенең күзе юк.

                 Тегәр өчен җебе юк,

                 Яшерсә башын, аягын,

                 Ул нәни генә бер туп.( керпе

  Слайд:      Көндез очмый, йокыга ята.

                Тычканнар белән туклана. ( ябалак )

 

    Слайд: Нинди аучы коралсыз

                Җәнлек аулый төн буе,

                Аннан мыегын селкетеп

                Йоклап ята көн буе? ( песи )

    

  

Ярканат турында сез нәрсәләр беләсез? Бу кошмы, җәнлекме? Ярканатлар начар күрәләр, яхшы ишетәләр. Алар бары тик төнлә генә очалар. Ә көндезләрен исә агач куышларында, чардакларда, караңгы урыннарда, бөркәнчек ябынган сыман, канатларына төренеп, йөзтүбән асылынып торалар. Алар төнлә генә оча торган күбәләк, корткыч бөҗәкләрне, агач ботакларындагы кортларны аулыйлар. Ә кышын 7 -8 ай йоклыйлар. Аларның күзләре бик начар күрә. Кортларны алар ишетү буенча табалар. Очып йөргәндә дә алар яхшы ишетүләре аркасында бәрелмичә йөриләр.

Исемне иҗекләп әйттерү - 3 иҗек, 2 сүздән тора.

 Мәче башлы ябалакның башы түгәрәк, төрле якка борыла, күзләре зур, яхшы күрә. Кап-караңгы төндә ул бөектән кеп-кечкенә тычканны күрә. Очканда тавышсыз оча, яхшы ишетә. Бер кызык ягы бар, яңгыр яуганда яңгыр астында коенырга ярата.

Тест сораулары

Төнлә йоклаучы җәнлекләр:

А)аю

Б)песи

В)куян

Г)мәче башлы ябалак

Төнлә йокламаучы җәнлекләр:

А)Эт

Б)Ярканат

В)мәче башлы ябалак

Г)керпе

-         Балалар, сез ничек уйлыйсыз? Барлык кешеләр дә төнлә йоклыймы икән? Нинди хезмәт кешеләре төнлә дә эшли?

   Слайд: Янгын сүндерүчеләр.

Ни өчен янгын сүндерүчеләр төнлә дә эшли?

 Слайд: Милиционер ни өчен төнлә дә эшли? Балалар, 1 марттан безнең илебездә милиция исеме полиция исеменә алышынды.

 Физкультминутка

Слайд: Ашыгыч ярдәм күрсәтүче табибләр.

Алар ни өчен төнлә дә эшли?

Слайд: Икмәк пешерүчеләр.

Нәтиҗә: Бу кешеләрнең хезмәте бик авыр, ләкин бөтен кешегә дә кирәкле.

(Төркемнәрдә эш) 1 төркем янгын сүндерүчеләр,2 төркем милиционерлар, 3 төркем табибләр хезмәте турында сөйли.

4. Күнекмәләр формалаштыру.

Балалар, сез йоклар алдыннан барлык кешеләргә тыныч йокы телисездер әйеме? Ә,         менә йокыдан торганда сезне ничек уяталар? Шул турыда җыр тыңлап алыйк әле.

“ Уяталар “ җыры ( Р. Вәлиева сүзләре, М. Минһаҗев көе )

-         Ә йокыдан уянгач сез нинди тылсымлы сүзләр әйтәсез? ( Хәерле иртә )

Нәтиҗә: Димәк, йокыдан торгач, өйдәгеләргә хәерле иртә телибез! Барыбызның кәефе көне буена яхшы булыр. Балалар, минем сезгә бер киңәшем бар.Йокыдан торгач, урын-җирне җыеп куярга онытмагыз. Җыелмаган урын-җир чир теләп торыр,-ди халык.

- Балалар,карагыз әле безнең ташбакабыз да уянган. Хәзер ул сездән сорый инде.

Йокы ни өчен кирәк?

Әйдәгез, без бүген ишеткәннәребездән чыгып, ташбакага аңлатып бирик .

(Балаларның җаваплары: ял итәр өчен, сәламәт булу өчен, кәеф яхшы булсын өчен).

