Баулы муниципаль районы 5 нче санлы гомуми урта белем
бирү мәктәбе
7 сыйныфның
рус төркемендә татар әдәбияты
дәресе
Р.Миңнуллинның «Әни, мин көчек күрдем!» шигырендә
кешелеклелек сыйфатлары
2 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мөгыйнова Айсылу Альберт кызы
Тема: Р.Миңнуллинның
«Әни, мин көчек күрдем!» шигырендә кешелеклелек сыйфатлары
Максат:
1. Яңа лексик күнекмәләр формалаштыру.
2.Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән грамматик конструкцияләргә
нигезләнеп яңа лексиканы сөйләмгә кертү.
3.Укучыларда кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек
сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек
Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел”, 7 сыйныф, компьютер, презентация, аудиодиск.
Дәрес
барышы
I. Актуальләштерү
1.Исәнләшү.
Укытучы: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
Укучылар: Исәнмесез! Хәерле көн!
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле, затлы тел!
2.Өй эшен тикшерү
57 бит, 14 күнегү
3.Сүзлек эше (1 слайд)
Көчек- щенок
Хәбәр итә- сообщает
Үтенеч- просьба
Боек- унылый, печальный
Моңсу- грустный
Кызганыч- беспомощный, жалкий
II.Яңа белем һәм күнекмәләрне
формалаштыру
1.Укучыларга дәреснең максатын әйтү, яңа
материал кабул итәргә уңай мотивация тудыру. (2 слайд)
Укытучы:Балалар, дәреснең темасы ничек
атала?(Тема белән таныштыру. 3 слайд).
Әйе, балалар,бүгенге дәресебезнең темасы Р.Миңнуллинның
«Әни, мин көчек күрдем!» шигырендә кешелеклелек сыйфатлары дип атала.
Дәреслекнең 58 нче битендәге рәсемгә карагыз
әле, рәсем дәреснең темасына кагыламы?
2.Рәсем буенча әңгәмә үткәрү
-Бу тагын бер ташландык көчек ахры. Әллә аның
хуҗасы бармы икән?
-Бәлки, ул да адашкандыр?
-Бу малай аның хуҗасы түгел микән?
- Аның турында нәрсә әйтә аласыз?
-Малай эт баласын кызганамы?
-Сезнеңчә, ни өчен бу көчек яңгыр астында
утыра?
-Көчекнең хәле ничек?
3.Яңа сүзләр белән таныштыру. (4 слайд)
күшеккән –бик нык туңган –озяб
талчыккан-бик нык арыган- изнурился
ачыккан- бик нык ашыйсы килгән- проголодался.
4. Слайдта бирелгән фигыльләргә бәлки, ахры,
кебек сүзләрне, –дыр\дер билгесезлек кисәкчәсен кушып җөмләләр төзү.
Көчек күшеккән, ахры.
Бәлки көчекне кемдер ташлап калдыргандыр.
Чынна да , көчек бик нык ачыккан.
Аның ашыйсы килә , ахры.
(5,6 слайдлар) Ташлап калдырырга- оставить,
выкинув/выбросив
Алдаштырып калдырырга- оставить, обманув
Адаштырып калдырырга-оставить, заставив
заблудиться
Кунган-ночевал
Улый-воет
Дерелди-дрожит
Терелми-не поправится
Слайдтагы сүзләр белән җөмләләр төзү.
5.Шигырьне тыңлау, әңгәмә уздыру.
Балалар, Роберт Миңнуллинның “Әни, мин көчек
күрдем!” шигырен диктор укыганда игътибар белән тыңлагыз. Фикерләрегез дөресме
икән? .(7 слайд- диктор укуын тыңлау)
Әни, мин
көчек күрдем!
Әни, мин уйнаганда Аны,
әни, яңгырда
Көчек күрдем урамда.
Кемдер ташлап калдырган,
Әни, ул туңган иде,
Алдаштырып калдырган,
Урамда кунган иде. Адаштырып
калдырган...
Әни, салкын яңгырда
Әни, туңганга микән,
Ул бик күшеккән иде,
Ул бик дерелди иде.
Ул бик ачыккан иде
Салкын тисә, ул көчек
Һәм бик талчыккан иде.
Тышта терелми инде.
Әни, ул елый иде, Нишләр
инде ул анда,
Ул шулай елый иде,
Бер ялгызы урамда?
Ул чынлап елый иде, Ул
елыйдыр әле дә,
Ул ныклап елый иде.
Дерелдидер тәне дә.
Мин аны бик кызгандым-
Иртәгә ул үләчәк,
Яшьләре
ага иде. Калдырсаң бу хәлендә.
Әни, аның яшьләре
Әнием, шул көчекне
Асфалька тама иде. Алып керик әле,ә?
Роберт
Миңнуллин.
6. 7 күнегүдә бирелгән җөмләләрне шигырьдән
табып, татарча әйтегез әле.
1.Он ночевал на улице.
2.Он по настоящему плакал.
3.Слёзы капали на асфальт.