Балалар, сезнең алдыгызда  кул рәсеме төшерелгән шаблоннар ята.Кайсы укучы бүгенге теманы яхшы үзләштерде, кызыл шаблонга исемен яза һәм тактага ябыштыра, ә кемнәр әлегә теманы аңлап бетермәде ,ләкин аңларга тырышачак, яшел шаблонга исемен яза һәм тактага ябыштыра, кем бернәрсә дә аңламаган сары кулларга исемен яза да элеп куя.

 

5. Йомгаклау.   Барыгызда бик актив булдыгыз, бик зур рәхмәт сезгә, акыллыларым!      

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект на тему «Ни өчен без төнлә йоклыйбыз?»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Управляющий рестораном

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат:

1. Төнге йокының кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен аңлату. Йокларга әзерләнү кагыйдәләрен искә төшерү. Төнен йокламаучы җәнлекләр турында белешмә бирү. Төнлә дә эшләүче кешеләр хезмәте белән таныштыру.

2. Танып – белү эшчәнлеген камилләштерү.

3. Режим белән яшәү рәвеше тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: “Әйләнә – тирә дөнья “ дәреслеге, 1 кл., табышмаклар китабы, тест .

Җиһазлау: ташбака рәсеме, төсле кәгазьдән ясалган шаблон куллар рәсеме Техник чара: компьютер,магнитафон,кассета

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

Исәнләшү.

Дәрескә әзерлекне күзәтү.

Исәнмесез укучылар.

Бүген безнең әйләнә- тирә дөнья дәресенә кунаклар килде.

Әйдәгез әле алар белән матур итеп исәнләшик.

Ишегебез ачык.

Түрдән узыгыз.

Кайчан булмасын Рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә, Йөзебез ачык Дус ишләр килү – Үзе бер шатлык!

Балалар, табышмак тыңлап карагыз әле, җавабын кем белер икән?

Татлыдан татлы ни татлы? ( Балалар төрле җаваплар әйтәләр. Мәсәлән, апельсин, карбыз һ.б. Җавапны белмәсәләр аларның игътибарын бишек җырына юнәлтәм. Бу җырны кайчан җырлыйлар?) (Йокы)

Сезне дәрестә “Зирәк Ташбака» күзәтеп торыр.(Рәсем эленә).

Ул бүген бик начар йоклаган.

Йокы ни өчен кирәк икән? дигән сорау аны бик нык борчыган. Әйдәгез,ташбакага нәрсә дип җавап бирергә икәнен уйлыйк әле.

Ул уянгач аңа дөрес җавапны аңлатырбыз. Без кайчан йоклыйбыз? (Төнлә)

2.Уку мәсьәләсен кую. Балалар, чынлап та, ни өчен без төнлә йоклыйбыз? Кем ничек уйлый? (Көн яктысында эшләве рәхәт, көндез йокы килми, төнлә караңгы.)

3.Уку мәсьәләсен чишү.

Көн буена кеше нишли? ( Эшли, арый.)

Ни өчен йокларга ята соң? ( Ял итү өчен.)

Әйе, укучылар, йокы безгә тән һәм баш мие ял итәр, яңа көнгә көч җыяр өчен кирәк.

Һәрвакытта да шат рухлы һәм яхшы кәефле буласың килә икән, син көнгә 9 – 10 сәгать йокларга тиеш. Шулай ук көндез ял итеп алырга да онытма. Мәктәптә укып кайтканнан соң, баш мие арый һәм дәрес әзерләргә утырыр алдыннан аңа ял кирәк.

Йокы бик файдалы һәм кирәкле. Нәтиҗә: Кеше көн буена эшләп арый. Ял итү һәм көч туплау өчен аңа йокларга кирәк. Балалар йоклар алдыннан кагыйдәләр үтәргә кирәк.

Ул кагыйдәләрне үтәсәң, йокың тыныч була, ә иртән йокыдан бик җиңел уянасың. Әйдәгез, уйлап карыйк әле нинди кагыйдәләр икән ул?

Дәреслекнең 108 нче биттәге рәсемгә карагыз әле. – Бу малай дәрестә нишләгән ( йоклап киткән малай рәсеме) (Йоклап киткән.) Нишләп йоклаган соң ул? ( Аның йокыcы туймаган)

Ә нишләп йокысы туймаган? (Вакытында йокларга ятмаган) Нинди нәтиҗә ясыйбыз: йокларга вакытында ятарга һәм вакытында торырга кирәк.

Йокысы туймаган укучы игътибарсыз,ачулы, кәефсез була. Безнең сыйныфта андый укучылар юкмы? Балалар, нәрсә ул режим? Режим ул – тәртип, кагыйдә дигәнне аңлата.

Слайд: Көндәлек режимны саклаган кеше сау – сәламәт, шат күңелле, башы яхшы эшли торган була.

Дәреслектәге 108 нче битнең аскы өлешендәге рәсемнәргә карап йоклар алдыннан ниләр эшләргә ярый һәм нәрсәләрнең ярамавы турында сөйлә. Нәтиҗә ясыйбыз.

Яхшы йокы серләре белән танышып чыгабыз. Слайд: “ Яхшы йокы серләре “ Йоклар алдыннан авыр физик хезмәт белән шөгыльләнмә.

Тавышлы уеннар уйнама. Йокларга 1,5 – 2 сәгать калгач, ашама. Йокы бүлмәсен җилләтергә, аякларыңны юарга, тешеңне чистартырга онытма.

Йоклар алдыннан куркыныч сюжетлы фильмнар карама. (Үз янында утырган иптәшеңә яхшы йокы серләре турында сөйлә).

Ә хәзер физкультминутка өлешендә уен уйнап алабыз. Әгәр дә мин әйткән фикер дөрес булса, сез кулларыгызны йоклагандагы кебек итеп куясыз,әгәр дә дөрес булмаса кул чабасыз, аннары аяклар белән дөбердисез.

Йокы алдыннан: Тешләрне чистартырга, юынырга Сикерергә һәм йөгерергә Куркыныч фильм карарга Компьютерда атышлы уеннар уйнарга Күп итеп ашарга Урманда җиләк өлгерде.(Тозак сорау) Бүлмәне җилләтергә Мәктәп киемнәрен киеп ятарга Молодцы!

4. Физкультминутка (Музыка)

Әйдәгез, ял итеп алабыз.

Тәмле итеп йоклап алабыз (өстәлгә яталар). Әкрен генә күзне ачабыз. Бер - беребезгә карап елмаябыз.

Торып басабыз да рәхәт итеп киереләбез. Аннары нишлибез? (Гимнастика ясыйбыз).

Ничек итеп гимнастика ясыйбыз. (Бергәләп ясыйбыз) . Балалар, ә хайваннар, җәнлекләр төнлә йоклыймы?

Әйе, хайваннар да төнлә йоклый. Йокы ашауга караганда да мөһимрәк. Мәсәлән, эт ашамыйча 25 көн, ә йокламыйча 12 көн генә тора ала икән.

Ә сез төнлә йокламый торган җәнлекләрне беләсезме? Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шул табышмакларга җавап тапсак, төнлә йокламаучы җәнлекләрнең исемнәрен белербез.

Слайд: Койрыгы бар – болгый алмый, Аягы бар – йөри алмый. ( ярканат )

Слайд: Идәндәге ярыктан Керәмен дә чыгамын. Идән асты - туган йортым, Шунда гомер сөрәмен. (Тычкан)

Слайд: Энәсенең күзе юк. Тегәр өчен җебе юк, Яшерсә башын, аягын, Ул нәни генә бер туп.( керпе

Слайд: Көндез очмый, йокыга ята. Тычканнар белән туклана. ( ябалак )

Слайд: Нинди аучы коралсыз Җәнлек аулый төн буе, Аннан мыегын селкетеп Йоклап ята көн буе? ( песи )

Ярканат турында сез нәрсәләр беләсез? Бу кошмы, җәнлекме? Ярканатлар начар күрәләр, яхшы ишетәләр. Алар бары тик төнлә генә очалар.

Ә көндезләрен исә агач куышларында, чардакларда, караңгы урыннарда, бөркәнчек ябынган сыман, канатларына төренеп, йөзтүбән асылынып торалар.