4.Кто-то выкинул под дождь.
5.Дрожал, может, из-за того, что замерз.
6.На улице не выздоровеет.
7.Он же завтра умрет.
- Укучылар, бу бала ни өчен көчекне кызгана?
Сәбәпләрен текстан табыйк әле.
- Сез үзегез бу малай урыныда булсагыз ,
нишләр идегез?
- Балалар, сез ничек уйлыйсыз: малайга әнисе
рөхсәт бирер микән?
(Ул әнисен көчекнең бик кызганыч булуына
ышандыра алгандыр, минемчә.
Әнисе көчекне өйгә алып кайтырга рөхсәт
итәр.)
- Малайның нинди сыйфатлары безгә ошый?
(Ул
кешелекле, көчекләрне ярата, ярдәмчел малай. Ул ятим көчекнең язмышы өчен
көрәшә, аңа рәхимсезлек күрсәтүчеләрне шелтәләргә дә өлгерә.)
(8
слайд)
Аны,
әни, яңгырда
Кемдер
ташлап калдырган.
Алдаштырып
калдырган,
Адаштырып
калдырган...
-Салкын урамда ялгыз калган көчекнең хәлен
әнисенә аңлаткандагы тырышлыгы, көчекнең хәлен йөрәге белән тоюы, аны кызгануы
малайның һәр сүзеннән сизелеп тора.
(9 слайд)
Әни
, ул елый иде,
Ул
шулай елый иде,
Ул
чынлап елый иде,
Ул
ныклап елый иде.
-Баштан
ул “көче улый” дип әйтә. Аннан соң “елый иде” ди. Әнисе ышанмыйдыр дип “чынлап
елый”, “ныклап елый” дип өсти.
(10
слайд) Балалар, чынлап та без малайны мәрхәмәтле, кайгыртучан,игелекле дип әйтә
алабыз. Бу - кешеләрдә була торган бик кирәкле кешелеклелек сыйфатлары.
•
Кызгана- жалеет
•
Мәрхәмәтлелек- милосердие
•
Кайгыртучан- заботливый
•
Игелекле- добрый, благодарный
III. Алган белемнәрне ныгыту
10
,11 нчы күнегүләрдәге җөмләләрне русчага һәм татарчага тәрҗемә итү.
Эш
дәфтәрләреннән 9 күнегүдәге җөмләләргә сораулар төзеп язу.
IV.Ситуатив күнегүләр.
1
вариант –
Булат белән әтисе көз көне кичен өйгә кайталар.Тышта салкын
яңгыр ява. Алар дерелдәп утырган бер көчек күрәләр. “Нинди кызганыч көчек, -ди
Булат.- Кемдер шул салкында куып чыгарган.” Көчек малай артыннан иярә.Өй янына
килеп җиткәч, әтисе белән туктап калалар. Нишләргә? Әнисе нәрсә дип әйтер?
Калдырырга кызганыч.Көчекне үзләре белән алырга булдылар. Юеш, күшеккән көчеккә
өйдә барысы да ярдәмгә килделәр. Сөт бирделәр, корытып сөрттеләр, йокларга
яткырдылар. Иртән көчекнең авыру икәнен белделәр. Бөтен гаилә аны дәвалады.
Еллар узды. Көчек матур булып үсте , тугры дуска әверелде.
1. Сезгә нәрсә ошады?
2. Гаиләнең көчеккә ярдәме турында
сөйләгез
3. Сез бу очракта нишләр идегез? Хайваннарны
яратмаган кешеләрне кешелекле дип әйтеп буламы?
2 вариант-
Урманга баргач, бер кеше үзләре белән алып
барган этне бәйләп куя. Үзе балалары белән кайтып киткәндә, эт моңсу күзләре
белән аларның артыннан карап кала...
1.
Сез бу кыланышны(поступок) ничек бәялисез?
2. Бу нәрсә? Баларга җәза (наказание) бирүме? Эткә җәза бирүме? Яки барысы
да этне тәрбияләүдән туйганмы?
3. Сез хайваннарга ничек карыйсыз? Алар сезнең йөрәктә яклаучыларын
табамы?( Находят ли они в вашем сердце защиту?)
V.Йомгаклау
-
Балалалар, без бүген нәрсәләр турында
сөйләштек?
-
Сез малайга һәм аның әнисенә нинди сүзләр әйтер идегез?
-
Малайның кайсы сыйфатларын үрнәк итеп алыр идегез?
-
Көчекләр, этләр, песиләр безнең ярдәмгә мохтаҗмы(нуждаются в нашей помощи)?
(11
слайд)
VI. Өй эше. 1вариант- 59 бит, шигырьне сәнгатьле
итеп укырга, малайга киңәшләр язарга, сүзлектән сүзләрне ятларга.
2 вариант- 59 бит, шигырьне сәнгатьле итеп укырга, эш дәфтәренең 45 битендәге11
биремне (шигырьнең этәлеген үз сүзләрең белән яз) эшләргә.
VII. Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.