Алар төнлә генә оча торган күбәләк, корткыч бөҗәкләрне, агач ботакларындагы кортларны аулыйлар.

Ә кышын 7 -8 ай йоклыйлар. Аларның күзләре бик начар күрә. Кортларны алар ишетү буенча табалар.

Очып йөргәндә дә алар яхшы ишетүләре аркасында бәрелмичә йөриләр. Исемне иҗекләп әйттерү - 3 иҗек, 2 сүздән тора.

Мәче башлы ябалакның башы түгәрәк, төрле якка борыла, күзләре зур, яхшы күрә. Кап-караңгы төндә ул бөектән кеп-кечкенә тычканны күрә.

Очканда тавышсыз оча, яхшы ишетә. Бер кызык ягы бар, яңгыр яуганда яңгыр астында коенырга ярата.

Тест сораулары Төнлә йоклаучы җәнлекләр: А)аю Б)песи В)куян Г)мәче башлы ябалак

Төнлә йокламаучы җәнлекләр: А)Эт Б)Ярканат В)мәче башлы ябалак Г)керпе Балалар, сез ничек уйлыйсыз?

Барлык кешеләр дә төнлә йоклыймы икән? Нинди хезмәт кешеләре төнлә дә эшли?

Слайд: Янгын сүндерүчеләр. Ни өчен янгын сүндерүчеләр төнлә дә эшли?

Слайд: Милиционер ни өчен төнлә дә эшли?

Балалар, 1 марттан безнең илебездә милиция исеме полиция исеменә алышынды.

Физкультминутка

Слайд: Ашыгыч ярдәм күрсәтүче табибләр. Алар ни өчен төнлә дә эшли?

Слайд: Икмәк пешерүчеләр. Нәтиҗә: Бу кешеләрнең хезмәте бик авыр, ләкин бөтен кешегә дә кирәкле. (Төркемнәрдә эш)

1 төркем янгын сүндерүчеләр,

2 төркем милиционерлар,

3 төркем табибләр хезмәте турында сөйли.

4. Күнекмәләр формалаштыру.

Балалар, сез йоклар алдыннан барлык кешеләргә тыныч йокы телисездер әйеме?

Ә, менә йокыдан торганда сезне ничек уяталар? Шул турыда җыр тыңлап алыйк әле.

“ Уяталар “ җыры ( Р. Вәлиева сүзләре, М. Минһаҗев көе ) Ә йокыдан уянгач сез нинди тылсымлы сүзләр әйтәсез? ( Хәерле иртә )

Нәтиҗә: Димәк, йокыдан торгач, өйдәгеләргә хәерле иртә телибез! Барыбызның кәефе көне буена яхшы булыр.

Балалар, минем сезгә бер киңәшем бар.Йокыдан торгач, урын-җирне җыеп куярга онытмагыз. Җыелмаган урын-җир чир теләп торыр,-ди халык.

- Балалар,карагыз әле безнең ташбакабыз да уянган. Хәзер ул сездән сорый инде. Йокы ни өчен кирәк?

Әйдәгез, без бүген ишеткәннәребездән чыгып, ташбакага аңлатып бирик . (Балаларның җаваплары: ял итәр өчен, сәламәт булу өчен, кәеф яхшы булсын өчен).

Балалар, сезнең алдыгызда кул рәсеме төшерелгән шаблоннар ята.Кайсы укучы бүгенге теманы яхшы үзләштерде, кызыл шаблонга исемен яза һәм тактага ябыштыра, ә кемнәр әлегә теманы аңлап бетермәде ,ләкин аңларга тырышачак, яшел шаблонга исемен яза һәм тактага ябыштыра, кем бернәрсә дә аңламаган сары кулларга исемен яза да элеп куя.

5. Йомгаклау. Барыгызда бик актив булдыгыз, бик зур рәхмәт сезгә, акыллыларым!

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 975 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.04.2013 1601
    • DOCX 25.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Камалиева Гульнара Ильясовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Камалиева Гульнара Ильясовна
    Камалиева Гульнара Ильясовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7844
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 547 человек из 68 регионов

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические аспекты развития и состояния личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные направления в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе